Ни өчен без уяу торырга тиеш?
«Хуҗагызның кайсы көнне киләсен белмисез» (МАТ. 24:42).
1. Ни өчен нинди вакытта яшәгәнебезне һәм әйләнә тирәбездә нәрсә булганын аңлау мөһим? Мисал ярдәмендә аңлат. (Мәкалә башындагы рәсемне кара.)
БИШ, дүрт, өч, ике, бер! Видеоэкрандагы сәгатьтә конгресс программасының башлануына санаулы секундлар калып барганын күргәч, без хәзер яңгырый башлаячак музыканы үз урыннарыбызга утырып тыңлар өчен вакыт җиткәнлеген аңлыйбыз. Бу вакыт — Күзәтү манарасы оркестры башкаруындагы аһәңле музыканы тыныч кына тыңлап утыру һәм, иң мөһиме, акылларыбызны һәм йөрәкләребезне алда яңгыраячак нотыкларга әзерләү вакыты. Әмма кайберәүләр тегендә-монда йөреп я дуслары белән аралашып торып, программаның инде башланганына игътибар итми. Алар, күрәсең, уяу булмаган, ягъни вакытка да, үзләренең әйләнә-тирәсендә нәрсә булганына да игътибар итми калган: программа рәисе сәхнәдә, музыка уйный һәм барысы да диярлек үз урыннарында утыра. Бу хәлдән файдалы сабак алып була. Ул безгә якын киләчәктә булачак тагы да мөһимрәк вакыйганың башлануына санаулы вакыт калып барганын аңларга булыша. Нинди вакыйга турында сүз бара?
2. Ни өчен Гайсә үз шәкертләренә уяу торырга кушкан?
2 «Бу дөнья төзелешенең үз ахырына якынлашуы» турында Мат. 24:3; Марк 13:32—37 укы.) Маттай бәян иткән яхшы хәбәрдән дә Гайсәнең үз шәкертләрен уяу булырга өндәгәне күренә: «Шуңа күрә уяу торыгыз, чөнки Хуҗагызның кайсы көнне киләсен белмисез. [...] Әзер булыгыз, чөнки Адәм Улы сез уйламаган сәгатьтә киләчәк». Аннары ул янә: «Шуңа күрә уяу торыгыз, чөнки көнен дә, сәгатен дә белмисез»,— дип кабатлаган (Мат. 24:42—44; 25:13).
әйткәндә, Гайсә Мәсих үз шәкертләрен: «Сез билгеләнгән вакытның кайчан киләчәген белмисез, шуңа күрә сак һәм уяу булыгыз»,— дип өндәгән. Шуннан соң Гайсә янә: «Уяу торыгыз»,— дигән. (3. Ни өчен без Гайсәнең кисәтүенә колак салырга тиеш?
3 Йәһвә Шаһитләре буларак, без Гайсәнең кисәтүенә җитди карыйбыз. Без «ахыргы вакытның» азагында яшәгәнебезне һәм «бөек афәтнең» башлануына вакытның бик аз калып барганын аңлыйбыз (Дан. 12:4; Мат. 24:21). Без күп кенә җирләрдә сугыш афәтләре кешеләргә газаплар алып килгәнен, әхлаксызлыкның һәм явызлыкның чәчәк атканын, дини ялганның таралганын, азык-төлекнең җитмәгәнен, урыны-урыны белән җир тетрәүләр булганын күрәбез. Безгә Патшалыкны вәгазьләү эшен бөтен җир йөзе буенча Йәһвә халкы алып барганы билгеле (Мат. 24:7, 11, 12, 14; Лүк 21:11). Без зур түземсезлек белән Хуҗабызның килүен һәм Аллаһы ихтыярының үтәлүен көтәбез (Марк 13:26, 27).
САНАУЛЫ ГЫНА МИНУТЛАР КАЛА БАРА
4. а) Ни өчен хәзер Гайсәгә Армагеддонның кайчан башланачагы билгеле дип әйтеп була? ә) Бөек афәтнең кайчан башланачагын белмәсәк тә, без нәрсәгә һич шикләнмибез?
4 Билгеле булганча, конгресс программасының һәр өлеше төгәл вакытта башлана. Әмма бөек афәт турында әйткәндә, ничек кенә тырышсак та, без аның төгәл елын билгели алмаячакбыз, ә аның көнен я сәгатен билгеләү турында әйтеп торасы да юк. Җирдә чакта Гайсә: «Ул көн һәм сәгать хакында һичкем белми: күкләрдәге фәрештәләр дә, Угыл да. Ата гына белә»,— дигән (Мат. 24:36). Ләкин Мәсихкә, күктәге Патшага буларак, Шайтан дөньясына каршы сугыш алып барырга вәкаләт бирелгән (Ачыл. 19:11—16). Шуңа күрә хәзер Гайсәгә Армагеддонның кайчан булачагы билгеле дип әйтеп була. Безгә исә бу билгеле түгел. Шуңа күрә безгә, бөек афәт әле башланмаганга, уяу булырга кирәк. Әмма Йәһвәгә бу вакыйганың кайчан башланачагы һәрвакыт билгеле булган. Ул моның вакытын төгәл билгеләп куйган. Бөек афәтнең башлануына санаулы көннәр кала бара, һәм ул «соңга калмаячак». (Хабакук 2:1—3 укы.) Ни өчен моңа һич шикләнмәскә була?
5. Йәһвәнең пәйгамбәрлекләре һәрвакыт нәкъ билгеләнгән вакытта үтәлгәнен күрсәтүче мисал китер.
5 Йәһвәнең пәйгамбәрлекләре һәрвакыт нәкъ билгеләнгән вакытта үтәлә! Мисал өчен исраиллеләрнең Мисырдан азат ителгән көне турында уйланыйк. Бу вакыйга б. э. к. 1513 елның 14 нисанында булган. Соңрак шул көн турында Муса болай дип язган: «Нәкъ 430 ел тәмамланган көнне Йәһвәнең бөтен күпсанлы халкы Мисыр җиреннән чыкты» (Чыг. 12:40—42). Шушы 430 еллык дәвер б. э. к. 1943 елда Йәһвә Ибраһим белән төзегән килешү гамәлгә кергәч башланган (Гәл. 3:17, 18). Берникадәр вакыттан соң Йәһвә Ибраһимга болай дигән: «Шуны бел: синең токымың ят җирдә чит ил кешеләре булып яшәячәк, андагы халык аларны кол итәчәк һәм 400 ел буе җәберләячәк» (Ярат. 15:13; Рәс. 7:6). Шушы 400 еллык җәберләү дәвере, күрәсең, б. э. к. 1913 елда — Исхак имчәктән аерылган һәм Исмәгыйл аңардан мыскыллап көлә башлаган вакыттан башланган. Ә исраиллеләр б. э. к. 1513 елда Мисырдан чыккач, бу вакыт дәвере тәмамланган (Ярат. 21:8—10; Гәл. 4:22—29). Шулай итеп, дүрт гасыр алдан Йәһвә үз халкының коткарылу вакытын төгәл билгеләгән булган.
6. Ни өчен без Йәһвәнең үз халкын коткарачагына һич шикләнмибез?
6 Йошуа Мисырдан азат ителгән исраиллеләрнең берсе булган. Халыкның исенә төшереп, ул болай дигән: «Аллаһыгыз Йәһвә биргән бөтен яхшы вәгъдәләрнең бер сүзе дә үтәлми калмады, сез моны бөтен йөрәгегез һәм бөтен җаныгыз белән бик яхшы беләсез. Сезнең өчен алар бөтенесе үтәлде. Аларның берсе дә үтәлми калмады» (Йош. 23:2, 14). Йәһвәнең безне дә бөек афәт вакытында коткарачагына без һич шикләнмибез. Әмма бу дөнья төзелеше юк ителгәндә исән калырга теләсәк, без уяу торырга тиеш.
УЯУ БУЛУ ИСӘН КАЛУ ӨЧЕН МӨҺИМ
7, 8. а) Борынгы заманнарда сакчылар нинди роль уйнаган һәм моннан нәрсәгә өйрәнеп була? ә) Сакчылар уяу булмаганда нәрсә була алган? Мисал китер.
7 Уяу торуның мөһимлеге борынгы заманнардагы сакчыларның мисалыннан күренә. Элекке вакытларда Иерусалим кебек күп кенә зур шәһәрләр тирәли биек стеналар төзегәннәр. Стеналар шәһәрне илбасарлардан яклаган, алардан шулай ук бөтен тирә-як яхшы күренеп торган. Көне-төне стеналарда һәм капкаларда сакчылар торган. Алар шәһәргә янаган һәртөрле куркыныч турында хәбәр итәргә тиеш булган (Ишаг. 62:6). Халык гомере сакчыларның уяулыкларына һәм үз урыннарында торуларына бәйле булган (Йәз. 33:6).
8 Яһүдләрнең тарихчысы Иосиф Флавий сүзләре буенча, б. э. 70 елында Рим гаскәрләре Иерусалим стенасына тоташтырып төзелгән Антоний манарасын яулап ала алган. Сәбәбе — капка сакчыларының йокыга талулары булган! Нәтиҗәдә римлылар шәһәргә бәреп кергән һәм гыйбадәтханәне җимереп, аны яндырган. Шулай итеп бу Иерусалим һәм яһүд халкы моңа кадәр беркайчан да кичермәгән иң бөек афәт булган.
9. Бүген күпләр нәрсәне абайламый?
9 Бүген күп кенә дәүләтләрнең үз «сакчылары» — ил чикләрендә пограничниклар я патрульләр һәм иң алдынгы күзәтү системалары тора. Алар милли иминлекне куркыныч астына куя алган дошманнарның үз территорияләренә үтеп кермәүләрен кайгырта. Әмма мондый «сакчылар» кешелек хөкүмәтләреннән я кешеләрдән янаган куркынычны гына күрә ала. Алар күктә урнаштырылган Гайсә Мәсих җитәкчелегендәге Аллаһы хөкүмәтенең барлыгын һәм аның киләчәктә бөтен халыклар өстеннән хөкем башкарганда нинди роль уйнаячагын да белми (Ишаг. 9:6, 7; 56:10; Дан. 2:44). Безгә исә бу билгеле, һәм без рухи яктан уяу торсак, якынлашып килгән хөкем көненә әзер булачакбыз (Зәб. 130:6).
УЯУЛЫГЫБЫЗНЫ ЙОМШАРТА АЛГАН ТӘЭСИРДӘН САКЛАНЫГЫЗ
10, 11. а) Безгә кайсы яктан уяу булырга кирәк һәм ни өчен? ә) Кешеләрнең Иблис тәэсире астында Изге Язмалардагы пәйгамбәрлекләрне игътибарга алмаганы нәрсәдән күренә?
10 Төне буе уяу булып кизүдә торган сакчыны күз алдыгызга китерегез. Хезмәтенең нәкъ менә соңгы сәгатьләре якынлашып килгәндә, аны бик нык йокы баса башлый. Рухи мәгънәдә дә нәкъ шулай ук. Бу дөнья төзелешенең ахыры якынлашып килгән саен, безгә уяу булырга авыррак була барачак. Уяулыгыбызны югалтсак, бик аяныч булыр иде! Әйдәгез, игътибарлы
булмаган чакта уяулыгыбызны йомшарта алган өч якны карап чыгыйк.11 Иблис кешеләрне рухи ваемсызлыкка талдыра. Үз үлеме алдыннан Гайсә үзенең шәкертләренә өч тапкыр «бу дөньяның идарәчесе» турында әйткән (Яхъя 12:31; 14:30; 16:11). Гайсәгә Иблис кешеләрнең Аллаһының киләчәккә кагылышлы пәйгамбәрлекләрен игътибарга алмауларын теләп, аларны рухи караңгылыкта тотачагы билгеле булган (Саф. 1:14). Ялган динне кулланып, Шайтан кешеләрнең акыл күзләрен сукырайта. Кешеләр белән сөйләшкәндә без моңа игътибар иткәнбездер. Иблис кешеләрнең акыл күзләрен сукырайтканга, алар бу дөнья төзелешенең көннәре санаулы булганын һәм Мәсихнең хәзер күктә Патша булып идарә иткәнен сизми (2 Көр. 4:3—6). Вәгазьдә без кешеләрнең: «Бу миңа кызык түгел»,— дип әйткәннәрен еш кына ишетәбездер. Бу дөньяның киләчәге турында сөйләгәндә, кешеләрнең күпчелеге безнең хәбәребезгә гамьсез карый.
12. Ни өчен без Иблискә үзебезне алдарга юл куярга тиеш түгел?
12 Башкаларның ваемсызлыгына үзегезне төшенкелеккә төшерергә һәм уяулыгыгызны йомшартырга юл куймагыз. Без уяу булуның мөһимлеген беләбез. Паул үз имандашларына болай дип язган: «Үзегез дә бик яхшы беләсез: Йәһвә көне нәкъ карак төнлә килгәндәй киләчәк». (1 Тисалуникәлеләргә 5:1—6 укы.) Гайсә безне: «Әзер булыгыз, чөнки Адәм Улы сез уйламаган сәгатьтә киләчәк»,— дип кисәткән (Лүк 12:39, 40). Тиздән Шайтан кешелекне дөньяда «тынычлык һәм иминлек» урнашты дип ышандырып, аларны алдаячак. Дөньяда барысы да яхшы дигән уй тудырып, кешеләр Шайтан тарафыннан алданачак. Ә безнең турында нәрсә әйтеп була? «Уяу һәм аек фикерле» булсак, хөкем көне безне «каракны тоткандай тотмаячак». Моның өчен без Аллаһы Сүзен һәр көн укырга һәм Йәһвәнең безгә нәрсә әйткәннәре турында уйланырга тиеш.
13. Дөнья рухы кешеләргә ничек тәэсир итә, һәм безгә аның йогынтысына ничек бирелмәскә?
13 Дөнья рухы безне рухи йокыга талдырмакчы була. Бүген күпләр шулкадәр үз мәшәкатьләренә чумган, хәтта үзләренең рухи яктан фәкыйрь булганнарын сизми дә (Мат. 5:3). Алар «тән теләкләре, күзләр нәфесе» коткысына ияреп, дөнья куа (1 Яхъя 2:16). Шулай ук елдан-ел арта барган күңел ачулар кешеләрне үзенә җәлеп итә, ләззәтне яратырга һәм һәртөрле теләкне канәгатьләндерергә этәрә (2 Тим. 3:4). Шул сәбәптән рәсүл Паул мәсихчеләргә рухи йокыга талдыра алган «гөнаһлы тән нәфесләрен канәгатьләндерү» турында уйланып йөрмәскә кушкан (Рим. 13:11—14).
14. Лүк 21:34, 35 тә нинди сүзләр язылган?
14 Без тормышыбызга дөнья рухының түгел, ә Аллаһы рухының тәэсир итүен телибез. Үзенең рухы аша Йәһвә безгә киләчәктәге вакыйгаларны ачык аңларга булыша (1 Көр. 2:12). [1] Шулай да безгә сак булырга кирәк. Кеше рухи яктан йокымсыраулы халәткә төшсен өчен әллә ни күп нәрсә таләп ителми. Гап-гади нәрсәләр җиңел генә рухи гадәтләребезне һәм эшләребезне кысрыклап чыгарырга мөмкин. (Лүк 21:34, 35 укы.) Рухи яктан уяу торганыбыз өчен, башкалар бездән мыскыллап көләргә мөмкин, әмма бу уяулыгыбызны йомшартыр өчен сәбәп түгел (2 Пет. 3:3—7). Без регуляр рәвештә Аллаһы рухы өстенлек иткән җыелыш очрашуларына килеп, имандашларыбыз белән аралашырга тиеш.
15. Петер, Ягъкуб һәм Яхъя белән нәрсә булган, һәм моңа охшаш хәл безнең белән ничек булырга мөмкин?
15 Камилсезлегебез уяу булу теләгебезне киметергә мөмкин. Гайсә камил булмаган кешеләрнең үзләренең тән теләкләренә бирелүчән икәнлеген белгән. Гайсәнең үлеме алдыннан соңгы төнне булган бер хәлгә игътибар итик. Аллаһыга тугры булып калыр өчен, Гайсәгә күктәге Атасына көч сорап дога кылырга кирәк булган. Дога кылган чагында Гайсә үз шәкертләре Петер, Ягъкуб һәм Яхъяга уяу торырга кушкан. Әмма алар алда буласы хәлнең җитдилегенә төшенеп бетмәгән. Хуҗаларын уяу булып көтәр урынына алар тән теләкләренә бирелгән һәм йокыга талган. Гайсә үзе дә бик нык арыган булса да, Атасына кайнар дога кылып, уяу булган. Аның шәкертләре дә нәкъ шуны ук эшләргә тиеш булган (Марк 14:32—41).
16. Лүк 21:36 буенча, Гайсә безгә уяу булыр өчен нинди киңәш биргән?
16 Рухи мәгънәдә уяу булыр өчен, яхшы теләк-ниятләрнең булуы гына җитәрлек түгел. Гитсимән бакчасында булган хәлгә кадәр берничә көн алдан Гайсә үзенең шул ук өч шәкертенә Йәһвәгә ялварып дога кылырга кушкан. (Лүк 21:36 укы.) Шулай итеп, рухи яктан уяу булып калыр өчен, без өзлексез дога кылырга тиеш (1 Пет. 4:7).
ҺӘРЧАК УЯУ БУЛЫГЫЗ
17. Киләчәктәге вакыйгаларга әзерме, юкмы икәнлеген ничек билгеләргә?
17 Гайсә ахыр без «уйламаган сәгатьтә киләчәк» дигән, шуңа күрә хәзер рухи яктан йоклау, Шайтан һәм аның дөньясы тәкъдим иткән хыялларга һәм вәсвәсәләргә бирелеп яшәү һәм тән нәфесләре буенча эш итү вакыты түгел (Мат. 24:44). Изге Язмалардан без Аллаһы һәм Мәсих безнең хакка якын киләчәктә нәрсә эшләячәген һәм безгә ничек уяу булырга кирәк икәнлеген беләбез. Без рухилыгыбызга, Йәһвә белән мөнәсәбәтләребезгә һәм рухи эш-шөгыльләргә тиешле игътибар бирергә тиеш. Киләчәктәге хәлләргә әзер булыр өчен, без нинди вакытта яшәгәнебезне һәм вакыйгаларның мәгънәсен аңларга тиеш (Ачыл. 22:20). Безнең гомеребез моңа бәйле!
^ [1] (14 нче абзац) «Аллаһы Патшалыгы идарә итә!» дигән китапның 21 нче бүлеген кара.