Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

49 ӨЙРӘНҮ МӘКАЛӘСЕ

147 ҖЫР Вәгъдә ителгән мәңгелек тормыш

Мәңге яшәр өчен, нәрсә эшләргә?

Мәңге яшәр өчен, нәрсә эшләргә?

«Улын танучы һәм аңа иман итүче һәркем мәңгелек тормышка ия булачак» (ЯХЪЯ 6:40).

БУ МӘКАЛӘДӘ

Гайсә Мәсихнең йолым корбаны майланган мәсихчеләргә һәм башка сарыкларга зур фатихалар китерәчәк.

1. Кайберәүләр мәңге яшәү турында нәрсә уйлый?

 БАР кеше дә сәламәт булырга һәм озак яшәргә тели. Моның өчен күпләр файдалы ризык ашарга тырыша һәм күнегүләр ясый. Шулай да алар мәңге яшәрләр дип уйламый һәм мәңгелек тормышны әкият дип саный. Кайберәүләр: «Мин мәңге карт булырга теләмим»,— дип әйтә. Шулай да «мәңгелек тормыш» мөмкин, һәм бу Аллаһының бүләге. Яхъя 3:16 да һәм 5:24 тә Гайсә үзе моның турында әйткән.

2. Яхъя 6 нчы бүлектә мәңгелек тормыш турында нәрсә әйтелә? (Яхъя 6:39, 40)

2 Үткән мәкаләдә әйтелгәнчә, Гайсә могҗизалы рәвештә меңләгән кешене берничә балык һәм икмәк белән ашаткан (Яхъя 6:5—35). Аннан соң ул Кәпернаумга киткән. Халык та, аны эзләп, шунда барган. Анда Гайсә халыкка үлгән кешеләр, терелтелеп, мәңге яши ала дип әйткән. Бу сүзләр аларны бик нык гаҗәпләндергән. (Яхъя 6:39, 40 укы.) Уйлап кына карагыз: сезнең үлгән дусларыгыз һәм туганнарыгыз өчен өмет бар! Үлгән башка кешеләр кебек, алар да терелтелә ала, һәм сез алар белән бергә мәңге яши алачаксыз. Әйтергә кирәк, Гайсәнең аннан соң әйткән сүзләрен күпләр дөрес аңламаган. Бүген дә кайберәүләргә аларны аңлау авыр. Әйдәгез, аның сүзләренә игътибар итик.

3. Яхъя 6:51 дә Гайсә үзе турында нәрсә әйтә?

3 Гайсә халыкны могҗизалы рәвештә ашатканнан соң, кешеләр ул алга таба да үзләрен ашатып торыр дип өметләнгән. Йәһвә чүлдә манна биргән бит, дип фикер йөрткән алар. Алар маннаның «күктән иңгән икмәк» булганын белгән (Зәб. 105:40; Яхъя 6:31). Шуңа күрә Гайсә манна мисалы нигезендә аларны өйрәтүен дәвам иткән. Ул үзен «хак икмәк», «Аллаһы икмәге» һәм «тормыш икмәге» дип атаган һәм яһүдләргә шуны аңлаткан: манна Аллаһыдан бирелгән ризык булса да, аны ашаган кешеләр барыбер үлгән (Яхъя 6:32, 33, 35, 49). Үзе турында исә Гайсә болай дигән: «Мин — күктән иңгән тере икмәк. Шул икмәкне ашаучы мәңге яшәячәк». (Яхъя 6:51 укы.) Бу сүзләр яһүдләрне аптырашта калдырган. Алар аңламаган: ничек инде Гайсә күктән иңгән икмәк була ала һәм ни өчен бу «икмәк» Аллаһы биргән маннадан яхшырак? Гайсә, моны аңлатып, болай дигән: «Шул икмәк — ул минем тәнем». Аның нәрсә әйтәсе килгән? Бу сорауга җавап алу мөһим, чөнки безнең һәм якыннарыбызның мәңгелек тормышы моңа бәйле.

ТЕРЕ ИКМӘК — ГАЙСӘНЕҢ ТӘНЕ

4. Ни өчен кайберәүләр Гайсәнең сүзләренә шаккаткан?

4 Гайсәнең сүзләре буенча, кешеләргә аның тәнен ашарга кирәк булган. Ул үз тәнен «дөнья яшәсен өчен бирәчәге» турында әйткән. Моны ишеткәч, яһүдләр: «Ничек инде бу кеше үз тәнен безгә ашарга бирер?» — дип шаккаткан (Яхъя 6:52). Гайсәнең алдагы сүзләре аларны тагы да күбрәк шаккатырган. «Адәм Улының тәнен ашамасагыз һәм аның канын эчмәсәгез, үзегездә тормыш булмаячак»,— дигән ул (Яхъя 6:53).

5. Гайсәнең кешеләрне букваль мәгънәдә үз канын эчәргә дәртләндермәгәнен без кайдан беләбез?

5 Нух көннәрендә Аллаһы кан ашауны тыйган (Ярат. 9:3, 4). Муса канунында да кан ашау тыелган булган. Кан ашаган һәркем үтерелергә тиеш булган (Лев. 7:27). Гайсә Канун буенча яшәгән (Мат. 5:17—19). Шуңа күрә ул кешеләрне букваль мәгънәдә үз тәнен ашарга һәм канын эчәргә дәртләндермәс иде. Әйе, Гайсәнең сүзләре сәер булып тоела ала, ләкин алар ничек «мәңгелек тормыш» алып булганын күрсәтә (Яхъя 6:54).

6. Ни өчен Гайсә Яхъя 6:53 тә образлы тел кулланган дип әйтеп була?

6 Шунысы ап-ачык: халык белән сөйләшкәндә, Гайсә образлы тел кулланган. Самарияле хатын-кыз белән сөйләшкәндә дә ул шулай эшләгән. Ул аңа болай дип әйткән: «Мин бирәчәк суны эчүче кеше һичкайчан сусамас, ләкин мин биргән су аңа мәңгелек тормыш бирә торган үзендәге чишмә кебек булачак» (Яхъя 4:7, 14) a. Әлбәттә, монда кое суы турында сүз бармый. Бернинди дә букваль су бу хатын-кызга мәңгелек тормыш бирә алмас иде. Шул ук рәвешчә Кәпернаумда җыелган халыкка да, мәңгелек тормыш алыр өчен, букваль мәгънәдә Гайсәнең тәнен ашарга һәм канын эчәргә кирәк булмаган.

ИКЕ ВАКЫЙГА АРАСЫНДАГЫ АЕРМАЛАР

7. Кайберәүләр Гайсәнең Яхъя 6:53 тә язылган сүзләрен ничек аңлый?

7 Кайбер руханилар Гайсәнең үлемен искә алу кичәсендә һәр килгән кеше икмәк белән шәрабтан авыз итәргә тиеш дип өйрәтә. Ни өчен? Алар болай дип фикер йөртә: әгәр Гайсә Яхъя 6:53 тә дә, Искә алу кичәсен гамәлгә керткәндә дә тәне белән канын телгә алган икән, димәк, Яхъя 6:53 тә язылган сүзләр Искә алу кичәсен ничек үткәрергә кирәклеген күрсәтә (Мат. 26:26—28). Әмма бу караш дөресме? Искә алу кичәсе — бик мөһим вакыйга, без бу бәйрәмне үткәргәндә, безгә миллионлаган кеше кушыла, шуңа күрә бу сорауга төгәл җавап белү үтә зарур. Әйдәгез, бу ике вакыйга арасындагы аермага игътибар итик һәм бу сорауга җавапны белик.

8. Гәлиләядәге очрак һәм беренче Искә алу кичәсе арасында нинди аермалар бар? (Шулай ук иллюстрацияләрне кара.)

8 Бу вакыйгалар арасындагы ике аермага игътибар итик. Беренчедән, менә нәрсә турында уйланыйк: Гайсә Яхъя 6:53—56 да язылган сүзләрен кайчан һәм кайда әйткән? Гәлиләядә б. э. 32 елында. Искә алу кичәсен исә ул Иерусалимда якынча бер елдан соң гына гамәлгә керткән. Икенчедән, Гайсә кемгә мөрәҗәгать иткән? Беренче очракта — Гәлиләядә җыелган халыкка. Аларның күпчелеге физик ихтыяҗларын рухи ихтыяҗларыннан өстен күргән (Яхъя 6:26). Гайсә аларга аңлашылмаган нәрсәләр әйткәч, алар шунда ук аңа иман итми башлаган. Хәтта аның кайбер шәкертләре дә аңа иярүдән туктаган (Яхъя 6:14, 36, 42, 60, 64, 66). Искә алу кичәсен гамәлгә керткәндә исә, Гайсә 11 тугры рәсүленә мөрәҗәгать иткән. Алар да Гайсәнең кайбер тәгълиматларын аңлап бетермәгән, ләкин, Гәлиләядәге халыктан аермалы буларак, аның Аллаһы Улы булуына бер дә шикләнмәгән (Мат. 16:16). Гайсә үз рәсүлләрен болай дип мактаган: «Мин сынаулар кичергәндә, сез минем белән калдыгыз» (Лүк 22:28). Хәтта инде бу ике аерма да Яхъя 6:53 тә язылган сүзләрнең Искә алу кичәсен үткәрүгә берничек тә кагылмаганын күрсәтә. Әмма моңа башка дәлилләр дә бар. Әйдәгез, хәзер аларга игътибар итик.

Гәлиләядә Гайсә бар яһүдләргә мөрәҗәгать итеп сөйләгән (сулда). Бер елдан соң исә Гайсә Иерусалимда тугры рәсүлләре белән генә сөйләшкән (уңда) (8 нче абзацны кара.)


ГАЙСӘНЕҢ СҮЗЛӘРЕ СЕЗНЕҢ ӨЧЕН НӘРСӘ АҢЛАТА?

9. Гайсәнең беренче Искә алу кичәсендә әйткән сүзләре кемгә карый?

9 Искә алу кичәсе вакытында Гайсә рәсүлләренә төче икмәк биргән һәм шул икмәк үзенең тәнен аңлата дип әйткән. Аннары ул аларга шәраб биргән һәм шул шәрабның «килешү канын» аңлатканын әйткән (Марк 14:22—25; Лүк 22:20; 1 Көр. 11:24). Белгәнебезчә, бу яңа килешү бөтен кешелек белән түгел, ә рухи «Исраил йорты» белән, ягъни «Аллаһы Патшалыгында» идарә итәчәк кешеләр белән генә, төзелгән булган (Евр. 8:6, 10; 9:15). Башта рәсүлләр Гайсәнең сүзләрен тулысынча аңлап бетермәгәндер, ләкин соңрак алар моны яхшы аңлаган (Яхъя 14:2, 3). Озакламый алар изге рух белән майланган булган һәм Аллаһы аларны яңа килешүнең өлеше иткән.

10. Гәлиләядәге очрак Искә алу кичәсеннән тагын нәрсә белән аерылып тора? (Шулай ук иллюстрацияне кара.)

10 Игътибар итегез: Гайсәнең Искә алу кичәсендә әйткән сүзләре «кечкенә көтүгә» генә кагылган. Бу төркемгә башта — тугры рәсүлләр, ә аннан соң башка майланган мәсихчеләр дә кергән (Лүк 12:32). Нәкъ алар Кичә вакытында икмәк белән шәрабтан авыз итәргә тиеш булган һәм нәкъ алар Гайсә белән бергә күктә идарә итәчәк. Гәлиләядә исә Гайсә кечкенә төркемгә түгел, ә бар кешеләргә мөрәҗәгать иткән. Димәк, аның сүзләре бөтен кешелеккә кагыла.

Чагыштырмача азсанлы төркем генә икмәк белән шәрабтан авыз итә, ләкин Гайсәгә иман иткән һәркем мәңгелек тормышны ала ала (10 нчы абзацны кара.)


11. Гайсәнең Гәлиләядә бөтен кешелек турында әйткәне нәрсәдән күренә?

11 Б. э. 32 елында Гәлиләядә Гайсә янына килгән кешеләр аңардан ризык алырга өметләнгән. Ләкин Гайсә аларга физик ризыктан мөһимрәк булган нәрсәләр турында сөйләгән. Ул аларга ничек мәңгелек тормыш алып булганын әйткән һәм үлгән кешеләр «соңгы көндә» терелтеләчәк һәм мәңге яши алачак дип аңлаткан. Гайсә ниндидер кечкенә төркем турында түгел, ә бөтен кешелек турында әйткән. Бу аның мондый сүзләреннән күренә: «Шул икмәкне ашаучы мәңге яшәячәк. [...] Мин аны дөнья яшәсен өчен бирәчәкмен» (Яхъя 6:51) b.

12. Мәңгелек тормыш алыр өчен, нәрсә эшләргә кирәк?

12 Гайсәнең җирдә яшәгән һәр кеше мәңгелек тормышны автоматик рәвештә алачак дип әйтәсе килмәгән. Бу бүләкне «икмәкне ашаучылар», ягъни аңа иман итүчеләр генә, алачак. Бүген күп кенә христианнар: «Без Гайсә Мәсихкә ышанабыз, шуңа күрә ул безне коткарачак»,— дип саный (Яхъя 6:29). Әмма бу гына җитәрлек түгел. Гайсәгә башта ышанган, әмма соңрак аны калдырган кешеләрнең мисалыннан бу ачык күренә.

13. Гайсәгә иман итү чынлыкта нәрсәне аңлата?

13 Гайсә кешеләрнең теләкләрен канәгатьләндерер өчен килмәгән. Гәлиләядәге кешеләрнең күпчелеге исә Гайсәгә риясыз ияреп йөрмәгән шул. Алар Гайсәнең үзләрен савыктыруын, ашатуын һәм колакка ятышлы нәрсәләргә өйрәтүен генә теләгән. Бу кешеләргә Гайсәнең өйрәтүләрен кабул итәргә һәм алар буенча яшәргә кирәк булган. Шулай эшләп, алар аның «янына килә» һәм үз иманнарын раслый алган (Яхъя 5:40; 6:44).

14. Гайсәнең тәне белән каны безгә файда китерсен өчен, нәрсә эшләргә кирәк?

14 Гайсә иман итүнең мөһимлегенә басым ясаган. Ә нәрсәгә иман итәргә кирәк булган? Гайсәнең тәне белән канының гөнаһ белән үлемнән азат итә алуына. Безгә дә моңа ышану мөһим (Яхъя 6:40). Әйе, Яхъя 6:53 тә әйтелгәнчә, бездә «тормыш булсын» өчен, йолымга ышанырга кирәк. Йолым китергән фатихаларны бар кеше дә ала ала (Эфес. 1:7).

15, 16. Яхъя 6 нчы бүлектән без нәрсәгә өйрәндек?

15 Яхъя Инҗиленең 6 нчы бүлегендә язылганнар безнең һәм якыннарыбыз өчен зур әһәмияткә ия. Бу бүлектән без Гайсәнең кешеләргә карата игелекле булганын күрәбез. Гәлиләядә булганда, ул авыруларны савыктырган, Патшалык турында вәгазьләгән һәм кешеләрне тукландырган (Лүк 9:11; Яхъя 6:2, 11, 12). Ә иң мөһиме, ул үзенең «тормыш икмәге» булуына өйрәткән (Яхъя 6:35, 48).

16 «Башка сарыклар» ел саен үткәрелгән Хуҗаның кичке ашында икмәк белән шәрабтан авыз итми (Яхъя 10:16). Шулай да алар символик мәгънәдә Мәсихнең тәнен ашый һәм аның канын эчә, ягъни аның йолым корбанына ышана (Яхъя 6:53). Майланганнар исә икмәк белән шәрабтан авыз итә, чөнки алар белән яңа килешү төзелгән һәм алар күктәге Патшалыкта идарә итәргә өметләнә. Кадерле кардәшләр, майланган мәсихчеләрме без, башка сарыклармы, әйдәгез, Гайсә Мәсихнең йолым корбанына нык иман саклыйк. Ул чакта «тормыш икмәге» безгә мәңгелек тормыш бирер.

150 ҖЫР Котылыр өчен, Йәһвәне эзлә

a Бу су, кешеләр мәңгелек тормыш ала алсын өчен, Йәһвәнең күргән чараларын аңлата.

b Яхъя 6 нчы бүлектә, мәңгелек тормыш турында сүз барганда, «иман итүче һәркем», «һәр ышанучы» дигән сүзтезмәләр кулланыла. Бу һәрбер кешенең мәңге яшәү мөмкинлеге барлыгын күрсәтә (Яхъя 6:40, 47).