Исерткеч эчемлекләргә карашыгыз Аллаһыныкы кебек булсын
СЕЗ Йәһвәнең төрле бүләкләрен, һичшиксез, кадерлисез. Ул безгә бу бүләкләрне куллануда ирек биргән. Изге Язмаларда шәраб — Аллаһының бүләге дип әйтелә. Хәтта болай диелә: «Икмәк шатландыра, шәраб тормышны күңелле итә» (Вәг. 10:19; Зәб. 104:15). Әмма сезнең кайберәүләрнең исерткеч эчемлекләр аркасында авырлыклары туганын күргәнегез бардыр. Өстәвенә, дөнья буенча төрле культураларда исерткеч эчемлекләргә төрле карашлар бар. Мәсихчеләргә бу өлкәдә ничек акыллы карарлар кабул итәргә?
Кайда гына яшәсәк тә, культурабыз нинди генә булмасын, алкоголь турында әйткәндә, Аллаһы карашы безнең фикер йөртүебезгә һәм карарларыбызга тәэсир итсә, бу безгә файда китерәчәк һәм без бәхетле тормыш алып барырбыз.
Бүгенге көннәрдә күпләрнең еш һәм артык күп эчкәне беркемне дә гаҗәпләндерми. Кайберәүләр вакытны күңелле үткәрер өчен эчә, башкалары шулай итеп авырлыкларыннан качарга тырыша. Кайбер җирләрдә эчү җитлеккән һәм көчле булуның билгесе булып тора.
Мәсихчеләрнең исә кайгыртучы Барлыкка Китерүчеләренең акыллы җитәкчелеге бар. Мәсәлән, ул безне эчкечелекнең ачы нәтиҗәләреннән кисәтә. Гыйбрәтле сүзләр 23:29—35 тә артык эчкән кеше сурәтләнә һәм эчкечелек китергән кайбер авырлыклар искә алына a. Европада яшәүче Дэ́ниел исемле өлкән хакыйкатькә кадәр булган тормышын исенә төшерә. Ул болай ди: «Күп эчкәнгә, мин начар карарлар кабул иттем һәм коточкыч эшләр кылдым. Моны исемә төшергәндә, әле дә күңелем кырыла».
Мәсихчеләргә ихтыяр иреген кулланганда, ничек артык эчү тозагына эләкмәскә? Моның өчен безгә, карарлар кабул иткәндә, Аллаһы Сүзендәге киңәшләрне исәпкә алырга кирәк.
Әйдәгез, Изге Язмаларда исерткеч эчемлекләр турында нәрсә әйтелгәнен һәм кайберәүләрнең ни өчен эчкәнен карап чыгыйк.
ИЗГЕ ЯЗМАЛАРНЫҢ КАРАШЫ
Аллаһы Сүзендә чама белеп эчү тыелмый. Изге Язмаларда шәраб вакытны күңелле үткәрергә булыша дип әйтелә. Анда: «Куанып икмәк аша, шатлыклы йөрәк белән шәраб эч»,— дип язылган (Вәг. 9:7). Гайсә кайвакыт шәраб эчкән, Йәһвәнең башка тугры хезмәтчеләре дә шулай эшләгән (Мат. 26:27—29; Лүк 7:34; 1 Тим. 5:23).
Аллаһы Сүзендә чамалап эчү тыелмаса да, эчкечелек хөкем ителә. Анда болай диелә: «Исергәнче шәраб эчмәгез» (Эфес. 5:18). Һәм хәтта: «Эчкечеләр... Аллаһы Патшалыгын мирас итеп алмаячак»,— дип әйтелә (1 Көр. 6:10). Әйе, Йәһвә күп эчүне һәм эчкечелекне катгый рәвештә хөкем итә. Культурабызга иярер урынына, безгә Аллаһы хуп күргән карарлар кабул итәргә кирәк.
Кайберәүләр исермичә күп эчә ала, әмма бу куркыныч булырга мөмкин. Изге Язмаларда «шәраб колы» булу кешене юлдан Тит. 2:3; Гыйб. сүз. 20:1). Гайсә хәтта «артык эчү» кешегә Аллаһының яңа дөньясына керергә комачауларга мөмкин дип кисәткән (Лүк 21:34—36). Ничек соң мәсихчеләргә исерткеч эчемлекләр белән бәйле тозакларга эләкмәскә?
яздыра һәм Аллаһы белән мөнәсәбәтләрен боза ала дип әйтелә (МОТИВЛАРЫГЫЗНЫ ҺӘМ ГАДӘТЛӘРЕГЕЗНЕ КАРАП ЧЫГЫГЫЗ
Исерткеч эчемлекләр белән бәйле карарлар кабул иткәндә, культурабызга иярү куркыныч. Мәсихчеләр, ризык һәм алкоголь белән бәйле мәсьәләләрдә акыллы эш итеп, Йәһвәне сөендерергә тырыша. Изге Язмаларда: «Ашыйсызмы, эчәсезме яки башка берәр нәрсә эшлисезме — һәммәсен дә Аллаһы даны өчен эшләгез»,— дип әйтелә (1 Көр. 10:31). Әйдәгез, моның белән бәйле кайбер сорауларны һәм Изге Язмалардагы принципларны карап чыгыйк.
Мин башкаларга ярар өчен эчмимме? Чыгыш 23:2 дә: «Күпчелеккә иярмә»,— дип әйтелгән. Йәһвә монда исраиллеләрне үзен санга сукмаган кешеләргә иярүдән кисәткән. Йәһвә безне дә бүген шул ук рәвешчә якларга тырыша. Исерткеч эчемлекләр белән бәйле сорауларда башкаларга үзебезгә тәэсир итәргә юл куйсак, без әкренләп Йәһвәнең нормаларын боза башларбыз һәм аңардан читләшербез (Рим. 12:2).
Мин үземнең көчле булуымны күрсәтер өчен эчмимме? Кайбер культураларда еш һәм күп эчү — гадәти нәрсә (1 Пет. 4:3). Әмма 1 Көринтлеләргә 16:13 тә болай диелгән: «Уяу булыгыз, иманда нык торыгыз, батыр булыгыз, ныгыгыз». Исерткеч эчемлекләр чынлыкта кешегә батыр булырга булышамы? Әлбәттә, юк. Күп эчкән кеше аек фикер йөртә һәм акыллы карарлар кабул итә алмый. Нәтиҗәдә, ул үзенең көчле түгел, ә көчсез булуын күрсәтә. Ишагыя 28:7 дә алкоголь аркасында юлдан язган кешенең чайкалып йөрүе һәм фикерләре чуалуы турында әйтелә.
Чын көч Йәһвәдән килә. Аңа ия булыр өчен, уяу булырга һәм иманда нык торырга кирәк (Зәб. 18:32). Без моны сак булып һәм Йәһвә белән мөнәсәбәтләребезгә зыян китерүче карарлардан качып эшли алабыз. Гайсә җирдә яшәгәндә, көчле булуын күрсәткән һәм кешеләр аны дөрес булганны эшләргә курыкмаганы өчен хөрмәт иткән.
Мин авырлыклардан качар өчен эчмимме? Мәдхия җырлаучы болай дигән: «Борчулар мине биләп алганда, син [Йәһвә] миңа юаныч һәм тынычлык бирдең» (Зәб. 94:19). Авырлыклар ябырылса, ярдәмне исерткеч эчемлекләрдән түгел, ә Йәһвәдән эзләгез. Моның өчен, Йәһвәгә ешрак дога кылыгыз. Шулай ук җитлеккән мәсихчеләрдән киңәш сорагыз. Авырлыклар аркасында эчү чынлыкта кешенең дөрес булганны эшләргә тәвәккәллеген киметә (Һош. 4:11). Элегрәк искә алынган Дэниел болай ди: «Мин борчылдым һәм мине гаеп хисе кимерде. Хәлемне җиңеләйтер өчен, мин эчтем, әмма авырлыклар артканнан арта барды. Минем башкалар белән мөнәсәбәтләрем бозылды һәм мин үз-үземне хөрмәт итми башладым». Дэниелга нәрсә ярдәм иткән? «Мин янымда исерткеч эчемлекләр түгел, ә Йәһвә булырга тиеш икәнен аңладым. Ахыр чиктә, мин үз авырлыкларымны җиңә алдым»,— дип әйтә ул. Хәтта хәлебез өметсез булып күренсә дә, Йәһвә һәрчак безгә ярдәм кулы сузарга әзер (Флп. 4:6, 7; 1 Пет. 5:7).
Вакыт-вакыт исерткеч эчемлекләр эчсәгез, үзегезне мондый сораулар ярдәмендә тикшереп чыгыгыз: «Гаиләмнән берәрсе я дустым эчүем турында борчылуын белдерәме?» Белдерсә, бу сезнең тайгак юлга басканыгызны күрсәтергә мөмкин һәм сезгә тукталырга кирәк. «Мин күбрәк эчә башламадыммы?» Алай булса, сез, мөгаен, алкогольга ияләшә башлагансыздыр. «Миңа берничә көн я озаграк вакыт исерткеч эчемлекләрсез тору авыр түгелме?» Авыр булса, күрәсең, сезнең эчү гадәте я ияләшү барлыкка килгән. Шуңа күрә сезгә, күрәсең, медик ярдәм кирәктер.
Исерткеч эчемлекләр китерә алган авырлыкларны исәпкә алып, кайбер мәсихчеләр
бөтенләй эчмәскә булган. Башкалары исә аларга алкогольнең тәме ошамаганга эчми. Берәр танышыгыз эчмәскә булса, аның карарын хөрмәт итегез, аңа карата игелекле булыгыз һәм аны тәнкыйтьләмәгез.Кайбер мәсихчеләр үзләренә чикләр куя, мәсәлән, күпме һәм никадәр еш эчәргә. Әйтик, атнага бер я ашаган чакта чамасын белеп эчә. Башкалар алкогольнең төрләре белән бәйле чикләр куя. Алар шәраб белән сыра эчә, ә куәтле эчемлекләрне эчми. Кеше анык чикләр куйса, аңа чамалап эчү җиңелрәк булачак. Җитлеккән мәсихче кабул иткән карары буенча эш итсә, аңа башкалар нәрсә уйлар дип борчыласы юк.
Башкаларның хисләрен дә исәпкә алу мөһим. Римлыларга 14:21 дә: «Ит ашамау, шәраб эчмәү һәм кардәшеңнең иманын зәгыйфьләндерүче һичнәрсә эшләмәү — иң яхшы нәрсә»,— дип әйтелә. Сез бу киңәшне ничек куллана аласыз? Башкаларга ярату күрсәтеп. Исерткеч эчемлек эчүегез башкаларны рәнҗетәчәген аңлап алсагыз, ярату сезне шул очракта эчмәскә дәртләндерер. Шулай итеп, сез башкаларның хисләрен хөрмәт иткәнегезне һәм үзегезгә түгел, ә башкаларга файда эзләгәнегезне күрсәтерсез (1 Көр. 10:24).
Өстәвенә, мәсихчеләрнең карарларына хөкүмәт урнаштырган кануннар тәэсир итә. Бу кануннар ничә яшьтән эчеп булганын билгеләргә һәм эчкән килеш машина белән идарә итүне я техникада эшләүне тыярга мөмкин (Рим. 13:1—5).
Йәһвә безгә күп төрле бүләкләрен куллануда ирек биргән. Мәсәлән, без нәрсә ашарга, нәрсә эчәргә икәнен хәл итә алабыз. Әйдәгез, сайлау иреген күктәге Атабызны данларлык итеп кулланыйк.
a Сәламәтлек саклау буенча бер оешма хәтта бер тапкыр артык эчеп кую аркасында була алган кайбер нәтиҗәләрне санап киткән. Алар арасында кеше үтерү, үз-үзеңә кул салу, көчләү, өйдә көч куллану, җенси юл белән күчә торган чирне йоктыру, балага узу һәм бала төшү бар.