Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

ТӘРҖЕМӘИ ХӘЛ

Йәһвә безгә карата «игелекле булды»

Йәһвә безгә карата «игелекле булды»

МИН хатыным Даньела белән Үзәк Африкада урнашкан Габон иленә килдем. Ул вакытта, 1970 елларда, эшчәнлегебез бу илдә тыелган иде. Отельдә регистрация үтүебез генә булды, отель хезмәткәре безгә болай дип дәште: «Әфәнде, сез миграцион полициягә шалтырата алмас идегезме?»

Даньела, тапкыр хатын-кыз булганга, шунда ук барысын аңлады һәм миңа акрын тавыш белән генә: «Аларга шалтыратасы юк! Алар инде монда!» — диде. Һәм чыннан да, отель янына ниндидер машина килеп туктады һәм берничә минуттан соң безне инде кулга алдылар. Ярый әле Даньела алдан моны абайлап алды һәм мине кисәтте. Моның ярдәмендә мин конфиденциаль документларны башка бер абый-кардәшкә тапшырырга өлгердем.

Солдатлар безне полициягә алып барганда, мин никадәр бәхетле булуым турында уйландым: минем бит бик кыю һәм рухи хатыным бар! Тормыш дәвамында без күп тапкыр бер команда буларак эш иттек. Әмма ни өчен без эшчәнлегебез тыелган илгә килгән идек соң? Сезгә тормышыбыз турында сөйләргә рөхсәт итегезче.

ЙӘҺВӘ МИНЕ ҮЗЕНӘ ҖӘЛЕП ИТӘ

Мин 1930 елда Франциянең төньягында урнашкан Круа шәһәрендә католик гаиләсендә тудым. Һәр атна без мессага йөри идек. Әтием мәхәллә эшләрендә актив катнаша иде. Ләкин, миңа якынча 14 яшь булганда, мин, чиркәүдәге икейөзлелекне күреп, дин әһелләренә карашымны үзгәрттем.

Икенче бөтендөнья сугышы вакытында Германия Францияне яулап алды. Виши шәһәрендә нацистлар идарә итә башлады. Чиркәүдәге рухани үзенең вәгазьләрендә кешеләрне нацизм тарафдарлары булырга күндерә иде. Күп кенә башка кеше кебек, без Би-би-си радиостанциясенең тапшыруларын тыңлый идек. Бу тапшыруларны Германиягә каршы сугышучы ил — Британия оештырганга, аларны яшерен генә тыңлый идек. Соңрак, 1944 елның сентябрендә, Британия һәм башка союзниклар җиңә башлагач, теге рухани үз карашын үзгәртте һәм мәхәллә кешеләрен Аллаһы союзникларга җиңү биргәне өчен рәхмәтләр укырга чакырды! Бу мине бик шаккатырды. Шушы вакыттан мин руханиларга ышанмый башладым.

Сугыштан соң әтием үлеп китте. Апам инде кияүгә чыккан иде һәм ире белән Бельгиядә яши иде. Хәзер инде миңа әнием турында кайгыртырга кирәк иде. Шуңа күрә мин текстиль фабрикасына урнаштым. Фабрика директоры һәм аның уллары ашкынучан католиклар иде. Мине яхшы киләчәк көтә кебек тоела иде. Әмма озакламый авырлыклар башланды.

Апам Симона Йәһвә Шаһите булып китте. 1953 елда ул безнең яныбызга кунакка килде. Изге Язмаларны оста кулланып, ул католик чиркәвенең утлы тәмуг, Троица һәм үлемсез җан кебек тәгълиматларының ялган булуын күрсәтте. Башта мин аның белән бәхәсләшә идем, син ниндидер башка Изге Язмалар кулланасың, дия идем. Әмма тиздән ул мине инандыра алды. Соңрак апам миңа «Күзәтү манарасы»ның иске чыгарылышларын бирде. Мин аларны кичләрен йотлыгып укыдым. Бу хакыйкать икәнлегендә бер шигем калмады. Шул ук вакыт, Йәһвә ягына бассам, эшемне югалтырмын дип курка идем.

Берничә ай дәвамында мин Изге Язмаларны һәм «Күзәтү манарасы» журналларын үзем генә өйрәнә бардым. Ахыр чиктә мин Патшалык Залына барырга булдым. Анда хөкем сөргән җылылык йөрәк түремә үк үтеп керде. Бер тәҗрибәле абый-кардәш минем белән өйрәнү үткәрә башлады, һәм алты айдан соң, 1954 елның сентябрь аенда, мин суга чумдырылдым. Шатлыгыма, озакламый әнием белән сеңелем дә Йәһвә Шаһитләре булып китте.

ТУЛЫ ВАКЫТЛЫ ХЕЗМӘТТӘ КАТНАШАМ

1958 елда Нью-Йоркта халыкара конгресс үтте, һәм мин анда бардым. Кызганычка каршы, моңа кадәр берничә атна алдарак әнием үлеп китте. Мин кайгыга баттым. Хәзер миңа беркем турында кайгыртасы юк иде, шуңа күрә, конгресстан кайткач, мин эшемне калдырдым да пионер булып хезмәт итә башладым. Ул вакыттарак мин Даньела Дели исемле ашкынучан апа-кардәшкә ярәшелдем, һәм 1959 елның май аенда ул минем хатыным булып китте.

Даньела тулы вакытлы хезмәтен Бретань провинциясенең бер авылында башлаган. Бу аның туган йортыннан ерак булган. Күп католиклар яшәгән бу җирдә вәгазьләр өчен һәм велосипедта авыллар буйлап йөрер өчен, аңа кыюлык кирәк булган. Ахырның кайчан киләчәге билгеле булмаса да, Даньела, минем кебек, яхшы хәбәрне ашыгыч рәвештә вәгазьләргә кирәк икәнен аңлаган (Мат. 25:13). Аның фидакарьлек рухы безгә тулы вакытлы хезмәтне калдырмаска ярдәм итә иде.

Без өйләнешкәннән соң, берничә көн үткәч, мине район күзәтчесе итеп билгеләделәр. Безгә гадирәк тормыш шартларына ияләшергә туры килде. Без килеп киткән беренче җыелышта 14 вәгазьче хезмәт итте, һәм бу кардәшләр безне үз йортларында кабул итә алмады. Шуңа күрә без Патшалык Залының сәхнәсендә матрасларда йокладык. Матрасларда йоклау әллә ни уңайлы булмады, әмма арка өчен андый «карават» бик тә файдалы иде.

Бу кечкенә машина безгә район хезмәтендә ярдәм итте

Район хезмәтендәге график тыгыз булса да, Даньела бу хезмәткә ияләште. Аңа еш кына мине кечкенә машинабызда көтәргә туры килә иде — мәсәлән, өлкәннәрнең берәр планлаштырылмаган очрашуы килеп чыкканда. Әмма ул беркайчан да сукранмады. Без район хезмәтендә ике ел гына үткәрдек. Әмма бу вакытта без ачык аралашу һәм бер команда булып хезмәттәшлек итү үтә мөһим икәненә тагы да ныграк төшендек (Вәг. 4:9).

ЯҢА ЙӨКЛӘМӘЛӘР БИРЕЛӘ

1962 елда безне Гилад мәктәбенә чакырдылар. 37 нче сыйныфыбызда 100 студент арасында 13 гаилә бар иде. Бу 10 айлык курста Даньела белән бергә укый алуыма мин шундый шат идем! Мин әле дә Гиладта очраткан нык иманлы кардәшләрне, мәсәлән Фредерик Френц, Юлиссис Гласс һәм Александр Макмилланны, җылы хисләр белән исемә төшерәм.

Бергә Гилад мәктәбендә уку безгә чиксез шатлык китерде!

Гилад мәктәбендә безне тирә-якны күзәтергә һәм төрле нечкәлекләргә игътибарлы булырга өйрәттеләр. Кайбер шимбә көннәрен, дәресләр инде тәмамлангач, без Нью-Йоркка төрле экскурсияләргә барырга тиеш идек. Гадәттә, алардан соң безгә дүшәмбе көнне тест язарга кирәк иде. Еш кына экскурсияләрдән без арып-талып кайта идек. Моңа карамастан, гидыбыз — бер бәйтелче,— безгә күргән нәрсәләрне истә калдырырга булышыр өчен, тестта булачак сорауларны бирә иде. Бер көнне без обсерваториягә бардык. Анда метеорларның метеоритлардан нәрсә белән аерылып торганын белдек. Аннан соң Американың табигый тарих музеенда булдык һәм аллигаторның крокодилдан нәрсә белән аерылып торганын белдек. Бәйтелгә кайткач, гид бездән: «Метеор һәм метеорит арасында аерма нинди?» — дип сорады. Даньела, бик арган булганга: «Метеоритларның тешләре озынрак!» — дип җавап бирде.

Африкадагы кардәшләргә килеп китәбез

Гаҗәпләнүебезгә, Гилад мәктәбеннән соң безне Франция филиалына билгеләделәр. Анда без 53 елдан артык вакыт хезмәт иттек. 1976 елда мине филиал комитетының координаторы итеп билгеләделәр. Шулай ук мин Африкадагы һәм Якын Көнчыгыштагы кайбер илләргә килеп китәргә тиеш идем. Бу илләрдә эшчәнлегебез тыелган иде. Менә ни өчен без, мәкалә башында әйтелгәнчә, Габонга килдек. Дөресен генә әйткәндә, миңа бирелгән вазифаларны үтәп чыга алмамын кебек тоелган чаклар да булгалады. Әмма хатыным Даньела минем өчен терәк булды. Аның ярдәмендә мин бар вазифаларымны үти алдым.

«Аллаһының гаделлеге» дигән конгресста Теодор Ярачның нотыгын тәрҗемә итәм (1988 ел, Париж)

АВЫРЛЫКЛАРНЫ БЕРГӘ КИЧЕРӘБЕЗ

Бәйтел хезмәтен без башлангычтан ук яратып алдык. Гиладка китәр алдыннан, Даньела биш ай эчендә инглиз телен өйрәнде. Аны Бәйтелдә тәрҗемәче итеп билгеләделәр, һәм ул үз йөкләмәсен бик яхшы үтәде. Бәйтел безгә күп шатлык китерде, ә җирле җыелыш белән хезмәттәшлек итү шатлыгыбызны тагы да арттырды. Еш кына без Даньела белән өйрәнүләрдән өйгә метрода кайта идек. Вакыт инде соң булса да һәм арган булсак та, без бәхетле идек. Бу вакытларны исемә төшерү бик күңелле. Кызганычка каршы, Даньеланың сәламәтлеге белән җитди проблемалар туды, һәм, моның аркасында, ул элеккегечә актив була алмый иде.

1993 елда Даньелада күкрәк рагы табылды. Дәвалану авыр үтте: аңа операция һәм химиотерапия курсы ясадылар. 15 елдан соң табиблар Даньелага кабат рак диагнозын куйдылар. Бу рак беренчесеннән тагы да куркынычрак иде. Даньела үзенең тәрҗемәче вазифасын шулкадәр кадерли иде ки, хәленең яхшыруы гына булды, эшләвен дәвам итте.

Даньела бик каты чирләсә дә, Бәйтелне калдыру уебызга да килмәде. Чирләгәндә, Бәйтел хезмәтен дәвам итү бигүк җиңел түгел — аеруча башкалар хәлеңнең никадәр авыр булуын белмәсә (Гыйб. сүз. 14:13). Хәтта 70 тән соң да матур һәм мөлаем булып калуы аның чын хәлен чагылдырмый иде. Әмма хатыным үз-үзен жәлләмәде. Киресенчә, ул көчен башкаларга булышуга туплады. Ул игътибар белән тыңлау газап чиккән кешегә булыша алганын аңлый иде (Гыйб. сүз. 17:17). Даньела, табиб булмаса да, рак белән авырган апа-кардәшләрне юатып, яхшы киңәшләр бирә алды.

Безгә тормыштагы башка үзгәрешләргә дә ияләшергә туры килде. Даньела, Бәйтелдә тулы көн эшли алмагач, миңа күбрәк дәрәҗәдә булышырга тырыша иде. Мәсәлән, без төшке аш вакытында бүлмәбездә бергә ашап һәм бераз ял итә алыр өчен, ул барысын әзерли иде. Аның ярдәмендә мин 37 ел филиал комитетының координаторы булып хезмәт итә алдым (Гыйб. сүз. 18:22).

БОРЧЫЛУЛАР БЕЛӘН КӨНДӘЛЕК КӨРӘШ

Минем Даньелам һәрвакыт оптимист иде. Вакыт узу белән без шаккатыргыч хәбәр алдык: табиблар Даньелага өченче тапкыр рак диагнозын куйды. Көрәшергә хәлебез юк кебек тоела иде. Химио- һәм радиотерапия курсы хатынымны хәлсез калдыра иде. Кайвакыт ул хәтта көчкә йөри иде. Даньела, сәләтле тәрҗемәче, чире аркасында, сүзләрне оныта башлагач, йөрәгем тәмам әрнеп бетте.

Үзебезне хәлсез итеп хис итсәк тә, без Йәһвәгә дога кылдык һәм ул без кичерә алмаслык авырлыкларга юл куймас икәнен истә тоттык (1 Көр. 10:13). Йәһвә үз Сүзе, Бәйтелдәге табиблар аша һәм кардәшләр аша безне һәрвакыт ныгытып торды. Без аңа моның өчен рәхмәтле булып калырга тырыштык.

Дәвалану ысулларын сайлаганда, без Йәһвәдән җитәкчелек сорый идек. Берникадәр вакыт без бернинди дә дәвалану алмадык. Химиотерапия сеансларыннан соң Даньела аңын югалта иде, һәм 23 ел дәвалаган табибыбыз моның сәбәбен аңлата алмый иде. Башка дәвалану ысулларын да тәкъдим итә алмый иде ул. Без нәрсә эшләргә дә белми идек. Соңрак без башка онкологны таптык, һәм ул Даньеланы дәваларга ризалашты. Йәһвә безгә котылу юлын күрсәтте һәм безне юатты дияр идем.

Без иртәгәсе көн турында борчылмаска өйрәндек. Гайсә әйткәнчә, «һәр көннең үз авырлыклары җитәрлек» (Мат. 6:34). Уңай караш һәм юмор хисе дә безгә ярдәм итте. Мәсәлән, Даньела ике ай химиотерапия курсын үтмәгәндә, шаяртып, болай диде: «Минем үземне шулкадәр яхшы хис иткәнем юк иде әле!» (Гыйб. сүз. 17:22) Каты чирләсә дә, Даньела яңа Патшалык җырларын ятларга һәм кычкырып җырларга ярата иде.

Даньеланың уңай карашы миңа да яңа шартларга ияләшергә булыша иде. Без аның белән 57 ел бергә яшәдек, һәм ул минем турында төрле яклардан кайгыртып торды. Даньела мине хәтта йомырка кыздырырга өйрәтергә теләмәде! Шуңа күрә хәле начарлангач, миңа пешерергә һәм кер юарга өйрәнергә туры килде. Моңа өйрәнгәндә, мин берничә чынаяк ваттым. Әмма мин хатынымны сөендерергә тырыштым, һәм бу үземә дә шатлык китерде *.

ЙӘҺВӘГӘ ЮМАРТ ИГЕЛЕГЕ ӨЧЕН РӘХМӘТЛЕМЕН

Үткән тормышыбызга күз салып, мин шуны әйтә алам: әле сәламәтлегебез яхшы булганда һәм көчебез ташып торганда, тормыш иптәшен назлы кайгырту үтә мөһим (Вәг. 9:9). Икенчедән, ниндидер кечкенә авырлыкларга артык игътибар бирәсе юк. Югыйсә фатихаларыбызны күрми калуыбыз бар (Гыйб. сүз. 15:15).

Тулы вакытлы хезмәттә үткәргән тормышым Йәһвәнең безне юмарт итеп фатихалаганын раслый. Ул безгә көткәннән күбрәкне бирде. Мин мәдхия язучының сүзләре белән тулысынча риза. Ул болай дигән: «Йәһвә миңа карата игелекле булды» (Зәб. 116:7).

^ 32 абз. Бу мәкалә әзерләнгәндә, Даньела Боккар 78 яшендә үлеп китте.