Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Яшьләр, тормыш сезгә канәгатьлек китерсен

Яшьләр, тормыш сезгә канәгатьлек китерсен

«Син миңа тормыш сукмагын белдерәсең» (ЗӘБ. 16:11).

ҖЫРЛАР: 133, 89

1, 2. Тони мисалы тормышны үзгәртеп булганын ничек раслый?

ТОНИ исемле егет әтисез үскән. Мәктәптә уку аңа әллә ни кызык булмаган. Ул хәтта соңгы сыйныфларда мәктәпне ташларга уйлаган. Ял көннәрендә Тони кинога йөргән һәм дуслары белән аралашкан. Ул мәрхәмәтсез кеше я наркоман булмаган. Шул ук вакыт тормыш аңа максатсыз булып күренгән. Тони шулай ук Аллаһының барлыгында шикләнгән. Бер көнне Тони Йәһвә Шаһитләрен очраткан. Алар белән сөйләшкәндә, ул үз шикләрен уртаклашкан. Йәһвә Шаһитләре аңа «Тормышның барлыкка килүе. Игътибарга лаек биш сорау» (рус) һәм «Тормыш яратылган булганмы?» дигән брошюраларны биргән.

2 Йәһвә Шаһитләренең килүенә Тониның карашы үзгәргән. Ул теге ике брошюраны укып чыккан. Чынлыкта, ул аларны хәтта бөгәрләнеп беткәнче укыган. Тони кардәшләребезгә болай дигән: «Аллаһы булырга тиеш». Ул Изге Язмаларны өйрәнергә ризалашкан, һәм тора-бара тормышка башкача карый башлаган. Мәсәлән, элек яхшы укымаса да, хәзер Тони иң яхшы укучыларның берсе булып киткән! Мәктәп директоры моңа бик гаҗәпләнгән. Ул Тонига болай дигән: «Укуга карашың да, алган билгеләрең дә бик үзгәрде. Бу Йәһвә Шаһитләре ярдәмендәме?» Тони «әйе» дигән һәм директорга вәгазьли башлаган. Ул мәктәпне уңышлы гына тәмамлаган һәм хәзер пионер һәм хезмәттәш ярдәмче булып хезмәт итә. Тони назлы күктәге Атабыз Йәһвә белән танышканына бик шат! (Зәб. 68:5)

ЙӘҺВӘНЕ ТЫҢЛА ҺӘМ УҢЫШЛЫ БУЛ

3. Йәһвә яшьләргә нинди киңәш бирә?

3 Тони мисалыннан Йәһвәнең яшьләр турында кайгыртканы күренә. Йәһвә синең дә уңышлы булуыңны һәм тормышта канәгатьлек табып яшәвеңне тели, шуңа күрә ул сиңа «Бөек Барлыкка Китерүчеңне яшьлегеңдә истә тот» дип киңәш итә (Вәг. 12:1). Бу җиңел түгел, әмма бу мөмкин. Аллаһы ярдәме белән син яшь чагыңда да, балигъ яшеңдә дә уңышлы тормыш алып бара аласың. Моны яхшырак аңлар өчен, әйдә, исраиллеләрнең Вәгъдә ителгән җирне ничек яулап алганын һәм Давытка Голиатны җиңәргә нәрсә булышканын исебезгә төшерик.

4, 5. Исраиллеләрнең Вәгъдә ителгән җиргә ничек итеп кергәненнән һәм Давытның Голиатны ничек җиңгәненнән без нәрсәгә өйрәнә алабыз? (Мәкалә башындагы рәсемне кара.)

4 Исраиллеләр Вәгъдә ителгән җиргә якынлашкач, Аллаһы аларга сугыш коралларын әзерләргә я сугышка ничектер башкача әзерләнергә кушмаган (Кан. 28:1, 2). Ул аларга бары тик шуны исләренә төшергән: алар Йәһвәнең әмерләренә буйсынырга һәм аңа таянырга тиеш булган (Йош. 1:7—9). Кеше карашыннан, андый киңәш сәер булып күренә алган! Әмма чынлыкта бу иң яхшы киңәш булган: Йәһвә исраиллеләргә Кәнгандагы халыклар өстеннән җиңү биргән (Йош. 24:11—13). Аллаһыга таяныр өчен, аңа иман итәргә кирәк. Андый иман һәрвакыт уңышка китерә. Элек тә шулай булган, бүген дә хәл шулай кала бирә.

5 Голиат бик гайрәтле, яхшы коралланган сугышчы булган. Аның буе 2,9 метрга җиткән (1 Иш. 17:4—7). Давытның исә пращ һәм Йәһвә Аллаһыга нык иманы гына булган. Йәһвәгә таянмаган кеше Давытны акылсыз кеше дип саный алган. Әмма чынлыкта Голиат акылсыз булган, һәм Давыт аны җиңел генә үтергән (1 Иш. 17:48—51).

6. Без хәзер нәрсә карап чыгарбыз?

6 Үткәндәге мәкаләдә без үзебезне бәхетле итә торган дүрт нәрсә — рухи ризык, Аллаһы биргән дуслар, рухи максатлар һәм Аллаһы халкы ия булган азатлык турында сөйләшкән идек. Хәзер, әйдә, бу теманы башка яктан — 16 нчы мәдхия яктылыгында карап чыгыйк.

РУХИ ИХТЫЯҖЛАРЫҢНЫ КАНӘГАТЬЛӘНДЕР

7. а) Рухи кешегә нәрсә хас? ә) Давытның нинди «мирасы» булган һәм бу аңа ничек тәэсир иткән?

7 Рухи карашлы кеше Аллаһыга ышана һәм бар нәрсәгә аның күзлегеннән карый. Ул Аллаһыдан җитәкчелек эзли һәм аңа буйсынырга тәвәккәл (1 Көр. 2:12, 13). Давыт, һичшиксез, рухи кеше булган. Ул болай дип җырлаган: «Йәһвә — минем мирасым, миңа тигән өлешем һәм тулы касәм минем» (Зәб. 16:5). Аллаһыда сыеныч тапкан Давыт Аллаһы белән якын мөнәсәбәтләргә ия булган, һәм бу аның «мирасы» булган (Зәб. 16:1). Нәтиҗәсе нинди булган? «Бөтен җаным шатлана»,— дип язган ул. Әйе, Йәһвә белән дуслык Давытка чиксез шатлык биргән. (Зәбур 16:9, 11 укы.)

8. Тормышта нәрсә чын канәгатьлек китерә ала?

8 Үз тормышларын ләззәткә һәм байлыкка туплаган кешеләр Давытның шатлыгын уртаклаша алмый шул (1 Тим. 6:9, 10). «Чын канәгатьлек тормыштан мөмкин кадәр күбрәк алудан түгел, ә һәр яхшы бүләкне бирүче Йәһвә Аллаһыга бирүдән килә»,— дип әйтә бер кардәш (Ягък. 1:17). Әйе, Йәһвәгә иман үстерсәң һәм аңа хезмәт итсәң, тормышың мәгънәле булыр һәм күбрәк шатлык китерер. Иманыңны ныгытырга сиңа нәрсә булышыр? Сиңа Йәһвә белән күбрәк вакыт үткәрергә, ягъни аның Сүзен укырга, барлыкка китерелгән нәрсәләрне күзәтергә һәм аның сыйфатлары турында, шул исәптән сиңа күрсәткән мәхәббәте турында, уйланырга кирәк (Рим. 1:20; 5:8).

9. Аллаһы Сүзе фикер йөртүеңне формалаштырсын өчен, нәрсә эшләргә?

9 Безне әтиләрчә төзәткәндә, Йәһвә безгә үз яратуын белдерә. Давыт Аллаһының төзәтүләрен шатлык белән кабул иткән. Ул болай дигән: «Миңа киңәш биргән Йәһвәне мактармын мин. Төнлә дә яшерен уйларым мине төзәтә» (Зәб. 16:7). Давыт Йәһвәнең уйларына төшенергә, Аллаһы кебек фикер йөртергә һәм үзгәрергә тырышкан. Син дә шулай эшләсәң, Аллаһыга карата яратуың һәм аңа ярарга теләгең үсәчәк. Нәтиҗәдә, син җитлеккән мәсихче булып китәчәксең. Кристин исемле апа-кардәш болай ди: «Тикшерү үткәргәндә һәм укыганнарым турында уйланганда, Йәһвә бу өзекләрне нәкъ минем өчен язган кебек тоела!»

10. Ишагыя 26:3 буенча, рухи караш саклау нинди файда китерә?

10 Рухи карашлы кеше буларак, син дөньяга һәм аның киләчәгенә Аллаһы кебек карыйсың. Йәһвә сиңа белем белән аңлау бирә. Ни өчен? Чөнки ул тормышта нәрсә мөһимрәк булганын аңлавыңны, акыллы карарлар кабул итүеңне һәм киләчәккә ышаныч белән каравыңны тели. (Ишагыя 26:3 укы.) Кушма Штатларда яшәүче Джошуа исемле абый-кардәш болай ди: «Йәһвәгә якын булу сиңа бар нәрсәгә дөрес караш сакларга булыша». Бу чыннан да шулай!

ЯХШЫ ДУСЛАР БУЛДЫР

11. Давыт дуслар итеп кемне сайлаган?

11 Зәбур 16:3 укы. Давыт чын дусларны ничек табып булганын белгән. Йәһвәне яраткан кешеләр белән аралашу аңа «зур шатлык» китергән. Давыт үз дусларын «изгеләр» дип атаган, димәк, алар әхлакый яктан саф, тәкъва булган. Башка мәдхия язучы да охшаш рәвештә дуслар сайлаган. Ул болай дип язган: «Сине тирән хөрмәт итүчеләрнең, боерыкларыңны үтәп яшәүчеләрнең һәммәсенә дус мин» (Зәб. 119:63). Үткәндәге мәкаләдә әйтелгәнчә, син дә Аллаһыдан куркучы һәм аңа буйсынучы кешеләр арасында яхшы дуслар таба аласың. Андый дуслар төрле яшьтә була ала.

12. Ни өчен Давыт белән Йонафан яхшы дуслар булган?

12 Давыт үз яшьтәшләре белән генә аралашмаган. Аның дуслары арасында кем булган, хәтерлисеңме? Мәсәлән, Йонафан. Аларның дуслыгы — Изге Язмаларда язылган сокландыргыч дуслык мисалларының берсе. Син Йонафанның Давыттан якынча 30 яшькә олырак булганын белә идеңме? Аллаһыга иман, бер-берсенә хөрмәт һәм сугышларда күрсәткән кыюлыклары Давыт белән Йонафанга чын дуслар булып китәргә булышкан (1 Иш. 13:3; 14:13; 17:48—50; 18:1).

13. Ничек яңа дуслар табып була? Мисал китерегез.

13 Давыт белән Йонафан кебек, без дә Йәһвәгә иман иткән һәм аңа таянган кешеләр белән аралашудан «зур шатлык» таба алабыз. Инде күп еллар Йәһвәгә хезмәт итүче Кира болай ди: «Мин җирнең төрле почмакларында яшәүче, төрле культурадан булган һәм төрле тәрбия алган кешеләр белән дуслаштым». Үз йөрәгеңне киң итеп ачсаң, Аллаһы Сүзе һәм изге рух сине чыннан да күп кеше белән берләштерә алганын күрерсең.

РУХИ МАКСАТЛАРГА ИРЕШ

14. а) Сиңа иң яхшы максатлар куярга нәрсә булышыр? ә) Кайбер яшьләр максатлар кую турында нәрсә әйтә?

14 Зәбур 16:8 укы. Давыт үз тормышын Йәһвәгә хезмәт итүгә багышлаган. Син дә Йәһвәгә тормышыңда иң мөһим урын бирсәң һәм, максатлар куйганда, Барлыкка Китерүчеңне истә тотсаң, чын шатлык табарсың. Стивен исемле кардәш болай ди: «Максат куеп, аңа ирешү һәм аннан соң нинди уңышларга ирешкәнемне күрү миңа бәхет китерә». Германиядән башка илгә күченгән бер яшь абый-кардәш болай ди: «Картайгач, үзем өчен генә яшәгәнемне күрергә теләмәс идем». Син бу кардәшләр белән бер фикердә торасың дип өметләнәбез. Үз сәләтләреңне Аллаһыга дан китерер өчен һәм башкаларны шатландырыр өчен куллан (Гәл. 6:10). Рухи максатлар куй һәм Йәһвәдән аларга ирешергә булышсын дип догада сора. Йәһвә андый догаларга җавап бирергә шат булыр (1 Яхъя 3:22; 5:14, 15).

15. Син үзеңә нинди максатлар куя алыр идең? ( «Син куя алган рухи максатлар» дигән рамканы кара.)

15 Син үз алдыңда нинди максатлар куя алыр идең? Мәсәлән, комментарийларны үз сүзләрең белән бирүне, пионер хезмәтендә катнашуны я Бәйтелдә хезмәт итүне максат итеп куеп була. Яисә, башка телне өйрәнеп, башка территориягә күченергә була. Тулы вакытлы хезмәттә катнашучы Барак исемле яшь кардәшебез болай ди: «Иртән уянып, Йәһвә ихтыярын үтәр өчен бар көчемне биргәнемне аңлау миңа шундый зур канәгатьлек китерә. Башка бернинди эш тә миңа андый хис бирә алмас иде».

АЛЛАҺЫ БИРГӘН АЗАТЛЫКНЫ КАДЕРЛӘ

16. Давыт Йәһвәнең тәкъва нормаларына ничек караган һәм ни өчен?

16 Зәбур 16:2, 4 укы. Үткәндәге мәкаләдә әйтелгәнчә, Аллаһының гадел законнары һәм принциплары безне азат итә. Алар ярдәмендә без яхшылыкны яратырга һәм яманлыкны нәфрәт итәргә өйрәнәбез (Амус 5:15). Давыт Йәһвәнең «игелек чишмәсе» булганына игътибар иткән. Игелек ул — югары әхлакый сафлык, яхшылыкка омтылу. Давыт Йәһвәдән үрнәк алырга һәм игелекле булырга тырышкан. Шулай ук ул Аллаһы күзендә начар булган нәрсәләргә, мәсәлән потка табынуга, нәфрәт үстергән. Потка табыну бит кешенең дәрәҗәсен төшерә һәм Аллаһыны ул гына лаек булган даннан мәхрүм итә (Ишаг. 2:8, 9; Ачыл. 4:11).

17, 18. а) Давыт сүзләре буенча, потларга табынучылар нинди җимешләр урган? ә) Ни өчен бүген күп кенә кеше «хәсрәтләрен арттыра»?

17 Борынгы вакытларда ялган илаһларга табыну еш кына үз эченә җенси бозыклыкны алган (Һош. 4:13, 14). Тән теләкләре буенча яшәгән кешеләргә андый табыну ошагандыр. Әмма әхлаксызлык аларны бәхетле иткәнме? Һич тә юк! Киресенчә, Давыт язганча, «башка илаһларга ияргән кешеләр үз хәсрәтләрен арттырган» гына. Ә күпме балаларны алар корбанга китергән! (Ишаг. 57:5) Йәһвә өчен бу бозык тәртип җирәнгеч нәрсә булган (Ирм. 7:31). Ул вакытта яшәгән булсаң, син әти-әниеңә Йәһвәгә хезмәт иткәннәре өчен, һичшиксез, рәхмәтле булыр идең!

18 Бүген дә ялган дин әхлаксызлыкка, шул исәптән гомосексуаль мөнәсәбәтләргә, нормаль нәрсәгә кебек карый. Кешеләр үзләрен ирекле итеп хис итсә дә, чынлыкта үз хәсрәтләрен арттыра гына (1 Көр. 6:18, 19). Син, мөгаен, моңа үзең дә игътибар иткәнсеңдер. Шуңа күрә күктәге Атаңны тыңла. Аллаһыга тыңлаучан булу файда китерә икәнлегенә инан. Әхлаксызлыкның нәтиҗәләре турында уйлан. Гөнаһ китергән кыска вакытлы ләззәт зур зыян китергәнен онытма (Гәл. 6:8). Бу мәкаләдә искә алынган Джошуа болай ди: «Без азатлыгыбызны ничек кулланырга икәнен үзебез сайлыйбыз. Ләкин аны дөрес кулланмау канәгатьлек китерми».

19, 20. Йәһвәгә таянган һәм аны тыңлаган яшьләрне нинди фатихалар көтә?

19 Гайсә үз шәкертләренә болай дигән: «Минем сүзләремне тотасыз икән, сез чыннан да минем шәкертләрем, сез хакыйкатьне белерсез, һәм хакыйкать сезне ирекле итәр» (Яхъя 8:31, 32). Без ялган диннән, наданлыктан һәм хорафатларга ышанудан азат. Моннан тыш, инде әйтелгәнчә, Аллаһы безгә үз «балаларының шөһрәтле азатлыгын» бирәчәк (Рим. 8:21). Син инде бүген бу азатлыкны өлешчә татый аласың. Моның өчен Мәсих сүзләрен, ягъни өйрәтүләрен, тотарга кирәк. Шулай итеп син «хакыйкатьне белерсең», аның дөреслегенә укып кына түгел, ә шәхси тәҗрибәңдә инанырсың.

20 Яшьләр, Аллаһы биргән азатлыкны кадерләгез. Аны акыллы кулланыгыз һәм шулай итеп киләчәккә яхшы нигез салыгыз. Бер яшь абый-кардәш болай дигән: «Яшь чагыңда азатлыкны дөрес кулланырга өйрәнсәң, бу сиңа киләчәктә бик булышыр. Мәсәлән, эш сайлаганда я гаилә корыргамы яки бераз кичектерергәме дигән сорауны хәл иткәндә, карар кабул итү җиңелрәк булыр».

21. Яшьләргә «чын тормышка» алып баручы юлда калырга нәрсә булышыр?

21 Бу дөньяда «нормаль» дип саналган тормыш кыска. Бер кеше дә иртәгә нәрсә буласын белми (Ягък. 4:13, 14). Шуңа күрә «чын тормышка» — мәңгелек тормышка алып баручы юлда калу күпкә акыллырак (1 Тим. 6:19). Әлбәттә, Аллаһы безне үз юлларыннан йөрергә мәҗбүр итми. Без үзебез карар кабул итәбез. Яшьләр, Йәһвә сезнең «мирасыгыз» булсын, ул сезгә биргән «яхшы нәрсәләрне» кадерләгез (Зәб. 103:5). Һәм һич шикләнмәгез: Аллаһы сезгә «һич бетмәс бәхет» бирәчәк (Зәб. 16:11).