Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Яшьләр, Барлыкка Китерүчебез сезгә бәхет тели

Яшьләр, Барлыкка Китерүчебез сезгә бәхет тели

«Ул гомерең буе сине яхшы нәрсәләр белән туендыра» (ЗӘБ. 103:5).

ҖЫРЛАР: 135, 39

1, 2. Тормыш максатларын сайлаганда, ни өчен Барлыкка Китерүчебезне тыңлау мөһим? (Мәкалә башындагы рәсемне кара.)

ЯШЬ кеше булсаң, сиңа киләчәккә кагылышлы күп киңәшләр биреләдер. Укытучылар һәм башка кешеләр сиңа берәр югары уку йортына керергә һәм табышлы карьера ясарга киңәш итәдер. Йәһвәнең киңәше исә башка төрле. Әлбәттә, Аллаһы мәктәптә яхшы укуыңны тели, чөнки бу сиңа зур тормышта үзеңне матди яктан тәэмин итәргә ярдәм итәчәк (Көл. 3:23). Әмма ул шулай ук яшь чакта кабул ителгән карарлар кешенең бөтен тормышына тәэсир иткәнен аңлый. Шуңа күрә ул сиңа акыллы принциплар биргән. Алар сиңа бу соңгы көннәрдә дөрес яшәргә һәм Аллаһыны сөендерергә булыша (Мат. 24:14).

2 Йәһвә тулы картинаны күрә: ул бу дөньяны нәрсә көткәнен һәм ахырның кайчан киләчәген яхшы белә (Ишаг. 46:10; Мат. 24:3, 36). Ул шулай ук безгә нәрсә чын канәгатьлек һәм бәхет китерә, ә нәрсә бәхетебезне урлый икәнен дә белә. Шуңа күрә, кешеләрнең киңәшләре Аллаһы Сүзенә каршы килсә, алар хәтта акыллы булып күренсә дә, аларны зирәк дип атап булмый (Гыйб. сүз. 19:21).

«ЙӘҺВӘГӘ КАРШЫ КУЯРЛЫК ЗИРӘКЛЕК... ЮК»

3, 4. Шайтанның киңәшен тыңлаганга, Адәм белән Хауваның һәм аларның токымнарының тормышлары ничек бозылган?

3 Кешеләргә кайгы китергән беренче зыянлы киңәш Гадән бакчасында яңгыраган. Аны Шайтан биргән. Шайтанны киңәшләр бирергә беркем дә билгеләмәгән. Әмма бу үзбелдекле рухи зат үз ихтыяры буенча эш иткән һәм Хауваны алдаган. Аның сүзләре буенча, Адәм белән Хаува, үзләре карарлар кабул итсә, күпкә бәхетлерәк булыр иде (Ярат. 3:1—6). Чынлыкта Шайтанның мотивлары бозык булган. Ул Адәм белән Хауваның һәм аларның токымнарының Аллаһыга түгел, ә үзенә табынуларын теләгән. Иблис кешеләр өчен бернинди яхшылык кылмаган. Аларда булган бар яхшы нәрсә: гаилә, оҗмахта яшәү мөмкинлеге, камил тән һәм мәңгелек тормыш — Аллаһыдан булган.

4 Кызганычка каршы, беренче кешеләр Аллаһыны тыңламаган һәм шулай итеп аның белән дуслыкларын югалткан. Белгәнеңчә, бу аяныч нәтиҗәләргә китергән. Өзелгән чәчәк кебек, алар акрынлап «шиңгән» һәм үлгән. Балаларына да гөнаһның ачы җимешләрен татырга туры килгән (Рим. 5:12). Бүген күп кенә кеше, борынгы ата-анасы кебек, Аллаһыны санламый. Алар үзләренчә яшәргә тели (Эфес. 2:1—3). Аларның тормышларыннан шунысы ачык күренә: «Йәһвәгә каршы куярлык зирәклек... юк» (Гыйб. сүз. 21:30).

5. Аллаһы нәрсәне алдан күргән һәм ул ялгышмаганмы?

5 Ләкин бүген күп кенә кешеләр, шул исәптән яшьләр дә, Аллаһыга хезмәт итәргә һәм аның белән дус булырга тели; Йәһвә шулай буласын алдан күргән (Зәб. 103:17, 18; 110:3). Андый яшьләрне Аллаһы бик кадерли! Син дә алар рәтендәме? Ул чакта син Аллаһы биргән «яхшы нәрсәләрдән» файдаланасың, һәм бу сине, һичшиксез, бәхетле итә. (Зәбур 103:5 укы; Гыйб. сүз. 10:22.) Аллаһы биргән «яхшы нәрсәләргә» рухи ризык, тугры дуслар, яхшы максатлар һәм чын азатлык керә. Әйдә, бу мәкаләдән моның турында күбрәк белик.

ЙӘҺВӘ РУХИ ИХТЫЯҖЛАРЫБЫЗНЫ КАНӘГАТЬЛӘНДЕРӘ

6. Ни өчен рухи ихтыяҗларыңны тану мөһим һәм Йәһвә бу ихтыяҗыңны ничек кайгырта?

6 Хайваннардан аермалы буларак, синең рухи ихтыяҗларың бар, һәм аларны Барлыкка Китерүчебез генә канәгатьләндерә ала (Мат. 4:4). Рәхмәт тулы йөрәк белән Аллаһының җитәкчелегенә колак салсаң, аңлау, зирәклек һәм бәхет табарсың. Гайсә болай дигән: «Рухи нәрсәләргә сусаучылар бәхетле» (Мат. 5:3). Аллаһы безгә үз Сүзен биргән һәм «ышанычлы һәм акыллы хезмәтчене» билгеләгән (Мат. 24:45). Бу хезмәтче өләшкән рухи ризык чыннан да мул һәм иманыбызны ныгыта! (Ишаг. 65:13, 14)

7. Аллаһы биргән рухи ризыкны кабул итүдән файда нинди?

7 Рухи ризык сиңа зирәклек һәм аң-белем бирер, ә бу, үз чиратында, синең өчен яклау булыр. (Гыйбрәтле сүзләр 2:10—14 укы.) Бу сыйфатлар сиңа кайбер карашларның ялгыш булуын күрергә булышыр. Мәсәлән, син Аллаһы юк дигән фикернең яисә бәхет байлыкка бәйле дигән фикернең дөрес булмаганын аңларсың. Моннан тыш, сиңа начар теләкләр белән көрәшергә һәм зыян китерүче гадәтләрнең колы булып китмәскә җиңелрәк булыр. Шуңа күрә зирәклеккә ирешергә һәм акыллы карарлар кабул итәргә тырыш. Шул чакта син Йәһвә сине ярата һәм сиңа иң яхшысын тели икәненә инанырсың (Зәб. 34:8; Ишаг. 48:17, 18).

8. Инде бүген Йәһвәгә якынлашу безгә киләчәктә ничек булышыр?

8 Тиздән Шайтан дөньясының бар өлешләре дә юк ителәчәк. Безне Йәһвә генә яклый алыр. Бәлки, ул вакытта аның ярдәменнән башка без хәтта ризык таба алмабыз (Хаб. 3:2, 12—19). Шуңа күрә инде бүген күктәге Атабызга якынлашырга һәм аңа ышанырга өйрәнергә кирәк (2 Пет. 2:9). Шулай эшләсәң, тирә-якта нәрсә генә булмасын, Давыт кебек, болай дип әйтә алырсың: «Йәһвә гел минем каршымда. Мин һичкайчан какшамам, чөнки ул минем уң ягымда» (Зәб. 16:8).

ЙӘҺВӘ ИҢ ЯХШЫ ДУСЛАР БИРӘ

9. а) Яхъя 6:44 буенча, Йәһвә нәрсә эшли? ә) Кардәшләр белән танышу нинди яктан үзенчәлекле?

9 Мәсихче булмаган кешене беренче тапкыр очратканда, сиңа аның турында нәрсә билгеле? Бәлки, исеме һәм тышкы кыяфәте генәдер. Ә мәсихче белән беренче тапкыр очрашканда, хәл ничегрәк? Син аның Йәһвәне яратканын, Йәһвәнең аңарда ниндидер яхшы сыйфатлар күргәнен һәм аны үз гаиләсенә чакырганын беләсең. (Яхъя 6:44 укы.) Алган тәрбиясенә һәм кайда туганына карамастан, сиңа шул кардәш турында инде күп нәрсә билгеле һәм ул да синең турында күпне белә!

Безнең иң яхшы дуслар һәм иң дөрес максатлар бар (9—12 нче абзацларны кара.)

10, 11. Йәһвә Шаһитләрен нәрсә берләштерә һәм бу безгә нинди файда китерә?

10 Без кардәшләр белән бер телдә — «саф телдә» сөйләшәбез (Саф. 3:9). Шуңа күрә без хәтта беренче тапкыр күргән кардәшебезнең нәрсәгә ышанганын беләбез. Ул да Аллаһыга ышана, югары әхлакый нормалар буенча яши һәм яхшы киләчәккә өметләнә. Ә, яхшы дуслык үстерер өчен, моны белү иң мөһиме. Бу сиңа шул кешегә ышаныр өчен нигез бирә.

11 Йәһвәнең хезмәтчесе буларак, син иң яхшы дусларга ия, һәм алар бөтен җир йөзендә! Бу һич тә күпертеп әйтү түгел. Кайберләрен шәхси рәвештә белмәсәк тә, алар безнең өчен иң яхшы дус булып тора. Йәһвәнең халкыннан тыш, кем андый гаҗәеп бүләккә ия?

ЙӘҺВӘ СИНЕҢ АЛДЫҢДА ИҢ ЯХШЫ МАКСАТЛАР КУЯ

12. Син үзеңә нинди рухи максатлар куя аласың?

12 Вәгазьче 11:9—12:1 укы. Синең рухи максатларың бармы? Бәлки, син Изге Язмаларны һәр көн укуны максат итеп куйгансыңдыр. Я, бәлки, сыйфатлы комментарийлар бирергә, я остарак чыгышлар ясарга, я хезмәттә Изге Язмаларны остарак кулланырга тырышасыңдыр. Уңышларга ирешүеңне күргәндә я башкалар сиңа моның турында әйткәндә, син нәрсә хис итәсең? Мөгаен, шатлык, һәм шулай булырга тиеш тә, чөнки син, Гайсә кебек, Йәһвә теләгәнне үтисең (Зәб. 40:8; Гыйб. сүз. 27:11).

13. Ни өчен Аллаһыга хезмәт итү дөнья максатларына омтылып яшәүдән яхшырак?

13 Рухи максатларга омтылып, син иң мәгънәле эш белән шөгыльләнәсең дип әйтеп була, чөнки рухи максатлар үз кыйммәтлелеген беркайчан да югалтмас. Рәсүл Паул болай дип язган: «Нык, какшамас булыгыз. Раббыга хезмәт иткәндә башкарган эшләрегез күп булсын, һәм, аларның юкка гына түгел икәнен белеп, Раббыга һәрвакыт хезмәт итегез» (1 Көр. 15:58). Бу дөнья белән бәйле максатларга омтылган кешеләрне бәхетле дип атап булмый, чөнки, уңышка ирешсәләр дә, алар барыбер күңел бушлыгын сизә (Лүк 9:25). Сөләйман патша моңа үз тәҗрибәсендә инанган (Рим. 15:4).

14. Сөләйман тәҗрибәсеннән нәрсәгә өйрәнеп була?

14 Сөләйман зур байлыкка һәм хакимлеккә ия булган. Ул үзе өчен тәҗрибә үткәрергә — «рәхәт тормыш татып карарга» булган (Вәг. 2:1—10). Сөләйман матур йортлар, бакчалар һәм парклар төзегән һәм һәркайсы теләген канәгатьләндергән. Бу аңа шатлык һәм бәхет китергәнме? Безгә фаразлар кыласы юк, чөнки Сөләйман үзе бу сорауга җавап биргән: «Кулларым башкарган барлык эшләр... турында уйлангач, шуны күрдем: бар нәрсә мәгънәсез... ...Бер нәрсәнең дә әһәмияте юк» (Вәг. 2:11). Син бу очрактан гыйбрәт алырсыңмы?

15. Ни өчен иманга ия булу мөһим һәм, Зәбур 32:8 буенча, ул нинди файда китерә?

15 Йәһвә синең ачы тәҗрибәңдә өйрәнүеңне теләми. Шуңа күрә Аллаһыны тыңла һәм аның ихтыярын иң беренче урынга куй. Әлбәттә, моның өчен иман таләп ителә. Әмма андый иман бик кадерле — ул сине беркайчан да өмет өзелүгә китермәячәк. Истә тот: Йәһвә үз «исеменә күрсәткән мәхәббәтеңне» беркайчан да онытмаячак (Евр. 6:10). Шуңа күрә нык иман үстерергә тырыш. Бу сиңа иң акыллы карарлар кабул итәргә һәм күктәге Атаң синең өчен иң яхшысын тели икәнен онытмаска ярдәм итәр. (Зәбур 32:8 укы.)

АЛЛАҺЫ СИҢА ЧЫН АЗАТЛЫК БИРӘ

16. Ни өчен без азатлыгыбызны кадерләргә һәм аны дөрес кулланырга тиеш?

16 «Йәһвә рухы булган җирдә — азатлык»,— дип язган Паул (2 Көр. 3:17). Йәһвә азатлыкны ярата, һәм ул андый яратуны синең йөрәгеңә дә салган. Шул ук вакыт ул азатлыгыңны акыллы куллануыңны тели. Бу, үз чиратында, сине яклар. Бәлки, кайбер танышларың порнография карый, я әхлаксыз эшләр кыла, я спортның куркыныч төрләрендә катнаша, наркотиклар куллана, я эчкечелеккә биреләдер. Бу аларга кыска вакытлы ләззәт китерсә дә, аларга андый тәртип өчен бик зур бәя түләргә туры килә. Кайберләре берәр чир йоктыра, үз гадәтләренең колы булып китә я, үзләренең тәртипләре аркасында, хәтта үлә (Гәл. 6:7, 8). Билгеле, андый кешеләр, үзләрен азат дип санаса да, бер дә азат түгел (Тит. 3:3).

17, 18. а) Ни өчен Аллаһыга тыңлаучан булу азатлык бирә дип әйтеп була? ә) Бүген кешеләр ия булган азатлык белән чагыштырганда, Адәм белән Хаува нинди азатлыкка ия булган?

17 Уйлап кара: күпме кеше Изге Язмалардагы принциплар буенча яшәгәнгә ниндидер чир йоктырган? Һичшиксез, Аллаһыга тыңлаучанлык безгә файда гына китерә һәм безгә чын азатлык бирә (Зәб. 19:7—11). Азатлыгыңны акыллы итеп, ягъни Аллаһының камил законнары һәм принциплары чикләрендә, кулланганда, син Аллаһыга һәм әти-әниеңә ышанычлы кеше булуыңны һәм сиңа тагы да күбрәк азатлык биреп булганын күрсәтәсең. Киләчәктә Аллаһы үзенең тугры хезмәтчеләренә камил азатлык бирер. Изге Язмаларда бу азатлык «Аллаһы балаларының шөһрәтле азатлыгы» дип атала (Рим. 8:21).

18 Адәм белән Хаува андый азатлыкка ия булган. Алар Гадән бакчасында яшәгәндә, Аллаһы аларга нибары бер нәрсәне генә эшләмәскә — бер агачтан гына ашамаска кушкан (Ярат. 2:9, 17). Ризалашырсыңдыр, бу таләп гаделсез дә, авыр да булмаган. Бүгенге җәмгыятьтә кешеләр исәпсез-хисапсыз законнар үтәргә тиеш!

19. Йәһвә һәм Гайсә безне азат булырга ничек өйрәтә?

19 Бихисап күп законнар бирер урынына, Йәһвә күпкә акыллырак эш итә: ул безне сабырлык белән мәхәббәт канунына өйрәтә. Аллаһы аның принциплары буенча яшәвебезне һәм явызлыкны нәфрәт итүебезне тели (Рим. 12:9). Гайсәнең Таудагы вәгазе — моңа дәлил булып тора. Бу вәгазьдә Гайсә гөнаһка нәрсә китергәнен аңлата (Мат. 5:27, 28). Мәсих, Аллаһы Патшалыгының Патшасы, безне яңа дөньяда да өйрәтәчәк, һәм вакыт узу белән тәкъвалыкка һәм явызлыкка карашыбыз тулысынча аныкы кебек булып китәчәк (Евр. 1:9). Тәнебез һәм акылыбыз камил булачак. Тиздән гөнаһ инде безгә хуҗа булмас, һәм без аның коточкыч нәтиҗәләре турында искә дә алмабыз. Ул чакта син дә «Аллаһы балаларының шөһрәтле азатлыгына» ия булырсың!

20. а) Йәһвә үз азатлыгын ничек куллана? ә) Без Йәһвәдән ничек үрнәк ала алабыз?

20 Әлбәттә, без беркайчан да чиксез азатлыкка ия булмабыз. Безгә һәрвакыт Аллаһыга һәм кешеләргә карата ярату буенча эш итәргә кирәк булачак. Асылда, Йәһвә безне аның кебек эш итәргә чакыра. Ул бит, чиксез азатлыкка ия булса да, безнең белән мәхәббәт буенча эш итә (1 Яхъя 4:7, 8). Аллаһыдан үрнәк алучылар гына чын мәгънәдә ирекле була ала.

21. а) Давытның Йәһвәгә карата нинди хисләре булган? ә) Киләсе мәкаләдә без нәрсә карап чыгарбыз?

21 Йәһвә сиңа күп «яхшы нәрсәләр», мәсәлән мул рухи ризык, яхшы дуслар, иң яхшы максатлар һәм камил азатлыкка өмет, биргән (Зәб. 103:5). Син моны кадерлисеңме? Ул чакта сиңа Давыт сүзләре якындыр. Ул болай дигән: «Син миңа тормыш сукмагын белдерәсең. Син барында — шатлыкка күмеләм, синең уң ягыңда булу — һич бетмәс бәхет ул» (Зәб. 16:11). Киләсе мәкаләдә без 16 нчы мәдхиядәге кайбер фикерләрне карап чыгарбыз. Бу сиңа Аллаһы биргән нәрсәләрне тагы да ныграк кадерләргә булышыр.