Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

52 ӨЙРӘНҮ МӘКАЛӘСЕ

Яшь апа-кардәшләр, җитлеккәнлеккә омтылыгыз

Яшь апа-кардәшләр, җитлеккәнлеккә омтылыгыз

«Хатын-кызлар... гадәтләрендә тыйнак, бар яктан тугры булсыннар» (1 ТИМ. 3:11).

133 ҖЫР Яшьлегеңдә Йәһвәгә хезмәт ит

БУ МӘКАЛӘДӘ a

1. Җитлеккән мәсихче булыр өчен нәрсә эшләргә кирәк?

 БАЛАЛАР бик тиз үсә һәм моның өчен алар әллә ни тырышлыклар да куймый. Әмма рухи үсеш турында алай дип әйтеп булмый (1 Көр. 13:11; Евр. 6:1). Рухи җитлеккәнлеккә ирешер өчен, безгә Йәһвә белән мөнәсәбәтләрне ныгытырга кирәк b. Шулай ук без изге рухка мохтаҗ. Аның ярдәме белән генә без мәсихче сыйфатлар, кирәкле күнекмәләр үстерә алабыз һәм киләчәккә әзерләнә алабыз (Гыйб. сүз. 1:5).

2. Яратылыш 1:27 дән без нәрсә беләбез һәм бу мәкаләдә нәрсә каралачак?

2 Йәһвә кешеләрне ир-атлар һәм хатын-кызлар итеп яраткан. (Яратылыш 1:27 укы.) Алар бер-берсеннән физик яктан гына түгел, ә башка яклардан да аерылып тора. Мәсәлән, Йәһвә аларга төрле рольләр биргән һәм бу рольләрне үтәр өчен аларга билгеле бер сыйфатлар һәм күнекмәләр кирәк (Ярат. 2:18). Бу мәкалә яшь апа-кардәшләргә җитлеккәнлеккә ирешергә булышыр. Киләсе мәкаләдә исә без яшь абый-кардәшләр турында фикер алышырбыз.

АЛЛАҺЫ ХУП КҮРГӘН СЫЙФАТЛАР ҮСТЕР

Рабига, Әсфирә һәм Абигыя искиткеч сыйфатлар күрсәткән. Алардан үрнәк алсаң, син җитлеккән мәсихче булып китәрсең (3, 4 нче абзацны кара.)

3, 4. Яшь апа-кардәшләр үрнәк алырлык мисалларны кайдан таба ала? (Шулай ук иллюстрацияне кара.)

3 Изге Язмаларда Йәһвәне яраткан һәм аңа хезмәт иткән күп кенә хатын-кызлар искә алына. (jw.org сайтында «Изге Язмалардагы хатын-кызлар. Аларның тормышларыннан нәрсәгә өйрәнеп була?» дигән мәкаләне карагыз.) Алар, мәкаләнең төп шигырендә әйтелгәнчә, «гадәтләрендә тыйнак» һәм «бар яктан тугры булган». Синең җыелышыңда да үрнәк алырлык җитлеккән апа-кардәшләр әз түгелдер.

4 Яшь апа-кардәшебез, син үрнәк алырлык җитлеккән апа-кардәшләрне беләсеңме? Аларның күркәм сыйфатларына игътибар ит һәм үзең бу сыйфатларны ничек чагылдыра алганың турында уйлан. Киләсе абзацларда без рухи яктан җитлеккән хатыннарга хас өч сыйфатны карап китәрбез.

5. Ни өчен җитлеккән апа-кардәшкә басынкы булырга кирәк?

5 Басынкы булмый торып мәсихче җитлеккәнлеккә ирешеп булмый. Басынкы хатын Йәһвә белән дә, башкалар белән дә яхшы мөнәсәбәтләргә ия була (Ягък. 4:6). Мәсәлән, күктәге Атасын яраткан хатын ул урнаштырган башчылык принцибына басынкылык белән буйсына (1 Көр. 11:3). Бу принцип җыелышта да, гаиләдә дә чагылыш таба c.

6. Яшь апа-кардәшләр Рабигадан басынкылыкка ничек өйрәнә ала?

6 Рабига мисалына игътибар итик. Ул үткен акыллы, кыю һәм тәвәккәл хатын булган. Шулай ук ул кайчан һәм ничек итеп эш итәргә икәнен белгән (Ярат. 24:58; 27:5—17). Шул ук вакыт ул башкаларны хөрмәт иткән һәм буйсынучан булган (Ярат. 24:17, 18, 65). Син дә, Рабига кебек, Йәһвә урнаштырган тәртипкә буйсынсаң, гаиләңә дә, җыелышка да яхшы йогынты ясарсың.

7. Яшь апа-кардәшләр Әсфирәнең тыйнаклык үрнәгенә ничек иярә ала?

7 Бар җитлеккән мәсихчеләргә дә хас тагын бер сыйфат — тыйнаклык. Изге Язмаларда: «Тыйнакларга зирәклек хас»,— дип әйтелгән (Гыйб. сүз. 11:2). Бу сыйфат турында әйткәндә, Әсфирәне искә алмыйча булмый. Тыйнаклык аны үз-үзенә таянып эш итүдән саклаган. Ул бөтен гомере дәвамында икетуган абыйсы Мардәкәйнең киңәшләренә колак салган (Әсф. 2:10, 20, 22). Син дә башкалардан киңәш эзләсәң һәм шул киңәшләрне тотсаң, тыйнак булуыңны күрсәтерсең (Тит. 2:3—5).

8. 1 Тимутигә 2:9, 10 нан күренгәнчә, апа-кардәшләр ничек тыйнаклык күрсәтә ала?

8 Әсфирәнең тыйнак булуы тагын бер өлкәдә чагылган. Ул «төскә-биткә чибәр һәм зифа буйлы» булса да, үзенә игътибар җәлеп итәргә тырышмаган (Әсф. 2:7, 15). Мәсихче хатын-кызлар Әсфирәдән ничек үрнәк ала ала? Рәсүл Паулның 1 Тимутигә 2:9, 10 да язган сүзләре турында уйланыйк. (Укы.) Паул мәсихче хатыннарны тыйнаклык һәм төплелек күрсәтеп киенергә дәртләндергән. Бу өзектә кулланылган грек сүзләреннән күренгәнчә, мәсихче хатын-кызларның киенү рәвешендә башкаларның хисләрен һәм карашларын хөрмәт итүе чагылырга тиеш. Без тыйнак киенгән апа-кардәшләребез белән сокланабыз!

9. Абигыядән нәрсәгә өйрәнеп була?

9 Җитлеккән мәсихче апа-кардәшләрне шулай ук зирәклек аерып тора. Зирәк кеше яхшыны яманнан аерырга сәләтле һәм акыллы карарлар кабул итә. Абигыя мисалын карап китик. Аның ире өйдәгеләрен куркыныч астына куйган акылсыз карар кабул иткән булган. Абигыя, моның турында белгәч, шунда ук чаралар күргән. Аның тәвәккәл эш итүе күпләрнең тормышларын коткарып калган (1 Иш. 25:14—23, 32—35). Зирәклек безгә шулай ук сөйләү һәм сөйләмәү вакытын дөрес билгеләргә булыша. Шуны да әйтми булмый: зирәк кеше башкаларның эшләренә тыкшынмый (1 Тис. 4:11).

ФАЙДАЛЫ КҮНЕКМӘЛӘРГӘ ӨЙРӘН

Яхшы укый-яза белү нинди файда китерә? (11 нче абзацны кара.)

10, 11. Яхшы укый-яза белсәң, бу үзеңә дә, башкаларга да нинди файда китерер? (Шулай ук иллюстрацияне кара.)

10 Мәсихче хатын-кызларга файдалы күнекмәләргә ия булу үтә мөһим. Аларның кайберләренә кызлар кечкенәдән өйрәнә һәм бу аларга бөтен тормышлары дәвамында ярдәм итеп тора. Андый күнекмәләрнең кайберләрен карап китик.

11 Яхшы укый-язарга өйрән. Кайбер культураларда хатын-кызлар укый-яза белмәсә дә ярый дип санала. Әмма бу күнекмәләр һәр мәсихче өчен мөһим d (1 Тим. 4:13). Укый-язарга өйрәнү җиңел бирелмәсә дә, бирешмә. Бу сиңа нинди файда китерер? Син эш таба алырсың һәм аны югалту ихтималлыгы әзрәк булыр. Шулай ук син Изге Язмаларны яхшырак өйрәнә һәм кешеләрне яхшырак өйрәтә алырсың. Ә иң мөһиме, Изге Язмаларны укып һәм укыганнарың нигезендә уйланып, син Йәһвә белән мөнәсәбәтләреңне ныгытырсың (Йош. 1:8; 1 Тим. 4:15).

12. Аралашуга килгәндә, Гыйбрәтле сүзләр 31:26 дан нәрсәгә өйрәнеп була?

12 Аралашырга өйрән. Мәсихчеләргә аралаша белү бик мөһим. Шәкерт Ягъкуб бу өлкәгә кагылышлы бик яхшы киңәш биргән: «Һәркем тыңларга әзер булсын, сөйләргә... ашыкмасын» (Ягък. 1:19). Кешеләрне игътибар белән тыңлаганда, син аларга шәфкатьле булуыңны һәм аларның «хәленә кергәнеңне» күрсәтәсең (1 Пет. 3:8). Әңгәмәдәшеңнең нәрсә әйткәнен я аның нәрсә хис иткәнен аңлап бетермәсәң, аңа ипләп кенә сораулар бирә аласың. Синең сөйләү вакытың җиткәч, башыңа беренче килгән фикерне әйтмә (Гыйб. сүз. 15:28). Үзеңә мондый сораулар бир: «Әйтәсе сүзем дөресме һәм башкаларны ныгытырмы? Ул әдәпле һәм игелекле яңгырармы?» Яхшы аралаша белгән җитлеккән апа-кардәшләрдән өйрән. (Гыйбрәтле сүзләр 31:26 укы.) Аларның ничек сөйләшкәненә игътибар ит. Бу күнекмәне яхшы үзләштерсәң, башкалар белән мөнәсәбәтләрең тагы да яхшырыр.

Үз йорты турында яхшы кайгырткан хатын — үз гаиләсе өчен дә, җыелыш өчен дә чын хәзинә (13 нче абзацны кара.)

13. Сиңа яхшы хуҗабикә булып китәргә нәрсә булышыр? (Шулай ук иллюстрацияне кара.)

13 Яхшы хуҗабикә булырга өйрән. Күп кенә җирләрдә өй турында кайгырту хатын-кыз җилкәсенә төшә. Син үз әниеңнән я башка тәҗрибәле апа-кардәштән бу мөһим күнекмәгә өйрәнә аласың. Си́нди исемле апа-кардәш болай ди: «Әни миңа биргән кыйммәтле бүләкләрнең берсе бу — эштән шатлык таба белү. Мин пешерергә, җыештырырга, тегәргә, акчаны сак тотарга өйрәндем. Моның барысы миңа тормышымда ярдәм итә һәм Йәһвәгә күбрәк хезмәт итәргә булыша. Әни мине шулай ук кунакчыл булырга өйрәткәнгә, мин искиткеч абый, апа-кардәшләр белән таныштым һәм алардан күп нәрсәгә өйрәндем» (Гыйб. сүз. 31:15, 21, 22). Үз йорты турында кайгыртырга өйрәнгән тырыш һәм кунакчыл хатын — үз гаиләсе өчен дә, җыелыш өчен дә чын хәзинә (Гыйб. сүз. 31:13, 17, 27; Рәс. 16:15).

14. Син Кристал исемле апа-кардәштән нәрсәгә өйрәндең һәм игътибарыңны нәрсәгә тупларга телисең?

14 Үз-үзеңне тәэмин итәргә өйрән. Бар җитлеккән мәсихчеләргә үз-үзләрен тәэмин итә белергә кирәк (Флп. 4:11). Кри́стал исемле апа-кардәш болай ди: «Югары сыйныфларда укыганда, әти-әнием миңа киләчәктә ярдәм итәчәк күнекмәләргә өйрәтүче дәресләрне сайларга булышты. Әтием мине бухгалтерия эшенә өйрәнергә дәртләндерде һәм бу миңа тормышымда бик ярдәм итте». Акча эшләргә өйрәнүдән тыш, бюджетны төзеп, аның буенча яши белергә кирәк (Гыйб. сүз. 31:16, 18). Игътибарыңны рухи максатларга тупла һәм, аларга ирешер өчен, кирәкмәгән бурычлар алма, һәм гади тормыш алып бар (1 Тим. 6:8).

КИЛӘЧӘККӘ ӘЗЕРЛӘН

15, 16. Кияүдә булмаган апа-кардәшләр җыелышта нинди роль уйный? (Марк 10:29, 30)

15 Мәсихче сыйфатлар үстергәч һәм файдалы күнекмәләргә ия булгач, син киләчәккә яхшырак әзерләнгән булырсың. Сине киләчәктә нәрсә көтә ала?

16 Бәлки, син күпмедер вакыт кияүгә чыкмаска булырсың. Гайсәнең сүзләрен исәпкә алып, кайбер хатын-кызлар, бу культураларына хас булмаса да, кияүгә чыкмаска була (Мат. 19:10—12). Башкалары хәл-шартлары аркасында кияүгә чыкмый. Кадерле апа-кардәш, шуны онытма: Йәһвә белән Гайсә, син ялгыз булганга, сине булдыксыз дип санамый. Бөтендөнья буенча ялгыз апа-кардәшләр җыелышларга зур файда китерә. Яратулары һәм башкалар белән эчкерсез кызыксынулары ярдәмендә алар җыелыштагылары өчен рухи апа-сеңелләр һәм аналар булып китә. (Марк 10:29, 30 укы; 1 Тим. 5:2.)

17. Яшь апа-кардәш тулы вакытлы хезмәткә ничек әзерләнә ала?

17 Син тулы вакытлы хезмәтче була аласың. Апа-кардәшләр бөтендөнья вәгазь эшенә шактый өлеш кертә (Зәб. 68:11). Син тулы вакытлы хезмәтче булуны максат итеп куя аласыңмы? Мәсәлән, пионер, төзү проектларында ирекле эшче я бәйтелче булу хәлеңнән киләме? Максатың турында дога кыл. Шулай ук бу хезмәт төрендә катнашкан кардәшләр белән киңәшләшеп ал. Һәм максатыңа ирешер өчен, нәрсә эшләп булганын билгелә. Аннары тормышка ашырлык план төзе. Максатыңа ирешкәч, синең алдыңда Йәһвәгә хезмәт итүдә күп ишекләр ачылыр.

Ни өчен кияүгә чыгарга уйлаган апа-кардәшкә ирен акыллы сайларга кирәк? (18 нче абзацны кара.)

18. Ни өчен апа-кардәшкә булачак ирен акыллы сайларга кирәк? (Шулай ук иллюстрацияне кара.)

18 Бәлки, син кияүгә чыгарга булырсың. Өстәрәк карап кителгән сыйфатлар һәм күнекмәләр сиңа яхшы хатын булырга булышыр. Билгеле, тормыш иптәшеңне бик җентекләп сайларга кирәк. Бу бит кеше кабул итә алган иң мөһим карарларның берсе. Шуны истә тот: ирең синең башың булачак (Рим. 7:2; Эфес. 5:23, 33). Үзеңә мондый сораулар биреп кара: «Ул җитлеккән мәсихчеме? Ул рухи нәрсәләрне беренче урынга куямы? Ул акыллы карарлар кабул итәме? Ул хаталарын таныймы? Ул хатын-кызларга хөрмәт белән карыймы? Ул минем рухи, физик һәм эмоциональ ихтыяҗларым турында кайгырта алырмы? Аны җаваплы кеше дип атап буламы? Мәсәлән, аның җыелышта йөкләмәләре бармы һәм ул аларны ничек үти?» (Лүк 16:10; 1 Тим. 5:8). Әлбәттә, яхшы ирне табар өчен, сиңа үзеңә дә яхшы хатын булырга кирәк.

19. Ни өчен «ярдәмче» роле хөрмәтле?

19 Изге Язмаларда хатын турында ул иренең «тулыландыручы ярдәмчесе» дип әйтелә (Ярат. 2:18). Бу аны ничек тә булса кимсетәме? Юк! Хатынның ярдәмче роле бик хөрмәтле. Изге Язмаларда Йәһвә дә еш кына «ярдәмче» дип атала (Зәб. 54:4; Евр. 13:6). Хатын, иренә гаиләгә кагылышлы карарларын тормышка ашырырга булышып, үзенең чын ярдәмче булуын күрсәтә. Йәһвәне яратканга, ул үз иренең абруен күтәрергә тырыша (Гыйб. сүз. 31:11, 12; 1 Тим. 3:11). Син бу рольгә инде хәзер ничек әзерләнә аласың? Йәһвәгә карата яратуыңны ныгыт. Шулай ук гаиләдәгеләреңә һәм җыелыштагыларга ярдәм итәргә тырыш.

20. Әни кеше гаиләдә нинди роль уйный?

20 Бәлки, син әни булырсың. Кияүгә чыккач, сезнең балаларыгыз туарга мөмкин (Зәб. 127:3). Яхшы әни булыр өчен, моңа алдан әзерләнергә кирәк. Бу мәкаләдә искә алынган сыйфатлар һәм күнекмәләр сиңа яхшы хатын һәм әни булырга булышыр. Яратуың, игелегең һәм сабырлыгың ярдәмендә балаларыгыз гаилә учагыгыз җылысында үзләрен бәхетле һәм имин хис итәр (Гыйб. сүз. 24:3).

Күп кенә яшь апа-кардәшләр, Изге Язмалардан укыганнарын кулланып, җитлеккән мәсихчеләр булып киткән (21 нче абзацны кара.)

21. Сез апа-кардәшләрне нәрсә өчен кадерлисез? (Тышлыктагы рәсемне кара.)

21 Апа-кардәшләребез, сез Йәһвә һәм кардәшләрегез хакына бик күпне башкарасыз (Евр. 6:10). Без сезне бик кадерлибез. Сез мәсихче сыйфатлар үстерәсез, үзегезнең һәм башкаларның тормышларын баеткан күнекмәләргә өйрәнәсез. Бу, үз чиратында, сезне киләчәккә әзерли. Сез Йәһвә оешмасы өчен чын фатиха!

137 ҖЫР Тугры хатын-кызлар

a Яшь апа-кардәшләребез, без сезне бик яратабыз. Сез, мәсихче сыйфатлар үстереп, файдалы күнекмәләргә өйрәнеп һәм киләчәккә әзерләнеп, җитлеккән мәсихчеләр булып китә аласыз. Нәтиҗәдә, Йәһвәгә хезмәт итеп, сез күп фатихалар урырсыз.

b АҢЛАТМА: Рухи яктан җитлеккән мәсихчене дөнья рухы түгел, ә изге рух йөртә. Ул Гайсәнең үрнәгенә иярә, Йәһвә белән мөнәсәбәтләрен кадерли һәм кардәшләргә карата риясыз мәхәббәт күрсәтә.