Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

30 ӨЙРӘНҮ МӘКАЛӘСЕ

Хакыйкатьтә йөрүегезне дәвам итегез

Хакыйкатьтә йөрүегезне дәвам итегез

«Минем өчен балаларымның хакыйкатьтә йөрүләре хакында ишетүдән дә зуррак бәхет юк» (3 ЯХЪЯ 4).

54 ҖЫР Менә юл!

БУ МӘКАЛӘДӘ *

1. 3 Яхъя 3, 4 тән күренгәнчә, безне нәрсә сөендерә ала?

РӘСҮЛ ЯХЪЯ күп кенә кешегә хакыйкатькә килергә булышкан. Бу шәкертләр төрле авырлыкларга очраган. Яхъя, аларны үзенең рухи балалары дип санап, аларның иманнарын ныгытыр өчен тырышлыклар куйган. Аларның хакыйкатьтә йөрүләрен белү аңа никадәр зур шатлык китергәндер! Без дә балаларыбызның, шул исәптән рухи балаларыбызның, Йәһвәгә багышланганнарын һәм тугры хезмәт иткәннәрен күргәндә, бик сөенәбез. (3 Яхъя 3, 4 укы.)

2. Яхъя үз хатларын нинди максат белән язган?

Патмос утравындагы сөргеннән соң Яхъя, күрәсең, Эфестә яки бу шәһәр тирәсендә яши башлаган. Ул вакытта, күрәсең б. э. 98 елында, Йәһвә Яхъяны өч хат язарга рухландырган. Бу хатларның максаты мәсихчеләрнең Гайсәгә иманнарын ныгыту һәм аларны хакыйкатьтә йөрергә дәртләндерү булган.

3. Без нинди сорауларга җавап алырбыз?

Яхъя исән калган рәсүлләрнең соңгысы булган. Ялган укытучыларның җыелышка начар йогынты ясаганы аны бик борчыган * (1 Яхъя 2:18, 19, 26). Мөртәтләр, Аллаһыны беләбез дисәләр дә, аның әмерләрен үтәмәгән. Әйдәгез, Яхъяның мәсихчеләргә биргән киңәшләрен карап китик. Бу безгә мондый өч сорауга җавап табарга булышыр: хакыйкатьтә йөрү нәрсәне аңлата? Мәсихче юлыбызда нинди киртәләр булырга мөмкин? Без бер-беребезгә хакыйкатьтә калырга ничек ярдәм итә алабыз?

ХАКЫЙКАТЬТӘ ЙӨРҮ НӘРСӘНЕ АҢЛАТА?

4. 1 Яхъя 2:3—6 һәм 2 Яхъя 4, 6 буенча, хакыйкатьтә йөрер өчен, нәрсә кирәк?

4 Хакыйкатьтә йөрер өчен, без Изге Язмалардагы хакыйкатьне белергә тиеш. Өстәвенә, Йәһвәнең «әмерләрен үтәп яшәү», ягъни аңа тыңлаучан булу, үтә зарур. (1 Яхъя 2:3—6; 2 Яхъя 4, 6 укы.) Гайсә Йәһвәгә тыңлаучан булуда камил үрнәк күрсәткән. Шуңа күрә, Йәһвәгә тыңлаучан булу җиңелрәк булсын өчен, безгә нәкъ Гайсәнең эзләре буенча барырга кирәк (Яхъя 8:29; 1 Пет. 2:21).

5. Без нәрсәдә инанган булырга тиеш?

5 Хакыйкатьтә йөрер өчен, без Йәһвәнең — хакыйкать Аллаһысы, ә Изге Язмаларда язылганнарның хакыйкать булуына инанган булырга тиеш. Күпләр бүген Гайсәнең Аллаһы Патшалыгының Патшасы булуына ышанмаса да, без Гайсәнең Мәсих булуына ышанырга тиеш. Яхъя «күп алдакчылар» бар дип кисәткән. Алар Йәһвәгә һәм Гайсәгә иманнары зәгыйфь булган кешеләрне читкә алып киткән (2 Яхъя 7—11). Яхъя: «Гайсәнең Мәсих булуын кире кагучы — ялганчы булмыйча, кем булсын?» — дип язган (1 Яхъя 2:22). Аллаһы Сүзен тикшерсәк кенә, безне беркем дә алдый алмас. Тирән өйрәнсәк кенә, без Йәһвәне һәм Гайсәне яхшы белербез (Яхъя 17:3). Ул чакта гына без хакыйкатькә ия булуыбызга инанган булырбыз.

МӘСИХЧЕ ЮЛЫБЫЗДА НИНДИ КИРТӘЛӘР БУЛЫРГА МӨМКИН?

6. Яшь мәсихчеләр нинди авырлыкка очрый?

6 Бар мәсихчеләргә дә кеше фәлсәфәсенә ышанып китмәс өчен сак булырга кирәк (1 Яхъя 2:26). Аеруча яшь мәсихчеләр сак булырга тиеш. Франциядә яшәүче 25 яшьлек Алексья * болай ди: «Мәктәптә безне эволюция теориясенә һәм башка фәлсәфәләргә өйрәттеләр. Йөрәгемдә шикләр туа башлады, кайвакыт бу идеяләр дөрес кебек тоела иде. Әмма мин укытучыларның өйрәтүләрен генә тыңлау, ә Изге Язмаларны кире кагу һич тә дөрес булмас иде дип уйлап куйдым». Алексья «Яшәү ничек барлыкка килгән? Эволюция яки барлыкка китерү ашамы?» (рус) дигән китапны өйрәнергә булган. Берничә атна эчендә аның шикләре юкка чыккан. Алексья болай дип дәвам итә: «Мин хакыйкатьнең Изге Язмаларда булганына инандым һәм андагы нормалар буенча яшәүнең шатлык белән җан тынычлыгы китергәнен аңладым».

7. Без нәрсәдән качарга тиеш һәм ни өчен?

7 Яшьләр дә, олы яшьтәгеләр дә ике төрле тормыш алып барудан качарга тиеш. Яхъя аңлатканча, хакыйкатьтә дә йөреп һәм шул ук вакыт әхлаксыз тормыш та алып барып булмый (1 Яхъя 1:6). Бүген һәм киләчәктә Аллаһының хуплавына ия булырга телибез икән, безгә һәрвакыт шуны истә тотарга кирәк: Аллаһы бар эшләребезне дә күрә. Йәһвәдән бер гөнаһны да яшереп булмый, чөнки гөнаһ аңа уч төбендәге кебек аермачык күренә (Евр. 4:13).

8. Без нәрсәне кире кагарга тиеш?

8 Безгә дөньяның гөнаһлы эшләргә карата карашын кире кагарга кирәк. Рәсүл Яхъя болай дип язган: «„Бездә гөнаһ юк“,— дибез икән, без үз-үзебезне алдыйбыз» (1 Яхъя 1:8). Яхъя көннәрендә мөртәтләр, аңлы рәвештә гөнаһ кылып та, Аллаһы белән мөнәсәбәтләрне саклап була дип өйрәткән. Бүген дә кешеләр шулайрак фикер йөртә. Күпләр, без Аллаһыга ышанабыз дип әйтсә дә, гөнаһка, аеруча җенси әхлаксызлыкка, карата Йәһвәнең карашы белән ризалашмый. Йәһвә әхлаксыз дип санаган нәрсәләрне начар дип санамыйча, алар андый тормыш рәвешен шәхси сайлау дип саный.

Яшьләр, Изге Язмаларга нигезләнгән позициягезне яклар өчен, Йәһвәнең яхшылык һәм яманлык нормаларын тирәнтен аңларга тырышыгыз (9 нчы абзацны кара.) *

9. Изге Язмалардагы нормалар буенча яшәү яшьләргә нинди файда китерә?

9 Әхлаксызлыкка каршы тору турында әйткәндә, яшь мәсихчеләргә аеруча авыр булырга мөмкин, чөнки сыйныфташлары яки хезмәттәшләре аларга басым ясый. Александр исемле кардәш белән шулай булган да. Ул болай дип сөйли: «Мәктәптә кайбер кызлар миңа җенси мөнәсәбәтләргә керергә ачык итеп тәкъдим итә иде. Мин ризалашмаганга һәм бер кыз белән дә йөрешмәгәнгә, алар мине гомосексуалист дип үрти иде». Сез дә андый вәсвәсәләргә очрасагыз, истә тотыгыз: Изге Язмалардагы нормалар буенча яшәү үз-үзегезгә хөрмәт хисегезне, физик һәм эмоциональ сәламәтлегегезне һәм Йәһвә белән мөнәсәбәтләрегезне яклар. Вәсвәсәне җиңгән саен, тотнаклылык күрсәтү җиңелрәк булыр. Шуны да онытмыйк: җенси мөнәсәбәтләргә бозык караш Шайтаннан килә, шуңа күрә, сафлык саклаганда, «сез Явызны җиңәсез» (1 Яхъя 2:14).

10. 1 Яхъя 1:9 дагы сүзләр безгә саф вөҗдан белән хезмәт итәргә ничек булыша?

10 Без нәрсә гөнаһ, ә нәрсә гөнаһ түгел икәнлеген Йәһвә генә билгели алганын таныйбыз. Без гөнаһ кылмаска тырышабыз. Ә инде гөнаһ кылсак, моның турында Йәһвәгә догада ачык сөйлибез. (1 Яхъя 1:9 укы.) Гөнаһыбыз җитди булса, без өлкәннәргә мөрәҗәгать итәбез, чөнки аларны, безгә булышыр өчен, Йәһвә билгеләгән (Ягък. 5:14—16). Шулай да безгә элек кылган гөнаһларыбыз өчен борчыласы юк. Ни өчен? Чөнки яратучы Атабыз, гөнаһларыбыз кичерелсен өчен, үзенең Улын йолым итеп биргән. Йәһвәнең безне кичерергә вәгъдәсе беркайчан да буш сүзләр генә булып калмый. Шуңа күрә без Йәһвәгә саф вөҗдан белән хезмәт итә алабыз (1 Яхъя 2:1, 2, 12; 3:19, 20).

11. Иманыбызны җимерә алган идеяләрдән үзебезне ничек яклап була?

11 Без мөртәтләрнең идеяләрен кире кагарга тиеш. Иблис һәрвакыт мәсихчеләрнең иманнарын какшатырга һәм шикләр тудырырга тырышкан. Менә ни өчен безгә ялганны төгәл мәгълүматтан аера белергә кирәк *. Йәһвәгә һәм кардәшләребезгә карата ышанычыбызны һәм мәхәббәтебезне җимерер өчен, дошманнар интернет һәм социаль челтәрләрне куллана. Мөртәтләр пропагандасының кемнән чыкканын истә тотыгыз һәм аны кире кагыгыз! (1 Яхъя 4:1, 6; Ачыл. 12:9)

12. Ни өчен иманыбызны ныгыту шулкадәр мөһим?

12 Шайтанга каршы торыр өчен, без Гайсәгә иманыбызны ныгытырга һәм аның Аллаһы ниятендәге ролен яхшы аңларга тиеш. Без шулай ук ышанычлы хезмәтчене — Йәһвә кулланган бердәнбер каналны кадерләргә тиеш (Мат. 24:45—47). Аллаһы Сүзен регуляр рәвештә өйрәнү дә бик мөһим. Ул чакта иманыбыз тирән тамырланган агач кебек булыр. Паул да көләсәйлеләргә охшаш чагыштыру китергән: «Хуҗабыз Мәсих Гайсәне ничек кабул иткән булсагыз, алга таба да аның белән бердәмлектә шулай йөрегез, үзегезне ничек өйрәткән булсалар, шулай аңарда тамырланыгыз, төпләнегез, иманда тотрыклы булыгыз» (Көл. 2:6, 7). Иманыбызны ныгытырга тырышсак, Шайтан һәм аның тарафдарлары безгә рухи яктан зыян китермәс (2 Яхъя 8, 9).

13. Без нәрсәгә әзер булырга тиеш һәм ни өчен?

13 Бу дөньяның үзебезне нәфрәт итүенә гаҗәпләнмик (1 Яхъя 3:13). Рәсүл Яхъя бит «бөтен дөнья Явызның хакимлеге астында тора» дип язган (1 Яхъя 5:19). Бу дөньяның ахыры якынлашкан саен, Шайтанның ачуы кабарганнан-кабара гына барыр (Ачыл. 12:12). Әхлаксызлык тозагын һәм мөртәтләрнең ялганнарын кулланудан тыш, Шайтан турыдан-туры һөҗүм итә: дошманнарны безне каты эзәрлекләргә дәртләндерә. Шайтанның вәгазь эшебезне туктатыр өчен яки иманыбызны җимерер өчен бик аз вакыты кала, һәм ул моны яхшы белә. Шуңа күрә төрле илләрдә эшчәнлегебезнең тыелган я чикләнгән булуы һич тә гаҗәп түгел. Әмма хәтта шул илләрдә дә кардәшләребез чыдам булып кала. Әйе, Шайтан Йәһвә халкына каршы нәрсә генә эшләмәсен, без җиңүче була алабыз!

КАРДӘШЛӘРЕГЕЗГӘ ХАКЫЙКАТЬТӘ КАЛЫРГА ЯРДӘМ ИТЕГЕЗ

14. Кардәшләргә хакыйкатьтә калырга булышыр өчен, без нәрсә эшли алабыз?

14 Кардәшләргә хакыйкатьтә калырга булышыр өчен, бездән кызганучанлык сыйфаты көтелә (1 Яхъя 3:10, 11, 16—18). Мәхәббәтне авырлыклар туганда да күрсәтик. Бәлки, күптән түгел генә кардәшегез якын кешесен югалткан һәм хәзер юатуга һәм гамәли ярдәмгә мохтаҗдыр. Ә бәлки, сез билгеле бер җирдә кардәшләрнең табигать афәтеннән зыян күргәннәре һәм хәзер Патшалык Залларын һәм йортларын торгызуда ярдәмгә мохтаҗ булганнары турында ишеткәнсездер. Андый чакларда без үз яратуыбызның никадәр тирән булуын сүзләребез белән һәм, иң мөһиме, эшләребез белән күрсәтергә тиеш.

15. 1 Яхъя 4:7, 8 дә әйтелгәнчә, без нәрсә эшләргә тиеш?

15 Бер-беребезгә мәхәббәт күрсәткәндә, без күктәге Атабыздан үрнәк алабыз. (1 Яхъя 4:7, 8 укы.) Башкаларны кичерү — мәхәббәтебезне күрсәтер өчен бик яхшы мөмкинлек. Әйтик, кардәш сезне рәнҗетте, әмма аннан соң гафу үтенде, ди. Аны кичерсәк һәм хатасын тулысынча онытсак, мәхәббәт күрсәткән булырбыз (Көл. 3:13). Альдо исемле абый-кардәш моны ишетеп кенә белми. Ул хөрмәт иткән бер абый-кардәш аның милләте турында рәнҗеткеч сүзләр әйтеп ташлаган. Альдо болай ди: «Мин Йәһвәдән бу кардәш турында начар уйламаска булышсын дип кат-кат үтендем». Ләкин Альдо моның белән генә чикләнеп калмаган — ул бу кардәшне вәгазьгә чакырган. Вәгазьләп йөргәндә, Альдо теге кардәшкә үз хисләрен ачып биргән. Ул болай дип дәвам итә: «Әйткән сүзләренең йөрәгемә кадалганын белгәч, ул гафу үтенде. Аның тавышыннан эчкерсез булуы һәм әйткән сүзләренә үкенгәне сизелде. Шулай итеп, без дуслыгыбызны саклап кала алдык».

16, 17. Без нәрсә эшләргә тәвәккәл булырга тиеш?

16 Рәсүл Яхъя кардәшләрне бик яраткан һәм аларның рухи иминлекләре турында эчкерсез кайгырткан. Бу хисләре аның өч хатында чагылган. Күктә Мәсих белән идарә итәчәк майланганнарның да, Яхъя кебек, кайгыртучан булуларын белү безне шундый шатландыра! (1 Яхъя 2:27)

17 Әйдәгез, Яхъя биргән киңәшләрне күңелебездә саклыйк. Хакыйкатьтә йөрергә һәм тормышның бар өлкәләрендә Йәһвәгә тыңлаучан булырга тәвәккәл булыгыз. Аллаһы Сүзен тикшерегез һәм анда язылганнарга ышаныгыз. Гайсәгә нык иман үстерегез. Кеше фәлсәфәләрен һәм мөртәтләрнең идеяләрен кире кагыгыз. Ике төрле тормыш алып барудан һәм гөнаһ кылудан качыгыз. Йәһвәнең югары әхлакый нормалары буенча яшәгез. Кардәшләрегезне эчкерсез кичереп һәм мохтаҗларга булышып, аларга да нык булып калырга ярдәм итегез. Шулай эшләсәгез, бернинди авырлыклар да сезне хакыйкать юлыннан тайпылдырмас.

49 ҖЫР Йәһвә йөрәген сөендерү

^ 5 абз. Без ялганның атасы Шайтан идарә иткән дөньяда яшибез. Шуңа күрә хакыйкатьтә йөрер өчен, безгә даими көрәш алып барырга кирәк. Беренче гасырдагы мәсихчеләр дә шундый ук көрәш алып барган. Аларга да, безгә дә булышыр өчен, Йәһвә рәсүл Яхъяны өч хат язарга дәртләндергән. Бу хатларны тикшерү безгә хакыйкать юлында очраган киртәләрне билгеләргә һәм алар аша уңышлы үтәргә ярдәм итәр.

^ 6 абз. Кайбер исемнәр үзгәртелгән.

^ 11 абз. «Күзәтү манарасы» 2018 ел, август чыгарылышында «Сез бар фактларны да исәпкә аласызмы?» дигән мәкаләне кара.

^ 59 абз. ИЛЛЮСТРАЦИЯЛӘРГӘ АҢЛАТМА: мәктәптә апа-кардәшебез гомосексуалистларның пропагандасына очрый. (Кайбер культураларда салават күперенең төсләре гомосексуалистларның символы булып тора.) Соңрак ул, мәсихче карашларының дөрес булганына тагы да ныграк инаныр өчен, өстәмә тикшерү үткәрә. Бу аңа авыр ситуациядә үз ышануларын якларга булыша.