Бар мәшәкатьләрегезне Йәһвәгә йөкләгез
«Бар мәшәкатьләрегезне аңа [Йәһвәгә] йөкләгез, чөнки ул сезнең хакта кайгырта» (1 ПЕТ. 5:7).
1, 2. а) Ни өчен без кайчак борчу-хәсрәт кичерәбез? (Мәкалә башындагы рәсемне кара.) ә) Бу мәкаләдә нәрсә каралачак?
БЕЗ бик авыр заманда яшибез. Шайтан Иблис көчле ярсу белән тулы һәм, «үкерүче арыслан кебек, кемне йотарга дип эзләнеп йөри» (1 Пет. 5:8; Ачыл. 12:17). Шуңа күрә кайвакыт хәтта безнең борчуга төшүебез гаҗәп түгел. Йәһвәнең үткәндәге тугры хезмәтчеләре дә, мәсәлән Давыт патша, кайчакларда «борчулы хафа эчендә» яшәгән (Зәб. 13:2). Рәсүл Паул да: «Мин һәр көн барлык җыелышлар хакында борчылып яшим»,— дигән (2 Көр. 11:28). Әмма күңелебезне борчу-мәшәкать басканда, нәрсә эшләргә?
2 Күктәге кайгыртучан Атабыз үткәндә яшәгән хезмәтчеләрен ярдәмсез калдырмаган, һәм бүген дә ул безгә ярдәм кулын сузып, борчуларыбызны җиңеләйтә. Изге Язмалар безне: «Бар мәшәкатьләрегезне [яки «бар борчылуларыгызны», иск.] аңа йөкләгез, чөнки ул сезнең хакта кайгырта»,— дип өнди (1 Пет. 5:7). Әмма моны ничек эшләп була? Әйдәгез, борчу-мәшәкатьләрне җиңеп чыгарга ярдәм итүче дүрт чараны карап чыгыйк: 1) ихлас күңелдән дога кылу, 2) Аллаһы Сүзен уку һәм укыганнарыбыз турында уйлану, 3) Йәһвә изге рухының ярдәмен эзләү һәм 4) шәхси уй-хисләрне якын күргән, ышанычлы кеше белән уртаклашу. Бу гамәли чараларны карап чыкканда, әйдәгез, яхшырырга кирәк булган якларны күрергә тырышыйк.
«ҮЗ ЙӨГЕҢНЕ ЙӘҺВӘГӘ САЛ»
3. Сез үз йөгегезне Йәһвәгә ничек сала аласыз?
3 Беренче чара — Йәһвәгә ихлас күңелдән дога кылу. Шомга, куркуга һәм борчуга төшергән хәлгә очраганда, күктәге кайгыртучан Атабызга күңелегезне бушатыгыз. Мәдхия җырлаучы Давыт Йәһвәгә: «Догамны тыңла, и Аллаһым»,— дип ялварган. Шул ук мәдхиясендә ул шулай ук: «Үз йөгеңне Йәһвәгә сал, һәм ул сиңа булышыр»,— дигән (Зәб. 55:1, 22). Проблеманы хәл итәр өчен кулыгыздан килгәннең барысын да эшләгәннән соң, борчылып йөргәнче ихлас күңелдән дога кылу күпкә файдалырак. Әмма дога тынычсыз уйлардан һәм җан әрнүеннән арынырга ничек ярдәм итә ала? (Зәб. 94:18, 19, иск.)
4. Ни өчен күңелебезне борчу басканда дога кылу мөһим?
4 Филипиялеләргә 4:6, 7 укы. Йәһвә безнең ихлас, чын күңелдән һәм өзлексез әйтелгән догаларыбызга ничек җавап бирә? Ул безне тискәре уй-хисләрдән арындыра алган җан тынычлыгы бирә. Күпләр моны үз тәҗрибәсендә татыган. Борчылганда һәм күңелдә куркынулы уй-сизенүләр уянганда, Аллаһы аларга кеше акылыннан өстенрәк торучы тирән эчке тынычлык һәм тынгылык биргән. Сез дә моны үз тәҗрибәгездә татый аласыз. Әйе, «Аллаһы тынычлыгы» һәртөрле авырлыкны җиңеп чыгарга ярдәм итә ала. Сез рәхим-шәфкатьле Йәһвәнең мондый вәгъдәсенә тулысынча ышана аласыз: «Борчылма, чөнки мин синең Аллаһың. Мин сине ныгытырмын, әйе, мин сиңа ярдәм итәрмен» (Ишаг. 41:10).
АЛЛАҺЫ СҮЗЕ ҖАН ТЫНЫЧЛЫГЫ КИТЕРӘ
5. Аллаһы Сүзе безгә ничек җан тынычлыгы бирә ала?
5 Җан тынычлыгына китергән икенче чара — Изге Язмаларны уку һәм укыганнарыбыз турында уйлану. Ни өчен бу мөһим? Изге Язмаларда борчуларны киметергә, җиңеп чыгарга я алардан хәтта бөтенләй арынырга ярдәм иткән гамәли киңәшләр бар. Шуны онытмыйк: Аллаһы Сүзендә Барлыкка Китерүченең уй-фикерләре язылган, шуңа күрә ул чын мәгънәдә файдалы һәм җаннарыбызны яңарта. Көндез дә, төнлә дә анда язылганнар турында, шул исәптән Аллаһының киңәшләрен гамәлдә ничек кулланып була икәне турында уйланганда, без көч туплыйбыз. Йәһвә үзенең Сүзе аша Изге Язмаларны уку безгә «кыю һәм нык» булырга һәм курыкмаска ярдәм итә ала дип әйтә (Йош. 1:7—9).
6. Гайсәнең сүзләре сезгә ничек тәэсир итә?
6 Аллаһы Сүзендә Гайсәнең юаныч бирүче сүзләре язылган. Аның сүзләре һәм өйрәтүләре кешеләргә көч өстәгән. Күпләр аңа тартылган, чөнки ул борчулы, боек күңелле кешеләрне юаткан, хәлсезләнгәннәрне ныгыткан. (Маттай 11:28—30 укы.) Ул башкаларның рухи, эмоциональ һәм физик ихтыяҗларына игътибарлы булган (Марк 6:30—32). Гайсәнең вәгъдәсе әле дә гамәлдә. Җирдә чакта үз рәсүлләренең җаннарын яңартып җибәргән кебек, Гайсә сезнең дә җаннарыгызны яңартып җибәрә. Ул моны бүген яныбызда булмый торып та эшли ала. Күктәге Патша буларак, Гайсә безгә карата игътибарлы. Күңелне борчу басканда, ул нәкъ үз вакытында безгә ярдәм итә ала. Әйе, Гайсәнең сүзләре безгә борчуларны җиңеп чыгар өчен көч өсти, күңелләребезне өмет белән тутыра һәм йөрәкләребезгә кыюлык сала (Евр. 2:17, 18; 4:16).
АЛЛАҺЫ РУХЫ ЯРДӘМЕНДӘ ХАСИЛ БУЛГАН СЫЙФАТЛАР
7. Аллаһының изге рухы сезгә нинди файда китерә?
7 Гайсә күктәге Атабыз үзеннән сораучыларга, һичшиксез, изге рух бирәчәген вәгъдә иткән (Лүк 11:10—13). Шулай итеп изге рух, ягъни изге рух җимешен тәшкил иткән сыйфатлар борчуларны киметергә я алардан арынырга ярдәм иткән өченче чара булып тора. Аллаһының эш итүче көче безгә Чиксез Кодрәт Иясе үзе чагылдырган шул күркәм сыйфатларны үстерергә булыша (Гәләтиялеләргә 5:22, 23 укы; Көл. 3:10). Изге рух җимешен үстереп торсак, безнең башкалар белән мөнәсәбәтебез яхшырганнан-яхшыра барачак. Нәтиҗәдә без борчуга төшерә алган күп кенә хәлләрне булдырмабыз. Әйдәгез, изге рух җимешенең безгә ничек итеп ярдәм итә алганын кыскача карап чыгыйк.
8—12. Аллаһының изге рух җимеше сезгә ничек ярдәм итә ала?
8 «Мәхәббәт, шатлык, тынычлык». Игътибар иткәнегез бардыр, кеше белән ихтирамлы мөгамәлә итәргә тырышканда, тискәре хис-тойгыларны тезгендә тоту җиңелрәк. Ни өчен шулай? Чөнки башкаларны туганнарча, назлы итеп яратканда һәм хөрмәт иткәндә, без борчуга төшерә алган хәлләрне булдырмаска тырышабыз (Рим. 12:10).
9 «Түземлек, игелек, яхшылык». Биредәге киңәшне кулланып, башкалар белән тыныч-тату мөнәсәбәтләр саклап була: «Бер-берегезгә карата игелекле, кызганучан булыгыз. ...Бер-берегезне ихлас күңелдән кичерегез» (Эфес. 4:32). Шулай эшләвебезне дәвам итеп, без борчуга төшерә алган хәлләрнең барлыкка килүен кисәтербез һәм кеше камилсезлеге аркасында туган проблемаларны уңышлы хәл итә алырбыз.
10 «Иман». Безнең бүгенге борчуларыбыз еш кына акча һәм мал-мөлкәт белән бәйле (Гыйб. сүз. 18:11). Йәһвәнең безнең хакта кайгыртачагына ныклы ышанычыбыз булса, без шундый борчуларны җиңеп чыга я хәтта алардан бөтенләй арына алырбыз. Ничек итеп? Рәсүл Паулның Аллаһы тарафыннан рухландырылып язган мондый киңәшен кулланып: «Булганына канәгать булып яшәгез». Аннары Паул болай дип өстәгән: «Чөнки Аллаһы: „Мин сине беркайчан да калдырмам һәм беркайчан да ташламам“,— дигән. Шуңа күрә без кыюланып: „Йәһвә — минем ярдәмчем, шунлыктан һичнәрсәдән курыкмам. Кеше миңа нәрсә эшли алсын?“ — дип әйтә алабыз» (Евр. 13:5, 6).
11 «Юашлык, тотнаклылык». Бу сыйфатларны гамәлдә чагылдыру никадәр файдалы булганы турында уйлап карагыз. Юашлык һәм тотнаклылык сезне борчуга төшерә алган эш-гамәлләрдән тыеп калачак, һәм сез «усаллык, ачу, ярсу, кычкыру, яман теллелектән» тыелуның файдасын күрерсез (Эфес. 4:31).
12 Әлбәттә, Аллаһының «кодрәтле кулы астына» буйсыныр өчен һәм бар мәшәкатьләрне аңа йөкләр өчен басынкылык кирәк (1 Пет. 5:6, 7). Басынкылыкны үстерсәк, без Аллаһының хуплавын һәм кайгыртуын сизәрбез (Мик. 6:8). Үзебезнең физик, акыл һәм эмоциональ мөмкинлекләребезне дөрес бәяләгәндә, без үзебезгә түгел, ә Аллаһыга таянабыз, нәтиҗәдә борчуларыбыз күпкә кими.
«ҺИЧ ТӘ КАЙГЫРМАГЫЗ»
13. Гайсәнең «һич тә кайгырмагыз» дигән сүзләре нәрсәне аңлата?
13 Маттай 6:34 тә (укы) Гайсәнең: «Һич тә кайгырмагыз»,— дигән төпле киңәше язылган. Әмма бу киңәшне куллану җиңел түгел кебек тоелырга мөмкин. Алайса, «һич тә кайгырмагыз» диеп, Гайсәнең нәрсә әйтәсе килгән? Әлбәттә, аның сүзләре Аллаһының хезмәтчеләре борчу-хәсрәтсез яшәячәген аңлатмаган. Моның шулай икәнлеген без Давыт белән Паулның сүзләреннән күрдек. Гайсә үз шәкертләренә чамадан тыш борчылу проблеманы хәл итми икәнен төшендерергә тырышкан. Һәр көннең үз авырлыклары бар, шуңа күрә мәсихчеләргә үткән-беткән нәрсәләр я киләчәктә була алган проблемалар турында уйлап, яңа көнгә башка борчулар өстәргә кирәкми. Гайсәнең киңәшен кулланып, йончыткыч уй-борчулардан ничек арынырга?
14. Үткәндәгеләр белән бәйле борчуларны ничек җиңеп була?
14 Кайчак кеше үткәндә кылган гамәлләре аркасында борчу кичерә. Аны хәтта күп еллар элек кылган эше өчен гаеп хисе кимерергә мөмкин. Кайчакларда Давыт патшаны тынгысыз хисләр биләп алган. Ул: «Гөнаһларым баштан ашып, өстемдә тора»,— дигән, шулай ук: «Йөрәгем әрнүеннән каты ыңгырашам»,— дип ачынган (Зәб. 38:3, 4, 8, 18). Шундый хәлдә Давытка нәрсә эшләү акыллы булыр иде? Һәм ул нәрсә эшләгән? Ул Йәһвәнең мәрхәмәтенә сыенган һәм аның кичерүен эзләгән. Шуңа күрә Давыт тулы ышаныч белән: «Җинаяте кичерелгән... кеше бәхетле»,— дип әйтә алган. (Зәбур 32:1—3, 5 укы.)
15. а) Ни өчен хәзерге вакыттагы хәлләр аркасында борчыласы юк? ә) Борчуларны киметер өчен нинди адымнар ясап була? ( «Борчуларны киметү өчен киңәшләр» дигән рамканы кара.)
15 Без хәзерге вакытта булган хәлләр аркасында да борчылырга мөмкин. Мәсәлән, Давыт, 55 нче мәдхияне язганда, үз гомере өчен курыккан (Зәб. 55:2—5). Шуңа карамастан, ул борчуларга Йәһвәгә ышанычын какшатырга юл куймаган. Давыт үз хәле турында кайнар догалар кылган, әмма ул шулай ук, борчуларны җиңәр өчен, гамәли адымнар да ясарга кирәклеген аңлаган (2 Иш. 15:30—34). Давыт безнең өчен яхшы үрнәк булып тора. Борчуларга күңелне биләп алырга юл куяр урынына, әйдәгез, проблемаларны хәл итәр өчен көчебездән килгәнне эшлик һәм аннары барысын да Йәһвә кулына тапшырыйк.
16. Аллаһы исеменең тирән мәгънәгә ия булуы иманыгызны ничек ныгыта?
16 Кайчакта мәсихче киләчәктә була алган хәлләр турында хәсрәтләнеп юкка гына борчыла. Әмма безгә әлегә билгеле булмаган хәл-вакыйгалар аркасында хафаланырга кирәкми. Ни өчен? Чөнки еш кына хәлләр без уйлаганча ук начар булмый. Өстәвенә, Аллаһы игътибарыннан читтә калырдай һичнәрсә юк, шунлыктан аңа бар мәшәкатьләрне йөкләп була. Аның исеме үк «Ул булдырта» дигән мәгънә йөртә (Чыг. 3:14). Аллаһы исеменең тирән мәгънәгә ия булуы безне Аның үз хезмәтчеләренә карата ниятен тулысынча үти алганына ышандыра. Шик тә юк, Аллаһы үзенә тугры булганнарга әҗерләрен бирми калмаячак һәм аларга үткәндәге, хәзерге һәм киләчәктәге хәлләр белән бәйле борчуларны җиңеп чыгарга ярдәм итәчәк.
АЧЫКТАН-АЧЫК СӨЙЛӘШҮ
17, 18. Ачыктан-ачык сөйләшү ничек борчуларны җиңеп чыгарга ярдәм итә ала?
17 Борчуларны җиңеп чыгарга ярдәм иткән дүртенче чара — якын күргән, ышанычлы Гыйбрәтле сүзләр 12:25 тә: «Кешене борчыган нәрсәләр аның күңелен төшерә, ә яхшы сүз күңелен күтәрә»,— диелгән. Ихластан һәм ачыктан-ачык сөйләшү сезгә үз борчуларыгызны яхшырак аңларга һәм аларны җиңәргә ярдәм итә ала. Изге Язмаларда болай дип язылган: «Киңәшсез, ниятләр таркала, ә киңәшчеләр күп булганда — чынга аша» (Гыйб. сүз. 15:22).
кеше белән ачыктан-ачык сөйләшеп, уй-хисләреңне уртаклашу. Никахтагы тормыш иптәшегез, якын дустыгыз я җыелыштагы өлкән сезгә үз борчуларыгызны дөрес бәяләргә ярдәм итә ала.18 Йәһвә безгә шулай ук җыелыш очрашулары аша борчулардан арынырга булыша. Анда килеп, без башкаларны дәртләндерергә теләгән игътибарлы имандашларыбыз белән аралаша алабыз (Евр. 10:24, 25). Җыелыш очрашуларында «бер-беребезне дәртләндерү» безгә рухи көч өсти һәм һәртөрле борчулардан бушанырга ярдәм итә (Рим. 1:12).
АЛЛАҺЫ БЕЛӘН МӨНӘСӘБӘТЛӘР — КӨЧ ЧЫГАНАГЫ
19. Ни өчен Аллаһы белән мөнәсәбәтләрең көч биреп торачагына һич шикләнмәскә була?
19 Канадада яшәгән бер өлкәннең мисалын карап чыгыйк. Ул борчу-мәшәкатьләрне Йәһвәгә йөкләү никадәр мөһим икәнен аңлаган. Аның эше бик киеренке, ул мәктәп укытучысы булып эшли. Шул ук вакытта ул психик эшчәнлеге бозылу аркасында борчу-куркуга бирелүдән интегә. Бу абый-кардәшкә нәрсә ярдәм итә? Ул болай ди: «Иң элек, мин шуны аңладым: Йәһвә белән мөнәсәбәтләрне ныгытыр өчен бар тырышлыкларны куюым, миңа эмоциональ халәтем белән көрәшер өчен гаять зур көч бирә. Аеруча авыр чакларда чын дусларым һәм кардәшләрем миңа терәк булып тора. Мин хис-тойгыларымны ачыктан-ачык хатыным белән уртаклашам. Өлкәннәр һәм район күзәтчебез миңа үз хәлемә Йәһвә күзлегеннән карарга ярдәм итте. Мин шулай ук табибка мөрәҗәгать иттем, үз графигымны үзгәрттем, шулай ук ял итәр өчен һәм физик күнегүләр ясар өчен вакыт бүлеп куйдым. Тора-бара мин үз хәлемә һәм хис-тойгыларыма хуҗа булырга өйрәндем. Нәрсәдер килеп чыкмаганда, мин Йәһвә ярдәменә таянам».
20. а) Борчу-мәшәкатьләребезне ничек Аллаһыга йөкләп була? ә) Киләсе мәкаләдә нәрсә каралачак?
20 Шулай итеп, без Аллаһыга ихлас күңелдән догалар кылып, аның Сүзен укып һәм укыганнарыбыз турында уйланып, борчу-мәшәкатьләребезне Йәһвәгә йөкләп булганын белдек. Шулай ук изге рух җимешенең сыйфатларын үстерү, уй-хисләрне якын күргән, ышанычлы кеше белән уртаклашу һәм имандашларыбыз белән аралашу никадәр мөһим икәнен күрдек. Әйдәгез, бу чараларның әһәмиятлелеген беркайчан да киметмик. Йәһвә үзен ихластан эзләүчеләргә әҗер бирергә вәгъдә итә (Евр. 11:6). Моны белү безне ничек ныгытып тора? Бу сорау киләсе мәкаләдә каралачак.