50 ӨЙРӘНҮ МӘКАЛӘСЕ
Иман да, эшләр дә тәкъвалыкка илтә
«Ибраһим Йәһвәгә иман итте һәм моның өчен тәкъва дип танылды» (РИМ. 4:3).
119 ҖЫР Нык иман саклыйк
БУ МӘКАЛӘДӘ a
1. Ибраһимның иманы турында уйланганда, безнең нинди сорау туарга мөмкин?
БҮГЕНГЕ көндә күп кенә кешеләр Ибраһим турында ишеткән булса да, аның турында бик әз белә. Әмма сезнең турында алай дип әйтеп булмый. Мәсәлән, сезгә Ибраһимның иман итүчеләрнең атасы дип аталганы мәгълүм (Рим. 4:11). Ләкин сезнең: «Мин дә Ибраһим кебек нык иманлы кеше була аламмы?» — дигән сорау туадыр. Әйе, һичшиксез була аласыз.
2. Ни өчен Ибраһимның үрнәген карап чыгу мөһим? (Ягъкуб 2:22, 23)
2 Ибраһим кебек нык иманга ия булыр өчен, безгә аның мисалын карап чыгарга кирәк. Аллаһының кушуы буенча, Ибраһим ерак җиргә күченгән, дистәләгән ел чатырларда яшәгән һәм үз улы Исхакны корбан итеп китерергә әзер булган. Бар бу эшләреннән аның нык иманга ия булганы күренә. Иманы белән эшләре нигезендә Йәһвә аны хуп күргән һәм үз дусты дип санаган. (Ягъкуб 2:22, 23 укы.) Йәһвә безнең дә андый фатихаларга ия булуыбызны тели. Шул сәбәпле Йәһвә Паул белән Ягъкубны Ибраһим турында язарга дәртләндергән. Әйдәгез, хәзер Римлыларга хатның 4 нче бүлегендә һәм Ягъкуб хатының 2 нче бүлегендә аның турында нәрсә әйтелгәнен карап китик. Бу безгә Ибраһим белән яхшырак танышырга булышыр.
3. Паул белән Ягъкуб нинди шигырьне өземтә итеп китергән?
3 Паул да, Ягъкуб та Яратылыш 15:6 ны өземтә итеп китергән. Анда: «Ибрам Йәһвәгә иман итте, һәм Ул аны тәкъва дип таныды»,— дип әйтелгән. Тәкъвалык бу Аллаһы хуплавын алуны һәм аның күзендә гаепсез булуны аңлата. Гаҗәеп, Аллаһы камилсез, гөнаһлы кешене гаепсез дип саный. Мөгаен, без дә Йәһвәнең үзебезгә шулай каравын телибездер һәм бу кулыбыздан килә. Моның ничек мөмкин булганын белер өчен, безгә Йәһвәнең ни өчен Ибраһимны тәкъва дип санаганын аңларга кирәк.
ТӘКЪВА БУЛЫР ӨЧЕН ИМАН КИРӘК
4. Кешеләргә тәкъва булырга нәрсә комачаулый?
4 Паул Римлыларга язган хатында бар кешеләр дә гөнаһлы дип әйткән (Рим. 3:23). Алай булгач, ничек инде кешеләр, тәкъва, гаепсез булып танылып, Аллаһының хуплавын ала ала ди? Бу сорауга җавапны табар өчен, безгә Паулның Ибраһим турында нәрсә әйткәнен карап китәргә кирәк.
5. Ни өчен Йәһвә Ибраһимны тәкъва дип санаган? (Римлыларга 4:2—4)
5 Ибраһим Кәнган җирендә яшәгәндә, Йәһвә аны тәкъва кеше дип атаган. Ни өчен? Бәлки, ул Муса канунын камил рәвештә үтәгән булгандыр? Әлбәттә, юк (Рим. 4:13). Муса кануны бит Исраил халкына 400 елдан артык вакыт үткәннән соң гына бирелгән булган. Алайса, нәрсә нигезендә Аллаһы Ибраһимны тәкъва дип санаган? Юмарт игелеге буенча, Йәһвә Ибраһимны иманы нигезендә тәкъва дип тапкан. (Римлыларга 4:2—4 укы.)
6. Нәрсә нигезендә Йәһвә гөнаһлы кешене тәкъва дип саный?
6 Паул язганча, Аллаһыга иман иткән кеше «үз иманы аркасында тәкъва дип санала» (Рим. 4:5). Паул болай дип өсти: «Кылган эшләренә карамыйча Аллаһы тарафыннан тәкъва дип танылган кешене Давыт та бәхетле дип атый: „Явыз эшләре кичерелгән һәм гөнаһлары гафу ителгән кешеләр бәхетле. Гөнаһлары Йәһвә тарафыннан исәпкә алынмаган кеше бәхетле“» (Рим. 4:6—8; Зәб. 32:1, 2). Аллаһы үзенә иман иткән кешеләрне кичерә һәм аларның гөнаһларын каплый. Ә инде кичерсә, Йәһвә үткәндә кылган гөнаһларны искә алмый. Йәһвә кешеләрне иманнары нигезендә гаепсез һәм тәкъва дип саный.
7. Нинди мәгънәдә Аллаһының тугры хезмәтчеләре тәкъва булган?
7 Ибраһим, Давыт һәм Аллаһының башка тугры хезмәтчеләре тәкъва дип игълан ителсә дә, барыбер камилсез булып калган. Алар, имансыз кешеләрдән аермалы буларак, иманнары нигезендә саф дип танылган (Эфес. 2:12). Паул үз хатында Йәһвә белән якын мөнәсәбәтләре нигезендә иман ятканын күрсәткән. Бу Ибраһим белән Давыт мисалларыннан да ачык күренә.
ИМАН БЕЛӘН ЭШЛӘР ҮЗАРА НИЧЕК БӘЙЛЕ?
8, 9. Кайберәүләр Паул белән Ягъкубның сүзләрен ничек аңлый һәм ни өчен?
8 Гасырлар дәвамында дин әһелләре иман я эшләр мөһимрәкме дип бәхәсләшә. Кайбер руханилар котылыр өчен Хуҗабыз Гайсә Мәсихкә ышану да җитә дип әйтә. Алар: «Гайсәне кабул ит һәм котылырсың»,— дип өйрәтә. Кайвакыт руханилар Паулның «кылган эшләренә карамыйча Аллаһы тарафыннан тәкъва дип танылган» дигән сүзләрен куллана (Рим. 4:6). Башкалары исә изге урыннарга барсаң һәм чиркәү йолаларын үтәсәң генә котыла алырсың дип өйрәтә. Алар Ягъкуб 2:24 тәге «кеше үз иманына гына карап түгел, ә эшләренә карап тәкъва дип игълан ителә» дигән сүзләрне дәлил итеп куллана.
9 Моның аркасында кайбер дини китапларны язучылар Паул белән Ягъкуб, иман һәм эшләр турында әйткәндә, бер карашка килә алмаган дип уйлый башлаган. Руханиларның сүзләре буенча, Паул тәкъва булыр өчен эшләр түгел, ә иман кирәк дип әйткән. Ә Ягъкуб, Аллаһы хуплавын алыр өчен, эшләр мөһим дип өйрәткән. Бер дин белгече болай дигән: «Ягъкуб ни өчен Паулның кеше тәкъва дип саналсын өчен эшләре түгел, ә иманы мөһим дип уйлаганын аңламаган». Әмма Йәһвә аларның икесен дә иман һәм эшләр турында язарга дәртләндергән (2 Тим. 3:16). Димәк, аларның сүзләре бер берсенә каршы килергә тиеш түгел. Әйдәгез, Паул белән Ягъкуб язган сүзләрнең контекстына игътибар итик.
10. Паул башлыча нинди «эшләр» турында язган? (Римлыларга 3:21, 28) (Шулай ук иллюстрацияне кара.)
10 Паул Римлыларга хатының 3, 4 нче бүлекләрендә нинди эшләрне күздә тоткан? Ул башлыча Синай тавында бирелгән «канун эшләренә» игътибар иткән. (Римлыларга 3:20, 21, 28 укы.) Күрәсең, Паул көннәрендә кайбер Яһүд мәсихчеләре һаман да Муса канунын тотып яшәгән. Шул мәсихчеләргә булышыр өчен, Паул Ибраһим мисалын китергән. Ул, бу мисалны кулланып, Аллаһы кешене тәкъва дип санасын өчен «канун эшләре» түгел, ә иман мөһим икәнен күрсәткән. Нинди дәртләндергеч фикер! Без Аллаһыга һәм Мәсихкә иман итсәк, Йәһвәнең хуплавын ала алачагыбызга өметләнә алабыз.
11. Ягъкуб нинди «эшләр» турында язган?
11 Шул ук вакыт Ягъкуб хатының 2 нче бүлегендәге эшләр Паул искә алган «канун эшләре» түгел. Ягъкуб мәсихче, тормышы дәвамында башкарган төрле эшләр турында әйткән. Ә андый эшләр мәсихченең Аллаһыга иманы бармы, юкмы икәнен күрсәтә. Әйдәгез, Ягъкуб китергән ике мисалга игътибар итик.
12. Ягъкуб иман белән эшләрнең үзара бәйләнешен ничек аңлаткан? (Шулай ук иллюстрацияне кара.)
12 Беренче мисалында Ягъкуб мәсихчеләр башка кешеләрне аермаска тиеш дип әйтергә теләгән. Ул бай кешегә зур хөрмәт, ә ярлы кешегә хөрмәт күрсәтмәгән бер кешене мисал итеп китергән. Ягъкуб бу кешенең иманы бар дип әйтсә дә, эшләре белән аны күрсәтмәгәненә ишарә ясаган (Ягък. 2:1—5, 9). Икенче мисалында ул «киемгә яки көндәлек ризыкка мохтаҗ» кардәшләренә ярдәм итмәгән бер кеше турында язган. Шул кеше иманы бар дип әйтсә дә, эшләре белән моны күрсәтмәгән. Асылда, аның иманы файдасыз булган. Ягъкуб: «Иман да, эшләр белән күрсәтелмәсә, үле»,— дип әйткән (Ягък. 2:14—17).
13. Иманның да эшләрнең дә мөһим икәнен күрсәтер өчен, Ягъкуб кемне үрнәк итеп китерә? (Ягъкуб 2:25, 26)
13 Аннары Ягъкуб иманын эшләре белән күрсәткән Рәхәб мисалын китергән. (Ягъкуб 2:25, 26 укы.) Рәхәб Йәһвәнең исраиллеләрне яклаганы турында ишеткән булган (Йош. 2:9—11). Ул Аллаһыга иман иткәнен ике исраилле шымчыны яшереп күрсәткән. Нәтиҗәдә, бу камилсез исраилле булмаган хатын, Ибраһим кебек, тәкъва дип саналган. Бу мисалдан күренгәнчә, иман эшләр белән күрсәтелергә тиеш.
14. Ни өчен Паул белән Ягъкубның сүзләре бер-берсенә каршы килми дип әйтеп була?
14 Паул һәм Ягъкуб иман белән эшләр темасын төрле яклардан ачыклаган. Паул яһүд мәсихчеләренә, Аллаһы хуплавын алыр өчен, Муса канунын тоту гына җитәрлек түгел дип әйткән. Ә Ягъкуб бар мәсихчеләр дә үз иманнарын эшләр белән расларга тиеш дип язган.
15. Иманны эшләр белән ничек күрсәтеп була? (Шулай ук иллюстрацияләрне кара.)
15 Йәһвәнең хуплавын алган Ибраһим туган илен калдырган, чатырларда яшәгән һәм үз улын корбанга китерергә әзер булган. Әмма Йәһвә без дә нәкъ шуны ук эшләрбез дип көтми. Без иманыбызны башка эшләр белән күрсәтә алабыз. Мәсәлән, җыелышка беренче тапкыр килгән кешеләрне һәм кардәшләребезне җылы сәламли алабыз, мохтаҗ кардәшләргә булыша алабыз һәм гаиләбез турында кайгырта алабыз. Бар бу эшләрне Йәһвә хуп күрә һәм фатихалаячак (Рим. 15:7; 1 Тим. 5:4, 8; 1 Яхъя 3:18). Шулай ук вәгазь эшендә ашкынып катнашып без үз иманыбызны күрсәтәбез (1 Тим. 4:16). Без барыбыз да Йәһвә вәгъдәләренең үтәләчәгенә ышанганыбызны һәм аның җитәкчелеге һәрчак яхшыга барганына иманыбызны эшләребез белән күрсәтә алабыз. Шулай эшләсәк, Йәһвә безне үз дуслары һәм тәкъва дип санар.
ӨМЕТ ИМАНЫБЫЗНЫ НЫГЫТА
16. Ибраһим нәрсәгә иман иткән һәм нәрсәгә өметләнгән?
16 Әйдәгез, Римлыларга хатның 4 нче бүлегеннән Ибраһим турында тагын бер мөһим якны белик. Бу бүлектә ул нык өметле кеше булган дип әйтелә. Йәһвә Ибраһимга ул аны «күп халыкларның атасы итәчәк» һәм аның аша «күп халыклар» фатихаланачак дип вәгъдә иткән (Ярат. 12:3; 15:5; 17:4; Рим. 4:17). Әмма Ибраһимга хәтта 100 яшь, ә Сарага 90 яшь булганда, аларның әле вәгъдә ителгән уллары булмаган. Кеше күзлегеннән бу мөмкин дә булмаган. Һәм бу Ибраһим өчен чын иман сынавы булган. «Өмет ярдәмендә Ибраһимның иманы булган. ...Ул күп халыкларның атасы булып киткән» (Рим. 4:18, 19). Бу өмет тормышка ашкан. Ибраһимның зарыгып көткән угылы туган (Рим. 4:20—22).
17. Йәһвәнең безне тәкъва һәм үз дуслары дип санаганы, безгә кайдан билгеле?
17 Ибраһим үрнәгеннән күренгәнчә, без Аллаһының хуплавын алып, Аның дуслары булып китә алабыз. Паул моның турында болай дигән: «Ләкин „танылган“ дигән сүз [Ибраһим] өчен генә түгел, ә безнең өчен дә, танылачак кешеләр өчен язылган, чөнки без Хуҗабыз Гайсәне үледән Терелтүчегә ышанабыз» (Рим. 4:23, 24). Без дә, Ибраһим кебек, иман үстерергә, аны эшләр белән күрсәтергә һәм өмет үстерергә тиеш. Паул Римлыларга хатының 5 нче бүлегендә өмет темасын дәвам итә. Бу инде киләсе мәкаләдә каралачак.
28 ҖЫР Кем Йәһвәнең дусты була ала?
a Без Йәһвәнең хуплавын алырга һәм аның үзебезне тәкъва дип санавын телибез. Әйдәгез, Паул белән Ягъкубның хатлары ярдәмендә моның ничек мөмкин булганын һәм ни өчен иман белән эшләр мөһим икәнен карап китик.
b ИЛЛЮСТРАЦИЯГӘ АҢЛАТМА : Паул яһүд мәсихчеләрен үз игътибарларын «канун эшләренә» түгел, ә иманга тупларга дәртләндергән. Андый эшләргә, мәсәлән, зәңгәр баулы кием киеп йөрү, Пасах бәйрәмен үткәрү һәм йола буенча кул юу кергән.
c ИЛЛЮСТРАЦИЯГӘ АҢЛАТМА: Ягъкуб иманны игелекле эшләр белән, мәсәлән ярлыларга ярдәм итеп, күрсәтергә дәртләндергән.