Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Тормыштан алынган очрак

Тормыштан алынган очрак

Бар кешеләргә карата шәфкатьле булыгыз

Бер көнне Яңа Зеландиядә яшәүче апа-кардәшебез «Бер-берегез турында кайгыртыгыз» дигән видео-нотыкны караган. Шул нотыкта Йәһвәнең шәфкатьлелекне сизеп кенә калмаганы, ә шулай ук аны күрсәткәне турында аңлатылган булган (Ишаг. 63:7—9). Апа-кардәшебез бу нотыктагы киңәшләрне кулланырга булган. Шул ук көнне кибеткә барганда, ул хәер сорашып йөргән бер хатынны очраткан һәм аңа ризык сатып алырга тәкъдим иткән. Теге хатын ризалашкан. Ризык белән кире кайткач, апа-кардәшебез «Газаплар кайчан да булса бетәрме?» дигән буклетны кулланып, шул хатынга вәгазьләгән.

Теге хатын елый башлаган. Ул Йәһвә Шаһитләре гаиләсендә үскәне һәм күп еллар элек хакыйкатьне калдырганы турында әйткән. Әмма күптән түгел ул Йәһвәдән үзенә кайтырга булышсын дип сораган. Апа-кардәшебез аңа Изге Язмаларны биргән һәм алар өйрәнергә сөйләшкән a.

Йәһвәдән үрнәк алып, без кешеләргә, шул исәптән туганнарыбызга һәм кардәшләребезгә шәфкатьлелек күрсәтәбез. Шәфкатьлелек безне шулай ук кешеләргә вәгазьләр өчен мөмкинлекләр эзләргә дәртләндерә.

a Актив булмаган кардәшләргә ничек ярдәм итеп булганын белер өчен 2020 елгы «Күзәтү манарасы» июнь чыгарылышында «Миңа кире кайтыгыз» дигән мәкаләне карагыз.