51 ӨЙРӘНҮ МӘКАЛӘСЕ
Авыр вакытларда тыныч калып була
«Күңелегез борчылмасын һәм курыкмасын» (ЯХЪЯ 14:27).
112 ҖЫР Йәһвә — тынычлык Аллаһысы
БУ МӘКАЛӘДӘ a
1. «Аллаһы тынычлыгы» нәрсә ул һәм ул безгә ничек булыша? (Филипиялеләргә 4:6, 7)
ТЫНЫЧЛЫКНЫҢ бер төре турында бу дөньядагы кешеләр берни дә белми. Бу — «Аллаһы тынычлыгы». Күктәге Атабыз белән якын мөнәсәбәтләр — шушы хиснең нигезе. Күңелебездә Аллаһы тынычлыгы булганда, без үзебезне якланган итеп хис итәбез. (Филипиялеләргә 4:6, 7 укы.) Без Йәһвәне яраткан дусларга ия. Шулай ук без «тынычлык Аллаһысы» белән дус (1 Тис. 5:23). Без Атабызны белсәк, аңа таянсак һәм буйсынсак, Аллаһы тынычлыгы һәртөрле борчуыбызны басар.
2. Ни өчен Аллаһы тынычлыгына ия булу мөмкин?
2 Эпидемияләр, афәтләр, бәрелешләр һәм эзәрлекләүләр вакытында Аллаһы тынычлыгына чыннан да ия булу мөмкинме? Моның барысы күңелебезгә курку сала ала. Шулай да Гайсә үз шәкертләренә болай дигән: «Күңелегез борчылмасын һәм курыкмасын» (Яхъя 14:27). Бәхеткә каршы, кардәшләребез Гайсәнең киңәше буенча эш итә. Йәһвәнең ярдәме белән алар төрле сынауларда күңел тынычлыгын саклый.
ЭПИДЕМИЯ ВАКЫТЫНДА НИЧЕК ТЫНЫЧЛЫККА ИЯ БУЛЫРГА?
3. Эпидемия ничек тынычлыгыбызны урларга мөмкин?
3 Эпидемия я пандемия булганда, ул тормышыбызның һәр өлкәсенә тәэсир итәргә мөмкин. COVID-19 пандемиясе күбебезгә ничек тәэсир иткәне турында уйланыйк. Бер тикшерүдә катнашучыларның күбесе пандемия аркасында йокы белән авырлыклар кичергән. Шулай ук пандемия вакытында борчылу, депрессия, наркотиклар куллану, исерткеч эчемлекләрне чиктән тыш күп эчү, өйдә көч куллану һәм үз-үзенә кул салырга тырышу очраклары шактый арткан. Сез яшәгән территориядә эпидемия башланган икән, Аллаһы тынычлыгына ничек ия булырга һәм борчылуларга ничек бирелмәскә?
4. Гайсәнең соңгы көннәргә кагылышлы пәйгамбәрлекләрен белү безгә ничек тыныч булып калырга булыша?
4 Гайсә соңгы көннәрдә «урыны-урыны белән» үләтләр, ягъни эпидемияләр, булачак дип пәйгамбәрлек иткән (Лүк 21:11). Моны белү безгә тынычлык сакларга ничек булыша ала? Эпидемияләр турындагы хәбәрләр безне шаккатырмый. Барысы да нәкъ Гайсә пәйгамбәрлек иткәнчә бара. Гайсә соңгы көннәрдә яшәүче шәкертләренә: «Хафага төшмәгез»,— дип әйткән (Мат. 24:6). Без нәкъ шулай эшләргә тырышабыз да.
5. a) Филипиялеләргә 4:8, 9 буенча, эпидемияләр вакытында без догада нәрсә турында сорарга тиеш? ә) Изге Язмаларның аудиоязмаларын тыңлау безгә нинди файда китерә ала?
5 Эпидемия аркасында безне билгесезлек һәм хәтта курку биләп алырга мөмкин. Дейзи b исемле апа-кардәш белән нәкъ шулай булган да. COVID-19 аркасында аның абыйсы, икетуганы һәм табибы һәлак булган. Дейзи чирләп китәргә һәм, тагы да куркынычрагы — олы яшьтәге әнисенә бу чирне йоктырырга курыккан. Пандемия аркасында ул шулай ук, эшне югалтсам, чыгымнарны ничек каплармын дип борчылган. Бу уйлар аңа тынгы бирмәгән. Ул хәтта йокысын югалткан. Әмма Дейзи күңел тынычлыгын кайтара алган. Аңа нәрсә ярдәм иткән? Ул Йәһвәдән тынычланырга һәм уңай фикер йөртергә булышсын дип сораган. (Филипиялеләргә 4:8, 9 укы.) Безнең апа-кардәшебез Изге Язмаларның аудиоязмаларын тыңлаган. Әйтерсең лә, аңа Йәһвә үзе сөйләгән. Ул болай ди: «Укучыларның тыныч тавышлары миңа борчуларымны җиңәргә һәм Йәһвәнең шәфкатен искә төшерергә булышты» (Зәб. 94:19).
6. Шәхси өйрәнү һәм җыелыш очрашулары безгә ничек ярдәм итә ала?
6 Кизү аркасында безнең гадәти тормышыбыз үзгәрергә мөмкин, әмма шәхси өйрәнү һәм җыелыш очрашулары үз урынында калсын. Безнең басмаларыбызда һәм видеоларда охшаш авырлыклар кичергән, әмма Йәһвәгә тугры калган кардәшләрнең мисаллары бар (1 Пет. 5:9). Җыелыш очрашулары да безгә Изге Язмалардагы уңай нәрсәләр турында фикер йөртергә булышыр. Өстәвенә, очрашуларда без башкаларны дәртләндерә алырбыз һәм безне дә рухландырырлар (Рим. 1:11, 12). Йәһвәнең авырган, куркуга бирелгән я ялгызлык хисе белән көрәшкән хезмәтчеләренә ничек ярдәм иткәне турында уйлану безнең иманыбызны һәм аның үзебезгә дә ярдәм итәчәгенә ышанычыбызны ныгытыр.
7. Рәсүл Яхъядан нәрсәгә өйрәнеп була?
7 Кардәшләрегез белән күбрәк аралашырга тырышыгыз. Пандемия вакытында кардәшләрегез белән күрешкәндә дә сезгә дистанция сакларга туры киләчәк. Андый чакларда сез үзегезне рәсүл Яхъя кебек хис итәргә мөмкин. Ул үзенең дусты Гай белән йөзгә-йөз күрешергә теләгән (3 Яхъя 13, 14). Әмма Яхъя ул вакытта андый мөмкинлек булмаганын аңлаган. Шулай да ул кулыннан килгәнне эшләгән: дустына хат язган. Кардәшләр белән күрешү мөмкинлеге булмаса, андый чакларда кардәшләребезгә телефон я видеоэлемтә аша шалтыратып я электрон хат җибәреп була. Кардәшләребез белән аралашып торсак, без үзебезне тыныч хис итәрбез һәм ялгызлык кичермәбез. Безне борчу хисе биләп алса, өлкәннәргә мөрәҗәгать итик һәм аларның ярдәмнәрен кире какмыйк (Ишаг. 32:1, 2).
АФӘТЛӘР ВАКЫТЫНДА НИЧЕК ТЫНЫЧЛЫККА ИЯ БУЛЫРГА?
8. Афәтләр ничек тынычлыгыбызны урларга мөмкин?
8 Сез су басу, җир тетрәү я янгын кичерсәгез, борчу хисе сезне озак вакыт җибәрмәскә мөмкин. Ә шул афәттә якын кешегезне я милкегезне югалтсагыз, сезне кайгы, өметсезлек я хәтта ачу хисе биләп алырга мөмкин. Андый хисләрнең булуы сезнең материалистик карашлы я иманга зәгыйфь булуыгызны аңлатмый. Сез бит каты сынаулар кичердегез һәм ачы хисләрегез аркасында нәрсәдер әйтеп ташласагыз, кардәшләр сезне аңлар (Әюп 1:11). Әмма шундый хәл-кичерешләрдән соң да сез күңел тынычлыгы саклап кала аласыз. Сезгә нәрсә булышыр?
9. Гайсә безне бәлаләргә ничек әзерләгән?
9 Гайсәнең нәрсә пәйгамбәрлек иткәнен исебезгә төшерик. Бу дөньядагы кешеләрдән аермалы буларак, без афәтләр безне читләтеп үтәчәк дип уйламыйбыз. Без киләчәктә афәтләрнең саны тагы да артачагын һәм аларның кайберләре безгә дә зыян китерәчәген беләбез. Гайсә, ахыр килгәнче, «көчле җир тетрәүләр» һәм башка бәлаләр булачак дип пәйгамбәрлек иткән (Лүк 21:11). Өстәвенә, ул «канунсызлыкның үсүе» турында әйткән. Һәм чыннан да бүгенге көндә җинаятьчелек, көч куллану һәм терроризм киң таралган (Мат. 24:12). Гайсә беркайчан да андый бәлаләрдән Аллаһы хөкем иткән кешеләр генә зыян күрә дип әйтмәгән. Чынлыкта, Аллаһының күп кенә хезмәтчеләрен дә андый бәлаләр читләтеп үтми (Ишаг. 57:1; 2 Көр. 11:25). Йәһвә безне бар афәтләрдән могҗизалы рәвештә коткарырга вәгъдә итмәсә дә, ул безгә, без бик мохтаҗ булган җан тынычлыгына ия булыр өчен, барысын да бирәчәк.
10. Ни өчен афәткә әзерләнү иман җитмәвен аңлатмый? (Гыйбрәтле сүзләр 22:3)
10 Афәт вакытында тыныч булып калыр өчен, безгә аңа алдан әзерләнергә кирәк. Әмма бу Йәһвәгә иман итмәгәнебезне күрсәтәме? Әлбәттә, юк. Чынлыкта, андый бәлаләргә алдан әзерләнеп, без Йәһвәнең үзебез турында кайгырта алачагына ышанганыбызны күрсәтәбез. Ни өчен шулай дип әйтеп була? Чөнки Аллаһы Сүзендә булачак бәлаләргә алдан әзерләнергә киңәш бирелә. (Гыйбрәтле сүзләр 22:3 укы.) Оешмабыз мәкаләләр, җыелыш очрашулары һәм белдерүләр аша безне андый афәтләргә алдан әзерләнергә дәртләндерә c. Без Йәһвәгә таянганыбызны ничек күрсәтә алабыз? Афәт килгәнче, шунда ук бирелгән җитәкчелекне кулланып.
11. Маргреттан нәрсәгә өйрәнеп була?
11 Маргрет исемле апа-кардәшнең мисалына игътибар итик. Ул яшәгән җирдә янгын купкан һәм хөкүмәтләр эвакуация игълан иткән. Күп машиналар берьюлы шәһәрдән чыкканга, юлда бөкеләр барлыкка килгән. Һавага кара төтен таралганга, Маргретка машинада утырырга туры килгән. Әмма ул афәткә алдан әзерләнгән булган. Аның сумкасында карта булганга, ул башка юлны тапкан. Ул бу юлдан алдан йөреп караган, шуңа күрә җиңел генә шул юл белән китә алган. Афәткә алдан әзерләнү Маргретның тормышын коткарган.
12. Ни өчен без күрсәтмәләргә буйсынабыз?
12 Афәт вакытында хөкүмәтләр, кешеләрне яклар өчен, аларга өйдә утырырга кушарга, эвакуация игълан итәргә я башка чаралар күрергә мөмкин. Кайбер кешеләр, үз милекләрен саклап калырга теләп, андый җитәкчелеккә колак салмый я вакытны суза. Ә мәсихчеләр ничек эш итә? Изге Язмаларда болай диелгән: «Хакимлек итүчеләргә Хуҗабыз хакына буйсыныгыз: барысыннан да өстен торган патшага да, патша... җибәргән идарәчеләргә дә буйсыныгыз» (1 Пет. 2:13, 14). Аллаһы оешмасы да безне яклар өчен җитәкчелек биреп тора. Мәсәлән, безгә өлкәннәргә актуаль телефон номерларыбызны бирергә киңәш ителә. Берәр хәл була калса, өлкәннәр тиз генә безнең белән элемтәгә керә алырлар. Сез шулай эшләдегезме? Шулай ук Афәт вакытында безгә өйдән чыкмаска я, киресенчә, эвакуацияләнергә киңәш итәргә мөмкиннәр. Өстәвенә, безгә гуманитар ярдәмне кайдан алып булганы я башкаларга ничек ярдәм итеп булганы турында, бәлки, әйтелер. Тыңлаучан булсак, без үзебезнең дә, өлкәннәрнең дә тормышларын куркыныч астына куймабыз. Бу җаваплы кардәшләр безнең турында кайгырта. Моның турында беркайчан да онытмагыз (Евр. 13:17). Маргрет болай дип әйтә: «Мин өлкәннәргә һәм оешмага буйсынганга гына исән калдым».
13. Өйләрен калдырырга мәҗбүр булган кардәшләр ни өчен шатлык һәм тынычлык кичерә?
13 Афәтләр, сугышлар я бәрелешләр аркасында өйләрен калдырып китәргә мәҗбүр булган күп кенә кардәшләр, яңа шартларына тиз ияләшеп, рухи эшләрдә катнаша башлаган. Алар эзәрлекләүләр аркасында таралышкан беренче гасырдагы мәсихчеләр кебек «Аллаһы сүзе турындагы яхшы хәбәрне игълан итүләрен» дәвам итә (Рәс. 8:4). Вәгазь эше бу кардәшләргә игътибарларын авырлыкларына түгел, ә Патшалыкка юнәлтергә булыша. Тиздән алар күңелләрендә тынычлык сизә башлаган. Хәзер аларның йөзләре шатлыктан балкый.
ЭЗӘРЛЕКЛӘҮЛӘР ВАКЫТЫНДА НИЧЕК ТЫНЫЧЛЫККА ИЯ БУЛЫРГА?
14. Эзәрлекләүләр ничек тынычлыгыбызны урларга мөмкин?
14 Эзәрлекләүләр аркасында без тынычлык бирә торган күп кенә нәрсәләрне югалтырга мөмкин. Без кардәшләребез белән ачык очраша, вәгазьли алганда һәм кулга алынудан курыкмыйча көндәлек эшләр белән шөгыльләнгәндә, үзебезне тыныч хис итәбез. Безне андый иректән мәхрүм итсәләр, без борчыла башларга һәм куркуга бирелергә мөмкин. Андый хисләр табигый. Шулай да безгә сак булырга кирәк. Гайсә эзәрлекләүләр кайбер шәкертләр өчен абыну ташы була ала дип кисәткән (Яхъя 16:1, 2). Андый авыр шартларда ничек тынычлык саклап калырга?
15. Ни өчен эзәрлекләүләрдән куркасы юк? (Яхъя 15:20; 16:33)
15 Изге Язмаларда: «Мәсих Гайсәнең шәкерте буларак Аллаһыга бирелеп яшәргә теләүче һәркем эзәрлекләүләр кичерәчәк»,— дип әйтелә (2 Тим. 3:12). Андрей исемле кардәшнең илендә эшчәнлегебез тыелгач, аңа бу сүзләр белән ризалашу авыр булган. Ул болай дип фикер йөрткән: «Бездә Йәһвә Шаһитләре бик күп, барысын да утыртып бетермәсләр әле». Әмма тынычлык сизәр урынына, ул борчулы уйларга бирелгән. Башка кардәшләр исә барысын Йәһвә кулына тапшырган һәм аларны кулга алырга да мөмкиннәр дип фикер йөрткән. Бу кардәшләр Андрейга караганда әзрәк борчылган. Тиздән Андрей да фикер йөртү рәвешен үзгәрткән һәм барысын Йәһвә кулына тапшырган. Ул тынычлыкка ия булган һәм, шартлары үзгәрмәсә дә, күңелендә шатлык сизә. Бу безнең кулыбыздан да килә. Гайсә эзәрлекләүләр турында әйтсә дә, ул без тугры кала алачакбыз дип тә ышандырган. (Яхъя 15:20; 16:33 укы.)
16. Эзәрлекләүләр вакытында безгә нинди җитәкчелек буенча эш итәргә кирәк?
16 Эшчәнлегебез тыелса я шактый чикләнсә, өлкәннәр һәм филиал безгә өстәмә җитәкчелек бирергә мөмкин. Моның барысы безне яклар өчен, бездә рухи ризык булсын өчен һәм без хезмәтне дәвам итә алсын өчен башкарыла. Андый җитәкчелекне хәтта тулысынча аңлап бетермәсәк тә, аның буенча эш итәргә тырышыйк (Ягък. 3:17). Шулай ук кардәшләребез белән җыелыш турында белергә хокукы булмаган кешеләр алдында авызыбызны чамалап ачыйк (Вәг. 3:7).
17. Беренче гасырдагы рәсүлләр кебек, без нәрсә эшләргә тәвәккәл?
17 Ни өчен Шайтан безне шулкадәр каты эзәрлекли? Төп сәбәпләрнең берсе без «Гайсә хакында шаһитлек бирү эшен башкарабыз» (Ачыл. 12:17). Шайтанга һәм аның дөньясына үзебезне куркытырга юл бирмик. Каршылыкларга карамастан, вәгазьләү һәм өйрәтү эшендә катнашып, без шатлык һәм тынычлык кичерербез. Беренче гасырда яһүд җитәкчеләре рәсүлләргә вәгазьләмәскә кушкан, әмма алар Йәһвәгә буйсынган. Алар вәгазь эшендә катнашканга, зур шатлык кичергән (Рәс. 5:27—29, 41, 42). Әлбәттә, безнең эшчәнлегебез тыелган булса, безгә вәгазь вакытында саклык чараларын күрергә кирәк (Мат. 10:16). Без кулыбыздан килгәнне эшләсәк, Йәһвәнең хуплавын алганга һәм кеше тормышларын коткаручы хәбәрне таратканга, җан тынычлыгы сизәрбез.
«ТЫНЫЧЛЫК АЛЛАҺЫСЫ СЕЗНЕҢ БЕЛӘН БУЛЫР»
18. Чын тынычлыкның чыганагы кем?
18 Бер дә шикләнмәгез, хәтта бик авыр вакытларда да сез тынычлык саклап кала аласыз. Андый чакларда безгә Аллаһы тынычлыгы, ягъни Йәһвә генә бирә алган тынычлык, кирәк. Эпидемияләр, афәтләр һәм эзәрлекләүләр вакытында Аллаһыга таяныгыз, оешма белән бер аяк атлагыз, искиткеч киләчәкне күзаллагыз. Шулай эшләсәгез, «тынычлык Аллаһысы сезнең белән булыр» (Флп. 4:9). Киләсе мәкаләдә сынаулар кичергән имандашларыбызга ничек Аллаһы тынычлыгына ия булырга булыша алганыбыз турында сүз барыр.
38 ҖЫР Йәһвә сиңа терәк булыр
a Йәһвә үзенең хезмәтчеләренә тынычлык бирергә вәгъдә итә. Аллаһы биргән тынычлык нәрсә ул һәм аңа ничек ия булырга? «Аллаһы тынычлыгы» безгә эпидемияләр, афәтләр һәм эзәрлекләүләр вакытында ничек ярдәм итә? Бу мәкаләдә шушы сорауларга җавап биреләчәк.
b Кайбер исемнәр үзгәртелгән.
c «Уяныгыз!» журналының 2017 елның 5 нче чыгарылышында «Бәла-каза килгәндә тормышны саклый алган адымнар» дигән мәкаләне карагыз.