Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

50 ӨЙРӘНҮ МӘКАЛӘСЕ

«Син минем белән бергә оҗмахта булачаксың»

«Син минем белән бергә оҗмахта булачаксың»

«Хак сүз әйтәм сиңа бүген: син минем белән бергә оҗмахта булачаксың» (ЛҮК 23:43).

145 ҖЫР Аллаһы вәгъдә иткән оҗмах

БУ МӘКАЛӘДӘ a

1. Гайсә үзе янындагы җинаятьчегә үлеменә кадәр нәрсә дигән? (Лүк 23:39—43)

 ГАЙСӘ һәм аның янындагы ике җинаятьче тормышларының соңгы сәгатьләрендә нык газапланган (Лүк 23:32, 33). Шушы җинаятьчеләр Гайсәне мәсхәрәләгән. Бу аларның Гайсәнең шәкертләре булмаганын күрсәтә (Мат. 27:44; Марк 15:32). Әмма аларның берсе үз карашын үзгәрткән һәм Гайсәдән: «Гайсә, үз Патшалыгыңа килгәч, мине исеңә төшер»,— дип үтенгән. Гайсә аңа мондый җавап кайтарган: «Хак сүз әйтәм сиңа бүген: син минем белән бергә оҗмахта булачаксың». (Лүк 23:39—43 укы.) Бу җинаятьче Гайсәнең «күкләр Патшалыгы якынлашты» дип вәгазьләгәнен, бәлки, ишеткән булгандыр да, әмма ул аның шәкерте булып китмәгән. Өстәвенә, Гайсә шул кеше Патшалыкка керәчәк дип әйтмәгән (Мат. 4:17). Гайсә киләчәктә җирдә булачак оҗмах турында әйткән. Ни өчен андый нәтиҗәгә килеп була? Әйдәгез, кайбер дәлилләрне карап чыгыйк.

Гайсә белән сөйләшкән җинаятьче һәм аның ышанулары турында нәрсә әйтеп була? (2, 3 нче абзацларны кара.)

2. Ни өчен без тәүбә иткән җинаятьче яһүд булган дип әйтә алабыз?

2 Тәүбә иткән җинаятьче, күрәсең, яһүд кешесе булган. Ни өчен шулай дип әйтеп була? Шул җинаятьче башкасына болай дигән: «Син нәрсә, әллә Аллаһыдан бер дә курыкмыйсыңмы? Син дә бит шундый ук җәзага дучар» (Лүк 23:40). Яһүдләр бер Аллаһыга гыйбадәт кылган, ә башка халык кешеләре күп илаһларга ышанган (Чыг. 20:2, 3; 1 Көр. 8:5, 6). Шул җинаятьче башка халык кешесе булса, аның соравы болайрак яңгырар иде: «Син нәрсә, әллә илаһлардан бер дә курыкмыйсыңмы?» Өстәвенә, Гайсә башка халыкларга түгел, ә «Исраил йортының югалган сарыкларына гына җибәрелгән» булган (Мат. 15:24). Шуны да әйтергә кирәк, исраиллеләр Аллаһының үлгәннәрне терелтәчәген белгән. Тәүбә иткән җинаятьче дә моны белгәндер һәм, аның сүзләреннән күренгәнчә, ул Йәһвәнең Гайсәне Аллаһы Патшалыгында идарә итәр өчен терелтәчәгенә ышанган. Бу кеше, күрәсең, Аллаһы үзен дә терелтәчәк дип өметләнгән.

3. Гайсә оҗмах турында әйткәндә, тәүбә иткән җинаятьче, күрәсең, нәрсәне күзаллаган? Аңлатыгыз. (Яратылыш 2:15)

3 Яһүд булганга, тәүбә иткән җинаятьче Адәм белән Хаува һәм Йәһвәнең аларны оҗмахка урнаштырганы турында белгәндер. Шуңа күрә бу җинаятьче Гайсә оҗмахны телгә алгач, җирдәге гүзәл бакчаны күздә тотканын аңлый алган. (Яратылыш 2:15 укы.)

4. Гайсәнең җинаятьчегә әйткән сүзләре безне нәрсә турында уйларга дәртләндерә?

4 Гайсәнең җинаятьчегә әйткән сүзләре төрле сораулар тудырырга мөмкин. Мәсәлән: оҗмах нинди булачак? Сөләйманның идарәсе оҗмахны күзалларга ничек булыша? Гайсә — бөегрәк Сөләйман — үз хакимдәшләре белән җирдә нинди үзгәрешләр ясаячак? (Мат. 12:42) «Башка сарыкларга» оҗмахта мәңге яшәр өчен нәрсә эшләргә кирәк? (Яхъя 10:16) Шушы мәкаләдә бу сорауларга җавап биреләчәк.

ОҖМАХТА ТОРМЫШ НИНДИ БУЛАЧАК?

5. Сез оҗмахтагы тормышны ничек күз алдына китерәсез?

5 Оҗмах турында уйланганда, сез нәрсәне күз алдына китерәсез? Бәлки, Гадән бакчасына охшаш паркны (Ярат. 2:7—9). Сез шулай ук Микай пәйгамбәрнең Аллаһы хезмәтчеләренең «һәрберсе үз йөзем агачы һәм үз инҗир агачы астында утырыр» дигән сүзләрен дә исегезгә төшерәсездер (Мик. 4:3, 4). Изге Язмалардан күренгәнчә, яңа дөньяда шулай ук ризык мул булачак (Зәб. 72:16; Ишаг. 65:21, 22). Сез үзегезне матур бакчада, ризык тулы өстәл алдында утыруыгызны күзаллыйсыздыр. Һавада төрле-төрле чәчәкләрнең исе аңкый, ә якында дусларыгызның һәм туганнарыгызның, шул исәптән терелтелгән якыннарыгызның, шаярып көлүләре ишетелә. Бу хыял гына түгел! Без бер дә шикләнмибез, оҗмахта андый күренешләр бик еш булыр. Анда шулай ук канәгатьлек китерүче эш тә булачак.

Безне үледән терелтелгән кешеләрне өйрәтү буенча мөһим эш көтә (6 нчы абзацны кара.)

6. Оҗмахта без нинди эш белән мәшгуль булачакбыз? (Иллюстрацияне кара.)

6 Эш безгә канәгатьлек китерә. Йәһвә безне шулай барлыкка китергән (Вәг. 2:24). Мәсихнең Меңьеллык идарә итүе вакытында эшебез аеруча күп булыр. Бөек афәтне кичереп чыккан бихисап күп кешегә һәм терелтелгән миллионлаган кешеләргә кием, ризык һәм яшәү урыны кирәк булачак. Бу ихтыяҗларны канәгатьләндерер өчен, без җиң сызганып эшләрбез. Адәм белән Хаува Гадән бакчасын эшкәртергә тиеш булган кебек, без дә җирне оҗмахка әйләндерәчәкбез. Ә Йәһвә һәм аның ихтыяры турында бернәрсә дә белмәгән миллионлаган кешене өйрәтү күпме шатлык китерәчәк! Мәсихкә кадәр яшәгән Аллаһының тугры хезмәтчеләре терелтелгәч, без алар яшәгәннән соң булган вакыйгалар турында да шатланып сөйләрбез.

7. Без нәрсәгә шикләнмибез һәм ни өчен?

7 Ни өчен без оҗмахтагы тормыш тыныч һәм яхшы оештырылган булачагына шикләнмибез? Чөнки Йәһвә үзенең Улы идарә итәчәк вакытта тормыш ниндирәк булачагын инде алдан күрсәткән булган. Әйдәгез, Сөләйман идарә иткән вакытларга күз салыйк.

СӨЛӘЙМАННЫҢ ИДАРӘСЕ — ОҖМАХНЫҢ КҮЛӘГӘСЕ

8. Зәбур 37:10, 11, 29 дагы сүзләр борынгы вакытларда ничек үтәлгән? («Укучыларның сораулары» дигән рубриканы кара.)

8 Йәһвә Давытны киләчәктә зирәк һәм тугры патша идарә иткәндә, тормышның нинди булачагын язарга дәртләндергән. (Зәбур 37:10, 11, 29 укы.) Оҗмах турында сөйләгәндә, без еш кына Зәбур 37:11 не китерәбез. Гайсә дә бу шигырьнең киләчәктә үтәләчәген күрсәтергә теләп, аны Таудагы вәгазендә китергән (Мат. 5:5). Давытның сүзләре шулай ук Сөләйман патша идарә иткән көннәрдә үтәлгән. Сөләйман Исраил белән идарә иткәндә, халык тынычлыкта һәм муллыкта гомер иткән. Алар чыннан да «сөт белән бал аккан» җирдә яшәгән. Йәһвә шулай ук болай дигән: «Әгәр кагыйдәләрем буенча яшәсәгез... Мин бу җиргә тынычлык бирермен, һәм йокларга ятканда сезне беркем куркытмас» (Лев. 20:24; 26:3, 6). Бу пәйгамбәрлекләр дә Сөләйман көннәрендә үтәлгән (1 Елъ. 22:9; 29:26—28). Явыз кешеләрнең юкка чыгуына да өмет булган (Зәб. 37:10). Әйе, Зәбур 37:10, 11, 29 дагы сүзләр борынгы вакытларда үтәлгән һәм киләчәктә дә үтәләчәк.

9. Шеба патшабикәсе Сөләйман идарәсе турында нәрсә дигән?

9 Исраиллеләрнең Сөләйманның идарәсендә тыныч һәм муллыкта яшәүләре Шеба патшабикәсенең колакларына ирешкән булган. Ул бу сүзләрнең чынлыгына инаныр өчен Иерусалимга ерак җирдән килгән (1 Пат. 10:1). Сөләйманның патшалыгын үз күзләре белән күргәч, ул болай дигән: «Миңа яртысын да сөйләмәгәннәр икән! [...] Синең халкың бәхетле! Синең алдыңда зирәк сүзләреңне һәрвакыт тыңлап торган хезмәтчеләрең бәхетле!» (1 Пат. 10:6—8). Әмма Сөләйман идарә иткәндәге шартлар Йәһвәнең, үз Улы Гайсә идарә иткән вакытта, кешелек өчен эшләячәк нәрсәләрнең күләгәсе генә булган.

10. Кайсы яктан Гайсә Сөләйманнан өстенрәк?

10 Гайсә Сөләйманнан һәр яктан өстенрәк. Сөләйман камилсез кеше булган һәм җитди хаталар ясаган. Моның аркасында Аллаһы халкы зур зыян күргән. Гайсә исә — камил патша, ул хаталар кылмый (Лүк 1:32; Евр. 4:14, 15). Шайтанның каты сынауларына карамастан, ул Аллаһыга тугры булып калган. Мәсих беркайчан да гөнаһ кылмаячагын һәм үз идарәсе астындагы кешеләргә бернинди дә зыян китермәячәген раслаган. Ул — безнең өчен иң яхшы патша!

11. Гайсәгә кемнәр ярдәм итәчәк?

11 Гайсәгә кешелекне кайгыртырга һәм Йәһвәнең җиргә карата ниятен үтәргә 144 000 хакимдәше ярдәм итәчәк (Ачыл. 14:1—3). Алар, элек әле җирдә яшәгәндә, күп сынаулар һәм авырлыклар аша үткән. Шуңа күрә алар шәфкатьле идарәчеләр булачак. Алар киләчәктә нинди эш башкарачак?

МАЙЛАНГАННАР НИНДИ ЭШ БАШКАРАЧАК?

12. Йәһвә майланганнарга нинди эш тапшырачак?

12 Сөләйман белән чагыштырганда, Гайсә һәм аның хакимдәшләре бөегрәк эшләр башкарачак. Сөләйман патша бер илдә яшәүче миллионлаган кешене кайгырткан, ә Аллаһы Патшалыгындагы идарәчеләр бөтен Җир шары буенча яшәүче миллиардлаган кеше хакында кайгыртачак. Йәһвә бу майланганнарга нинди зур хөрмәт күрсәткән!

13. Гайсәнең хакимдәшләре нинди мөһим роль үтәячәк?

13 144 000 майланган мәсихче Гайсә кебек патшалар һәм руханилар булачак (Ачыл. 5:10). Муса кануны гамәлдә булганда, халыкның рухи һәм физик хәлен башлыча руханилар кайгырткан. Канун исә «киләчәк фатихаларның... күләгәсе генә» булган. Шуңа күрә Гайсәнең хакимдәшләре аңа Аллаһы халкының физик һәм рухи ихтыяҗларын кайгыртырга булышачак дигән нәтиҗәгә килү акыллы (Евр. 10:1). Бу патшалар һәм руханилар Патшалыкның гражданнары белән ничек элемтәдә торачак? Без моны киләчәктә белербез. Йәһвә бу мәсьәләне ничек кенә хәл итмәсен, оҗмахта яшәячәк кешеләр кирәкле җитәкчелек алып торачак (Ачыл. 21:3, 4).

«БАШКА САРЫКЛАР» МӘҢГЕ ЯШӘР ӨЧЕН, НӘРСӘ ЭШЛӘРГӘ ТИЕШ?

14. «Башка сарыклар» һәм «кечкенә көтү» арасында мөнәсәбәтләр нинди?

14 Гайсә үз хакимдәшләрен «кечкенә көтү» дип атаган (Лүк 12:32). Ул шулай ук бүтән төркем — «башка сарыклар» — турында да әйткән. Бу ике төркем бер көтүне тәшкил итә (Яхъя 10:16). Алар инде хезмәттәшлек итә һәм оҗмахта да шулай ук булачак. Әлбәттә, киләчәктә «кечкенә көтү» күктә булыр. Ә «башка сарыкларга» җирдә мәңге яшәргә мөмкинлек ачылыр. Әмма «башка сарыкларга» оҗмахта яшәр өчен нәрсә эшләргә кирәк?

Без инде хәзер оҗмахтагы тормышка әзерләнә алабыз (15 нче абзацны кара.) b

15. a) «Башка сарыклар» Мәсихнең кардәшләре белән ничек хезмәттәшлек итә? ә) Без аптекага килгән кардәшнең үрнәгенә ничек иярә алабыз? (Иллюстрацияне кара.)

15 Теге тәүбә иткән җинаятьченең Мәсихкә тиешле дәрәҗәдә рәхмәтле булуын күрсәтергә мөмкинлеге булмаган. Аңардан аермалы буларак, бүген «башка сарыкларның» Гайсәгә мөнәсәбәтләрен күрсәтер өчен мөмкинлекләре күп. Мәсәлән, Гайсәгә карата яратуыбызны без аның майланган кардәшләренә булышлык итүебез белән күрсәтәбез. Гайсә нәкъ шуның нигезендә сарыкларны кәҗәләрдән аерачак (Мат. 25:31—40). Без Мәсихнең кардәшләренә вәгазьләү һәм шәкертләр булдыру эшендә ярдәм итеп булышлык күрсәтәбез (Мат. 28:18—20). Моның өчен без Изге Язмаларны өйрәнер өчен басмаларны, мәсәлән «Мәңге шатланып яшәгез!» дигән китапны, кулланабыз. Сез әле беркем белән дә Изге Язмаларны өйрәнмәсәгез, ни өчен мөмкин кадәр күбрәк кешегә өйрәнү тәкъдим итмәскә?

16. Аллаһы Патшалыгының гражданы булыр өчен, без инде бүген нәрсә эшли алабыз?

16 Үзгәрешләр ясарга кирәк булса, оҗмахны көтәсе юк. Сөйләмебездә һәм эшләребездә намуслы булыр өчен, шулай ук гадәтләребездә тыйнак булыр өчен, без инде хәзер тырышлыклар куя алабыз. Без Йәһвәгә, тормыш иптәшебезгә һәм кардәшләребезгә тугры була алабыз. Шайтан дөньясында Аллаһының нормалары буенча төгәлрәк яшәсәк, безгә оҗмахта яшәү җиңелрәк булачак. Өстәвенә, без оҗмахта кирәк булачак осталыклар һәм сәләтләр үстерә алабыз. Бу чыгарылыштагы «Сез „җирне мирас итеп“ алырга әзерме?» дигән мәкаләне карагыз.

17. Безгә үткәндәге гөнаһларыбыз аркасында боегуга бирелергә кирәкме? Аңлатыгыз.

17 Безгә шулай ук үткәндә кылган җитди гөнаһларыбыз аркасында гаеп хисенә бирелмәскә кирәк. Әлбәттә, без: «Йолым корбаны түләнгән бит, димәк, „аңлы рәвештә гөнаһ кылып йөри“ алам»,— дип фикер йөртмәбез (Евр. 10:26—31). Әмма без чын күңелдән тәүбә итсәк, Йәһвәнең ярдәмен кабул итсәк һәм тәртибебезне үзгәртсәк, ул безне ихластан кичерәчәк (Ишаг. 55:7; Рәс. 3:19). Моңа һич шикләнмик. Гайсәнең фарисейларга «мин тәкъваларны түгел, ә гөнаһ кылучыларны тәүбәгә чакырырга дип килдем» дигән сүзләрен истә тотыгыз (Мат. 9:13). Йолым корбаны безнең бар гөнаһларыбызны, һичшиксез, каплый ала.

СЕЗ ОҖМАХТА МӘҢГЕ ЯШИ АЛАСЫЗ

18. Гайсә янында үлгән җинаятьче белән сез нәрсә турында сөйләшергә теләр идегез?

18 Сез үзегезне Гайсәгә мөрәҗәгать иткән җинаятьче белән оҗмахта сөйләшкәнегезне күз алдына китерә аласызмы? Һичшиксез, сез икегез дә Гайсәнең корбаны өчен рәхмәтле булуыгызны әйтер идегез. Сез аңардан, бәлки, Гайсә тормышының соңгы сәгатьләрендә нәрсә булганын һәм Гайсә аңа җавап биргәч, ул үзен ничек хис иткәне турында сорар идегез. Ә ул сездән, бәлки, Шайтан дөньясының соңгы көннәрендә тормышның нинди булганын сорар. Ризалашырсыз, андый кешеләр белән Аллаһы Сүзен өйрәнү безнең өчен зур хөрмәт булыр (Эфес. 4:22—24).

Мәсихнең Меңьеллык идарә итүе вакытында абый-кардәш рәссам буларак остара. Ул моның турында күптән хыялланган булган (19 нчы абзацны кара.)

19. Ни өчен оҗмахтагы тормыш туйдырмас? (Тышлыктагы рәсемне кара.)

19 Оҗмахтагы тормыш беркайчан да туйдырмас. Тормышыбыз кызыклы очрашуларга һәм яңа танышуларга бай булыр. Шулай ук без мәгънәле эш башкарырбыз. Ә иң мөһиме, без көннән-көн күктәге Атабыз турында белемнәребезне арттыра алырбыз һәм ул биргән нәрсәләрнең рәхәтен күрербез. Без Йәһвә һәм ул булдырган нәрсәләр турында мәңге белем алырбыз. Озаграк яшәгән саен, безнең Аллаһыга карата яратуыбыз көчәя барыр. Без Йәһвәгә һәм Гайсәгә, үзебезгә оҗмахта мәңге яшәргә вәгъдә иткәннәре өчен, бик рәхмәтле!

22 ҖЫР Патшалык идарә итә!

a Сез оҗмах турында еш уйланасызмы? Ризалашырсыз, бу бик тә дәртләндерә. Йәһвәнең безнең өчен киләчәктә нәрсә эшләячәге турында күбрәк уйлансак, башкаларга яңа дөнья турында ашкыныбрак сөйләрбез. Бу мәкалә Гайсә вәгъдә иткән оҗмахка ышанычыбызны ныгытыр.

b ИЛЛЮСТРАЦИЯГӘ АҢЛАТМА: Киләчәктә терелеп торганнарны өйрәтергә өметләнгән кардәш инде бүген өйрәтү осталыгын яхшырта.