Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Хәтерлисеңме?

Хәтерлисеңме?

Син быелгы «Күзәтү манарасы» чыгарылышларын игътибар белән укыдыңмы? Биредәге сорауларга җавап бирә аласыңмы?

Хатын-кызлар белән мөгамәлә итүдә Йәһвә нинди үрнәк күрсәтә?

Ул ирләргә дә, хатын-кызларга да бертигез карый. Аллаһы хатын-кызларның догаларын тыңлый, аларның хисләренә һәм борчылуларына битараф түгел. Йәһвә аларга мөһим йөкләмәләр ышанып тапшыра (w24.01 15, 16 б.).

Эфеслеләргә 5:7 дә язылган «Алар белән һичнинди уртак эшегез булмасын» дигән киңәшне ничек кулланырга?

Кайбер кешеләрнең йогынтысы аркасында безгә Йәһвәнең нормалары буенча яшәү авыррак була ала. Менә ни өчен рәсүл Паул безне андый кешеләр белән аралашудан кисәткән. Йөзгә-йөз генә түгел, ә социаль челтәрләрдә дә аралашу безгә зыян китерергә мөмкин (w24.03 22, 23 б.).

Без ялган мәгълүматка ничек юлыгырга мөмкин?

Берәр кардәш безгә тикшерелмәгән мәгълүмат җибәрергә мөмкин. Я чит кеше электрон почта аша берәр хат җибәрә ала. Шулай ук без эчкерсез булып кыланган мөртәтләргә юлыга алабыз (w24.04 12 б.).

Йәһвәнең Сөләйман патшаны, Сәдүм белән Гамурада һәм Туфанда һәлак булган кешеләрне ничек хөкем итәчәге турында без нәрсәне беләбез, ә нәрсәне белмибез?

Йәһвә аларны мәңгегә юк ителүгә дучар иткәнме, юкмы икәнлеге билгеле түгел. Әмма Аллаһының бар фактларны белгәне һәм бик мәрхәмәтле булуы төгәл билгеле (w24.05 3, 4 б.).

Аллаһының «Кыя» булуы безне нәрсәгә ышандыра? (Кан. 32:4)

Йәһвә безнең ныклы сыенычыбыз. Ул ышанычка лаек, чөнки һәрчак үз вәгъдәләрен үти. Йәһвә үзгәрми: ул һәрчак үз сыйфатларын күрсәтеп тора, ниятен үти һәм үз нормаларын бозмый (w24.06 26—28 б.).

Яңа җыелышка ничек ияләшергә?

Йәһвәгә өмет баглагыз. Ул башка хезмәтчеләренә ярдәм иткән кебек, сезне дә ярдәмсез калдырмас икәнен истә тотыгыз. Яңа җыелышны элеккегесе белән чагыштырмагыз. Җыелыш эшләрендә актив катнашыгыз һәм кардәшләр белән дуслашыгыз (w24.07 26—28 б.).

Маттай Инҗиленең 25 нче бүлегендә язылган өч хикәядән нәрсәгә өйрәнеп була?

Сарыклар белән кәҗәләр турындагы кинаяле хикәя тугрылыкка өйрәтә. Акыллы һәм акылсыз гыйффәтле кызлар турындагы кинаяле хикәядә әзер һәм уяу булуның мөһимлеге ассызыклана. Талантлар турындагы кинаяле хикәядә тырыш булырга кирәклеге турында әйтелә (w24.09 20—24 б.).

Сөләйман төзегән гыйбадәтханәнең өйалдысы никадәр биек булган?

Кайбер борынгы кулъязмаларда 2 Елъязма 3:4 тә аның биеклеге «120 терсәк», ягъни 53 метр, булган дип әйтелә, ләкин башка ышанычлы кулъязмаларда «20 терсәк», ягъни 9 метр, дип әйтелә. Гыйбадәтханә стенасының калынлыгын исәпкә алсак, соңгы язылыш дөресрәк булып күренә (w24.10 31 б.).

Хезмәттәш ярдәмче «бер генә хатынның ире булсын» дигән сүзләр нәрсәне аңлата? (1 Тим. 3:12)

Бу аның бер генә хатыны булырга тиеш дигәнне аңлата. Ул җенси әхлаксызлык кылмаска һәм башка хатыннарга күз салмаска тиеш (w24.11 19 б.).

Ни өчен Яхъя 6:53 тәге сүзләр Хуҗабызның кичке ашын ничек үткәрергә кирәклеген күрсәтми дип әйтеп була?

Яхъя 6:53 тә Гайсәнең тәнен ашарга һәм канын эчәргә кирәк дип әйтелә. Гайсә бу сүзләрне б. э. 32 елында Гәлиләядә әйткән. Аны тыңлаган яһүдләргә Гайсәгә иман үстерергә кирәк булган. Искә алу кичәсе исә бер елдан соң гына Иерусалимда гамәлгә кертелгән. Ул очракта Гайсә үзе белән күктә идарә итәчәк рәсүлләренә мөрәҗәгать иткән (w24.12 10, 11 б.).