Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

ТӘРҖЕМӘИ ХӘЛ

Мин гомерем буе өйрәнәм

Мин гомерем буе өйрәнәм

ЙӘҺВӘ гомерем буе «Бөек Нәсыйхәтчем» булды (Ишаг. 30:20). Ул үз хезмәтчеләрен Изге Язмалар, иҗади эшләре һәм оешмасы аша өйрәтә. Шулай ук ул безгә кардәшләр аша булыша. Мин инде 100 не тутырып киләм, әмма мин әле дә Йәһвәдән өйрәнәм. Сезгә тормышым турында күбрәк сөйлисем килә.

Гаиләм белән бергә (1948 ел)

Мин 1927 елда Чикаго янындагы бер кечкенә шәһәрдә тудым. Без гаиләдә биш бала идек: Дже́та, Дон, мин, Карл һәм Джой. Барыбыз да Йәһвәгә ашкынып хезмәт итте. Джета 1943 елда Гиладның икенче сыйныфында укыды. Дон — 1944 елда, Карл — 1947 елда, ә Джой 1951 елда Бруклиндагы Бәйтелдә хезмәт итә башладылар. Гаиләмнән мин күп нәрсәгә өйрәндем.

ГАИЛӘБЕЗ ХАКЫЙКАТЬ БЕЛӘН ТАНЫША

Әти-әнием иманлы кешеләр иде: алар Изге Язмаларны укыды, Аллаһыны яратты һәм, без тугач, безгә дә бу яратуны сеңдерде. Әмма, Европада Беренче бөтендөнья сугышында катнашып кайткач, әтием чиркәүне хөрмәт итми башлаган, чөнки анда руханиларның икейөзлелеген күргән. Бәхеткә каршы, әтием сугыштан исән-имин кайткан. Әнием моңа сөенеп бетә алмаган. Бервакыт ул аңа: «Карл, әйдә, кабат чиркәүгә бергә йөри башлыйк»,— дигән. Әтием аңа: «Мин сине анда озатам, әмма үзем кермәм»,— дип әйткән. «Ник?» — дип сораган әни. Әти аңа болай дип җавап биргән: «Сугыш вакытында бер үк чиркәүдән булган руханилар коралларны һәм бер-берсенә каршы сугышкан хәрбиләрне фатихалады. Ул вакытта Аллаһы кем яклы иде соң?»

Көннәрнең бер көнендә, әнием чиркәүдә булганда, безгә ике Йәһвә Шаһите килде. Алар әтиемә ике томлы «Яктылык» дигән китапны тәкъдим итте. Бу өйрәнү әсбабында Ачылыш китабы карала иде. Әтиемне бу кызыксындырды, һәм ул бу китапларны алды. Кайткач, әнием дә аларны укыды. Соңрак әнием гәҗиттә шул китаплар буенча Изге Язмаларны өйрәнү үткәрелә дигән белдерү күрде һәм моның турында белешергә булды. Күрсәтелгән адрес буенча килгәч, аңа ишекне олы яшьтәге бер хатын-кыз ачкан. Китапларның берсен күрсәтеп, әни: «Сез бу китапларны өйрәнәсезме?» — дип сораган. Теге хатын: «Әйе, сеңлем, кер әйдә»,— дип җавап биргән. Киләсе атнаны әнием безне дә — бар балаларны — үзе белән алды. Шулай итеп, без бу очрашуларга регуляр рәвештә йөри башладык.

Очрашуларның берсендә мине Зәбур 144:15 не укырга сорадылар. Анда Йәһвәнең хезмәтчеләре бәхетле дип язылган. Бу шигырь миңа бик нык тәэсир итте. Миңа башка ике шигырь дә ошады. Берсе — 1 Тимутигә 1:11. Анда Йәһвә — «бәхетле Аллаһы» дип әйтелә. Икенчесе — Эфеслеләргә 5:1. Бу шигырь безне Аллаһыдан «үрнәк алырга» дәртләндерә. Мин Йәһвәгә шатлык һәм рәхмәт хисе белән хезмәт итәргә кирәклеген аңладым. Шул вакыттан алып бүгенгә кадәр мин шулай эшләргә тырышам да.

Җыелыш очрашулары Чикагода 32 километр ераклыкта үткәрелсә дә, без анда даими рәвештә йөрдек, шулай итеп мин Изге Язмалар белән яхшырак таныштым. Хәтеремдә, бер очрашуда Джета җавап бирде. Шунда мин болай дип уйлап куйдым: «Моны мин дә беләм бит. Мин дә комментарий бирә алыр идем». Шуннан ары мин комментарийлар әзерли башладым. Ә иң мөһиме, мин бертуганнарым белән бергә рухи яктан үстем һәм 1941 елда суга чумдырылдым.

КОНГРЕССЛАРДА ӨЙРӘНӘМ

1942 елда Ога́йо штатындагы Кли́вленд шәһәрендә үткән конгресс аеруча исемдә калды. Бу программа Кушма Штатларның 50 дән артык шәһәренә телефон аша тапшырылды. Ә килгән делегатлар якындагы чатырларда яшәде. Икенче бөтендөнья сугышының иң кызу чагында Йәһвә Шаһитләренә дә басым арта барды, хәтта кардәшләребезгә һөҗүм итү очраклары булгалады. Шуңа күрә кичкырын абый-кардәшләр машиналарын артлары белән лагерьга таба каратып куйды. Шулай итеп машина фаралары лагерьдан читкә юнәлгән иде. Кардәшләр һәр машинада бер кеше уяу утырсын дип килеште. Алар, куркыныч янаса, фараларны кабызып, сигнал бирергә тиеш иде. Фараларның яктысы һөҗүм итүчеләрнең күзләрен чагылдырыр иде, ә башка кардәшләр, сигнал тавышын ишетеп, ярдәмгә ашыгыр иде. «Йәһвәнең халкы һәр нәрсәгә әзер тора!» — дип уйлап куйдым мин. Үземне имин хис иткәнгә, мин тынычлап йокладым. Бәхеткә каршы, төн тыныч үтте.

Шул конгресс турында уйланганда, мин әниемнең тыныч калганына һәм борчылмаганына сокланам. Ул тулысынча Йәһвәгә һәм аның оешмасына таянды. Аның үрнәге хәтеремдә мәңгегә уелып калды.

Шул конгресска кадәр әнием пионер хезмәтен башлаган иде. Шуңа күрә конгресста тулы вакытлы хезмәт турындагы нотыкларны ул дикъкать белән тыңлады. Өйгә кайтышлый әнием безгә: «Мин пионер хезмәтен дәвам итәргә теләр идем, әмма өйне кайгыртырга өлгермәм дип борчылам»,— дип әйтте. Ул бездән ярдәм сорады, һәм без ризалаштык. Иртәнге ашка кадәр без бер я ике бүлмәне җыештырырга тиеш идек. Ә әниебез, без мәктәпкә киткәч, өйне тикшереп чыгып, хезмәткә бара иде. Аның эшләре муеннан булса да, ул безгә дә вакыт тапты. Без мәктәптән кайтканда, ул һәрчак өйдә булды. Кайбер көннәрне мәктәптән соң ул безне дә хезмәткә алды. Шулай итеп без пионер хезмәтенең тәмен татыдык.

ПИОНЕР ХЕЗМӘТЕН БАШЛЫЙМ

Мин пионер хезмәтен 16 яшемдә башладым. Әтием Йәһвә Шаһите булмаса да, хезмәтем белән кызыксынды. Бер кичне мин әтиемә Изге Язмаларны өйрәнергә теләгән кешене таба алмаганымны әйттем һәм аңардан: «Бәлки, син минем белән өйрәнерсең?» — дип сорадым. «Әйдә соң, өйрәнеп карыйк»,— дип җавап кайтарды ул. Шулай итеп беренче өйрәнүчем әтием булды.

Без «Хакыйкать сезне ирекле итәр» дигән китап буенча өйрәндек. Бер кичне өйрәнү вакытында әтием миннән: «Мин китапта нәрсә язылганын күрәм, әмма син моның дөрес булганын кайдан беләсең?» — дип сорады. Мин моңа әзер түгел идем. Шуңа күрә: «Бу соравыңа хәзер үк җавап бирә алмыйм, әмма киләсе өйрәнүдә дәллиләр китерермен»,— дип әйттем. Соңрак мин, темага кагылышлы шигырьләрне табып, әтиемә барысын аңлата алдым. Бу очрактан соң мин өйрәнүләргә яхшырак әзерләнә башладым һәм тикшерүләр үткәрергә өйрәндем. Шулай итеп, әтием миңа оста өйрәтүче булырга булышты дип әйтеп була. Мин дә, әтием дә рухи яктан үстек. Ул белгәннәрен куллана барды һәм 1952 елда суга чумдырылды.

БӘЙТЕЛДӘ ӨЙРӘНӘМ

17 яшемдә мин әти-әниемнән аерым яши башладым. Шул вакыттарак Джета a миссионер хезмәтенә билгеләнде, ә Дон абыемны Бәйтелгә чакырдылар. Алар үз хезмәтләрен бик яратты. Аларның үрнәкләре мине дә рухи максатлар куярга дәртләндерде. Шуңа күрә мин Бәйтелгә дә, Гилад мәктәбенә дә анкеталар тутырдым һәм Йәһвә үзе сайласын дип уйладым. Нәтиҗәдә, 1946 елда мине Бәйтелгә чакырдылар.

Гомумән алганда, мин Бәйтелдә 75 ел хезмәт иттем. Төрле бүлекләрдә, мәсәлән типографиядә, бухгалтериядә һәм тәэмин итү бүлегендә эшләп, мин күп нәрсәгә өйрәндем. Әмма барыннан да бигрәк мин иртәнге гыйбадәт кылу программасын һәм Бәйтелдәге башка рухи программаларны кадерлим.

Өлкәннәрне өйрәтәм

Бер елдан соң Карл энемне дә Бәйтелгә чакырдылар. Ул һәрвакыт Изге Язмаларны тирәнтен тикшерүче һәм оста өйрәтүче булды. Аның киңәшләре миңа да зур файда китерде. Мәсәлән, бер тапкыр мин аңардан нотыгымны әзерләүдә булышуын сорадым. Мин күп материал җыйган идем, әмма кайсысын нотыгымда кулланырга икәнен белмичә аптырап тордым. Ул миннән: «Джоэл, ә синең темаң нинди?» — дип сорагач, мин шунда ук барысын аңладым. Мин темага кагылышлы материалны гына кулланырга кирәклегенә төшендем. Бу сабакны мин беркайчан да онытмам.

Бәйтел хезмәте шатлык китерсен өчен, вәгазьдә дә актив катнашырга кирәк. Шулай эшләгәндә, дәртләндергеч очраклар ешрак була. Мәсәлән, ничектер без бер абый-кардәш белән Нью-Йоркның Бро́нкс районында вәгазьләдек. Без бер хатын-кызга килдек. Моңа кадәр ул «Күзәтү манарасы» һәм «Уяныгыз!» журналларын алган булган. Без аңа: «Без сезгә Изге Язмалардан яхшы хәбәр күрсәтергә телибез»,— дип әйттек. Ул: «Изге Язмалардан икән, алайса, керегез»,— дип җавап бирде. Без аңа Аллаһы Патшалыгы һәм яңа дөнья турында берничә шигырь укып аңлатып бирдек. Бу аңа шулкадәр нык тәэсир итте ки, ул хәтта безнең икенче килүебезгә берничә дустын чакырды. Соңрак ул һәм аның ире суга чумдырылды.

ХАТЫНЫМНАН ӨЙРӘНӘМ

Мин пар канатымны 10 ел тирәсе эзләдем. Мин күп дога кылдым һәм үземә мондый сораулар бирдем: «Максатларым нинди? Өйләнешкәч, мин нәрсә эшләргә җыенам?» Моның турында уйлану миңа туры килгән тормыш иптәшемне табарга булышты.

Мэри белән район хезмәтендә

1953 елда «Янки» стадионында үткән конгресстан соң мин Мэри Аньёл исемле апа-кардәш белән таныштым. Ул Джета апам белән миссионер булып хезмәт итә иде. Алар Гиладның 2 нче сыйныфында бергә укыган булган. Мэри Кариб утрауларында ничек хезмәт иткәне турында һәм өйрәнүләре турында ашкынып сөйләде. Яхшырак танышкач, без максатларыбыз бер икәнен аңладык. Без бер-беребезгә гашыйк булдык. Мәхәббәтебез ныгый барды, һәм ахыр чиктә 1955 елның апрелендә без өйләнештек. Мэри минем өчен Йәһвәдән чын бүләк булды. Ул күп яктан үрнәк күрсәтте. Нинди генә билгеләнү булмасын, ул бәхетле һәм тырыш булып кала иде. Хатыным башкалар турында эчкерсез кайгыртты һәм Патшалык эшләрен беренче урынга куйды (Мат. 6:33). Өч ел дәвамында без район хезмәтендә катнаштык, ә 1958 елда безне Бәйтелгә чакырдылар.

Мэри белән никахлашкач, без Изге Язмаларны бергә укырга булдык. Һәр көн якынча 15 шигырь укыдык. Укыганда, без туктала идек тә бу шигырьләрне ничек кулланып булганы турында фикер алыша идек. Мэри еш кына Гилад мәктәбендә ишеткән фикерләр белән бүлеште һәм миссионер хезмәтендә булган очракларын сөйләде. Андый фикер алышулар белемнәремне арттырды, нотыкларымны эчтәлеклерәк итәргә һәм, апа-кардәшләрне яхшырак аңлап, аларны рухландырырга булышты (Гыйб. сүз. 25:11). Әйе, хатынымнан да мин күп нәрсәгә өйрәндем.

2013 елда сөекле хатыным Мэри үлем йокысына талды. Мин яңа дөньяда аның белән очрашу көнен түземсезлек белән көтәм. Ә әлегә мин алга таба да өйрәнергә һәм бөтен йөрәгем белән Йәһвәгә таянырга тәвәккәлмен (Гыйб. сүз. 3:5, 6). Яңа дөнья турында уйлану мине юата да, шатландыра да. Анда без Йәһвә турында тагын да күбрәк белербез. Бөек Нәсыйхәтчебез безне мәңге өйрәтеп торыр. Йәһвәнең өйрәтүе һәм юмарт игелеге өчен мин аңа мең-мең рәхмәтлемен.

a Джета Суналның тәрҗемәи хәлен «Күзәтү манарасы» (рус) 2003 ел, 1 март санында, 23—29 нчы битләрдә укып була.