Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

53 ӨЙРӘНҮ МӘКАЛӘСЕ

Яшь абый-кардәшләр, җитлеккәнлеккә омтылыгыз

Яшь абый-кардәшләр, җитлеккәнлеккә омтылыгыз

«Кардәшләр, сабыйларча фикер йөртмәгез... Фикер йөртүегез җитлеккән кешенекедәй булсын» (1 КӨР. 14:20).

135 ҖЫР «Улым, зирәк бул»

БУ МӘКАЛӘДӘ a

1. Мәсихче ир-атка уңышлы булыр өчен, нәрсә эшләргә кирәк?

 РӘСҮЛ Паул Көринттәге мәсихчеләргә болай дип язган: «Кардәшләр, сабыйларча фикер йөртмәгез... Фикер йөртүегез җитлеккән кешенекедәй булсын» (1 Көр. 14:20). Бар мәсихче ир-атларга бу киңәшне тоту мөһим. Уңышлы булыр өчен, аларга Аллаһының кануннарына буйсынырга һәм Изге Язмалардагы принципларны тормышларының бар өлкәләрендә куллана белергә кирәк (Лүк 2:52). Ни өчен яшь абый-кардәшләр җитлеккәнлеккә омтылырга тиеш?

2, 3. Ни өчен яшь абый-кардәшкә җитлеккәнлеккә омтылу мөһим?

2 Мәсихче ир-атлар гаиләдә һәм җыелышта мөһим роль уйный. Яшь абый-кардәш, син, һичшиксез, киләчәктәге вазифаларың турында уйланасыңдыр. Бәлки, син пионер, хезмәттәш ярдәмче, ә аннары өлкән булырга телисеңдер. Синең гаилә кору һәм әти булу турында уйларың бардыр (Эфес. 6:4; 1 Тим. 3:1). Бу максатларга ирешеп, уңышлы булыр өчен, сиңа җитлеккән мәсихче булырга омтылырга кирәк b.

3 Сиңа җитлеккән мәсихче булырга нәрсә булышыр? Моның өчен сиңа кайбер мөһим күнекмәләргә өйрәнергә кирәк. Киләчәктәге вазифаларны үтәргә әзерләнер өчен һәм бу яктан уңышлы булыр өчен, син инде хәзер нәрсә эшли аласың?

МӘСИХЧЕ ҖИТЛЕККӘНЛЕККӘ НИЧЕК ИРЕШЕРГӘ?

Мәсихнең искиткеч сыйфатларыннан үрнәк алсаң, син җитлеккән мәсихче булып китә алырсың (4 нче абзацны кара.)

4. Син үрнәк алырлык мисаллар кайдан таба аласың? (Шулай ук иллюстрацияне кара.)

4 Үрнәк алырлык мисаллар тап. Изге Язмаларда егетләр үрнәк ала алган күп ир-атлар телгә алына. Алар Аллаһыны яраткан һәм, аның халкы турында кайгыртыр өчен, төрле вазифалар үтәгән. Синең туганнарың арасында да, җыелышыңда да җитлеккән абый-кардәшләр юк түгелдер (Евр. 13:7). Шулай ук синең Гайсә Мәсихнең камил үрнәге бар (1 Пет. 2:21). Аларның мисалларын өйрәнгәндә, күркәм сыйфатларына игътибар ит (Евр. 12:1, 2). Аннары алардан үрнәк алырга тырыш.

5. Фикер йөртү сәләтен ничек үстерергә һәм ни өчен бу мөһим? (Зәбур 119:9)

5 Фикер йөртү сәләтен үстер (Гыйб. сүз. 3:21). Фикер йөртү сәләтен үстергән кеше, эш итәр алдыннан, төрле мөмкинлекләрне карап чыга. Бу сәләткә ия булыр өчен, тырышлыклар куй. Ни өчен бу мөһим? Бу дөньяда күп егетләр үз белдегенә я хис-тойгыларына таянып эш итә (Гыйб. сүз. 7:7; 29:11). Шулай ук массакүләм мәгълүмат чаралары сиңа көчле йогынты ясарга мөмкин. Шуңа күрә фикер йөртү сәләтен ничек үстерергә? Изге Язмалардагы принципларны өйрән һәм аларның файдасы турында уйлан. Аннары шул принциплар нигезендә Йәһвәне сөендергән карарлар кабул ит. (Зәбур 119:9 укы.) Бу мөһим сәләтне үстерсәң, мәсихче җитлеккәнлеккә зур адым ясаган булырсың (Гыйб. сүз. 2:11, 12; Евр. 5:14). Әйдә, хәзер бу сәләт сиңа киләсе ике өлкәдә ничек булыша алганын карап чыгыйк: 1) апа-кардәшләргә мөнәсәбәт һәм 2) тышкы кыяфәткә бәйле карарлар кабул итү.

6. Фикер йөртү сәләте яшь абый-кардәшкә апа-кардәшләрне хөрмәт итәргә ничек булышыр?

6 Йәһвә кебек фикер йөртергә тырышкан абый-кардәш апа-кардәшләрне хөрмәт итә. Яшь абый-кардәшнең берәр апа-кардәш белән якынрак танышырга теләве табигый нәрсә. Әмма җитди ниятләре булмый торып, ул апа-кардәшкә аның хисләрен уятырлык бер ни дә әйтмәс, язмас һәм эшләмәс (1 Тим. 5:1, 2). Йөрешсә, ул апа-кардәш белән икәүдән-икәү калмас. Шулай итеп, аның абруена тап төшермәс (1 Көр. 6:18).

7. Фикер йөртү сәләте яшь абый-кардәшкә тышкы кыяфәт белән бәйле сорауларда ничек булышыр?

7 Яшь абый-кардәшләрнең төпле фикер йөртүләре тышкы кыяфәтләреннән дә күренә. Мода чыгаручылар еш кына Йәһвәне санга сукмый һәм әхлаксыз тормыш алып бара. Бозык фикер йөртүләре тәнгә сыланып торучы я ир-атны хатын кыз итеп күрсәтүче кием стильләреннән күренә. Кием сайлаганда, җитлеккәнлеккә омтылучы яшь абый-кардәш Изге Язмалардагы принциплар буенча эш итәчәк һәм җыелыштагы җитлеккән кардәшләрнең үрнәкләренә иярәчәк. Ул үзенә мондый сораулар бирә ала: «Кием сайлавым төпле булуымны һәм башкаларны хөрмәт итүемне күрсәтәме? Киенү рәвешемнән минем Аллаһы хезмәтчесе булуым күренәме?» (1 Көр. 10:31—33; Тит. 2:6) Төпле фикер йөрткән яшь абый-кардәшләр башка кардәшләрнең генә түгел, ә шулай ук күктәге Аталарының да хөрмәтен яулап ала.

8. Яшь абый-кардәш ышанычлы булырга ничек өйрәнә ала?

8 Ышанычлы бул. Ышанычлы яшь абый-кардәш бар йөкләмәләрен җентекләп үти (Лүк 16:10). Гайсәнең камил үрнәгенә игътибар итик. Ул беркайчан да үз йөкләмәләренә ваемсыз булмаган һәм аларны аннан-моннан гына үтәмәгән. Киресенчә, ул Йәһвә кушканны, авыр булса да, җиренә җиткереп башкарган. Гайсә кешеләрне, аеруча, үз шәкертләрен яраткан һәм хәтта алар өчен гомерен биргән (Яхъя 13:1). Гайсәдән үрнәк алып, һәр йөкләмәңне тырышып башкар. Аларны ничек үтәргә икәнен белмәсәң, басынкы бул һәм җитлеккән абый-кардәшләрдән ярдәм сора. Беркайчан да иң кимен эшләү белән генә канәгатьләнмә (Рим. 12:11). Моның урынына йөкләмәләреңне «кешеләр өчен түгел, ә Йәһвә өчен эшләгәндәй чын күңелдән эшлә» (Көл. 3:23). Әлбәттә, син камилсез, шуңа күрә тыйнак бул һәм хаталарыңны таный бел (Гыйб. сүз. 11:2).

ФАЙДАЛЫ КҮНЕКМӘЛӘР ҮСТЕР

9. Ни өчен яшь абый-кардәш файдалы күнекмәләргә өйрәнергә тиеш?

9 Җитлеккән абый-кардәш булыр өчен, сиңа файдалы күнекмәләр үстерергә кирәк. Бу сиңа җыелыштагы вазифаларны үтәргә, үзеңне я гаиләңне тәэмин итәр өчен эш табарга һәм башкалар белән яхшы мөнәсәбәтләргә ия булырга булышыр. Андый берничә күнекмәне карап китик.

Яхшы укый-яза белүең, синең үзеңә дә, җыелышыңа да файда китерер (10, 11 нче абзацны кара.)

10, 11. Яшь абый-кардәшнең яхшы укый-яза белүе аның үзенә һәм җыелышка нинди файда китерер? (Зәбур 1:1—3) (Шулай ук иллюстрацияне кара.)

10 Яхшы укый-язарга өйрән. Изге Язмаларда бәхетле һәм уңышлы кеше Аллаһы Сүзен һәр көн укый һәм укыганнары турында уйлана дип әйтелә. (Зәбур 1:1—3 укы.) Изге Язмаларны һәр көн укып, син Йәһвәнең ничек фикер йөрткәнен белерсең. Бу сиңа аек фикер йөртергә һәм укыганнарыңны ничек кулланырга икәнен аңларга булышыр (Гыйб. сүз. 1:3, 4). Андый ир-атлар җыелышта бик кирәк. Ни өчен?

11 Кардәшләр Изге Язмаларга нигезләнгән өйрәтүгә мохтаҗ (Тит. 1:9). Яхшы укый-яза белсәң, бу сиңа эчтәлекле, иманны ныгытучы нотыклар һәм комментарийлар әзерләргә ярдәм итәр. Шулай ук син җыелыш очрашулары һәм конгресслар вакытында язулар алып бара алырсың. Бу сиңа иманыңны ныгытырга һәм башкаларны дәртләндерергә булышыр.

12. Аралаша белү сыйфатын ничек яхшыртырга?

12 Аралашырга өйрән. Мәсихче ир-ат яхшы аралаша белергә тиеш. Ул башкаларны тыңлый һәм аларның хисләре белән фикерләрен аңларга тырыша (Гыйб. сүз. 20:5). Моның өчен аңа кешенең тавыш тонына, йөзенә һәм «тән теленә» игътибарлы булырга кирәк. Аралашмыйча моңа өйрәнеп булмый. Башлыча электрон җайланмалар аша аралашсаң, мәсәлән, мессенджерлар ярдәмендә хәбәрләр җибәрсәң, сиңа башкалар белән йөзгә-йөз аралашу авыр булып китәргә мөмкин. Шуңа күрә, башкалар белән күрешеп сөйләшер өчен, мөмкинлекләр булдырырга тырыш (2 Яхъя 12).

Эш табарга ярдәм итәчәк һөнәргә өйрәнү акыллы (13 нче абзацны кара.)

13. Егетләр тагын нәрсәгә өйрәнергә тиеш? (1 Тимутигә 5:8) (Шулай ук иллюстрацияне кара.)

13 Үз-үзеңне тәэмин итәргә өйрән. Җитлеккән абый-кардәш үзен һәм өйдәгеләрен матди яктан тәэмин итә белергә тиеш. (1 Тимутигә 5:8 укы.) Кайбер илләрдә яшь абый-кардәшләр әтиләреннән я башка туганнарыннан берәр һөнәргә өйрәнә. Башка илләрдә егетләр мәктәптә укыганда һөнәр ала. Ничек кенә булмасын, бу сиңа киләчәктә бик булышыр (Рәс. 18:2, 3; 20:34; Эфес. 4:28). Тырышып эшләргә һәм йөкләмәләреңне җиренә җиткереп үтәргә тырыш. Бу сиңа киләчәктә эш табып, аны югалтмаска ярдәм итәр. Өстәрәк карап чыгылган сыйфатлар һәм күнекмәләр мәсихче ир-атларга киләчәктәге вазифаларын үтәргә булышыр. Әйдәгез, аларның кайберләрен карап китик.

КИЛӘЧӘККӘ ӘЗЕРЛӘН

14. Яшь абый-кардәш тулы вакытлы хезмәткә ничек әзерләнә ала?

14 Тулы вакытлы хезмәт. Күп кенә җитлеккән абый-кардәшләр яшь чактан ук пионер булып хезмәт итә. Пионер хезмәте яшь абый-кардәшләргә төрле кешеләр белән хезмәттәшлек итәргә өйрәнергә булыша. Шулай ук алар акчаны акыллы тотарга өйрәнә (Флп. 4:11—13). Күпләр башта ярдәмче пионер булып хезмәт иткән, ә аннары гомуми пионер хезмәтен башлаган. Пионер хезмәте тулы вакытлы хезмәтнең башка төрләренә ишек ача. Бәлки, син төзү программасының хезмәтчесе булып я Бәйтелдә хезмәт итә алырсың.

15, 16. Яшь абый-кардәшкә хезмәттәш ярдәмче я өлкән булып китәргә нәрсә булышыр?

15 Хезмәттәш ярдәмче я өлкән булу. Мәсихче ир-атлар өлкәннәр өчен таләпләргә туры килергә омтылырга тиеш. Шулай итеп, алар кардәшләренә күбрәк хезмәт итә алыр. Изге Язмаларда өлкән булып хезмәт итәргә теләгән ир-ат «игелекле эшкә омтыла» дип әйтелә (1 Тим. 3:1). Өлкән булып хезмәт итәр өчен, абый-кардәш башта күпмедер вакыт хезмәттәш ярдәмче булып хезмәт итәргә тиеш. Хезмәттәш ярдәмчеләр өлкәннәргә көтүне кайгыртырга булыша. Өлкәннәр дә, хезмәттәш ярдәмчеләр дә басынкылык белән кардәшләренә хезмәт итә һәм ашкынып вәгазьли. Яшь абый-кардәшләр инде 17 яшьтә хезмәттәш ярдәмчеләр булып китә ала. Ә уңышлы хезмәттәш ярдәмчеләр инде 20 яшьтә өлкәннәр булып билгеләнергә мөмкин.

16 Хезмәттәш ярдәмче, ә аннары өлкән булыр өчен нәрсә эшләргә? Моның өчен Йәһвәне, гаиләне һәм җыелышны яратырга, шулай ук Изге Язмалардагы таләпләргә туры килергә кирәк (1 Тим. 3:1—13; Тит. 1:6—9; 1 Пет. 5:2, 3). Бу таләпләрнең һәрберсен аңларга тырыш һәм, аларга туры килер өчен, Йәһвәдән ярдәм сора c.

Йәһвә ир-аттан хатыны белән балаларын яратыр һәм алар турында физик, эмоциональ, ә иң мөһиме, рухи яктан кайгыртыр дип көтә (17 нче абзацны кара.)

17. Яшь абый-кардәш ир һәм гаилә башы вазифасына ничек әзерләнә ала? (Шулай ук иллюстрацияне кара.)

17 Ир һәм гаилә башы булу. Гайсә әйткәнчә, кайбер җитлеккән мәсихче ир-атлар гаилә кормый (Мат. 19:12). Әмма син өйләнергә булсаң, үз өстеңә ир һәм гаилә башы вазифаларын алачаксың (1 Көр. 11:3). Йәһвә ирләрдән хатыннарын яратуларын һәм аларның физик, эмоциональ һәм рухи ихтыяҗлары турында кайгыртуларын көтә (Эфес. 5:28, 29). Бу мәкаләдә каралган сыйфатлар һәм күнекмәләр, мәсәлән, фикер йөртү сәләтен үстерү, хатыннарны хөрмәт итү, ышанычлы булу, сиңа яхшы ир һәм гаилә башы булырга ярдәм итәр.

18. Яшь абый-кардәш әти роленә ничек әзерләнә ала?

18 Әти булу. Өйләнгәч, синең балаларың туарга мөмкин. Йәһвәдән, яхшы әти булыр өчен, күп нәрсәгә өйрәнеп була (Эфес. 6:4). Ул үз Улы Гайсәгә яратуын һәм хуплавын ачык итеп белдергән (Мат. 3:17). Әти булып китсәң, балаларыңа яратуыңны белдереп тор. Яхшы эшләре өчен, аларны мактарга онытма. Йәһвәдән үрнәк алган әтиләр үз балаларына җитлеккән мәсихчеләр булып китәргә булыша. Син, бу рольне үтәр өчен, инде хәзер ничек әзерләнә аласың? Гаиләдәгеләрең һәм җыелыштагыларың турында кайгырт һәм аларга яратуың белән рәхмәтле булуыңны белдер (Яхъя 15:9). Бу сиңа яхшы ир һәм ата булырга булышыр. Һәм син инде хәзер Йәһвәне, гаиләңне һәм җыелышны сөендерерсең.

СИН НӘРСӘ ЭШЛӘРСЕҢ?

Изге Язмаларны өйрәнгән һәм белгәннәрен кулланган яшь абый-кардәшләр җитлеккән мәсихчеләр булып киткән (19, 20 нче абзацны кара.)

19, 20. Яшь абый-кардәшләргә җитлеккән мәсихчеләр булып китәргә нәрсә ярдәм итә ала? (Тышлыктагы рәсемне кара.)

19 Яшь абый-кардәш, мәсихче җитлеккәнлек үзеннән-үзе килми. Сиңа үрнәк алырлык мисаллар сайларга, фикер йөртү сәләтен үстерергә, ышанычлы булырга, файдалы күнекмәләргә өйрәнергә һәм киләчәккә әзерләнергә кирәк.

20 Боларның барысы турында уйланганда, син борчыла башларга мөмкинсең. Әмма син уңышлы була аласың! Истә тот, Йәһвә сиңа ярдәм итәргә әзер (Ишаг. 41:10, 13). Әлбәттә, җыелыштагылар да сине ярдәмсез калдырмас. Җитлеккәнлеккә ирешкәч, синең тормышың мәгънәле, шатлыклы булып китәр. Яшь абый-кардәшебез, без сине бик яратабыз! Җитлеккәнлеккә омтылган арада Йәһвә сине мул итеп фатихалап торсын (Гыйб. сүз. 22:4).

65 ҖЫР Алга китешебез һәркемгә ачык булсын

a Җитлеккән абый-кардәшләр җыелышта бик кирәк. Бу мәкаләдә без яшь абый-кардәшләрнең мәсихче җитлеккәнлеккә ничек омтыла алганнарын карап китәрбез.

b Үткән мәкаләдәге «Аңлатма»ны карагыз.

c «Йәһвә ихтыярын үтәр өчен оештырылган халык» дигән китапның 5, 6 нчы бүлекләрен карагыз.