49 ӨЙРӘНҮ МӘКАЛӘСЕ
Без мәңге яши алабыз
«Аллаһының бүләге... мәңгелек тормыш» (РИМ. 6:23).
147 ҖЫР Вәгъдә ителгән мәңгелек тормыш
БУ МӘКАЛӘДӘ a
1. Йәһвә вәгъдә иткән мәңгелек тормыш турында уйлану безгә ничек тәэсир итә?
ЙӘҺВӘ үзен тыңлаган кешеләргә «мәңгелек тормыш» бүләк итәчәк (Рим. 6:23). Йәһвәнең бу бүләге турында уйланганда безнең аңа карата яратуыбыз ныгый. Уйлап кына карагыз: күктәге Атабыз безне шулкадәр ярата ки, хәтта безнең мәңге яшәвебезне һәм үзе белән мәңге аралашуыбызны тели.
2. Мәңгелек тормыш турындагы вәгъдә безгә ничек ярдәм итә?
2 Аллаһының мәңгелек тормыш турындагы вәгъдәсе безгә хәзерге сынауларны кичереп чыгарга булыша. Дошманнар безгә үлем белән янаса да, без Аллаһыга хезмәт итүдән баш тартмыйбыз. Ни өчен? Сәбәпләрнең берсе: без Йәһвәгә тугры булып үлсәк, ул безне һичшиксез терелтәчәк (Яхъя 5:28, 29; 1 Көр. 15:55—58; Евр. 2:15). Ни өчен без мәңге яши алуыбызга шикләнмибез? Кайбер сәбәпләрне карап чыгыйк.
ЙӘҺВӘ МӘҢГЕ ЯШИ
3. Ни өчен без Йәһвәнең безгә мәңгелек тормыш бирә алуына шикләнмибез? (Зәбур 102:12, 24, 27)
3 Йәһвә, тормыш чишмәсе булганга һәм мәңге яшәгәнгә, безгә мәңгелек тормышны бирә ала (Зәб. 36:9). Әйдәгез, Йәһвәнең һәрчак яшәгәнен һәм яшәячәген күрсәтүче кайбер шигырьләрне карап чыгыйк. Зәбур 90:2 дә: «Мәңгедән-мәңгегә син — Аллаһы»,— дип әйтелә. 102 нче Мәдхиядә дә охшаш фикер бар. (Зәбур 102:12, 24, 27 укы.) Хабакук пәйгамбәр күктәге Атабыз турында болай дип язган: «И Йәһвә, син мәңгелектән түгелме? И Аллаһым, изге Аллаһым, син һичкайчан үлмисең» (Хаб. 1:12).
4. Безгә Йәһвәнең һәрчак булганын аңлау авыр булса, борчылырга кирәкме? Аңлатыгыз.
4 Сезгә Йәһвәнең мәңге яшәгәнен аңлау авырмы? (Ишаг. 40:28) Шулай икән, сез ялгыз түгел. Илуй Аллаһының «яшәгән елларының саны башка сыймаслык» дип әйткән (Әюп 36:26). Бер мисалга игътибар итик. Без яктылыкның нәрсә икәнен тулысынча аңлап бетермәсәк тә, яктылыкның барлыгын шик астына алмыйбыз. Шул ук рәвешчә, безгә Аллаһының мәңге яшәгәнен аңлау авыр булса да, бу аның мәңге яши алмаганын аңлатмый. Барлыкка Китерүченең күпме яшәгәне безнең аңлау сәләтенә бәйле түгел (Рим. 11:33—36). Ул Галәм, шул исәптән кояш һәм башка яктылык чыганаклары, барлыкка китерелгәнче булган. Без Йәһвәнең «үз кодрәте белән җирне Булдыручы» икәненә ышанабыз. Әйе, ул «күкләрне җәйгәнче» инде булган (Ирм. 51:15; Рәс. 17:24). Мәңге яши алганыбызны тагын нәрсә раслый?
БЕЗ МӘҢГЕ ЯШӘР ӨЧЕН ЯРАТЫЛГАН
5. Беренче кешеләр нинди өметкә ия булган?
5 Җирдә яшәгән һәр җан иясе ахыр чиктә үлә. Йәһвә кешеләргә генә мәңге яшәргә мөмкинлек биргән. Әмма ул Адәмне болай дип кисәткән: «Яхшылык белән яманлыкны таныту агачыннан ашама, чөнки аннан ашаган көнне, һичшиксез, үләчәксең» (Ярат. 2:17). Адәм белән Хаува, Йәһвәгә буйсынса, беркайчан да үлмәс иде. Йәһвә аларга бер мәлне «тормыш агачыннан» ашарга рөхсәт итәр иде һәм бу аларны мәңге b яшәячәкләренә ышандырып торыр иде (Ярат. 3:22).
6, 7. a) Безнең үләргә тиеш булмаганыбызны тагын нәрсә раслый? ә) Сез киләчәктә нәрсә эшләргә хыялланасыз? (Иллюстрацияне кара.)
6 Кайбер галимнәр, кеше миен тикшереп, мондый нәтиҗәгә килгән: баш мие тормыш дәвамында үзләштерә алган мәгълүматка караганда, күпкә күбрәкне сыйдыра ала. 2010 елны бер журналда баш миенә багышланган мәкалә чыккан булган («Scientific American Mind»). Анда безнең миебезнең сыйдырышлыгы якынча 2,5 миллион гигабайт дип язылган булган. Без, рәттән 3 миллион сәгать, ягъни 300 елдан артык вакыт, телевизор карап утырсак, шулкадәр мәгълүмат туплар идек. Әмма безнең миебез, күрәсең, тагы да күбрәк мәгълүмат җыя ала. Моннан күренгәнчә, Йәһвә миебезне 70 я 80 елдан күпкә күбрәк вакыт дәвамында мәгълүмат туплар өчен барлыкка китергән (Зәб. 90:10).
7 Йәһвә шулай ук безне көчле яшәү теләге белән барлыкка китергән. Изге Язмаларда Аллаһы «кешеләрнең күңеленә мәңгелек салган» дип әйтелә (Вәг. 3:11). Менә ни өчен без үлемне дошман дип саныйбыз (1 Көр. 15:26). Без каты чирләп китсәк, кулларны салындырып бирешәбезме? Әлбәттә, юк. Гадәттә, без чиребезне дәвалар өчен табибка барабыз һәм дару эчәбез. Әйе, без үлемнән котылыр өчен хәлебездән килгәнне эшлибез. Ә берәр якыныбыз яшьме ул, картмы үлеп китсә, без кайгыга батабыз (Яхъя 11:32, 33). Уйлап кына карагыз: яратучы Атабыз безне үләр өчен барлыкка китергән булса, безгә мәңге яшәргә теләк һәм андый искиткеч сәләтләр биргән булыр идеме? Әмма безнең мәңге яши алуыбызга башка дәлилләр дә бар. Аллаһының беренче нияте үзгәрмәгән. Әйдәгез, моны раслаучы Аллаһының кайбер үткәндәге һәм хәзерге эшләренә күз салыйк.
ЙӘҺВӘНЕҢ НИЯТЕ ҮЗГӘРМӘГӘН
8. Йәһвәнең безгә карата нияте турында Ишагыя 55:11 дән нәрсә белеп була?
8 Адәм белән Хаува гөнаһ кылса да һәм үлемне үз токымнарына тапшырса да, Йәһвәнең нияте үзгәрмәгән. (Ишагыя 55:11 укы.) Ул тугры кешеләрнең мәңге яшәүләрен әле дә тели. Әйдәгез, Йәһвәнең үз ниятен үтәр өчен нәрсә әйткәнен һәм эшләгәнен карап чыгыйк.
9. Аллаһы нинди вәгъдә биргән? (Даниял 12:2, 13)
9 Йәһвә үлгән кешеләрне терелтергә һәм аларга мәңгелек тормыш бирергә вәгъдә иткән (Рәс. 24:15; Тит. 1:1, 2). Тәкъва Әюп Йәһвәнең үлгән кешеләрне терелтергә бик теләгәненә бер дә шикләнмәгән (Әюп 14:14, 15). Даниял пәйгамбәр кешеләрнең мәңге яшәр өчен терелтелү мөмкинлеге булганы турында белгән. (Зәб. 37:29; Даниял 12:2, 13 укы.) Гайсә көннәрендә яшәгән яһүдләргә дә Йәһвәнең үз тугры хезмәтчеләренә мәңгелек тормыш бирә алачагы турында билгеле булган (Лүк 10:25; 18:18). Гайсә бу вәгъдәне берничә тапкыр искә алган. Аның үзен дә Йәһвә терелткән булган (Мат. 19:29; 22:31, 32; Лүк 18:30; Яхъя 11:25).
10. Үткәндәге терелтелү очраклары нәрсәне раслый? (Иллюстрацияне кара.)
10 Йәһвә — Тормыш Бирүче һәм аның кешеләрне үледән кайтарырга көче җитәрлек. Хәтерегездәме, ул Ильяс пәйгамбәргә Сарифаттан булган тол хатынның улын терелтер өчен көч биргән (1 Пат. 17:21—23). Соңрак Аллаһы ярдәме белән Илиша пәйгамбәр Шунам хатынының улын үледән терелткән (2 Пат. 4:18—20, 34—37). Бу һәм башка очраклар Йәһвәнең үлгән кешеләрне тормышка кайтара алганын раслый. Җирдә яшәгәндә Гайсә Атасының үзенә дә шундый көч биргәнен дәлилләгән (Яхъя 11:23—25, 43, 44). Хәзер Гайсә күктә һәм аңа «күктә дә, җирдә дә бөтен хакимлек» бирелгән. Шуңа күрә ул «кабердәгеләрнең һәммәсе чыгачак» дигән вәгъдәне үти ала һәм бу кешеләргә мәңге яшәргә мөмкинлек бирәчәк (Мат. 28:18; Яхъя 5:25—29).
11. Йолым корбаны безнең мәңге яшәвебезне ничек мөмкин иткән?
11 Ни өчен Йәһвә үзенең газиз Улының газаплы үлеменә юл куйган? Гайсә моның сәбәбе турында болай дигән: «Аллаһы бит дөньяны шулкадәр ярата ки, Улына иман итүче беркем һәлак булмасын өчен, ә мәңгелек тормыш алсын өчен, үзенең бердәнбер Улын бирде» (Яхъя 3:16). Улын безнең гөнаһларыбыз өчен йолым корбаны итеп биреп, Аллаһы безнең өчен мәңге яшәүне мөмкин иткән (Мат. 20:28). Рәсүл Паул Аллаһы ниятенең бу мөһим өлешен болай дип аңлаткан: «Үлем бер кеше аша килгән кебек, үледән терелеп тору да бер кеше аша киләчәк. Адәм аркасында һәркем үлгән кебек, Мәсих ярдәмендә һәркем тереләчәк» (1 Көр. 15:21, 22).
12. Аллаһының безгә карата ниятен үтәүдә Патшалык нинди роль уйный?
12 Гайсә үз шәкертләрен Аллаһы Патшалыгының килүе һәм Аллаһы ихтыярының җирдә үтәлүе турында дога кылырга өйрәткән (Мат. 6:9, 10). Аллаһының нияте буенча, кешеләр җирдә мәңге яшәргә тиеш. Моның өчен, Аллаһы үз Улын күктәге Патшалыкның Патшасы итеп билгеләгән. Йәһвә Гайсәгә бу эштә ярдәмчеләр итеп җирдән 144 000 кешене җыя (Ачыл. 5:9, 10).
13. Йәһвә бүгенге көннәрдә нәрсә эшли һәм сездән нәрсә көтелә?
13 Бүгенге көннәрдә Йәһвә шулай ук «бихисап күп кешене» җыя һәм аларны Патшалыкның идарәсендә яшәргә өйрәтә (Ачыл. 7:9, 10; Ягък. 2:8). Бу төркемгә кергән кешеләр бүген курку һәм сугышлар аркасында бүленгән дөньяда яшәсә дә, милли, раса һәм башка төрле дошманлыкны җиңәргә тырыша. Алар, образлы итеп әйткәндә, инде үз кылычларын чүкеп, төрәннәр ясаганнар (Мик. 4:3). Күп халык кырылган сугышларда катнашыр урынына алар кешеләрне хак Аллаһы һәм аның нияте турында өйрәтеп, аларга «чын тормышка» ия булырга ярдәм итә (1 Тим. 6:19). Аллаһы Патшалыгы ягында торганнары өчен, аларга гаиләләре каршы килергә һәм алар матди авырлыкларга очрарга мөмкин. Шулай да Йәһвә аларның ихтыяҗларын кайгыртачак дип ышандыра (Мат. 6:25, 30—33; Лүк 18:29, 30). Боларның барысы Аллаһы Патшалыгының чын хөкүмәт икәненә һәм алга таба да Йәһвәнең ихтыярын үтәячәгенә инандыра.
БЕЗНЕ ГАҖӘЕП КИЛӘЧӘК КӨТӘ
14, 15. Йәһвәнең үлемне юкка чыгаруы турындагы вәгъдәсе ничек үтәләчәк?
14 Гайсә хәзер күктә Патша булып идарә итә һәм ул Аллаһының бар вәгъдәләрен үтәячәк (2 Көр. 1:20). 1914 елдан бирле Гайсә үз дошманнары арасында хакимлек итә (Зәб. 110:1, 2). Ул һәм аның хакимдәшләре тиздән җир йөзеннән бар явыз кешеләрне кырып бетерәчәк (Ачыл. 6:2).
15 Гайсәнең Меңьеллык идарә итүе вакытында үлгәннәр терелеп торачак һәм тыңлаучан кешеләр камиллеккә ирешәчәк. Соңгы сынаудан соң Йәһвә тәкъва дип тапкан кешеләр «җирне мирас итеп алачак» һәм «анда мәңге яшәячәк» (Зәб. 37:10, 11, 29). Бәхеткә каршы, «соңгы дошман — үлем юкка чыгарылачак» (1 Көр. 15:26).
16. Йәһвәгә хезмәт итүебезнең төп сәбәбе нинди?
16 Күргәнебезчә, мәңге яшәргә өметебез Аллаһы Сүзенә нигезләнгән. Бу өмет безгә шушы соңгы авыр көннәрне кичереп чыгарга булыша ала. Әмма без мәңге яшәргә теләгәнгә генә Йәһвәгә тугры булып калабызмы? Әлбәттә, юк. Без Йәһвәне һәм Гайсәне нык яратканга аларга тугрылык саклыйбыз (2 Көр. 5:14, 15). Ярату безне алардан үрнәк алырга һәм өметебез турында башкаларга сөйләргә дәртләндерә (Рим. 10:13—15). Риясыз һәм юмарт булырга өйрәнсәк, без мәңге Йәһвәнең дуслары була алырбыз (Евр. 13:16).
17. Безнең җилкәләрдә нинди җаваплылык ята? (Маттай 7:13, 14)
17 Без мәңге яшәүчеләр арасында булырбызмы? Йәһвә безгә андый мөмкинлекне ачкан. Әмма тормышка алып баручы юлда калырбызмы, юкмы бездән тора. (Маттай 7:13, 14 укы.) Бәлки, сез мәңгелек тормыш нинди булыр микән дип уйлыйсыздыр. Бу сорауга җавап киләсе мәкаләдә бирелер.
141 ҖЫР Тормыш могҗизасы
a Сез мәңгелек тормышны түземсезлек белән көтәсезме? Йәһвә вәгъдә иткәнчә, беркөнне без үлемнән курыкмыйча яши башларбыз. Аллаһы бу вәгъдәне, һичшиксез, үтәячәк. Ни өчен без моңа бер дә шикләнмибез? Бу мәкаләдә моңа кайбер сәбәпләр каралачак.
b «Изге Язмаларда „мәңге“ сүзенең мәгънәсе» дигән рамканы кара.
c ИЛЛЮСТРАЦИЯГӘ АҢЛАТМА: Олы яшьтәге бер кардәш яңа дөньяда нәрсә белән шөгыльләнәчәген күз алдына китерә.