Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

29 ӨЙРӘНҮ МӘКАЛӘСЕ

«Мин көчсез вакытта көчле»

«Мин көчсез вакытта көчле»

«Мәсих хакына йомшак яклар, хурлаулар, мохтаҗлыкта булу, эзәрлекләүләр һәм кыенлыклар мине шатландыра» (2 КӨР. 12:10).

38 ҖЫР Йәһвә сиңа терәк булыр

БУ МӘКАЛӘДӘ *

1. Паул нәрсәне таныган?

РӘСҮЛ ПАУЛ вакыт-вакыт үзен көчсез итеп хис иткән. Ул үз тәненең «череп таркала барганын» таныган. Аңа дөрес эш итәр өчен көрәш алып барырга туры килгән, һәм кайвакыт Аллаһының Паул догаларына җавабы ул көткәннән аерылып торган (2 Көр. 4:16; 12:7—9; Рим. 7:21—23). Паул үз дошманнарының үзен көчсез * дип санаганнарын белгән. Шулай да Паул башкаларның тискәре карашлары аркасында һәм үзенең кимчелекләре аркасында үзен булдыксыз дип санамаган (2 Көр. 10:10—12, 17, 18).

2. 2 Көринтлеләргә 12:9, 10 буенча, Паул нәрсәгә төшенгән?

2 Паул бик мөһим нәрсәгә төшенгән: кеше үзен көчсез итеп хис итсә дә, ул көчле була ала. (2 Көринтлеләргә 12:9, 10 укы.) Йәһвә Паулга: «Кодрәтем, син көчсез булганда, тулысынча күрсәтелә»,— дигән, ягъни, Паулның үз көче җитмәсә дә, Йәһвә аңа көч өстәргә әзер булган. Әйдәгез, дошманнарыбыз бездән мыскыллап көлгәндә, ни өчен боекмау мөһим икәнлеген карап чыгыйк.

«ХУРЛАУЛАР... МИНЕ ШАТЛАНДЫРА»

3. Хурлаулар безгә ничек шатлык китерә ала?

3 Без кимсетелгән булырга теләмибез. Шул ук вакыт без дошманнарның көлүләре аркасында чиктән тыш борчылмыйбыз. Югыйсә бу безне боектырыр гына (Гыйб. сүз. 24:10). Дошманнарның кимсетүләренә дөрес караш саклыйк. Паул кебек, без дә хурлаулардан шатлык табарга телибез (2 Көр. 12:10). Ни өчен бу безгә шатлык китерә ала? Чөнки дошманнарның кимсетүләре һәм каршы килүләре безнең Мәсих шәкертләре булуыбызга дәлил булып тора (1 Пет. 4:14). Гайсә аның шәкертләре эзәрлекләүләргә дучар булыр дип пәйгамбәрлек иткән (Яхъя 15:18—20). Беренче гасырда шулай булган да. Ул вакытта грек культурасының йогынтысына бирелгән күп кенә кеше мәсихчеләрне артта калган, көчсез бәндәләр дип күргән. Яһүдләр дә мәсихчеләрне ким күргән һәм аларны «белемсез, гап-гади кешеләр» дип санаган — мәсәлән, Петер белән Яхъя очрагында шулай булган (Рәс. 4:13). Әйе, мәсихчеләр көчсез булып күренгән, аларның сәяси көче дә, армиясе дә булмаган, һәм, гомумән алганда, җәмгыять мәсихчеләргә җирәнеп караган.

4. Беренче мәсихчеләр дошманнарның хурлауларына нинди караш саклаган?

4 Беренче мәсихчеләр, эзәрлекләүләрдән куркып, үз эшчәнлекләрен туктатканмы? Юк. Рәсүл Петер белән Яхъя, башка кардәшләр кебек, Гайсәнең шәкерте булу һәм яхшы хәбәр тарату өчен эзәрлекләнгән булуны зур хөрмәт дип санаган (Рәс. 4:18—21; 5:27—29, 40—42). Мәсихнең шәкертләре оятка калырлык бернәрсә дә эшләмәгән. Үз дошманнары белән чагыштырганда, алар кешеләргә күпкә күбрәк яхшылык кылган. Мәсәлән, шул мәсихчеләр Изге Язмаларга кергән күп кенә китаплар һәм хатлар язган, һәм бу язмалар әле дә миллионлаган кешегә көч бирә һәм өмет өсти. Шәкертләр Патшалык турында вәгазьләп йөргән, һәм бу Патшалык хәзер күктә идарә итә, ә тиздән бөтен кешелеккә күп фатиха китерәчәк (Мат. 24:14). Мәсихчеләрне эзәрлекләгән бөек державалар инде күптән юкка чыккан, ә бу тугры шәкертләр күктә патшалар булып идарә итә. Мәсихчеләрнең дошманнары үлгән, һәм, Аллаһы аларны терелтергә булса, алар Патшалыкның гражданнары булачак. Ә бит нәкъ бу Патшалык турында мәсихчеләр вәгазьләгән дә, һәм алар терелтелгән кешеләр өстеннән, шул исәптән үзләрен нәфрәт иткән кешеләр өстеннән, киләчәктә идарә итәчәк (Ачыл. 5:10).

5. Яхъя 15:19 буенча, ни өчен кешеләр безгә түбәнсетеп карый?

5 Бүген дә безгә түбәнсетеп карыйлар, бездән мыскыллап көләләр һәм безне акылсыз, көчсез кешеләр дип саныйлар. Без бит бу дөнья карашларын кабул итмибез. Без басынкы, юаш һәм тыңлаучан булырга тырышабыз. Ә бу дөнья горур, тәкәббер һәм фетнәчел кешеләр белән соклана. Моннан тыш, без сәясәттә катнашмыйбыз һәм армиядә хезмәт итмибез. Без бу дөнья кешеләреннән аерылып торганга, алар безне ким күрә. (Яхъя 15:19 укы; Рим. 12:2.)

6. Йәһвә, үз халкын кулланып, нинди гаҗәеп эшләр башкара?

6 Кешеләр безнең турында нинди генә фикердә булмасын, Йәһвә, безне кулланып, гаҗәеп эшләр башкара. Ул бүген чагыштыргысыз зур вәгазьләү кампаниясен үткәрә. Аның хезмәтчеләре иң киң таралган һәм иң күп телләргә тәрҗемә ителгән журналларны нәшер итә һәм Изге Язмалар ярдәмендә миллионлаган кешегә үз тормышларын мәгънәле итәргә булыша. Бөтен данга Йәһвә лаек, чөнки ул, көчсез булып күренгән халыкны кулланып, бөек эшләр башкара. Ә һәрберебез турында нәрсә әйтеп була? Йәһвә безгә көчле булырга булышамы? Аның ярдәмен алыр өчен, без нәрсә эшләргә тиеш? Әйдәгез, Паулның безгә нинди өч яктан үрнәк калдырганын карап китик.

ҮЗ КӨЧЕГЕЗГӘ ТАЯНМАГЫЗ

7. Без Паулдан нәрсәгә өйрәнәбез?

7 Беренчедән, рәсүл Паулның үрнәге безне шуңа өйрәтә: без изге хезмәттә үз көчебез белән сәләтләребезгә таянырга тиеш түгел. Кеше карашыннан, Паулның горур булыр өчен һәм үз-үзенә таяныр өчен сәбәпләре булган кебек. Паул Киликия провинциясенең башкаласында — Тарс шәһәрендә үскән. Бу чәчәк аткан шәһәрдә атаклы уку йортлары булган. Паул гыйлемле кеше булган — аны бик хөрмәтле яһүди укытучы Гамалиил өйрәткән (Рәс. 5:34; 22:3). Кайчандыр Паул яһүдләр арасында зур абруйга ия булган. Ул үзе турында болай дип язган: «Мин... яһүд дине турында әйткәндә, күп кенә яһүд яшьтәшләремнән алга чыктым» (Гәл. 1:13, 14; Рәс. 26:4). Шулай да Паул үз-үзенә таянмаган.

Гайсә шәкерте булу белән чагыштырганда, дөнья тәкъдим иткән нәрсәләр Паул өчен «чүп-чар» гына булган (8 нче абзацны кара.) *

8. Филипиялеләргә 3:8 буенча, Паул калдырган нәрсәләренә ничек караган һәм ни өчен ул үзенең «йомшак якларыннан» шатлык тапкан?

8 Паул үзенә дан китергән нәрсәләрдән икеләнмичә баш тарткан. Ул боларны хәтта «чүп-чар» дип саный башлаган. (Филипиялеләргә 3:8 укы.) Мәсихче булып китәр өчен, Паул бик зур бәя түләгән. Мәсәлән, аны үз халкы нәфрәт итә башлаган (Рәс. 23:12—14). Римлылар, Паулның илдәшләре, аны кыйнаган һәм төрмәгә ташлаган (Рәс. 16:19—24, 37). Өстәвенә, камилсезлек аркасында, Паулга дөрес булганны эшләү авыр булган (Рим. 7:21—25). Әмма Паул дошманнарның эшләре я үз кимчелекләре аркасында мәсихче юлны калдырмаган. Ул үзенең «йомшак якларыннан» шатлык тапкан. Ни өчен? Чөнки көчсез вакытта Паул Аллаһының кодрәтен ап-ачык күргән (2 Көр. 4:7; 12:10).

9. Дөнья безне көчсез дип исәпләсә дә, без моңа ничек карарга тиеш?

9 Йәһвә безне физик көчебез, алган белемебез, культурабыз, чыгышыбыз яки бай булу-булмавыбыз буенча бәяләми. Йәһвә өчен бу әллә ни мөһим түгел. Аңардан көч алырга телибез икән, безгә моны онытмаска кирәк. Чынлыкта Аллаһы хезмәтчеләре арасында «кешеләр тарафыннан зирәк дип саналганнар, кодрәтлеләр һәм затлы нәселдән чыкканнар әллә ни күп түгел». Әйе, Йәһвә «дөнья көчсез дип исәпләгәннәрне» сайлый (1 Көр. 1:26, 27). Сезнең ниндидер сәләтләрегез я белемнәрегез булмаса да, бу сезгә Йәһвәгә хезмәт итәргә комачауламасын. Киресенчә, моңа Йәһвәнең кулын күрер өчен мөмкинлеккә кебек карагыз. Мәсәлән, хезмәттә карашларымны яклый алмам дип борчылсагыз, Йәһвәдән догада кыюлык сорагыз һәм иманыгызны якларга булышсын дип үтенегез (Эфес. 6:19, 20). Ә әгәр сезнең ниндидер хроник авыру булса, Йәһвәдән хезмәттә кулыгыздан килгәнне эшләргә булышсын дип сорагыз. Йәһвәдән ярдәм алган саен, иманыгыз ныгыр һәм көчегез артыр.

БОРЫНГЫ ХЕЗМӘТЧЕЛӘРДӘН ӨЙРӘНЕГЕЗ

10. Ни өчен без, мәсәлән, Еврейләргә 11:32—34 тә искә алынган хезмәтчеләрнең үрнәген тикшерергә тиеш?

10 Паул Изге Язмаларны тырышып тикшергән. Аның күп белемнәре булган, һәм ул борынгы хезмәтчеләрнең мисалларыннан өйрәнгән. Еврейләргә хат язганда, Паул аларны Изге Язмаларда искә алынган тугры хезмәтчеләрнең мисаллары турында уйланырга дәртләндергән. (Еврейләргә 11:32—34 укы.) Андый хезмәтчеләрнең берсе — Давыт патша. Дошманнарыннан тыш, Давытка элеккеге дуслары да каршы чыккан. Бәлки, Паул Давытның мисалы турында уйлангандыр һәм бу аңа көч өстәгәндер. Нинди яктан Паулдан үрнәк алып булганын күрер өчен, әйдәгез, без дә Давытның мисалы турында уйланыйк.

Яшь Давыт, көчсез булып күренсә дә, Голиаттан курыкмаган. Ул Йәһвәгә таянган, чөнки аның үзенә көч бирәчәген белгән (29 өйрәнү мәкаләсенең 11 абзацын кара.)

11. Ни өчен Давыт көчсез булып күренгән? (Тышлыктагы рәсемне кара.)

11 Куәтле гаскәри Голиат Давытны көчсез дип санаган. Ул, Давытны күргәч, аңардан «түбәнсетеп, мыскыллап көлә башлаган». Давыт, Голиат белән чагыштырганда, кечкенә буйлы, тәҗрибәсез һәм коралланмаган булып күренгән бит. Чынлыкта исә Давыт көчле булган һәм, Йәһвәгә таянганга, үз дошманын җиңгән (1 Иш. 17:41—45, 50).

12. Давытка нәрсә кичереп чыгарга туры килгән?

12 Давыт тагын бер сәбәп аркасында үзен көчсез итеп хис итә алган. Ул Шаул патшага хезмәт иткән. Шаулны Исраил патшасы итеп Йәһвә билгеләсә дә һәм башта ул Давытны хөрмәт итсә дә, соңрак Шаул горурлыкка бирелгән һәм Давыттан көнләшә башлаган. Шаул Давыт белән начар мөгамәлә иткән һәм аны хәтта үтерергә тырышкан (1 Иш. 18:6—9, 29; 19:9—11).

13. Давыт Шаулның начар мөгамәләсенә ничек караган?

13 Шаул Давытны эзәрлекләсә дә, Давыт аңа Йәһвәнең майланганына буларак хөрмәт күрсәткән (1 Иш. 24:6). Давыт Шаулның мөнәсәбәте аркасында Йәһвәне гаепләмәгән. Киресенчә, Давыт Йәһвәгә таянуын дәвам иткән һәм бу авыр хәлдә аңардан көч сораган (Зәб. 18:1 һәм башлангыч сүз).

14. Паул белән Давытның авырлыклары кайсы яктан охшаш булган?

14 Рәсүл Паул Давытныкына охшаш авырлыклар кичергән. Аның дошманнары аңардан көчлерәк булган. Дин җитәкчеләре һәм сәясәтчеләр аны нәфрәт иткән. Еш кына алар аны кыйнаган һәм төрмәгә ташлаган. Давыт кебек, Паул якын кешеләрдән начар мөнәсәбәт күргән. Кайбер кардәшләр аңа каршы чыккан! (2 Көр. 12:11; Флп. 3:18) Әмма Паул барысын җиңгән. Бу нәрсәдән күренә? Эзәрлекләүләргә карамастан, ул вәгазьләвен дәвам иткән. Кардәшләр Паулны күңелсезләндерсә дә, ул аларга тугры булып калган. Иң мөһиме, ул үлеменә кадәр Аллаһыга тугры булып калган (2 Тим. 4:8). Төрле авырлыкларны ул физик яктан көчле булганга түгел, ә Йәһвәгә таянганга кичереп чыга алган.

Карашларыгызны шик астына куйган кешеләр белән ихтирамлы һәм юаш булыгыз (15 нче абзацны кара.) *

15. Безнең максатыбыз нинди һәм аңа ничек ирешергә?

15 Бәлки, сездән сыйныфташларыгыз, я хезмәттәшләрегез, я Йәһвә Шаһите булмаган туганнарыгызның мыскыллап көлгәннәре булгандыр. Ә бәлки, берәр кардәш сезне рәнҗеткәндер. Ул чакта Давыт белән Паулның мисаллары турында уйланыгыз. Сез «явызлыкны яхшылык белән җиңә» аласыз (Рим. 12:21). Голиат белән көрәшкән Давыттан аермалы буларак, безгә каршы чыккан кешеләр белән көрәшәсе юк. Киресенчә, аларны Йәһвә һәм Изге Язмалар белән таныштырырга тырышыйк. Моңа ирешер өчен, кешеләрнең сорауларына Изге Язмалар нигезендә җавап бирергә, начар мөгамәлә күрсәткән кешеләргә ихтирамлы булып калырга һәм бар кешегә, шул исәптән дошманнарга да, игелек кылырга кирәк (Мат. 5:44; 1 Пет. 3:15—17).

БАШКАЛАРДАН ЯРДӘМ КАБУЛ ИТЕГЕЗ

16, 17. Паул нәрсәне беркайчан да онытмаган?

16 Мәсихнең шәкерте булып киткәнче, рәсүл Паул мәсихчеләрне каты эзәрлекләгән дорфа яшь кеше булган (Рәс. 7:58; 1 Тим. 1:13). Гайсә Паулга (ул вакытта Шаулга) күктән мөрәҗәгать иткән һәм аны сукыр иткән. Яңадан күрә башлар өчен, Паул элек үзе эзәрлекләгән кешеләрдән ярдәм эзләргә тиеш булган! Басынкылык күрсәтеп, Паул Һанани исемле шәкерткә барган. Тегесе Паулга күрү сәләтен кайтарган (Рәс. 9:3—9, 17, 18). Шулай итеп Гайсә Мәсих бу эзәрлекләүченең карашын үзгәрткән.

17 Соңрак Паул мәсихче җыелышта зур абруй казанган. Әмма ул Гайсә биргән сабакны беркайчан да онытмаган. Паул басынкы булып калган һәм кардәшләрдән ярдәм алырга әзер булган. Алар аның өчен «зур юаныч чыганагы» булган (Көл. 4:10, 11).

18. Ни өчен башкалардан ярдәм алу авыр булырга мөмкин?

18 Паулдан нәрсәгә өйрәнеп була? Йәһвә халкы белән танышкач, без башкалардан ярдәмне теләп кабул итә идек һәм, үзебезнең рухи яктан сабый булуыбызны танып, әле күп нәрсәгә өйрәнәсе бар икәнлеген аңлый идек (1 Көр. 3:1, 2). Ә хәзер хәл ничегрәк? Йәһвәгә күп ел хезмәт итеп зур тәҗрибә тупласак, башкаларның ярдәмнәрен кабул итү авыр булырга мөмкин, бигрәк тә алар хакыйкатькә соңрак килгән булса. Ләкин онытмыйк: безне ныгытыр өчен, Йәһвә еш кына кардәшләрне куллана (Рим. 1:11, 12). Йәһвәдән ярдәм алырга теләсәк, безгә моны танырга кирәк.

19. Нәрсә ярдәмендә Паул уңышлы булган?

19 Мәсихче булып киткәч, Паул күп гаҗәеп эшләр башкарган. Ул уңышның кеше көченә, чыгышына, гыйлемле я бай булу-булмавына бәйле булмаганын белгән. Паул, уңышлы хезмәт итәр өчен, басынкы булырга һәм Йәһвәгә таянырга кирәклеген аңлаган. Әйдәгез, без дә, Паул кебек, 1) Йәһвәгә таяныйк, 2) борынгы хезмәтчеләрдән өйрәник һәм 3) кардәшләрнең ярдәмен кабул итик. Ул чакта, үзебезне көчсез итеп хис итсәк тә, Йәһвә безне көчле итәр!

71 ҖЫР Без бер сафта торабыз

^ 5 абз. Бу мәкаләдә без рәсүл Паулның мисалын карап чыгарбыз һәм басынкы булуның мөһимлеген күрербез. Басынкы булсак, Йәһвә безгә башкаларның көлү-кимсетүләренә карамастан бирешмәскә һәм шәхси кимчелекләребезне җиңәргә ярдәм итәчәк.

^ 1 абз. АҢЛАТМА: камилсезлек, ярлы булуыбыз, чирләребез я мәктәптә аз белем алганыбыз аркасында, без үзебезне көчсез итеп хис итәргә мөмкин. Моннан тыш, дошманнарыбыз да, безне кимсетер өчен, безне хурлый я безгә физик яктан һөҗүм итә.

^ 57 абз. ИЛЛЮСТРАЦИЯЛӘРГӘ АҢЛАТМА: вәгазьләгәндә, Паул фарисей тормышына хас нәрсәләрне — мәсәлән, грек я рим язучыларының төргәкләрен я Язмалардан өзекләр салынган тартмачыкларны кулланмаган.

^ 61 абз. ИЛЛЮСТРАЦИЯЛӘРГӘ АҢЛАТМА: абый-кардәшнең хезмәттәшләре аны туган көн бәйрәмендә катнашырга күндерә.