51 ӨЙРӘНҮ МӘКАЛӘСЕ
Өметегез тормышка ашачак
«Өмет оятка калдырмый» (РИМ. 5:5).
142 ҖЫР Өметебезгә ябышыйк
БУ МӘКАЛӘДӘ a
1. Ибраһимның өмете акланганын без кайдан беләбез?
ЙӘҺВӘ үз дусты Ибраһимга аның токымы аша җир йөзендәге бар халыклар фатиха алачак дип вәгъдә иткән (Ярат. 15:5; 22:18). Ибраһимның Аллаһыга нык иманы булганга, ул аның вәгъдәсе тормышка ашачагына шикләнмәгән. Әмма Ибраһимга 100 яшь, ә хатынына 90 яшь булганда, аларның һаман да уллары булмаган (Ярат. 21:1—7). Шулай да Изге Язмаларда болай диелгән: «Өмет ярдәмендә Ибраһимның иманы булган. Шулай итеп... ул күп халыкларның атасы булып киткән» (Рим. 4:18). Әйе, Ибраһимның өмете тормышка ашкан. Аның зарыгып көткән улы Исхак туган. Ни өчен Ибраһим өмете тормышка ашачагына һич тә шикләнмәгән?
2. Ни өчен Ибраһим Йәһвәнең вәгъдәсе тормышка ашачагына шикләнмәгән?
2 Ибраһимның Йәһвә белән якын мөнәсәбәтләре булганга, ул «[Аллаһының] үз вәгъдәсен үти алачагына инанган» (Рим. 4:21). Йәһвә Ибраһимны иманы нигезендә тәкъва дип санаган (Ягък. 2:23). Римлыларга 4:18 дән күренгәнчә, Ибраһимның иманы да, өмете дә нык булган. Әйдәгез, хәзер Паулның Римлыларга хатының 5 нче бүлегендә нәрсә әйткәнен карап чыгыйк.
3. Паул өмет турында нәрсә язган?
3 Паул әйткәнчә, «өмет оятка калдырмый», ягъни һичшиксез үтәләчәк (Рим. 5:5). Ул шулай ук мәсихче өметнең вакыт узу белән ныгый алганын күрсәткән. Паулның Римлыларга 5:1—5 тә язылган сүзләрен карап чыкканда, үз өметегезнең вакыт узу белән ничек үсә барганын искә төшерегез. Бу мәкаләдә без шулай ук өметне ничек ныгытып булганын белербез. Әйдәгез, башта Паулның нинди өмет турында әйткәнен белик.
ИСКИТКЕЧ ӨМЕТЕБЕЗ
4. Римлыларга 5:1, 2 дә нәрсә турында сүз бара?
4 Римлыларга 5:1, 2 укы. Паул бу сүзләрне Римдагы җыелышка язган. Андагы кардәшләр үз вакытында Йәһвә белән Гайсә турында белем алган, иманнарын үстергән һәм мәсихчеләр булып киткән. Аллаһы «иманнары нигезендә» аларны «тәкъва дип игълан иткән» һәм изге рух белән майлаган. Моның ярдәмендә аларның әҗерләрен алачагына төпле ышанычы булган.
5. Майланган мәсихчеләрнең нинди өмете бар?
5 Соңрак Паул Эфестәге майланган мәсихчеләргә аларның өмете һәм алачак мирасы турында язган (Эфес. 1:18). Ә көләсәйлеләргә Паул алар үз әҗерләрен күкләрдә алачак дип язган (Көл. 1:4, 5). Димәк, майланган мәсихчеләрнең өмете — күктә мәңге яшәү һәм Мәсих белән идарә итү (1 Тис. 4:13—17; Ачыл. 20:6).
6. Бер майланган абый-кардәш үз өмете турында нәрсә әйткән?
6 Майланган мәсихчеләр үз өметләрен бик кадерли. Аларның берсе, Фредерик Френц кардәш, үз хис-кичерешләре турында болай дип әйткән: «Өметебез, һичшиксез, тормышка ашачак һәм 144000 нең һәрберсе Аллаһы вәгъдә иткәнне алачак. Без өметебез никадәр яхшы булачагын хәтта күз алдына да китерә алмыйбыз». Аллаһыга дистәләгән ел тугры хезмәт иткәннән соң 1991 елда Френц кардәш зур инанганлык белән болай дигән: «Өметем минем өчен кыйммәтен югалтмады. Әҗеремне күбрәк көткән саен, ул минем өчен тагы да кадерлерәк булып китте. Әҗеремне хәтта бер миллион ел көтәргә туры килсә дә, көтәр идем».
7, 8. Күпчелек кешенең нинди өмете бар? (Римлыларга 8:20, 21)
7 Бүген Йәһвә хезмәтчеләренең күпчелеге башка өметкә ия. Алар, Ибраһим кебек, Аллаһы идарәсе астында җирдә мәңге яшәргә өметләнә (Евр. 11:8—10, 13). Паул андый өмете булган кешеләрне нинди искиткеч әҗер көткәне турында язган. (Римлыларга 8:20, 21 укы.) Изге Язмаларда язылган киләчәк турындагы вәгъдәләрне беренче тапкыр ишеткәч, сезгә аеруча нәрсә ошады? Бәлки, сез, камил кеше булып китеп, бүтән беркайчан да гөнаһ кылмаячагыгызны белгәч, шатлангансыздыр. Я бәлки, үлгән якыннарыгызның җирдәге оҗмахта яшәячәге турында ишеткәч, йөрәгегез тибрәнеп куйгандыр. Әйе, Аллаһы биргән өмет нигезендә без күп кенә искиткеч вакыйгаларны зарыгып көтәбез.
8 Күктә яшәргә өметләнәбезме, җирдәме, безнең өметебез искиткеч һәм ул безгә зур шатлык китерә. Без үз өметебезне ныгыта алабыз. Ничек итеп? Әйдәгез, моны Паул язган хаттан белик. Моның ярдәмендә без өметебезнең тормышка ашачагына ышанычыбызны тагы да ныгытырбыз.
ӨМЕТЕБЕЗНЕ НИЧЕК НЫГЫТЫП БУЛА?
9, 10. Паул мисалыннан күренгәнчә, мәсихчеләр нәрсәгә әзер булырга тиеш? (Римлыларга 5:3) (Шулай ук иллюстрацияләрне кара.)
9 Римлыларга 5:3 укы. Игътибар итегез, кайгы-хәсрәтләр өметебезне ныгыта ала. Бу фикер сәер булып күренергә мөмкин. Чынлыкта кайгы-хәсрәтләр бер мәсихчене дә читләтеп үтми. Паул мисалын карап чыгыйк. Ул Тисалуникәдәге имандашларына болай дип язган: «Сезнең белән бергә булганда да, без бәлаләр кичерергә тиешбез дип, сезгә алдан әйтә идек, һәм... бу нәкъ шулай булды да» (1 Тис. 3:4). Ә көринтлеләргә ул: «Шулкадәр зур авырлыкларга дучар булдык ки... хәтта исән калуыбызга да шикләр бар иде»,— дип язган (2 Көр. 1:8; 11:23—27).
10 Бүген дә мәсихчеләр төрле сынауларга дучар була (2 Тим. 3:12). Ә сезнең турында нәрсә әйтеп була? Гайсәнең шәкерте булып киткәнгә, сез авырлыкларга очрадыгызмы? Бәлки, дусларыгыз я туганнарыгыз сездән мыскыллап көлгәндер, я хәтта сезгә мәрхәмәтсез мөгамәлә күрсәткәндер. Я бәлки, намуслы булырга тәвәккәл булганга, эштә авырлыклар тугандыр (Евр. 13:18). Яисә вәгазьдә катнашканга, эзәрлекләүләр кичергәнсездер. Сынауларыгыз нинди генә булмасын, Паул без шатланырга тиеш дип язган.
11. Ни өчен безгә бар сынауларда чыдам калырга кирәк?
11 Кайгы-хәсрәтләр кичергәндә, без шатлана алабыз. Ни өчен? Римлыларга 5:3, 4 тә болай диелә: «Кайгы-хәсрәт — чыдамлылык... тудыра». Бар мәсихчеләр дә кайгы-хәсрәтләр кичергәнгә, без барыбыз да чыдам булырга тиеш. Сынауларыбыз нинди генә булмасын, безгә чыдам булып калырга кирәк. Шул чакта гына без өметебезнең тормышка ашачагын күрә алачакбыз. Гайсә китергән мисалны исебезгә төшерик. Ул орлыкларның ташлы урынга төшкәнен телгә алган. Андый йөрәкле кешеләр башта яхшы хәбәрне шатланып кабул итә, ә «бәлаләр яки эзәрлекләүләр башлану белән» иманнан ваз кичә (Мат. 13:5, 6, 20, 21). Эзәрлекләүләр һәм сынаулар рәхәтлек китермәсә дә, алар яхшы җимешләр китерә. Нинди мәгънәдә?
12. Сынауларның нинди уңай ягы бар?
12 Шәкерт Ягъкуб чыдамлылыкның файдасы турында болай дип язган: «Сез камил һәм бар яктан таза булсын өчен, шулай ук сездә һичнәрсәдә дә җитешсезлек булмасын өчен, чыдамлылык үз эшен башкарып чыксын» (Ягък. 1:2—4). Ягъкубның сүзләре буенча, чыдамлылык билгеле бер эш башкара. Нинди эш турында сүз бара? Ул безгә сабырлык, иман үстерергә һәм Аллаһыга күбрәк таянырга булыша. Ләкин чыдамлылык безгә тагын бер яктан ярдәм итә.
13, 14. Чыдамлык нәрсә тудыра һәм бу өметебезне ничек ныгыта? (Римлыларга 5:4)
13 Римлыларга 5:4 укы. Паул чыдамлылык хуплау тудыра дип язган. Монда Йәһвәнең хуплавы күздә тотыла. Әлбәттә, Йәһвәне кайгы-хәсрәтләр кичерүебез сөендерми. Аны сынауларда тугры калуыбыз сөендерә. Ә Йәһвәнең хуплавына ия булу зур фатиха (Зәб. 5:12).
14 Ибраһим мисалын исебезгә төшерик. Сынауларда чыдам булып калганга, Аллаһы аны хуплаган. Йәһвә аны тәкъва кеше һәм үз дусты дип санаган (Ярат. 15:6; Рим. 4:13, 22). Шуны ук безнең турында да әйтеп була. Аллаһының хуплавы никадәр күп эшләр башкаруыбызга һәм нинди вазифаларга ия булуыбызга карамый. Ул безне сынауларда тугры булып калганга хуплый. Яшебезгә, хәл-шартларыбызга һәм сәләтләребезгә карамастан, барыбыз да чыдам булып кала ала. Сез хәзер чыдамлылык күрсәтеп авырлыклар кичерәсезме? Шулай булса, Аллаһының үзегезне хуплаганын истә тотыгыз. Моны белү өметебезне ныгыта ала.
НЫГЫЙ БАРГАН ӨМЕТ
15. Паул Римлыларга 5:4, 5 тә нәрсә турында әйтә һәм ни өчен бу сораулар тудырырга мөмкин?
15 Паул аңлатканча, сынауларда тугры булып калганда, без Йәһвәнең хуплавын алабыз. Паулның аннары нәрсә әйткәненә игътибар итик: «Хуплау өмет тудыра, ә өмет оятка калдырмый» (Рим. 5:4, 5). Бу сүзләр сораулар тудырырга мөмкин. Чөнки моңа кадәр Римлыларга 5:2 дә Паул Римдагы мәсихчеләрнең инде өметләре бар дип язган булган. Алайса ни өчен соң ул кабат өмет турында әйтә?
16. Кешенең өмете ничек ныгый бара? (Шулай ук иллюстрацияләрне кара.)
16 Инде әйткәнебезчә, вакыт узу белән өмет ныгый ала. Моны истә тоту, безгә Паулның сүзләрен аңларга булышыр. Мәсәлән, сез Аллаһы Сүзеннән җирдәге оҗмахта мәңге яшәү өмете турында белгәч, нәрсә уйладыгыз? Бәлки, сез: «Шулай булса шәп булыр иде, әмма бу чыннан да булыр микән»,— дип уйлап куйгансыздыр. Ләкин Йәһвә һәм аның вәгъдәләре турында күбрәк белем алгач, сезнең бу вәгъдәләрнең тормышка ашачагына ышанычыгыз ныгыды.
17. Суга чумдырылганнан соң өметегез ничек үзгәрде?
17 Хәтта суга чумдырылганнан соң, күбрәк белем алган саен һәм рухи яктан үскән саен, өметегез ныгый барды (Евр. 5:13—6:1). Сез Римлыларга 5:2—4 тәге сүзләрнең хаклыгын үзегез татыгансыздыр. Сез, төрле сынауларда тугры калып, Аллаһы хуплавын сиздегез. Сез беләсез, Аллаһы сезне ярата һәм үз вәгъдәләрен, һичшиксез, үтәячәк. Хәзерге өметегезне элеккегесе белән хәтта чагыштырып та булмый. Андый нык өмет тормышыгызның бар өлкәләренә — гаиләгез белән ничек мөгаләмә итүегезгә, нинди карарлар кабул итүегезгә һәм вакытны ничек куллануыгызга тәэсир итә.
18. Йәһвә вәгъдәләренең тормышка ашачагына нинди гарантия бар?
18 Аллаһы хуплавына ия булган кешеләрнең өмете нык була. Паул андый кешеләрнең өметләре тормышка ашачагына ышандыра. Ул болай дип яза: «Өмет оятка калдырмый, чөнки үзебезгә бирелгән изге рух аша күңелебезгә Аллаһының мәхәббәте иңде» (Рим. 5:5). Бу сүзләр Аллаһының үз вәгъдәләрен үтәячәгенә гарантия бирә. Әйе, безнең өметебез, һичшиксез, үтәләчәк.
19. Өметебез турында әйткәндә, нәрсәгә шикләнмәскә була?
19 Ибраһим турында уйланыгыз. Аллаһы аны хуплаган һәм үз дусты дип санаган. Ибраһим Аллаһы вәгъдәсенең үтәлүен көткән һәм бу заяга булмаган. Изге Язмаларда: «Ибраһим, сабырлык белән көткәннән соң, бу вәгъдәне алган»,— дип әйтелә (Евр. 6:15; 11:9, 18; Рим. 4:20—22). Ибраһимның ышанычы акланган. Сез дә Аллаһыга тугры калсагыз, өметегез тормышка ашачак. Андый өмет зур шатлык китерә (Рим. 12:12). Паул болай дип язган: «Өмет бирүче Аллаһы, сез аңа таянганга, изге рухның кодрәте ярдәмендә өметегез ныгый барсын өчен, сезне зур шатлык һәм чиксез тынычлык белән сугарсын» (Рим. 15:13).
139 ҖЫР Яңа дөньяны күз алдына китер
a Бу мәкаләдә без мәсихчеләрнең нәрсәгә өметләнгәнен һәм ни өчен бу өметнең тормышка ашачагына ышанып булганын белербез. Римлыларга хатның 5 нче бүлеген карап чыгу безгә хакыйкатьне белгәннән бирле өметебезнең ничек үзгәргәнен күрергә булышыр.