Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

27 ӨЙРӘНҮ МӘКАЛӘСЕ

«Үзегез хакында кирәгеннән артык уйламагыз»

«Үзегез хакында кирәгеннән артык уйламагыз»

«Сезнең һәрберегезгә шуны әйтәм: үзегез хакында кирәгеннән артык уйламагыз, ләкин уйлау рәвешегездән төпле булуыгыз күренсен» (РИМ. 12:3).

130 ҖЫР Кичерүчән булыгыз

БУ МӘКАЛӘДӘ *

1. Филипиялеләргә 2:3 буенча, басынкылык башкалар белән мөнәсәбәтләребезгә ничек тәэсир итә?

БЕЗ басынкылык белән Йәһвәнең нормаларын тотабыз, чөнки Йәһвә безнең өчен нәрсә яхшырак булганын төгәл белә (Эфес. 4:22—24). Басынкылык безне Йәһвә ихтыярын үзебезнекеннән югарырак куярга һәм башкаларны үзебездән өстен күрергә дәртләндерә. Нәтиҗәдә, без Йәһвә белән һәм кардәшләребез белән яхшы мөнәсәбәтләргә ия. (Филипиялеләргә 2:3 укы.)

2. Паул нәрсә таныган һәм без бу мәкаләдә нәрсә карап чыгарбыз?

2 Сак булмасак, Шайтан дөньясы безне боза ала: безнең горур һәм эгоистик карашлы булып китүебез бар *. Күрәсең, беренче гасырда дөнья рухы кардәшләргә инде йогынты ясаган булган, чөнки Паул Римдагы җыелышка болай дип язган: «Сезнең һәрберегезгә шуны әйтәм: үзегез хакында кирәгеннән артык уйламагыз, ләкин уйлау рәвешегездән төпле булуыгыз күренсен» (Рим. 12:3). Паул без үз-үзебезне хөрмәт итәргә тиешлеген таныган. Шулай да ул басынкы булырга дәртләндергән, чөнки бу сыйфат безгә үз-үзебезгә дөрес караш сакларга ярдәм итәр. Нинди өлкәләрдә безгә үзебез турында артыгын уйламау аеруча мөһим? Әйдәгез, бу мәкаләдә өч өлкәне карап китик: 1) никах, 2) хезмәттәге вазифалар, 3) социаль челтәрләрне куллану.

НИКАХТА БАСЫНКЫЛЫК КҮРСӘТЕГЕЗ

3. Ни өчен никахта конфликтлар туа ала һәм кайберәүләр нинди нәтиҗәгә килә?

3 Йәһвәнең нияте буенча, никах ир белән хатынга шатлык китерергә тиеш булган. Әмма камил кеше юк, шуңа күрә вакыт-вакыт никахтагылар арасында конфликтлар туып тора. Паул, моның турында кисәтеп, никахка кергәннәрнең авырлыклары булачак дип язган (1 Көр. 7:28). Кайбер парлар бик еш бәхәсләшә. Алар без бер-беребезгә туры килмибез дип уйлый башлый. Дөнья тәэсиренә бирелсәләр, алар аерылышу туган проблеманы чишәр дигән нәтиҗәгә килергә мөмкин. Әмма шулай эшләсәләр, алар үз-үзләре турында гына уйлаганнарын күрсәтер.

4. Без нинди фикер йөртүдән качарга тиеш?

4 Никахыбыз турында начар уйламыйк. Изге Язмалар буенча, аерылышыр өчен бердәнбер сәбәп — җенси әхлаксызлык (Мат. 5:32). Шуңа күрә, Паул искә алган авырлыкларга очраганда, без горурлыкка үсәргә юл бирмибез һәм болай дип уйламыйбыз: «Бу никах минем ихтыяҗларымны канәгатьләндерәме соң? Мин лаеклы булган мәхәббәтне сизәмме? Бәлки, мин башка кеше белән бәхетлерәк булырмын?» Алай фикер йөртеп, кеше күбрәк үзе турында уйлый. Дөнья сезне йөрәгегезне тыңларга, үзегезне генә бәхетле итә алган нәрсәләргә омтылырга һәм, моның өчен аерылышырга кирәк булса, моны эшләргә дәртләндерә. Аллаһының зирәклеге буенча эш итсәгез, сез мондый киңәшне истә тотарсыз: «Үзегез турында гына түгел, ә башкалар турында да уйлап яшәгез» (Флп. 2:4). Йәһвә никахыгызны саклап калуыгызны тели (Мат. 19:6). Йәһвә сез үзегез турында түгел, ә, иң беренче чиратта, аның турында уйларсыз дип көтә.

5. Эфеслеләргә 5:33 буенча, ир белән хатын бер-берсе белән ничек мөгамәлә итәргә тиеш?

5 Ир белән хатын бер-берсе белән ярату һәм хөрмәт күрсәтеп мөгамәлә итәргә тиеш. (Эфеслеләргә 5:33 укы.) Изге Язмалар безне, алуга караганда, бирүдә бәхет күбрәк дип өйрәтә (Рәс. 20:35). Ирле-хатынлы парга бер-берсенә ярату белән хөрмәт күрсәтергә нәрсә булышыр? Басынкылык сыйфаты. Басынкы ир белән хатын үз файдасын түгел, ә тормыш иптәшенең файдасын эзләр (1 Көр. 10:24).

Көндәшләр булыр урынына, басынкы ир белән хатын бер команда буларак хезмәттәшлек итә (6 нчы абзацны кара.)

6. Стивен белән Стефани сүзләреннән сез нәрсәгә өйрәнәсез?

6 Басынкылык күп мәсихче парларга бәхет табарга булышкан. Мәсәлән, Стивен исемле абый-кардәш болай ди: «Бер команда булырга тырышсагыз, сез хезмәттәшлек итәрсез — аеруча проблемалар туганда. „Минем өчен нәрсә яхшырак?“ — дип уйлар урынына, сез: „Безнең өчен нәрсә яхшырак?“ — дип уйларсыз». Ә аның хатыны Стефани болай ди: «Беркемнең дә көндәш белән яшисе килми. Шуңа күрә, конфликт туганда, без проблеманы билгеләргә тырышабыз. Аннан соң без дога кылабыз, нинди принцип кулланып булганы турында уйланабыз һәм ачыктан-ачык сөйләшәбез. Без бер-беребез белән түгел, ә проблема белән көрәшергә тырышабыз». Әйе, кеше үзен тормыш иптәшеннән мөһимрәк дип санамаса, бу икесенә дә бәхет китерер.

ЙӘҺВӘГӘ БАСЫНКЫЛЫК БЕЛӘН ХЕЗМӘТ ИТЕГЕЗ

7. Билгеләнү алганда, абый-кардәш нинди караш сакларга тиеш?

7 Йәһвәгә хезмәт итү мөмкинлеге — зур хөрмәт (Зәб. 27:4; 84:10). Абый-кардәш Йәһвә оешмасында вазифаларга омтылса, бу мактаулы. Изге Язмаларда болай диелә: «Күзәтче вазифасына омтылучы кеше игелекле эшкә омтыла» (1 Тим. 3:1). Шулай да, билгеле бер билгеләнү алганда, ул үзе хакында кирәгеннән артык уйларга тиеш түгел (Лүк 17:7—10). Аның максаты башкаларга басынкылык белән хезмәт итү булырга тиеш (2 Көр. 12:15).

8. Диатрифис, Узия һәм Әбессәлам мисалларыннан без нәрсәгә өйрәнәбез?

8 Изге Язмаларда горурланып киткән күп кенә кешеләр турында әйтелә. Мәсәлән, Диатрифис тыйнак булмаган һәм кардәшләр арасында «беренчелекне тотарга яраткан» (3 Яхъя 9). Узия, горурлык күрсәтеп, Йәһвә рөхсәт итмәгән эшкә тотынган (2 Елъ. 26:16—21). Ә Әбессәлам Исраилдә патша булырга хыялланган, шуңа күрә исраиллеләрнең йөрәкләрен яулап алган (2 Иш. 15:2—6). Изге Язмалардагы бу очраклардан күренгәнчә, үзләренә дан эзләгән кешеләр Йәһвәгә хуш килми (Гыйб. сүз. 25:27). Горурлык һәм амбицияләр һәлакәткә генә китерә (Гыйб. сүз. 16:18).

9. Гайсә нинди үрнәк калдырган?

9 Капма-каршы мисал — Гайсә Мәсих. «Гайсә илаһи кыяфәттә булса да, Аллаһы хакимлегенә кулын сузу, ягъни Аллаһыга тиң булу, аның уена да килмәгән» (Флп. 2:6). Гайсәдән Йәһвә генә югарырак булса да, Гайсә үзе турында кирәгеннән артык уйламаган. Ул үз шәкертләренә болай дигән: «Арагызда үзен иң кечесе итеп тотучы чын мәгънәдә бөек була» (Лүк 9:48). Гайсә кебек, басынкы булырга тырышкан пионерлар, хезмәттәш ярдәмчеләр, өлкәннәр һәм район күзәтчеләре белән хезмәттәшлек итү зур шатлык! Басынкылык саклап, без оешмабыздагы мәхәббәткә өлеш кертәбез, ә мәхәббәт — безне аера торган билге (Яхъя 13:35).

10. Җыелышта берәр проблема чишелми кала кебек тоелганда, нәрсә эшләп була?

10 Җыелышта берәр проблема булса һәм сезгә ул тиешенчә хәл ителми кебек тоелса, нәрсә эшләргә? Зарланыр урынына, сез, басынкылык күрсәтеп, җаваплы кардәшләр белән хезмәттәшлек итә аласыз (Евр. 13:17). Мондый сораулар турында уйланыгыз: «Бу проблема чыннан да шулкадәр җитдиме һәм аны төзәтергә кирәкме? Хәзер бу хәлне төзәтер өчен иң яхшы вакытмы? Минем моны төзәтер өчен вәкаләтем бармы? Намуслы гына әйткәндә, мин бердәмлеккә өлеш кертергә телимме яисә күбрәк үз абруем турында борчыламмы?»

Җаваплы кардәшләр сәләтле булулары белән генә түгел, ә басынкы булулары белән дә билгеле булырга тиеш (11 нче абзацны кара.) *

11. Эфеслеләргә 4:2, 3 буенча, Йәһвәгә басынкылык белән хезмәт итү нинди яхшы җимешләр китерә?

11 Йәһвә басынкылыкны — сәләтләрдән дә күбрәк, ә бердәмлекне эффектив булудан да күбрәк кадерли. Шуңа күрә Йәһвәгә басынкылык белән хезмәт итегез. Шул чакта сез җыелыштагы бердәмлеккә өлеш кертерсез. (Эфеслеләргә 4:2, 3 укы.) Хезмәттә актив булыгыз. Игелекле булырга һәм башкаларга хезмәт итәргә мөмкинлекләр эзләгез. Бөтен кардәшләргә, шул исәптән хөрмәтле вазифаларга ия булмаган кардәшләргә, карата да кунакчыл булыгыз (Мат. 6:1—4; Лүк 14:12—14). Кардәшләр белән тыйнаклык күрсәтеп хезмәттәшлек итсәгез, алар сәләтләрегезне генә түгел, ә басынкы булуыгызны да күрер.

СОЦИАЛЬ ЧЕЛТӘРЛӘР КУЛЛАНГАНДА, БАСЫНКЫЛЫК КҮРСӘТЕГЕЗ

12. Изге Язмаларда дуслык турында нәрсә әйтелә?

12 Йәһвә безгә дуслар һәм туганнар белән аралашу мөмкинлеген бүләк иткән, һәм бу безгә зур шатлык китерә (Зәб. 133:1). Гайсәнең дә якын дуслары булган (Яхъя 15:15). Изге Язмаларда чын дуска ия булу — зур фатиха дип әйтелә (Гыйб. сүз. 17:17; 18:24). Анда шулай ук башкалардан читләшергә кирәкми дип киңәш ителә (Гыйб. сүз. 18:1). Күпләр социаль челтәрләрне кулланырга ярата, чөнки бу аларга башкалар белән аралашырга мөмкинлек бирә. Шулай да, бу заманча элемтә чараларын кулланганда, безгә сак булырга кирәк.

13. Ни өчен социаль челтәрләр кулланган кайбер кешеләр үзләрен ялгыз хис итә?

13 Тикшерүләр күрсәткәнчә, социаль челтәрләрдә күп вакыт үткәргән кешеләр үзләрен ялгыз хис итәргә һәм боегырга мөмкин. Ни өчен? Күрәсең, сәбәпләрнең берсе шунда: социаль челтәрләрдә кешеләр үз фотолары ярдәмендә кайда булганнарын, кем белән аралашканнарын һәм нәрсә эшләгәннәрен күрсәтә. Ә бу фотоларны караучы кеше, үз тормышын бу фотолар белән чагыштырып, мин аклы-каралы тормыш алып барам икән дип уйларга мөмкин. 19 яшьлек апа-кардәшебез болай ди: «Кешеләрнең ял көннәрендә шәп вакыт үткәргәннәрен күреп, ә үземнең өйдә утырганымны аңлап, мин бик күңелсезләнә идем».

14. 1 Петер 3:8 дә язылган киңәш безгә социаль челтәрләрне акыллы кулланырга ничек булыша?

14 Әлбәттә, социаль челтәрләр файда китерә ала — мәсәлән, алар безгә туганнарыбыз һәм дусларыбыз белән элемтәдә калырга булыша. Әмма, бәлки, игътибар иткәнегез бардыр: кайбер кешеләр фото, видео һәм комментарийлар калдырганда, үзләренә игътибар җәлеп итәргә тырыша. Әйтерсең лә алар «Миңа кара!» дип кычкырып тора. Ә кемдер үзләренең яисә башкаларның фотолары астында тупас я әхлаксыз комментарийлар калдыра. Билгеле, мәсихчеләр басынкы һәм кызганучан булырга тырыша, шуңа күрә алар алай итеп социаль челтәрләрне кулланмас иде. (1 Петер 3:8 укы.)

Сез басынкымы яисә мактанчыкмы? Социаль челтәрләрдәге фотоларыгыздан нәрсә күренә? (15 нче абзацны кара.)

15. Үзебезне зурга куюдан Изге Язмалар безне ничек яклый?

15 Социаль челтәрләрне кулланасыз икән, уйланыгыз: «Мин куйган фото, видео һәм комментарийлар мактану кебек күренмиме? Мин башкаларда көнчелек тудырмыйммы?» Изге Язмаларда болай диелә: «Дөньядагы бар нәрсә — тән теләкләре, күзләр нәфесе, байлык белән мактану — күктәге Атабыздан түгел, ә дөньядан» (1 Яхъя 2:16). Бер тәрҗемәдә «байлык белән мактану» «мөһим булып күренергә тырышу» дип тәрҗемә ителә. Мәсихчеләр үзләрен зурга куярга я башкаларның соклануларын яулап алырга теләми. Алар Изге Язмалардагы мондый киңәш буенча эш итәргә тырыша: «Бер-беребезне ярышуга котыртып һәм бер-беребездән көнләшеп, дан сөючән булып китмик» (Гәл. 5:26). Басынкылык безне дөньяга хас мин-минлектән саклар.

«УЙЛАУ РӘВЕШЕГЕЗДӘН ТӨПЛЕ БУЛУЫГЫЗ КҮРЕНСЕН»

16. Ни өчен горурлыктан качарга кирәк?

16 Төпле булырга телибез икән, безгә басынкылык үстерергә кирәк. Горур кешене бит төпле дип атап булмый, ул аек фикер йөртми (Рим. 12:3). Горур кешеләр ярыша һәм үзләрен эгоистларча тота. Аларның фикер йөртү рәвеше үзләренә дә, башкаларга да еш кына зур зыян китерә. Үз фикер йөртүләрен үзгәртмәсәләр, Шайтан, аларны аздырып, аларның акыл күзләрен сукырайтыр (2 Көр. 4:4; 11:3). Басынкы кеше исә аек фикер йөртә. Ул үзенә дөрес караш саклый һәм башкаларның үзеннән күп яктан югарырак булуын таный (Флп. 2:3). Ул шулай ук шуны истән чыгармый: «Аллаһы тәкәбберләргә каршы тора, ә басынкыларга юмарт игелеген күрсәтә» (1 Пет. 5:5). Аек фикер йөрткән, төпле кешеләр Йәһвә белән көндәш булырга һич теләми.

17. Басынкы булып калыр өчен, нәрсә эшләргә кирәк?

17 Басынкы булып калыр өчен, «элекке шәхесебезне үз эшләре белән бергә салып» ташлыйк та «яңа шәхес булып киеник». Әйе, бу җиңел түгел. Безгә Гайсәнең мисалын тикшерергә һәм аның эзләреннән мөмкин кадәр төгәлрәк барырга кирәк (Көл. 3:9, 10; 1 Пет. 2:21). Бу безгә зур файда китерер. Басынкылык күрсәтсәк, гаилә тормышыбыз яхшырыр, без җыелыштагы бердәмлеккә өлеш кертербез һәм социаль челтәрләрне акыллы кулланырбыз. Иң мөһиме, без Йәһвәнең фатихасын һәм хуплавын алырбыз.

117 ҖЫР Игелек сыйфаты

^ 5 абз. Бүгенге дөньяда күп кенә кеше горур һәм үзләре турында гына уйлый. Андый начар сыйфатларны йоктырмас өчен, безгә сак булырга кирәк. Нинди өч өлкәдә безгә үзебез хакында кирәгеннән артык уйламау аеруча мөһим? Бу сорауга җавап бу мәкаләдә бирелә.

^ 2 абз. АҢЛАТМА: горур кеше күбрәк үзе турында уйлый. Андый кешегә эгоистик караш хас. Басынкылык исә кешене эгоист булудан яклый. Басынкы кеше горур түгел, үзен әллә кемгә куймый һәм үзен тәкәббер тотмый.

^ 56 абз. ИЛЛЮСТРАЦИЯГӘ АҢЛАТМА: конгрессларда чыгыш ясаган һәм кардәшләргә җитәкчелек биргән өлкән вәгазь эшендә дә үз өстенә җитәкчелек ала һәм Патшалык Залын җыештыруда да катнаша.