Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

«Тәкъва кеше Йәһвәдә сөенеч табар»

«Тәкъва кеше Йәһвәдә сөенеч табар»

ДАЙАНА — 80 нән узган апа-кардәш. Аңа күп газаплар кичерергә туры килгән. Аның ире Альцгеймер авыруыннан интеккән һәм үлеменә кадәр берничә ел дәвамында картлар йортында яшәгән. Дайананың ике улы вафат булган, ә ул үзе күкрәк рагы белән авырган. Шулай да, Патшалык Залына килгәндә я хезмәткә чыкканда, кардәшләр аның шатлыклы булуына игътибар итә.

Джон 43 елдан артык вакыт күчеп йөрүче күзәтче булып хезмәт иткән. Ул бу хезмәтне бик яраткан! Әмма, туганы турында кайгыртырга туры килгәнгә, аңа бу хезмәтен калдырырга туры килгән, һәм хәзер ул җирле җыелышта хезмәт итә. Элеккеге дуслары, Джонны конгрессларда очратканда, аның бер дә үзгәрмәгәненә игътибар итә: аның йөзе элеккегечә шатлыктан балкый.

Джон белән Дайанага шатлыкларын саклап калырга нәрсә ярдәм итә? Физик я эмоциональ яктан интеккән кеше ничек сөенеч таба ала? Үзенең кадерле вазифасын калдырган кешегә бәхетен югалтмаска ни булышыр? Изге Язмаларда: «Тәкъва кеше Йәһвәдә сөенеч... табар»,— диелә (Зәб. 64:10). Бу фикергә яхшырак төшенер өчен, әйдәгез, чын шатлыкның нәрсәгә бәйле булуын карап чыгыйк.

ВАКЫТЛЫЧА ШАТЛЫК КИТЕРҮЧЕ НӘРСӘЛӘР

Тормышыбыздагы кайбер нәрсәләр һәрвакыт диярлек шатлык китерә. Бер-берсен яраткан кешеләрнең өйләнәшүе я кешенең ата я ана булып китүе яисә ниндидер теократик йөкләмә алуы булсынмы бу, моның барысы да шатлык китерә. Һәм бу аңлашыла да, чөнки боларның барысы Барлыкка Китерүчебез Йәһвәдән килә. Нәкъ ул никахка нигез салган, бала табу сәләтен биргән һәм мәсихче җыелышта төрле вазифалар бирә (Ярат. 2:18, 22; Зәб. 127:3; 1 Тим. 3:1).

Шулай да кайвакыт андый шатлык озакка сузылмый. Кызганычка каршы, тормыш иптәшебез хыянәт итәргә я үлеп китәргә мөмкин (Йәз. 24:18; Һош. 3:1). Ә балалар ата-аналарын һәм Аллаһыны тыңламаска һәм хәтта җыелыштан китәргә мөмкин. Шамуил һәм Давыт мисалларын исебезгә төшерик. Шамуилның уллары Йәһвәгә тугры булмаган, ә Давыт үз гөнаһы белән бөтен гаиләсенә зур кайгы китергән (1 Иш. 8:1—3; 2 Иш. 12:11). Ризалашырсыздыр, андый бәлаләр аркасында, шатлыгыбыз югала.

Җыелыштагы вазифаларыбызны да безгә калдырырга туры килергә мөмкин — мәсәлән, сәламәтлек белән бәйле авырлыклар, гаиләдәге вазифалар я оешмадагы үзгәрешләр аркасында. Үз вазифаларын калдырган кардәшләр элеккеге вакытларын сагынганнарын таный. Хәзер инде алар андый бәхеткә ия түгел.

Күргәнебезчә, өстә китерелгән нәрсәләр безгә вакытлыча гына шатлык китерә. Ә бетмәс шатлыкны нәрсә китерә? Тормыштагы үзгәрешләргә бәйле булмаган шатлыкның сере нәрсәдә? Хәтта авыр вакытларда да шатлыкларын югалтмаган Ишмуил, Давыт һәм башка тугры хезмәтчеләрнең мисаллары күрсәткәнчә, без дә андый шатлыкка ия була алабыз.

БЕТМӘС ШАТЛЫК

Гайсә бетмәс шатлыкның серен белгән. Күктә яхшы шартларда яшәгәндә, ул «[Йәһвә] каршында һәрвакыт шатланып торган» (Гыйб. сүз. 8:30). Әмма, җирдә яши башлагач һәм күп авырлыкларга очрагач та, ул шатлыгын югалтмаган һәм үз Атасының ихтыярын үтәүдә бәхет тапкан (Яхъя 4:34). Ә Гайсә тормышының соңгы сәгатьләре турында нәрсә әйтеп була? Изге Язмаларда болай дип әйтелә: «Ул үзен киләчәктә көткән шатлык хакына, хурлыкка игътибар итмичә, җәфалану баганасында үлем кичергән» (Евр. 12:2). Әйе, Гайсә бәхет нәрсәдә икәнен яхшы аңлаган. Шуңа күрә, әйдәгез, ул бәхет турында әйткән ике фикергә игътибар итик.

Бер мәлне Гайсәнең 70 шәкерте, кодрәтле эшләр башкарганга һәм җеннәрне куып чыгарганга, вәгазьдән шатланып кайткан. Шунда Гайсә аларга болай дип әйткән: «Рухларның үзегезгә буйсынуына түгел, ә исемнәрегезнең күкләрдә язылганына шатланыгыз» (Лүк 10:1—9, 17, 20). Чынлап та, Йәһвәнең хуплавын алу теләсә кайсы әһәмиятле йөкләмәдән дә мөһимрәк һәм күпкә күбрәк шатлык китерә.

Башка очракта, Гайсә вәгазьләгәндә, халык арасыннан бер яһүд хатыны Гайсәнең анасы бәхетле дип кычкырган. Гайсә аны болай дип төзәткән: «Юк, Аллаһы сүзен тыңлап, аны үтәүчеләр бәхетле!» (Лүк 11:27, 28) Кызыбыз я улыбыз өчен горурлык хисе безне шатлыклы итә. Әмма бу шатлыкны Йәһвәгә тыңлаучан булудан һәм аңа якынлашудан килгән шатлык белән чагыштырып булмый.

Йәһвәнең хуплавын тою безне чын мәгънәдә бәхетле итә. Хәтта сынаулар да күңелебездәге чын шатлыкны урлый алмый. Киресенчә, без нык калганда, сынауларда шатлыгыбыз арта гына (Рим. 5:3—5). Өстәвенә, Йәһвә үзенә таянучыларга рухын бирә, ә изге рух җимешенә шатлык та керә (Гәл. 5:22). Менә ни өчен Зәбур 64:10 да: «Тәкъва кеше Йәһвәдә сөенеч... табар»,— дип әйтелә дә.

Джонга шатлыгын югалтмаска нәрсә булышкан?

Моны аңлау безгә Дайана белән Джонга авырлыклар вакытында шатлыклы булып калырга нәрсә булышканын аңларга ярдәм итә. Дайана болай ди: «Бала үз ата-анасында сыеныч тапкан кебек, мин дә Йәһвәдә сыеныч таптым». Ул болай дип өсти: «Аллаһы миңа регуляр рәвештә вәгазьдә катнашырга булыша. Елмаю йөземнән төшми». Ә үз йөкләмәсен калдырырга туры килгән Джонга шатлыгын югалтмаска нәрсә булышкан? Шәхси өйрәнү. Джон болай ди: «1998 елдан алып мин Хезмәтне яхшырту мәктәбендә укытучы булдым, шуңа күрә мин шәхси өйрәнүгә күбрәк вакыт бүлә башладым». Моннан тыш, Джон һәм аның хатыны Йәһвә кушкан теләсә кайсы йөкләмәне үтәргә әзер булган. Бу да аларга үз тормышларындагы үзгәрешләргә дөрес караш сакларга булышкан. Джон болай ди: «Без бер нәрсәгә дә үкенмибез».

Башка күп кенә вәгазьчеләр дә Зәбур 64:10 дагы сүзләрнең дөреслегенә инанган. Мисал итеп Кушма Штатлардагы Бәйтелдә 30 дан артык ел хезмәт иткән бер ирле-хатынлы парны алыйк. Аларны махсус пионерлар итеп билгеләгәннәр. Алар болай дип таный: «Яраткан нәрсәне югалтканда, әлбәттә, боега башлыйсың. Бу табигый реакция. Әмма мәңге кайгырып булмый бит». Шуңа күрә бу пар шатланып җыелыштагы кардәшләр белән хезмәттәшлек итә башлаган. Алар болай ди: «Без догаларыбызда конкрет идек. Догаларыбызга җавап алу безне рухландыра иде һәм шатлык өсти иде. Шатлыгыбызга, без билгеләнгән җыелышка килгәннән соң, күпләр пионер булып хезмәт итә башлады. Моннан тыш, без ике яхшы өйрәнү таптык».

«МӘҢГЕ КУАНЫП ШАТЛАНЫГЫЗ»

Әйе, һәрвакыт шатлыклы булып калу җиңел түгел. Ләкин Зәбур 64:10 дагы сүзләр аша Йәһвә безне рухландыра. Хәтта төшенкелеккә бирелгәндә дә, шуңа шикләнмәскә була: тугры булып калсак, безнең Йәһвәдә сөенер өчен һәрвакыт сәбәбебез булачак. Өстәвенә, без «яңа күкләр һәм яңа җир» булачак вакыт турында уйлана алабыз. Ул вакытта камилсезлегебез юк булачак, ә Аллаһының бар хезмәтчеләре, аның гаҗәеп эшләрен күзәтеп, «мәңге куанып шатланачак» (Ишаг. 65:17, 18).

Күз алдына гына китерегез: сәламәтлегебез камил булачак һәм көчебез көннән-көн яңарачак. Элеккеге кайгылы вакыйгалар турында искә төшерү безгә инде авырту китермәячәк. «Элекке нәрсәләр инде искә төшмәс һәм күңелгә дә килмәс». Беренче гасырда Гайсә бер кызны терелткәч, «әти-әнисе куанып шатланган». Киләчәктә үлгән якыннарыбызны каршы алганда, без шул гаиләнең хисләрен татыячакбыз (Марк 5:42). Ул вакытта һәрбер кеше тәкъва булачак һәм «Йәһвәдә сөенеч» табачак.