Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

«Оҗмахта күрешербез!»

«Оҗмахта күрешербез!»

«Син минем белән бергә оҗмахта булачаксың» (ЛҮК 23:43).

ҖЫРЛАР: 145, 139

1, 2. Кешеләр оҗмахны ничек күз алдына китерә?

СЕУЛ шәһәрендәге (Корея) конгресска төрле илләрдән кардәшләр агылды. Конгресстан соң делегатлар стадионнан чыкканда, җирле кардәшләр аларны уратып алды. Бу бик дулкынландыргыч минутлар иде. Күп кенә кардәшләр, бер-берсенә кул болгый-болгый, шатлыклы авазлар белән: «Оҗмахта күрешербез!» — дип әйтте. Алар нинди оҗмахны күздә тоткан?

2 Һәр кеше оҗмах сүзен үзенчә аңлый. Кемдер өчен күңел ачу һәм яхшы вакыт үткәрү оҗмах булып тора. Ач кеше, ризык тулы өстәл артында утырса, үзен оҗмахта булгандай хис итә. XIX гасырда бер хатын-кыз, чәчәккә күмелгән бер үзәнне күреп: «Бу бит оҗмах!» — дип әйтеп куйган. Һәр ел бу үзәнне 15 метр калынлыктагы кар капласа да, шул вакыттан бирле ул урын «Оҗмах үзәне» дип атала. Ә кемдер оҗмахны хыял гына дип саный. Ә сезнең өчен оҗмах нәрсә ул? Сез оҗмах булыр дип өметләнәсезме?

3. Оҗмах беренче тапкыр Изге Язмаларда кайда искә алына?

3 Изге Язмаларда үткәндә булган һәм әле киләчәктә булачак оҗмах турында әйтелә. Оҗмах Аллаһы Сүзендә беренче битләрдән искә алына. Латин теленнән тәрҗемә ителгән бер католик Изге Язмалар тәрҗемәсендә («Douay Version») Яратылыш 2:8 болай дип яңгырый: «Башта Аллаһы Тәгалә ләззәт оҗмахын барлыкка китерде һәм анда үзе барлыкка китергән кешене урнаштырды» (курсив безнеке.— Ред.). Еврей текстында бу шигырьдә «Гадән бакчасы» дигән сүзтезмә кулланыла. «Гадән» дигән сүз «ләззәт» дигән мәгънә йөртә, һәм чыннан да Гадән бакчасында рәхәт булган. Оҗмах сокланып бетмәслек матурлыкка бай һәм ризыкка мул булган, кешеләр белән хайваннар анда тату яшәгән (Ярат. 1:29—31).

4. Ни өчен Гадән бакчасын сокландыргыч оҗмах дип атап була?

4 «Бакча» дип тәрҗемә ителгән еврей сүзе грек теленә пара́дейсос дип тәрҗемә ителә. Макклинток һәм Стронг энциклопедиясендә аңлатылганча, грек кешесе, пара́дейсос дигән сүзне ишеткәндә, мондыйрак рәсем күзаллаган: иркен һәм зыяннан якланган парк; бозылмаган, беренчел хәлдә сакланган матурлыкка һәм күптөрле җимеш бирүче мәһабәт агачларга бай җир; бу бакчада чиста елга буйларында сарыклар һәм кыр кәҗәләре утлап йөри. (Ярат. 2:15, 16 белән чагыштыр.)

5, 6. Оҗмах ничек югалтылган булган һәм нинди сораулар туа?

5 Йәһвә Адәм белән Хауваны оҗмахта урнаштырган, әмма, Аллаһыны тыңламаганнары аркасында, алар аннан куып чыгарылган булган. Нәтиҗәдә, аларның токымнары да оҗмахта яшәү мөмкинлегеннән мәхрүм калган (Ярат. 3:23, 24). Кешеләр анда бүтән беркайчан да яшәмәгән, һәм, күрәсең җиргә Туфан сулары килгәч, ул юкка чыккан.

6 Кемнеңдер мондый соравы туар: «Кайчан да булса кешеләр кабат оҗмахта яшәрме?» Изге Язмаларда моның турында нәрсә әйтелә? Яраткан кешеләр белән оҗмахта яшәү өмете чыннан да нигезлеме? Ни өчен без оҗмахның, һичшиксез, булачагына ышана алабыз?

ОҖМАХНЫҢ ҖИРДӘ БУЛАЧАГЫ КАЙДАН БИЛГЕЛЕ?

7, 8. а) Аллаһы Ибраһимга нинди вәгъдә биргән? ә) Ибраһим, Аллаһының вәгъдәсен ишеткәч, күрәсең, нәрсә турында уйлаган?

7 Бу сорауларга җавапны Изге Язмалардан эзләргә кирәк, чөнки бу китап — оҗмахны барлыкка китерүче Йәһвәдән. Аның үз дусты Ибраһимга әйткән сүзләрен исебезгә төшерик. Аллаһы Ибраһимга аның токымнарын «диңгез буендагы ком бөртекләре кебек ишәйтәчәк» дигән. Йәһвә шулай ук мондый вәгъдә биргән: «Минем сүземне тыңлаганың өчен, җир йөзендәге барлык халыклар синең токымың аша фатиха алачак» (Ярат. 22:17, 18). Соңрак Аллаһы бу вәгъдәне Ибраһимның улына һәм оныгына кабатлаган. (Яратылыш 26:4; 28:14 укы.)

8 Изге Язмаларда Ибраһим кешеләрнең күккә барачагына ышанган дип беркайда да әйтелми. Шунлыктан мондый нәтиҗә ясау акыллы: Йәһвәнең «җир йөзендәге барлык халыклар» фатихаланачак дигән сүзләрен ишеткәндә, Ибраһим кешеләр җир йөзендә фатихалар алачак дип аңлаган. Изге Язмаларның тагын кайсы өзекләре оҗмах җирдә булачак дигән нәтиҗә ясарга ярдәм итә?

9, 10. Тагын нинди вәгъдәләр оҗмахның җирдә булачагын раслый?

9 Ибраһим токымыннан булган Давыт бервакыт җирдә «яман кешеләр» һәм «явызлык кылучылар» бүтән булмаячак дип әйткән (Зәб. 37:1, 2, 10). Ә «юашлар җирне мирас итеп алачак һәм чиксез тынычлыктан зур рәхәтлек табачак» дигән ул. Өстәвенә, Давыт: «Тәкъвалар җирне мирас итеп алачак һәм анда мәңге яшәячәк»,— дип әйткән (Зәб. 37:11, 29; 2 Иш. 23:2). Аллаһы ихтыярын үтәргә теләгән кешеләргә бу вәгъдәләр җирдә тәкъва кешеләр генә яшәячәгенә ышаныр өчен һәм Гадән бакчасына охшаш оҗмах яңадан кайтарылачак дип өметләнер өчен нигез биргән.

10 Әмма исраиллеләрнең күпчелеге, Йәһвәгә табынабыз дип уйласа да, чынбарлыкта хак гыйбадәт кылуны кире каккан. Шуңа күрә Аллаһы бабыллыларга Исраил халкын яулап алырга, әсирлеккә алып китәргә, ә җирләрен таларга юл куйган (2 Елъ. 36:15—21; Ирм. 4:22—27). Ләкин Аллаһы пәйгамбәрләре халык 70 елдан соң туган җирләренә кире кайтачак дип хәбәр иткән. Борынгы вакытта үтәлгән бу пәйгамбәрлекләр безнең көннәргә дә кагыла. Әйдәгез, аларның кайберләрен карап чыгыйк һәм булачак оҗмах белән ничек бәйле булганнарын белик.

11. Ишагыя 11:6—9 дагы сүзләр беренче тапкыр ничек үтәлгән һәм моның белән бәйле нинди сорау туа?

11 Ишагыя 11:6—9 укы. Аллаһы Ишагыя пәйгамбәр аша әйткәнчә, исраиллеләргә, кире туган якларына кайткач, бернәрсә дә янамаячак һәм алар хайваннардан һәм явыз кешеләрдән курыкмаячак. Ул вакытта яшьләр дә, картлар да иминлектә яшәячәк дигән Аллаһы. Ризалашырсыз, бу Гадән бакчасында булган шартларга бик охшаш (Ишаг. 51:3). Бу пәйгамбәрлектә Ишагыя Исраил халкы гына түгел, ә бар җир, «диңгез сулар белән тулы булган кебек... Йәһвә турындагы белем белән тулыр» дип әйткән. Бу сүзләр кайчан тулысынча үтәләчәк? Билгеле, бу искиткеч вакыт әле алда.

12. а) Исраиллеләр, әсирлектән кайткач, нинди фатихалар алган? ә) Ни өчен Ишагыя 35:5—10 дагы сүзләр әле киләчәктә үтәләчәк дигән нәтиҗәгә килеп була?

12 Ишагыя 35:5—10 укы. Ишагыя тагын бер кат исраиллеләр кыргый хайваннардан һәм кешеләрдән курыкмаячак дип ассызыклаган. Өстәвенә, Гадән бакчасында кебек, җир, яхшы сугарылып, ашлыкка мул булырга тиеш булган (Ярат. 2:10—14; Ирм. 31:12). Бу пәйгамбәрлек шул вакытта гына үтәлергә тиеш булганмы? Игътибар итегез: пәйгамбәрлектә сукырлар, аксаклар һәм саңгыраулар савыгыр диелгән. Әмма Изге Язмаларда исраиллеләр, әсирлектән кайткач, могҗизалы рәвештә савыккан дип әйтелми. Мәсәлән, сукырлар күрә башламаган. Шулай итеп, Аллаһы букваль мәгънәдә савыгу әле киләчәктә булачак икәнен күрсәтергә теләгән.

13, 14. Ишагыя 65:21—23 тәге сүзләр исраиллеләрдә ничек үтәлгән һәм бу сүзләрнең нинди өлеше әле киләчәктә үтәләчәк? (Мәкалә башындагы рәсемне кара.)

13 Ишагыя 65:21—23 укы. Туган якларына кайткач, яһүдләр уңайлы йорт, эшкәртелгән басу белән йөзем бакчаларын тапмаган. Әмма Йәһвә аларны фатихалаган, һәм вакыт узу белән аларның тормыш шартлары яхшырган. Яһүдләр, йортлар төзеп һәм уңышларын җыеп, шатланып яшәгән.

14 Бу пәйгамбәрлекнең бер мөһим ягына игътибар итик. Кайчан да булса безнең тормышыбыз «агач көннәре кебек» булырмы? Кайбер агачлар меңләгән ел яши. Кешеләргә шулкадәр озак яшәр өчен яхшы сәламәтлек кирәк. Кешеләр Ишагыя пәйгамбәрлек иткән шартларда яшәсә, бу чын мәгънәдә оҗмах булыр иде! Без бу вәгъдәнең үтәләчәгенә һич шикләнмибез!

Гайсәнең сүзләре оҗмахта ничек үтәләчәк? (15, 16 нчы абзацларны кара.)

15. Ишагыя китабында язылган вәгъдәләр безгә ничек кагыла?

15 Әле генә искә алынган пәйгамбәрлекләрнең безгә ничек кагылганы турында уйлап карагыз. Аллаһы җирдә яшәүче бар кешеләрне фатихалаячак. Кыргый хайваннар һәм явыз кешеләр беркемгә дә зыян китермәячәк. Сукырлар, саңгыраулар һәм аксаклар савыгачак. Кешеләр, үзләренә йортлар төзеп, үз бакчаларында файдалы ризыклар үстерә алачак. Алар агачлардан да озаграк яшәячәк. Әйе, киләчәгебез Изге Язмаларда искиткеч итеп сурәтләнә. Әмма кемдер безгә, бу пәйгамбәрлекләр оҗмах җирдә булыр дип әйтер өчен нигез бирми, дип әйтә ала. Андый кешегә нинди җавап кайтарып була? Әйдәгез, Гайсәнең сүзләренә игътибар итик. Алар оҗмахның чыннан да җирдә булачагына нык нигез булып тора.

«СИН МИНЕМ БЕЛӘН БЕРГӘ ОҖМАХТА БУЛАЧАКСЫҢ»

16, 17. Нинди очракта Гайсә оҗмах турында әйткән?

16 Гайсәнең бер гаебе булмаса да, аны хөкем иткәннәр һәм җәфалану баганасына кадаклаганнар. Аның янында баганада ике җинаятьче дә кадакланган булган. Аларның берсе үлеме алдыннан Гайсәне Патша итеп таныган һәм болай дип үтенгән: «Гайсә, үз Патшалыгыңа килгәч, мине исеңә төшер» (Лүк 23:39—42). Гайсәнең Лүк 23:43 тә китерелгән җавабы безнең киләчәгебезгә дә кагыла. Изге Язмаларның кайбер белгечләре бу шигырьне болай дип тәрҗемә итә: «Хак сүз әйтәм: бүген үк син минем белән бергә җәннәттә булачаксың». «Бүген» дигән сүзгә игътибар итегез. Гайсәнең нәрсә әйтәсе килгән? Моның белән бәйле төрле карашлар бар.

17 Күп кенә заманча телләрдә, мәгънәне ачык итеп белдерер өчен, тыныш билгеләре, мәсәлән өтер я ике нокта, кулланыла. Әмма безнең көннәргә кадәр сакланган грек телендәге иң борынгы кулъязмаларда тыныш билгеләре әллә ни кулланылмый. Алайса, Гайсәнең сүзләрен дөрес итеп ничек тәрҗемә итәргә соң? «Хак сүз әйтәм сиңа: бүген син минем белән бергә оҗмахта булачаксың» яки «Хак сүз әйтәм сиңа бүген: син минем белән бергә оҗмахта булачаксың» дипме? Тәрҗемәчеләр Гайсәнең сүзләрен ничек аңласа, шулай итеп бу урында тыныш билгеләрен куйган да. Шуңа күрә Изге Язмаларның төрле тәрҗемәләрендә бу шигырь төрлечә яңгырый.

18, 19. Гайсәнең сүзләрен дөрес итеп аңларга безгә нәрсә ярдәм итә?

18 Гайсә үз шәкертләренә әйткән сүзләрен исебезгә төшерик. Ул болай дигән: «Адәм Улы да җир карынында өч көн һәм өч төн үткәрер». Өстәп, ул болай дип әйткән: «Адәм Улы дошманнар кулына тапшырылырга тиеш, алар аны үтерәчәкләр, әмма өченче көнне ул терелеп торачак» (Мат. 12:40; 16:21; 17:22, 23; Марк 10:34). Рәсүл Петер бу сүзләр төгәл үтәлгән дип әйткән (Рәс. 10:39, 40). Өстә әйтелгәннәрне исәпкә алып, мондый нәтиҗәгә килеп була: Гайсә үлгән көнне оҗмахка эләкмәгән. Йәһвә аны терелткәнче, Гайсә якынча өч көн «Кабердә [гр. гадес]» булган (Рәс. 2:31, 32, иск.) *.

19 Шулай булгач, Гайсәнең җинаятьчегә әйткән сүзләре болай дип тәрҗемә ителергә тиеш: «Хак сүз әйтәм сиңа бүген». Алай дип әйтү Муса көннәрендә дә гадәти хәл булган. Бервакыт Муса Исраил халкына болай дип эндәшкән: «Мин бүген сиңа үтәргә кушкан бу сүзләр синең йөрәгеңдә булырга тиеш» (Кан. 6:6; 8:1, 19; 30:15).

20. Гайсәнең сүзләрен дөрес аңлавыбызны тагын нәрсә раслый?

20 Якын Көнчыгыштан булган Изге Язмаларның бер тәрҗемәчесе Гайсәнең вәгъдәсе турында болай дип әйткән: «Бу җөмләдә „бүген“ дигән сүзгә басым ясала, шуңа күрә аны болай дип укырга кирәк: „Хак сүз әйтәм сиңа бүген: син минем белән бергә оҗмахта булачаксың“. Шул көнне бирелгән вәгъдә соңрак үтәлергә тиеш булган. Көнчыгышта яшәүче кешегә вәгъдәнең кайчан бирелгәненә һәм ул, һичшиксез, үтәләчәгенә басым ясау хас булган». Шуңа күрә V гасырдагы сурия телендәге Изге Язмаларның тәрҗемәсендә Гайсәнең сүзләре болай дип яңгырый: «Амин, мин сиңа бүген шуны әйтәм: син минем белән Гадән бакчасында булачаксың». Бу вәгъдә безне әллә рухландырмыймы?!

21. Ни өчен җинаятьче күктәге Патшалыкта идарә итмәячәк дип әйтеп була?

21 Үлем баганасында җәзаланган җинаятьче Гайсәнең үз шәкертләре белән күктә идарә итәр өчен төзегән килешүе турында белмәгән (Лүк 22:29). Өстәвенә, бу кеше хәтта суга чумдырылмаган булган (Яхъя 3:3—6, 12). Боларның барысын исәпкә алып, Гайсә, җинаятьчегә оҗмах турындагы вәгъдәне биргәндә, җирдәге оҗмахны күздә тоткан дигән нәтиҗәгә килеп була. Еллар узгач, рәсүл Паулга бер күренеш бирелгән булган: бер ир-ат «оҗмахка алынган» булган (2 Көр. 12:1—4). Җинаятьчедән аермалы буларак, Паул һәм башка тугры рәсүлләр Гайсә белән бергә күктәге Патшалыкта идарә итәр өчен сайланган булса да, бу күренештә Паул киләчәктәге «оҗмахны» күргән *. Бу оҗмах җир белән бәйлеме? Сез анда булачаксызмы?

АЛДА БЕЗНЕ НӘРСӘ КӨТӘ?

22, 23. Безне нинди киләчәк көтә?

22 Хәтерләгәнебезчә, Давыт «тәкъвалар җирне мирас итеп алачак» вакыт турында сөйләгән (Зәб. 37:29; 2 Пет. 3:13). Шул вакытта барысы да Йәһвәнең тәкъва нормалары буенча яшәячәк дип әйткән ул. Ишагыя 65:22 дә болай диелә: «Минем халкымның көннәре агач көннәре кебек булыр». Димәк, кешеләр меңләгән ел яшәячәк. Ачылыш 21:1—4 буенча, Аллаһы кешеләргә күп фатихалар яудырачак. Гаделлек хөкем сөргән шул яңа дөньяда «үлем... инде булмаячак».

23 Әйдәгез, мәкаләгә кыска йомгаклау ясыйк. Адәм белән Хаува Гадән бакчасындагы оҗмахны югалткан. Әмма Аллаһы оҗмахны торгызачак. Давыт, Аллаһы тарафыннан рухландырылып, юашлар һәм тәкъвалар җирне мирас итеп алачак һәм анда мәңге яшәячәк дип пәйгамбәрлек иткән. Ә Ишагыя китабында язылганнар безгә ул вакытта нинди тормыш булачагын күзалларга булыша. Бу вакыт кайчан килеп җитәр соң? Гайсә җинаятьчегә биргән вәгъдәсе үтәлгәч. Сезнең дә бу оҗмахта яшәү мөмкинлегегез бар. Шул вакытта Кореядәге кардәшләрнең «Оҗмахта күрешербез!» дигән сүзләре чынга ашар.

^ 18 абз. Марвин Пейт исемле профессорның сүзләре буенча, күп кенә галимнәр шулай дип саный: «бүген» дигән сүз Гайсәнең шул ук көнне үләчәген һәм тереләчәген аңлата; бер тәүлек тә үтмәгән дип саный алар. Әмма, аның карашы буенча, бу фикер Изге Язмаларның башка өзекләренә каршы килә, чөнки Гайсә үлгәннән соң башта Гадеста булган, ә күккә соңрак кына күтәрелгән (Мат. 12:40; Рәс. 2:31; Рим. 10:7).

^ 21 абз. Бу брошюрада «Укучыларның сораулары» дигән рубрикадагы мәкаләне кара.