Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Гайсә минем өчен дә үлгәнме?

Гайсә минем өчен дә үлгәнме?

ИЗГЕ ЯЗМАЛАРДА искә алынган кешеләр «бездә булган хисләрне» кичергән (Ягък. 5:17). Мәсәлән, Римлыларга 7:21—24 тә рәсүл Паул үз хисләрен болай дип сурәтли: «Дөрес булганны эшлисем килгәндә, үземдәге яманлык мине сагалап тора. [...] Мескен кеше мин!» Паулның андый хисләр кичергәнен белү безне юата ала. Безгә дә бит үз камилсезлегебез белән көрәшергә туры килә.

Ләкин Паул башка хисләр дә белдергән. Гәләтиялеләргә 2:20 дә аның мондый сүзләре язылган: «[Мәсих] мине яратып, минем өчен үзен биргән». Ә сез Гайсәнең шәхсән сезнең өчен үлгәнен таныйсызмы? Кайвакыт шикләрегез тумыймы?

Үткәндә кылган гөнаһлары аркасында үзен булдыксыз дип санаган кешегә Йәһвәнең яратуы белән кичерүен кабул итү һәм Гайсәнең үз тормышын аның өчен биргәнен тану авыр булырга мөмкин. Гайсә чыннан да үз тормышын һәрберебез өчен биргәнме? Безгә бу йолымны үзебезгә бирелгән кадерле бүләк итеп кабул итәргә нәрсә булышыр? Әйдәгез, бу сорауларга җавап табыйк.

ГАЙСӘ КЕШЕЛӘРГӘ НИЧЕК КАРЫЙ?

Гайсә үз тормышын безгә бүләк итеп биргән һәм без бу бүләкне кабул итәрбез дип көтә. Безгә бу кайдан билгеле? Бу сорауга җавап алыр өчен, әйдәгез, Лүк 23:39—43 тә язылган очракны күз алдыбызга китерик. Гайсә янында баганага юлбасар кадакланган. Бу кеше үткәндә җинаятьләр кылганын таный. Аның җинаятьләре бик җитдидер, югыйсә аны андый каты җәзага тартмаслар иде. Юлбасар, Гайсәгә мөрәҗәгать итеп: «Үз Патшалыгыңа килгәч, мине исеңә төшер»,— дип үтенә.

Гайсә нинди җавап кайтара? Күзаллагыз: бу кешегә борылып карар өчен, Гайсә башын күтәрә. Бу аңа зур авырту китерәдер. Ул, җылы елмаеп, бу кешене: «Хак сүз әйтәм сиңа бүген: син минем белән бергә оҗмахта булачаксың»,— дип ышандыра. Гайсә «Адәм Улы күпләрне йолып алыр өчен үз җанын бирергә» килгән дип кенә әйтә алыр иде (Мат. 20:28). Әмма ул алай дими. Юлбасарга «син» һәм «минем белән» диеп, Гайсә бу кеше белән үзен дусларча тота. Ул үз корбаны шәхсән бу кешегә нинди фатихалар китерәчәген әйтә: бу тәүбә иткән җинаятьчене җирдәге оҗмахта мәңгелек тормыш көтә.

Һичшиксез, Гайсә бу кешенең йолымны үзенә бирелгән бүләк итеп кабул итүен теләгән. Аллаһыга хезмәт итәргә өлгермәгән кешегә карата Гайсә андый шәфкать күрсәткән икән, Аллаһыга хезмәт иткән, суга чумдырылган шәкертләренә карата ул бигрәк тә мәрхәмәтле түгелме?! Үткәндә кылган гөнаһларыбызга карамастан, үзебезгә дөрес караш сакларга безгә нәрсә ярдәм итәр?

ПАУЛНЫҢ УҢАЙ КАРАШЫ

Мәсих вәгазьләргә йөкләмә биргәнгә, Паул шуны яхшы аңлаган: Гайсәнең корбаны нигезендә аның да гөнаһлары кичерелә. Паул болай дип язган: «Мин үземә кодрәт биргән Хуҗабыз Мәсих Гайсәгә рәхмәтлемен, чөнки ул мине, хезмәткә билгеләп, тугры дип санады. Ә мин элек көфер сүз әйтүче, эзәрлекләүче һәм дорфа идем» (1 Тим. 1:12—14). Паул болай дип фикер йөрткән: Мәсих аңа андый хөрмәтле вазифалар биргән икән, димәк, ул аны чыннан да ярата, кичерә һәм аңа ышана! Гайсә безгә дә вәгазь эшен ышанып тапшыра (Мат. 28:19, 20). Моны аңлау безгә Гайсәнең корбанын тагы да ныграк кадерләргә булышсын.

Альберт якынча 34 ел җыелыштан чыгарылган булган, әмма күптән түгел генә ул Йәһвәгә кайткан. Ул болай ди: «Гөнаһларым һәрвакыт минем алдымда. Әмма, рәсүл Паул кебек, вәгазьләгәндә, мин бу йөкләмәне Гайсәдән алганымны сизәм. Бу мине рухландыра һәм үземә, тормышыма һәм киләчәгемә уңай караш сакларга булыша» (Зәб. 51:3).

Кешеләр белән өйрәнү үткәргәндә, аларны Гайсәнең шәфкатьле булуында һәм безне яратуында ышандырыгыз

Аллан хакыйкатькә кадәр мәрхәмәтсез җинаятьче булган. Ул болай ди: «Кешеләргә никадәр зур зыян китергәнем турында уйлар мине кайвакыт боектыра. Ләкин мин Йәһвәгә рәхмәтлемен, чөнки ул элек гөнаһ кылган кешеләргә дә башкаларга яхшы хәбәрне җиткерергә рөхсәт итә. Кешеләрнең яхшы хәбәрне кабул итүләрен күрү миңа Йәһвәнең игелекле, назлы Аллаһы булуын исемә төшерә. Аллаһы начар юлдан йөргән кешеләргә булышыр өчен мине куллана».

Хезмәттә катнашып, без игелекле эшләр кылабыз һәм уңай нәрсәләр турында уйлыйбыз. Әйе, бу хезмәткә ия булып, без шуны күрәбез: Гайсә безгә ышана, шәфкать күрсәтә һәм безне ярата.

ЙӘҺВӘ ЙӨРӘГЕБЕЗДӘН БӨЕГРӘК

Шайтан дөньясының ахыры килгәнчегә кадәр йөрәгебез безне үткәндә кылган гөнаһларыбыз аркасында хөкем итеп торырга мөмкин. Бу хисләрне контрольдә тотарга нәрсә булышыр?

Джин исемле апа-кардәш яшь чагында ике төрле тормыш алып барган һәм хәзер моның аркасында гаеп хисе кичерә. Ул болай дип әйтә: «Аллаһының йөрәгебездән бөегрәк булуын белү бик юата» (1 Яхъя 3:19, 20). Йәһвә белән Гайсә гөнаһлы булуыбызны яхшы аңлый. Алар йолым корбанын камил кешеләр өчен түгел, ә гөнаһлы кешеләр өчен биргән. Джинны юаткан кебек, бу фикер безне дә юатсын (1 Тим. 1:15).

Гайсәнең камилсез кешеләр белән үзен ничек тотканы турында уйланганда һәм ышанып тапшырылган хезмәтебездә иң яхшысын эшләгәндә, без йолымның безнең дә гөнаһларыбызны каплаганын яхшырак аңлыйбыз. Шуңа күрә без, рәсүл Паул кебек, Гайсә Мәсих турында болай дип әйтә алабыз: «Ул мине яратып, минем өчен үзен биргән».