Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

28 ӨЙРӘНҮ МӘКАЛӘСЕ

Сез хакыйкатькә ия булуыгызга инанганмы?

Сез хакыйкатькә ия булуыгызга инанганмы?

«Син өйрәнгәннәрең һәм инанганнарың буенча яшә» (2 ТИМ. 3:14).

56 ҖЫР Хакыйкать юлы тормышың юлы булсын

БУ МӘКАЛӘДӘ *

1. «Хакыйкать» дигәндә, без нәрсәне күздә тотабыз?

«СИН хакыйкатькә ничек килдең?» «Син хакыйкатьтә үстеңме?» «Син инде ничә ел хакыйкатьтә?» Мөгаен, берәрсенең сезгә мондый сораулар биргәне бардыр яисә сез үзегез аларны биргән булгансыздыр. Гадәттә, «хакыйкать» дигәндә, без карашларыбызны, гыйбадәт кылуыбызны һәм тормыш рәвешебезне күздә тотабыз. Хакыйкатьтә булган кешеләр Изге Язмалардагы тәгълиматларны белә һәм андагы принциплар буенча яши. Нәтиҗәдә, алар ялган дин богауларыннан азат һәм камилсез кеше өчен мөмкин була алган иң яхшы тормыш алып бара (Яхъя 8:32).

2. Яхъя 13:34, 35 буенча, кешене хакыйкатькә нәрсә җәлеп итә?

2 Сезне хакыйкатькә нәрсә җәлеп итте? Бәлки, Йәһвә халкының яхшы тәртибедер (1 Пет. 2:12). Ә бәлки, сезне алар арасында хөкем сөргән мәхәббәт җәлеп иткәндер. Күпләр, очрашуга беренче тапкыр килгәч, андагы мәхәббәтне сизми калмый. Хәтта яңгыраган фикерләр дә аларның йөрәкләрендә шулкадәр тирән эз калдырмый. Бу безне гаҗәпләндерми, чөнки Гайсә мәхәббәт мәсихчеләрне аерып торучы билге булачак дип пәйгамбәрлек иткән. (Яхъя 13:34, 35 укы.) Ләкин нык иманга ия булыр өчен, башкаларның яратуларын сизү генә җитми.

3. Иманыбыз кардәшләрнең яратуына гына нигезләнгән булса, бу нәрсәгә китерер?

3 Иманыбыз кардәшләрнең яратуына гына нигезләнергә тиеш түгел. Югыйсә, берәр кардәш — әйтик, хәтта өлкән я пионер — җитди гөнаһ кылса, яисә берәр имандаш сезне рәнҗетсә, яисә мөртәт булып киткән кеше Йәһвә Шаһитләре хакыйкатькә өйрәтми дип әйтсә, бу сезнең өчен абыну ташы булыр. Иманыгыз Йәһвә белән шәхси мөнәсәбәтләргә нигезләнгән булмаса, ә кешеләрнең мөнәсәбәтенә нигезләнгән булса, иманыгыз нык нигездә тора дип әйтеп булмый. Иман нык булсын өчен, хисләр белән эмоцияләр генә җитәрлек түгел. Иманыбыз ышанычлы фактлар белән логикага нигезләнергә тиеш. Сез Изге Язмаларда гына хакыйкать булганына инанырга тиеш (Рим. 12:2).

4. Маттай 13:3—6, 20, 21 буенча, иман сынаулары кайберәүләргә ничек тәэсир итә?

4 Гайсә кайбер кешеләр хакыйкатьне шатлык белән кабул итәр, әмма аларның иманнары сынаулар аркасында какшар дип әйткән. (Маттай 13:3—6, 20, 21 укы.) Бәлки, алар Мәсих шәкерте булу билгеле бер авырлыклар китерәчәген аңлап бетермәгәндер (Мат. 16:24). Я, бәлки, алар Аллаһы аларны бар проблемаларыннан яклап торыр дип уйлагандыр. Ләкин бу дөньяда авырлыкларсыз булмый шул, моның аркасында шатлык кайвакыт сүрелә (Зәб. 6:6; Вәг. 9:11).

5. Күпчелек кардәш хакыйкатьтә булганына шикләнмәгәнен ничек раслый?

5 Күпчелек кардәш хакыйкатьтә булганына бер дә шикләнми. Бу нәрсәдән күренә? Берәр мәсихче аларны рәнҗетсә я үзен мәсихчеләрчә тотмаса, аларның иманнары какшамый (Зәб. 119:165). Сынауларда аларның иманнары ныгый гына бара (Ягък. 1:2—4). Андый иманны ничек үстереп була соң?

АЛЛАҺЫ ТУРЫНДА ТӨГӘЛ БЕЛЕМ АЛЫГЫЗ

6. Беренче гасырдагы мәсихчеләр үз иманнарын нәрсәгә нигезләп төзегән?

6 Беренче гасырда яшәгән мәсихчеләр үз иманнарын Изге Язмалардагы белемнәргә һәм Гайсәнең тәгълиматларына, ягъни «яхшы хәбәр аша килгән хакыйкатькә», нигезләгән (Гәл. 2:5). Бу хакыйкать үз эченә бар мәсихче тәгълиматларны ала, шул исәптән Гайсәнең йолымы белән терелтелүе турындагы тәгълиматларны да. Рәсүл Паул бу тәгълиматларның хакыйкый булуына бер дә шикләнмәгән. Бу нәрсәдән күренгән? Ул кешеләргә, Изге Язмалардан «өзекләр китереп, Мәсихнең газап чигәргә, шулай ук үледән терелергә тиеш булганлыгын» аңлатырга тырышкан (Рәс. 17:2, 3). Беренче гасырдагы шәкертләр бу хакыйкатьләрне кабул иткән һәм Изге Язмаларны аңлауда изге рух җитәкчелегенә таянган (Рәс. 17:11, 12; Евр. 5:14). Алар бу тәгълиматларның Изге Язмаларга нигезләнгәненә инанган булган һәм үз иманнарын хисләргә нигезләп кенә төземәгән. Алар имандашлар арасында рәхәт булганга гына да хезмәт итмәгән. Аларның иманнарының нигезе «Аллаһы турындагы төгәл белем» булган (Көл. 1:9, 10).

7. Изге Язмалардагы хакыйкатькә ышану безне ничек яклый?

7 Аллаһы Сүзендәге хакыйкатьләр үзгәрми кала (Зәб. 119:160). Кардәшебез безне рәнҗетсә дә я җитди гөнаһ кылса да, хакыйкать барыбер шул ук булып кала. Без кичергән каршылык-эзәрлекләүләр дә хакыйкатьне үзгәртми. Шуңа күрә безгә Изге Язмалардагы тәгълиматларны яхшы аңларга һәм аларның хакыйкый булуына инанган булырга кирәк. Давыл вакытында корабны үз урынында тотып торган якорь кебек, Изге Язмалардагы хакыйкатькә нигезләнгән иманыбыз да безгә тормыш давылында какшамас булып калырга ярдәм итәчәк. Карашларыгызның хак булуына тагы да ныграк инанырга сезгә нәрсә булышыр?

«ИНАНГАННАРЫҢ БУЕНЧА ЯШӘ»

8. 2 Тимутигә 3:14, 15 тән күренгәнчә, Тимути хакыйкатьтә булганына ничек инанган?

Тимути үзенең хакыйкатьтә булганына нык инанган булган. Аңа андый инанганлык кайдан килгән? (2 Тимутигә 3:14, 15 укы.) Борынгы язмалардагы тәгълиматларга аны әнисе белән әбисе өйрәткән. Һичшиксез, ул үзе дә изге язмаларны өйрәнүгә көчен дә, вакытын да жәлләмәгән. Шулай итеп ул иманын үстергән дә. Соңрак Тимути әнисе һәм әбисе белән мәсихче булып киткән. Билгеле, мәсихчеләр арасында булган мәхәббәт Тимутине битараф калдырмаган, һәм аның үз кардәшләре белән вакыт үткәрергә һәм аларга ярдәм итәргә теләге туган (Флп. 2:19, 20). Шулай да Йәһвәгә Тимутине кешеләр түгел, ә Изге Язмалардагы хакыйкать җәлеп иткән. Сез дә, Йәһвәгә якынлашыр өчен, Изге Язмаларны өйрәнегез һәм тирәнтен уйланыгыз.

9. Сезгә нинди өч төп хакыйкатькә инанырга кирәк?

9 Иң баштан мондый өч хакыйкатькә инану мөһим: беренчесе — барысын Йәһвә Аллаһы барлыкка китергән (Чыг. 3:14, 15; Евр. 3:4; Ачыл. 4:11); икенчесе — Изге Язмалар Аллаһының кешелек өчен иңдергән Сүзе (2 Тим. 3:16, 17); өченчесе — Йәһвәнең җирдә Мәсих җитәкчелегенә буйсынып хезмәт итүче халкы бар һәм бу халык — Йәһвә Шаһитләре (Ишаг. 43:10—12; Яхъя 14:6; Рәс. 15:14). Моңа инаныр өчен, Изге Язмалар энциклопедиясе буласы юк. Сезнең максатыгыз,— «акылыгызны кулланып», ышануларыгызның хак булганына инану (Рим. 12:1).

БАШКАЛАРНЫ ИНАНДЫРЫРГА ӘЗЕР БУЛЫГЫЗ

10. Хакыйкатьне белүдән тыш, без тагын нәрсә эшләргә тиеш?

10 Аллаһы, Изге Язмалар һәм Аллаһы халкы турындагы өч төп тәгълиматка инангач, сез башкаларга да Изге Язмалар ярдәмендә моңа инанырга булышырга тиеш. Ни өчен? Чөнки, мәсихчеләр буларак, без башкаларны моңа өйрәтү өчен җаваплы * (1 Тим. 4:16). Башкаларга хакыйкатьне кабул итәргә булышканда, безнең үзебезнең дә инанган булуыбыз ныгый бара.

11. Рәсүл Паул, өйрәтүче буларак, нинди үрнәк калдырган?

11 Халыкны өйрәткәндә, рәсүл Паул «Муса кануны һәм пәйгамбәрләр язмалары ярдәмендә Гайсә турында инандырып сөйләгән» (Рәс. 28:23). Башкаларны өйрәткәндә, без Паулдан ничек үрнәк ала алабыз? Коры фактлар китерүдән тыш, без өйрәнүчеләребезгә Изге Язмалар нигезендә уйланырга һәм Йәһвәгә якынлашырга булышырга тиеш. Кеше безне хөрмәт иткәнгә генә хакыйкатьне кабул итсә, бу дөрес булмас иде. Ул үзе Изге Язмаларда кайгыртучы Аллаһы турында әйтелгәннәрнең дөрес булуына инанган булырга тиеш.

Ата-аналар, балаларыгызны «Аллаһы зирәклегенең тирәнлекләренә» өйрәтеп, аларга нык иман үстерергә булышыгыз (12, 13 нче абзацларны кара.) *

12, 13. Ата-аналар үз балаларына хакыйкатьтә төпләнергә ничек булыша ала?

12 Ата-аналар, әлбәттә, сез балаларыгызның хакыйкатьтә булуларын телисез. Бәлки, сез, балаларымның җыелышта дуслары булса, алар рухи яктан үсәр дип уйлыйсыздыр. Шулай да, балаларыгыз хакыйкатьтә булуларына инанган булсын өчен, аларга яхшы дуслар гына җитми. Алар Йәһвә белән шәхси мөнәсәбәтләр һәм Изге Язмалардагы тәгълиматларга иман үстерергә тиеш.

13 Үз балаларын хакыйкатькә өйрәтергә теләгән ата-аналар үзләре дә Изге Язмаларны тикшерүдә яхшы үрнәк булырга тиеш. Алар алган белемнәре турында тирәнтен уйланыр өчен вакыт бүлеп куярга тиеш. Ул чакта алар балаларын да тырыш тикшерүче булырга өйрәтә алыр. Өйрәнүчеләребезне өйрәткән кебек, ата-аналар үз балаларын Изге Язмаларны өйрәнү коралларын кулланырга өйрәтергә тиеш. Шулай эшләсәләр, балалары Йәһвәгә ярату үстерер һәм рухи ризык бирә торган каналны — «ышанычлы һәм акыллы хезмәтчене» кадерләр (Мат. 24:45—47). Ата-аналар, балаларыгызны төп тәгълиматларга өйрәтү белән генә чикләнмәгез. Балаларыгызның яшен һәм сәләтен исәпкә алып, аларны «Аллаһы зирәклегенең тирәнлекләренә» дә өйрәтегез (1 Көр. 2:10). Шулай итеп сез аларга нык иман үстерергә булышырсыз.

ИЗГЕ ЯЗМАЛАРДАГЫ ПӘЙГАМБӘРЛЕКЛӘРНЕ ТИКШЕРЕГЕЗ

14. Ни өчен без Изге Язмалардагы пәйгамбәрлекләрне тикшерергә тиеш? (« Сез бу пәйгамбәрлекләрне аңлата аласызмы?» дигән рамканы да кара.)

14 Изге Язмалардагы пәйгамбәрлекләр — Аллаһы Сүзенең бер бик мөһим өлеше, һәм алар безгә Йәһвәгә иманыбызны ныгытырга булыша. Нинди пәйгамбәрлекләр сезнең иманыгызны ныгыта? Бәлки, сез «соңгы көннәргә» кагылышлы пәйгамбәрлекләрне искә алырсыз (2 Тим. 3:1—5; Мат. 24:3, 7). Ә башка пәйгамбәрлекләр иманыгызны ныгытамы? Мәсәлән, сез Даниял китабының 2 нче я 11 нче бүлекләрендә язылган пәйгамбәрлекләрнең ничек үтәлгәнен я үтәлә барганын аңлата аласызмы? * Истә тотыгыз: Изге Язмаларга нигезләнгән иман беркайчан да какшамас. Икенче бөтендөнья сугышы вакытында Германиядәге кардәшләребез бик каты иман сынауларына дучар булган. Алар соңгы көннәргә кагылышлы пәйгамбәрлекләрне тулысынча аңлап бетермәсә дә, аларның Аллаһы Сүзенә иманнары нык булган. Әйдәгез, аларның мисалларын карап китик.

Изге Язмаларны өйрәнү, шул исәптән пәйгамбәрлекләрне тикшерү, сынауларда чыдам булып калырга булышыр (15—17 нче абзацларны кара.) *

15—17. Нацистлар режимы вакытында кардәшләребезне нәрсә ныгыткан?

15 Нацистлар Германиясендә меңләгән кардәшебез концентрацион лагерьларга ташланган булган. Гитлер белән СС башлыгы Генрих Гиммлер Йәһвә Шаһитләрен нәфрәт иткән. Бер апа-кардәшебез Гиммлерның концлагерьда апа-кардәшләребезгә әйткән мондый сүзләрен исенә төшерә: «Сезнең Йәһвәгез күктә идарә итә ала, ә монда, җирдә, без идарә итәбез! Кем җиңәчәген күрерсез әле!» Шул вакытларда Йәһвә халкына тугры булып калырга нәрсә булышкан?

16 Изге Язмаларны Тикшерүчеләр Патшалыкның 1914 елда идарә итә башлаганын белгән. Шуңа күрә эзәрлекләүләр аларны гаҗәпләндермәгән. Аллаһы халкы бернинди хөкүмәтнең дә Йәһвә эшен туктата алмаганына нык ышанган. Гитлер хак гыйбадәт кылуны юк итә алмаган, һәм аның хөкүмәте Аллаһы Патшалыгыннан көчлерәк тә булып китмәгән. Безнең кардәшләребез Гитлерның идарә итүе иртәме-соңмы юкка чыгачагын белгән.

17 Кардәшләребез хак булган: берничә елдан соң нацистлар режимы юкка чыккан. «Монда, җирдә, без идарә итәбез» дип әйткән Генрих Гиммлер качак булып китәргә мәҗбүр булган. Качканда, ул элек концлагерьда утырган Любке кардәшне очраткан. Өметсезлеккә калган Гиммлер Любке кардәштән: «Изге Язмаларны Тикшерүче, хәзер нәрсә?» — дип сораган. Любке кардәш Йәһвә Шаһитләре нацистлар режимының җимереләчәген һәм үзләренең азат ителәчәген алдан белгән дип әйткән. Элек Йәһвә Шаһитләрен күп хурлаган Гиммлер хәзер берсүзсез калган. Озакламый ул үз-үзенә кул салган. Бу очрак безне нәрсәгә өйрәтә? Изге Язмаларны өйрәнү, шул исәптән пәйгамбәрлекләрне тикшерү, безгә какшамас иман үстерергә һәм сынауларда чыдам булып калырга булышыр (2 Пет. 1:19—21).

18. Яхъя 6:67, 68 дә язылган очрактан күренгәнчә, ни өчен безгә «төгәл белем» һәм «зирәклек» кирәк?

18 Һәрберебез ярату үстерергә тиеш, чөнки бу — мәсихчеләрне аерып торучы билге. Шул ук вакыт төгәл «белемебез артканнан-арта» барырга һәм «зирәклегебез һәр яктан үсә» барырга тиеш (Флп. 1:9). Шулай эшләсәк, «безне дулкыннар ыргытып һәм төрле тәгълиматлар җиле тегендә-монда өстерәп йөрмәячәк», шул исәптән мөртәтләр дә безне алдый алмаячак (Эфес. 4:14). Беренче гасырдагы шәкертләр Гайсәгә иярми башлагач, рәсүл Петер зур ышаныч белән аңа: «Мәңгелек тормыш сүзләре синдә»,— дип әйткән. (Яхъя 6:67, 68 укы.) Петер, Гайсәнең кайбер өйрәтүләрен аңлап бетермәсә дә, аның Мәсих булуын төгәл белгән, шуңа күрә ул тугры булып калган. Сез дә Изге Язмалардагы тәгълиматларның дөреслегендә инанган була аласыз. Шулчак иманыгыз нык булыр һәм сез башкаларга да нык иманга ия булырга булышырсыз (2 Яхъя 1, 2).

72 ҖЫР Хакыйкатьне таратабыз

^ 5 абз. Изге Язмалардагы хакыйкать — кыйммәтле нәрсә. Бу мәкалә безгә моны аңларга булышыр һәм без ышанган нәрсәләр чыннан да хакыйкать булуына инанырга ярдәм итәр.

^ 10 абз. Изге Язмаларның төп тәгълиматлары турында дөрес итеп әңгәмәләр корырга булышыр өчен, 2012—2015 елларда «Күзәтү манарасы»нда «Изге Язмалар нигезендә сөйләшү» дигән рубрика чыккан иде. Мәсәлән, анда мондый темалар каралды: «Гайсә Аллаһымы?», «Аллаһы Патшалыгы кайчан идарә итә башлаган?» һәм «Ни өчен Аллаһы газапларга юл куя?».

^ 14 абз. Бу пәйгамбәрлекләр «Күзәтү манарасы» 2012 ел, 15 июнь ае һәм 2020 ел, май ае чыгарылышларында карала.

^ 60 абз. ИЛЛЮСТРАЦИЯЛӘРГӘ АҢЛАТМА: ата-ана гаилә өйрәнүе вакытында балалары белән бергә бөек афәткә кагылышлы пәйгамбәрлекләрне тикшерә.

^ 62 абз. ИЛЛЮСТРАЦИЯЛӘРГӘ АҢЛАТМА: бөек афәт вакытында шул ук гаилә аптырашта калмый.