Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

ТӘРҖЕМӘИ ХӘЛ

Нәрсә эшләргә тиеш булсам, шуны гына башкардым

Нәрсә эшләргә тиеш булсам, шуны гына башкардым

ДОНАЛЬД РИДЛИ утыз елдан артык судларда Йәһвә Шаһитләрен яклаган. Ул пациентларның билгеле бер дарулардан, мәсәлән составына кан кергән дарулардан, баш тарту хокукын яклауда зур роль уйнаган. Дональд кардәш оешмабызга АКШның югары судларында берничә эшне җиңеп чыгарга ярдәм иткән. Дуслары аңа Дон дип дәшкән. Ул тырыш, басынкы һәм фидакарь булган.

2019 елда Дон кардәшнең яман чире табылган. Чиреннән дәвалау чарасы булмаганлыктан, аның хәле кыска вакыт эчендә начарланган, һәм 2019 елның 16 августында ул үлем йокысына талган. Аның тәрҗемәи хәле белән танышыгыз.

Мин 1954 елда Сент-Пол шәһәрендә (Миннесота, АКШ) тудым. Гаиләбез урта хәлле иде, мин биш баланың икенчесе идем. Әти-әнием католиклар иде һәм мине католик мәктәбенә бирде. Руханиның ярдәмчесе булсам да, Изге Язмаларны мин бик начар белә идем. Барлыкка Китерүчегә ышана идем, әмма чиркәүгә ышанычым тәмам бетте.

ХАКЫЙКАТЬ БЕЛӘН ТАНЫШАМ

Уильям Митчелл исемендәге юридик колледжта беренче курста укыганда, өемә Йәһвә Шаһитләре килде. Мин кер юу белән маташа идем. Моны күреп, алар соңрак килергә тәкъдим итте. Алар кабат килгәч, мин аларга ике сорау бирдем: «Ни өчен бу дөньяда начар кешеләр уңышка ирешә?» һәм «Бәхетле булыр өчен, нәрсә эшләргә кирәк?» Алар миңа «Мәңгелек тормышка алып баручы хакыйкать» дигән китапны һәм яшел төстәге «Изге Язмалар. Яңа дөнья тәрҗемәсе»н бирде. Мин өйрәнүгә ризалаштым. Өйрәнү күземне ачкандай булды! Җирдәге проблемаларны Аллаһы Патшалыгы гына хәл итә ала дигән фикер мине таң калдырды. Кешеләрнең хакимлеге уңышсыз булганы һәм кешеләргә зыян, газаплар һәм гаделсезлек кенә китергәне миңа һәрвакыт ап-ачык иде.

1982 елның башында мин Йәһвәгә багышландым һәм соңрак шул ук елны «Патшалык хакыйкате» дип аталган конгресста суга чумдырылдым. Конгресс Сент-Пол шәһәренең муниципаль үзәгендә үтте. Бер атнадан соң мин шул ук үзәктә имтихан бирдем. Октябрь башында миңа имтихан уңышлы бирелгән дигән хәбәр килеп иреште, һәм хәзер мин юрист булып эшләргә хокуклы идем.

Шул ук конгресста мин Майк Ричардсон исемле кардәш белән таныштым. Ул Бруклиндагы Бәйтелдә хезмәт итә иде. Ул миңа төп идарәдә юридик бүлекнең оештырылганы турында сөйләде. Шунда хәбәш түрәсенең сүзләре исемә төште, һәм мин: «Миңа юридик бүлектә эшләргә нәрсә комачаулый?» — дип уйлап куйдым (Рәс. 8:36). Шулай итеп, мин Бәйтел хезмәтенә гариза тутырдым.

Әти-әнием Йәһвә Шаһите булганыма әллә ни шат булмады. Әтием миннән Бәйтелдә хезмәт итү карьера баскычы буенча менәргә булышырмы дип сорады. Мин аңа ирекле хезмәтче булачагым турында һәм ай саен 75 доллар алачагым турында әйттем. Бәйтелчеләргә ул вакытларда шул сумма түләнә иде.

Ул вакытта мин әле судта эшләргә тиеш идем һәм болай гына китә алмый идем, шуңа күрә 1984 елдан гына Бәйтелдә хезмәт итә башладым. Мине Бруклиндагы юридик бүлеккә чакырдылар. Судта эшләп алу миңа кирәкле тәҗрибә җыярга булышты.

СТЭНЛИ ТЕАТРЫН КУЛЛАНУ

Стэнли театры элеккеге хәлендә

1983 елның ноябрендә оешмабыз Джерси-Сити шәһәрендә (Нью-Джерси штаты) Стэнли театрын сатып алды. Кардәшләр, электрик һәм сантехник системаларын ремонтлар өчен, администрациядән рөхсәт сорады. Чиновниклар белән очрашкач, кардәшләр Стэнли театрын конгресслар өчен кулланырга җыенганнарын аңлатты. Бу проблема тудырды, чөнки, шәһәр администрациясе карашыннан, дини максатлар өчен кулланылган биналар кешеләр яшәгән кварталларда гына булырга тиеш иде. Стэнли театры исә эшмәкәр кварталда урнашкан иде. Шуңа күрә чиновниклар рөхсәт бирмәде. Кардәшләр судка мөрәҗәгать итте, ләкин җиңелде.

Бәйтел хезмәтемнең беренче атнасында оешмабыз, судның карарына шикаять биреп, федераль судка мөрәҗәгать итте. Сент-Пол шәһәрендәге федераль судта ике ел практика үткәнгә, мин андый суд эшләре белән яхшы таныш идем. Адвокатларыбызның берсе мондый дәлил китерде: Стэнли театры төрле максатлар өчен кулланылган — кино күрсәтүдән алып рок-концертларга кадәр; алай булгач, ни өчен анда дини очрашулар үткәрергә ярамый соң? Федераль суд, бу эшне карап чыккач, Джерси-Сити администрациясе дини ирегебезне бозган дигән карар чыгарды һәм рөхсәт бирергә кушты. Шул көннән алып мин Йәһвәнең безгә судларда ярдәм иткәнен үз күзләрем белән күрә башладым. Мин юридик эшләрдә булышлык күрсәтергә бик шат идем.

Кардәшләр Стэнли театрында зур реконструкция башлады. Бер ел да үтмәде, ә кардәшләр инде бу яңа Конгресслар залында Гилад мәктәбенең 79 сыйныфының чыгарылышын үткәрде. Бу программа 1985 елның 8 сентябрендә үтте. Бәйтел юристы буларак, Патшалык эшенә үз өлешемне кертү минем өчен зур хөрмәт иде. Дөньяда эшләү миңа беркайчан да андый канәгатьлек китерми иде. Йәһвәнең мине әле күп кенә судларда кулланачагын мин хәтта күз алдына да китерә алмый идем.

КАНСЫЗ ДӘВАЛАНУ ХОКУКЫН ЯКЛАУ

1980 елларда күп кенә табиблар хәтта балигъ Йәһвә Шаһитләрен кан кулланмыйча дәваларга теләмәгән. Ә йөкле апа-кардәшләргә тагы да авыррак булган, чөнки судлар аларның кан салудан баш тартырга хокуклары юк дип санаган. Алар болай дип фикер йөрткән: кан салмасак, хатын-кыз үләр һәм аның сабые ятим калыр.

1988 елның 29 декабрендә Дениз Николо исемле апа-кардәш бала тапты, һәм аның кан китүе башланды. Аның гемоглобины 50 грамм-литрдан азрак иде, шуңа күрә табиб, аңа кан салыр өчен, аңардан рөхсәт сорый башлады. Дениз кардәш баш тартты. Киләсе иртә табиб, судка биреп, кан салырга рәсми рөхсәт сорады. Суд тыңлавы булмыйча, судья кан салырга рөхсәт итте һәм моның турында Дениз апа-кардәшкә дә, иренә дә хәтта хәбәр дә итеп тормады.

30 декабрь, җомга көнне, табиблар Дениз апа-кардәшкә кан салды. Ул үзе дә, ире дә һәм башка гаилә әгъзалары каршы булса да, табиблар көчләп моны эшләде. Шул көнне Дениз кардәшнең кайбер туганнары һәм бер-ике өлкән кулга алынды: имеш, алар, каршылык күрсәтеп, карават янында торган һәм шулай итеп кан салырга комачауларга маташкан. 31 декабрь, шимбә көнне, Нью-Йорк һәм Лонг-Айленд газеталары бу арестлар турында хәбәрләр язды.

Филип Брамли белән яшь чагыбызда

Без югарырак судка мөрәҗәгать иттек, һәм дүшәмбе, иртән, мин суд рәисе Милтон Моллен белән сөйләшеп алдым. Мин аңа бу эшкә кагылышлы бар фактларны сөйләп бирдем һәм кан салуга рөхсәт биргән судьяның хәтта суд тыңлавын үткәрмичә карар чыгарганын әйттем. Судья Моллен мине, бу очрак турында җентекләбрәк сөйләшер өчен, төшке аштан соң үз офисына чакырды. Ул шулай ук хастаханәнең юристын да чакырды. Без күзәтчем Филип Брамли белән Моллен офисына бергәләп бардык. Әңгәмәбез тыныч барды дип әйтмәс идем. Брамли кардәш миңа хәтта үз блокнотында: «Артык кызма»,— дип язды. Бу киңәш бик урынлы иде, чөнки мин теге юрист белән каты бәхәсләшә башладым.

АКШның Югары суды алдында басып торабыз. Сулдан уңга: Ричард Моук, Грегори Олдз, Пол Полидоро, Филип Брамли, Дон Ридли һәм Марио Морено («Уяныгыз!» (рус) 2003 ел, 8 гыйнвар чыгарылышында Күзәтү манарасы Җәмгыятенең Страттон авылына каршы суд эше турында укыгыз)

Якынча бер сәгать сөйләшкәннән соң судья Моллен иртәгә безнең эшебез иң беренче булып каралачак дип әйтте. Без аның офисыннан чыгып киткәндә, ул безгә хастаханә вәкилен иртәгә «авыр көн көтә» дип әйтеп куйды. Әйтерсең лә Йәһвә мине җиңү бирәчәгендә ышандырды. Йәһвәнең безне үз ихтыярын үтәр өчен кулланганын күрү гаҗәеп булды.

Без төнгә хәтле бу судка әзерләнеп утырдык. Суд Бруклиндагы Бәйтелдән берничә квартал ераклыкта гына урнашканга, кечкенә юридик бүлегебездә эшләгән хезмәтчеләрнең барысы да диярлек анда җәяү бара алды. Дәлилләребезне тыңлаганнан соң, судьяларның дүртесе дә кан салу турындагы карарның дөрес булмаганын таныды. Суд Николо апа-кардәш ягына басты һәм кешегә хәбәр итмичә суд тыңлавын үткәрү я бигрәк тә карар чыгару аның конституцион хокукларын боза дип таныды.

Соңрак Нью-Йорк штатының югары суды Николо апа-кардәшнең кансыз дәваланырга хокукы барлыгын таныды. Гомумән алганда, мин кан белән бәйле дүрт суд эшендә катнаштым. Бу очрак минем өчен беренчесе булды. (« Штатларның югары судларында җиңүләр» дигән рамканы кара.) Мин шулай ук башка адвокатлар белән опекунлык, аерылышу, милек һәм биналар куллануга кагылышлы судларда катнаштым.

ГАИЛӘ ТОРМЫШЫМ

Хатыным Доун белән

Хатыным Доун белән танышканда, ул ире белән аерылышкан һәм ялгызы өч бала тәрбияләгән апа-кардәш иде. Ул гаиләсен дә тәэмин итәргә, пионер булып хезмәт итәргә дә өлгерә иде. Аның тормышы җиңелләрдән түгел иде. Аның Йәһвәгә хезмәт итәргә тәвәккәллеге мине яулап алды. 1992 елда Нью-Йоркта үткән «Яктылык кешеләре» дигән өлкә конгрессында мин аңа йөрешергә тәкъдим иттем. Бер елдан соң без өйләнештек. Доун гомерем буе миңа яхшылык кылды (Гыйб. сүз. 31:12). Рухи карашлы һәм шат күңелле хатын — Йәһвәдән чын бүләк.

Без өйләнешкәндә, балаларыбызга 11, 13 һәм 16 яшь иде. Мин алар өчен яхшы әти булырга тели идем, шуңа күрә басмаларыбызда үги әти-әниләр өчен бирелгән бар киңәшләрне укып кулланырга тырыштым. Әлбәттә, авырлыкларсыз булмады, әмма без аларны җайга сала алдык, һәм балалар мине ышанычлы дус һәм назлы ата буларак кабул итте. Балаларыбызның дусларын өебездә кунак итәргә без һәрвакыт шат идек, шуңа күрә йортыбыз гөжләп торды.

2013 елда без Доун белән, әти-әниләребез турында кайгыртыр өчен, Висконсинга күчендек. Гаҗәеп, әмма Бәйтел хезмәтем тәмамланмады: хәзер мин юридик бүлеккә ирекле хезмәтче буларак булыша башладым.

ТОРМЫШЫМ КИНӘТ ҮЗГӘРӘ

2018 елның сентябрендә мин еш кына йөткерә башлавыма игътибар иттем. Җирле табиб мине карады, әмма проблеманың сәбәбен тапмады. Соңрак башка табиб миңа неврологка мөрәҗәгать итәргә кушты. 2019 елның гыйнварында невролог миңа сирәк очрый торган прогрессирующий надъядерный паралич дигән диагноз куйды.

Өч көннән соң, тимераякта шуганда, мин, егылып, беләзек сөяген сындырдым. Ә бит мин тимераякта гомерем буе шуа идем! Шул вакыт мин хәрәкәт итү сәләтен югалта башлавымны аңладым. Чиремнең шулкадәр тиз көчәя баруына мин әзер түгел идем. Сөйләшү, йөрү һәм хәтта йоту авырайганнан-авырая башлады.

Юрист буларак, Патшалык эшенә үз кечкенә өлешемне кертә алганыма мин шундый шат! Шулай ук мин, Йәһвә Шаһитләренең кан кулланмыйча дәваланырга хокукларын яклар өчен, профессиональ журналларда күп мәкаләләр язып чыгардым һәм төрле илләрдә медико-юридик семинарларда чыгышлар ясадым. Шулай да мин Лүк 17:10 да язылганны үзем турында әйтә алам: мин мактауга лаексыз хезмәтче; нәрсә эшләргә тиеш булсам, шуны гына башкардым.