Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

32 ӨЙРӘНҮ МӘКАЛӘСЕ

Йәһвәдән үрнәк алып, акыллы булыгыз

Йәһвәдән үрнәк алып, акыллы булыгыз

«Акыллы булуыгыз һәркемгә билгеле булсын» (ФЛП. 4:5).

89 ҖЫР Тыңла, төшен һәм куллан

БУ МӘКАЛӘДӘ a

Сез бу агачларның кайсысына охшарга теләр идегез? (1 нче абзацны кара.)

1. Кайсы яктан мәсихчеләр агачка охшарга тиеш? (Шулай ук иллюстрацияне кара.)

 «ҖИЛ бөгелә торган агачны сындырмый». Бу әйтемнән күренгәнчә, агач, сынмасын өчен, бөгелүчән булырга тиеш. Мәсихчегә дә, рухи яктан сынмас өчен, «бөгелүчән», ягъни акыллы һәм юл бирүчән, булырга кирәк. Моның ярдәмендә ул үзгәргән хәл-шартларына тизрәк җайлашыр һәм башкаларның карашларына һәм карарларына хөрмәт белән карар.

2. Нинди сыйфатлар безгә үзгәргән шартларга җайлашырга булыша ала? Бу мәкаләдә без нәрсә карап китәрбез?

2 Аллаһы хезмәтчеләре буларак, без акыллы булырга телибез. Безгә шулай ук басынкы һәм шәфкатьле булырга кирәк. Бу мәкаләдә без бу сыйфатларның кайбер мәсихчеләргә үзгәргән шартларга ничек җайлашырга булышканын күрербез. Шулай ук без бу сыйфатларның үзебезгә ничек ярдәм иткәненә игътибар итәрбез. Әмма башта, әйдәгез, Йәһвә белән Гайсәнең ничек акыллы эш иткәннәрен карап китик.

ЙӘҺВӘ БЕЛӘН ГАЙСӘ АКЫЛЛЫ ЭШ ИТӘ

3. Йәһвәнең акыллы эш итүе нәрсәдән күренә?

3 Нык һәм какшамас булганга, Йәһвә турында Изге Язмаларда: «Ул — Кыя»,— дип әйтелгән (Кан. 32:4). Әмма шул ук вакыт ул юл бирүчән дә. Дөнья шартлары үзгәреп торса да, Аллаһыбыз үз ихтыярын үтәр өчен җайлаша. Йәһвә кешеләрне үз сурәтендә барлыкка китергән. Шуңа күрә без үзгәрә барган шартларга җайлашырга сәләтле. Нинди генә авырлыкларга очрасак та, Йәһвә биргән принциплар ярдәмендә без акыллы карарлар кабул итә алабыз. Йәһвәнең үрнәгеннән һәм аның принципларыннан без Йәһвәнең кыя кебек какшамас булуын һәм шул ук вакыт юл бирүчән булуын күрәбез.

4. Йәһвәнең акыллы эш итүен күрсәтүче мисал китерегез (Левилеләр 5:7, 11).

4 Йәһвәнең эшләре камил һәм акыллы. Ул кешеләргә карата артык таләпчән түгел. Йәһвәнең исраиллеләр белән ничек мөгамәлә иткәнен карап китик. Ул байлардан да, ярлылардан да бер үк корбаннар китерүләрен таләп итмәгән. Кайбер очракларда ул кешегә хәл-шартларына карап корбан китерергә рөхсәт иткән. (Левилеләр 5:7, 11 укы.)

5. Йәһвәнең басынкы һәм шәфкатьле булуын күрсәтүче мисаллар китерегез.

5 Йәһвәне акыллы эш итәргә басынкылык һәм шәфкатьлелек дәртләндерә. Мәсәлән, Сәдүмдә яшәүче явыз кешеләрне юк итәргә ниятләгәндә, ул басынкылык күрсәткән. Йәһвә фәрештәләр аша Лутка таулы җиргә качарга кушкан. Әмма Лут анда барырга курыккан. Шуңа күрә ул үзенә һәм гаиләсенә Согар дигән кечкенә шәһәргә качарга рөхсәт сораган. Ләкин бу шәһәр дә юкка чыгарылырга тиеш булган. Йәһвә үз сүзендә нык тора алган, әмма ул Лутка шунда барырга рөхсәт иткән. Хәтта моның өчен Согар шәһәрен юк итмәскә туры килсә дә, шулай эшләгән (Ярат. 19:18—22). Гасырлар үткәч, Йәһвә Нинәвә шәһәрендә яшәүчеләргә карата шәфкатьлелек күрсәткән. Ул Юнысны Нинәвәгә шул шәһәрнең һәм анда яшәүчеләрнең юк ителәчәге турындагы хәбәр белән җибәргән. Әмма, нинәвәлеләр тәүбә иткәч, Йәһвә аларны кичергән һәм шәһәрне җимермәгән (Юныс 3:1, 10; 4:10, 11).

6. Гайсә, Йәһвәдән үрнәк алып, ничек акыллы эш иткән? Мисаллар китерегез.

6 Гайсә, Йәһвәдән үрнәк алып, акыллы эш иткән. Ул «Исраил йортының югалган сарыкларына гына җибәрелгән» булса да, юл бирүчән булган. Бер очракта исраилле булмаган хатын-кыз Гайсәдән үзенең җенле кызын савыктыруын үтенгән. Гайсә, шул хатынга карата шәфкатьлелек күрсәтеп, аның кызын савыктырган (Мат. 15:21—28). Башка бер очрак. Җирдәге хезмәтенең башында, Гайсә: «Миннән ваз кичүче һәркемнән мин дә... ваз кичәрмен»,— дип әйткән булган (Мат. 10:33). Әмма Петер Гайсәдән өч тапкыр баш тартса да, Гайсә аңардан ваз кичкәнме? Юк. Гайсә Петернең тәүбә итүен һәм иманын күргән. Терелтелгәннән соң, ул Петергә күренгән һәм, күрәсең, аны кичерүенә һәм яратуына ышандырган (Лүк 24:33, 34).

7. Филипиялеләргә 4:5 буенча, безгә нинди репутациягә омтылырга кирәк?

7 Күргәнебезчә, Йәһвә Аллаһы һәм Гайсә Мәсих акыллы эш итәләр. Алар бездән дә акыллы эш итүебезне көтә. Бер тәрҗемәдә Филипиялеләргә 4:5 тә (укы) болай дип әйтелә: «Акыллы кеше репутациясенә ия булыгыз». Үзебезгә мондый сораулар бирик: «Мине акыллы, юл бирүчән һәм йомшак кеше дип беләләрме? Я мине үзсүзле, үҗәт я киребеткән кеше дип саныйлармы? Мин башкаларны үзем дөрес дип санаганча эшләргә күндерәмме я, аларны тыңлап, бу урынлы булса, карарымны үзгәртергә әзерме?» Йәһвәдән һәм Гайсәдән никадәр күбрәк үрнәк алсак, шулкадәр акыллырак булырбыз. Әйдәгез, хәл-шартларыбыз үзгәргәндә һәм карашларыбыз белән карарларыбыз башкаларныкыннан аерылып торганда, ничек акыллы эш итеп булганын карап китик.

ХӘЛ-ШАРТЛАР ҮЗГӘРГӘНДӘ, АКЫЛЛЫ ЭШ ИТЕГЕЗ

8. Үзгәргән шартларыбызга җайлашырга безгә нәрсә булыша ала? (Искәрмәне дә кара.)

8 Акыллы кеше, хәл-шартлары үзгәргәндә, аларга җайлаша ала. Андый үзгәрешләр көтелмәгән авырлыкларга китерергә мөмкин. Мәсәлән, безнең сәламәтлек белән бәйле авырлыклар туа ала, ә экономик я сәяси үзгәрешләр тормышыбызны астын-өскә китерергә мөмкин (Вәг. 9:11; 1 Көр. 7:31). Хәтта билгеләнүебезнең үзгәрүе дә безнең өчен чын сынау була ала. Киләсе дүрт адым безгә һәркайсы үзгәрешкә җайлашырга булышыр: 1) чынбарлыкны таный белү, 2) алга карау, 3) уңай караш саклау, 4) башкаларга ярдәм итү b. Әйдәгез, бу адымнарның кайбер кардәшләргә үзгәргән шартларына җайлашырга ничек булышканын карап китик.

9. Бер ирле-хатынлы пар көтелмәгән авырлыкларын ничек җиңгән?

9 Чынбарлыкны таный белегез. Эмануэ́ле белән Франче́ска башка илгә миссионерлар итеп билгеләнгән булган. Алар телне өйрәнә башлаган һәм яңа җыелышлары белән танышкан. Шунда COVID-19 пандемиясе башланган, һәм алар үзизоляциягә китәргә мәҗбүр булган. Аннары кинәт Франческаның әнисе үлеп киткән. Ул туганнары янында булырга бик теләгән, әмма пандемия аркасында кайта алмаган. Бу ирле-хатынлы парга төшенкелеккә бирелмәскә нәрсә булышкан? Беренчедән, Эмануэле белән Франческа Йәһвәдән иртәгәсе турында борчылмас өчен һәм көндәлек проблемаларны чишәр өчен зирәклек сораган. Йәһвә аларның догаларына җавап биргән. Мәсәлән, аларны бер видеоинтервьюда кардәшнең әйткән мондый сүзләре бик дәртләндергән: «Яңа шартларга тизрәк ияләшергә тырышсак, шатлыкка тизрәк ия булабыз һәм яңа шартларны мөмкин кадәр яхшырак кулланабыз» c. Икенчедән, Эмануэле белән Франческа телефон аша вәгазьләү осталыкларын яхшырткан һәм хәтта Изге Язмалар өйрәнүен башлаган. Өченчедән, бу ирле-хатынлы пар кардәшләрнең дәртләндерүләрен һәм ярдәмнәрен бик кадерләгән. Бер апа-кардәш ел дәвамында аларга кыска рухи фикерләр җибәреп торган. Без дә, яңа хәл-шартларыбызга җайлашсак, булдыра алган эшләребездән шатлык табарбыз.

10. Бер апа-кардәш зур үзгәрешләргә ничек җайлашкан?

10 Алга карагыз һәм уңай караш саклагыз. Япониядә яшәүче Кристина исемле румын апа-кардәшебез инглиз җыелышына йөргән. Бу җыелышның тиздән булмаячагы турында ишеткәч, ул боеккан. Әмма ул үткәндәгеләре белән яшәмәскә булган. Моның урынына Кристина япон телендәге җыелышка күченергә һәм хезмәттә активрак катнашырга карар иткән. Ул элеккеге эштәге хезмәттәшен Изге Язмалар һәм «Мәңге шатланып яшәгез!» дигән брошюра ярдәмендә үзе белән япон телен өйрәнергә сораган. Нәтиҗәсе бик яхшы булган. Безнең апа-кардәшебез япон телен дә өйрәнгән, теге хатынның хакыйкатькә кызыксынуын да үстергән. Без дә, көтелмәгән үзгәрешләр вакытында алга карасак һәм уңай караш сакласак, көтелмәгән фатихалар урырбыз.

11. Бер ирле-хатынлы пар экономик кризис вакытында ничек нык кала алган?

11 Башкаларга ярдәм итегез. Эшчәнлегебез тыелган бер илдә яшәүче бер ирле-хатынлы пар экономик кризис аркасында эшләрен югалткан. Аларга бу хәл-шартларга җайлашырга нәрсә булышкан? Башта алар тормышларын гадиләштергән. Аннары алар, игътибарларын проблемаларына туплар урынына вәгазь эшендә күбрәк катнашып, башкаларга булышырга карар иткән (Рәс. 20:35). Ире болай дип әйтә: «Вәгазь эшендә күбрәк катнашканда, син тискәре нәрсәләр турында — әзрәк, ә Аллаһы ихтыяры турында күбрәк уйлый башлыйсың». Хәл-шартларыбыз үзгәргәндә, әйдәгез, башкаларга ярдәм итүнең, аеруча вәгазь эшендә катнашуның, мөһимлеген онытмыйк.

12. Хезмәттә җайлашу турында әйткәндә, рәсүл Паул безгә нинди үрнәк калдырган?

12 Без хезмәттә ышанулары, карашлары һәм чыгышлары төрле булган кешеләрне очратабыз. Шуңа күрә безгә кешеләргә җайлаша белергә кирәк. Рәсүл Паул бу яктан яхшы үрнәк калдырган. Гайсә аны «башка халыклар рәсүле» итеп билгеләгән (Рим. 11:13). Паул яһүдләргә, грекларга, гыйлемле кешеләргә, гади халыкка, түрәләргә һәм патшаларга вәгазьләгән. Яхшы хәбәрне һәркайсы кешенең йөрәгенә салыр өчен, ул көченнән килгәнне эшләгән (1 Көр. 9:19—23). Паул кешеләрнең культураларын, тәрбияләрен һәм ышануларын исәпкә алып вәгазьләгән. Без дә хезмәттә очраткан кешеләргә җайлаша белсәк, вәгазебез күпкә уңышлырак булыр.

БАШКАЛАРНЫҢ КАРАШЛАРЫН ХӨРМӘТ ИТЕГЕЗ

Акыллы булсак, без башкаларның карашларын хөрмәт итәрбез (13 нче абзацны кара.)

13. Башкаларның карашларын хөрмәт итү безгә 1 Көринтлеләргә 8:9 да искә алынган тозактан сакланырга ничек булышыр?

13 Юл бирүчән булу безгә шулай ук башкаларның карашларын хөрмәт итәргә булыша. Мәсәлән, кайбер апа-кардәшләр бизәнергә ярата, башкалары исә гел бизәнми. Кайбер мәсихчеләргә исерткеч эчемлекләрне эчү ошый (әлбәттә, чамасын белеп), ә кайберләре бөтенләй эчмәскә карар итә. Бар мәсихчеләр дә сәламәтлекләрен кайгырта, әмма моның өчен төрле ысуллар сайлый. Без, минем генә карашым дөрес дип, аны кардәшләребезгә тага башласак, алар өчен абыну ташы булып китә алабыз. Ә бу җыелышта бүленешләр тудыра ала. Әлбәттә, без моны теләмибез! (1 Көринтлеләргә 8:9 укы; 10:23, 24.) Әйдәгез, хәзер ике өлкәгә игътибар итик һәм Изге Язмалардагы принципларны куллану безгә бу өлкәләрдә алтын урталыкны табарга һәм тынычлык сакларга ничек булышканын карап китик.

Акыллы булсак, без башкаларның карашларын хөрмәт итәрбез (14 нче абзацны кара.)

14. Кием сайлау һәм прическалар турында әйткәндә, без Изге Язмалардагы нинди принципларны исәпкә алырга тиеш?

14 Килеш-килбәт. Кием сайлауга кагылышлы катгый кагыйдәләр урнаштырыр урынына Йәһвә безгә принциплар биргән. Аллаһы хезмәтчеләре булганга, киенү рәвешебездә акыллылык, тыйнаклык, төплелек чагылырга тиеш (1 Тим. 2:9, 10; 1 Пет. 3:3). Шуңа күрә без үз-үзебезгә артык игътибар җәлеп итәргә теләмибез. Изге Язмалардагы принциплар шулай ук өлкәннәрне кием сайлауга һәм прическага кагылышлы кагыйдәләр урнаштырудан саклый. Мәсәлән, бер җыелышта яшь абый-кардәшләрнең чәчләре кыска һәм тузгак булган. Өлкәннәр, кагыйдәләр урнаштырмыйча, аларга ничек булышкан? Район күзәтчесе өлкәннәргә яшь абый-кардәшләргә болайрак әйтергә киңәш биргән: «Әгәр сез сәхнәдән чыгыш ясаганда, кардәшләр күбрәк сезнең тышкы кыяфәтегезгә игътибар итә икән, димәк, сезгә килеш-килбәтегездә нәрсәнедер үзгәртергә кирәк». Район күзәтчесенең бу гади киңәше яшь абый-кардәшләргә нинди үзгәрешләр ясарга кирәк икәнен аңларга булышкан, ә өлкәннәргә кагыйдәләр урнаштырмаска ярдәм иткән d.

Акыллы булсак, без башкаларның карашларын хөрмәт итәрбез (15 нче абзацны кара.)

15. Дәвалау ысулын сайлаганда, безгә Изге Язмалардагы нинди кануннарны һәм принципларны истә тотарга кирәк? (Римлыларга 14:5)

15 Сәламәтлек. Сәламәтлекне кайгыртуга килгәндә, һәр мәсихче үзе сайлау ясый (Гәл. 6:5). Изге Язмаларда дәвалау ысуллары белән бәйле нибары берничә канун бар. Алар канга һәм спиритизмга кагыла (Рәс. 15:20; Гәл. 5:19, 20). Башка өлкәләрдә мәсихчеләр үзләре сайлау ясый. Кайберәүләр табибларга гына мөрәҗәгать итә. Башкалары исә бүтән дәвалау ысулларын сайлый. Без үзебез сайлаган дәвалау ысулын дөрес дип санасак та, башкаларның дәвалануга кагылышлы карарларын хөрмәт итәргә тиеш. Моның өчен безгә мондый фикерләрне истә тотарга кирәк: 1) Аллаһы Патшалыгы гына кешеләрне чирләрдән тулысынча һәм мәңгегә азат итәчәк (Ишаг. 33:24). 2) Һәр мәсихче, дәвалану ысулын сайлаганда, шәхсән үзе өчен бу иң яхшы сайлау булырмы, юкмы икәнлеге турында уйланырга тиеш. (Римлыларга 14:5 укы.) 3) Без кешеләрне хөкем итмибез һәм аларның юлына абыну ташы куймыйбыз (Рим. 14:13). 4) Мәсихчеләр ярату күрсәтә һәм үз сайлау ирекләрен җыелышның бердәмлегеннән өстен куймый (Рим. 14:15, 19, 20). Бу фикерләрне истә тотсак, без имандашларыбыз белән яхшы мөнәсәбәтләрне саклап калырбыз һәм җыелышның тынычлыгына үз өлешебезне кертербез.

Акыллы булсак, без башкаларның карашларын хөрмәт итәрбез (16 нчы абзацны кара.)

16. Өлкәннәр, бер-берсе белән хезмәттәшлек иткәндә, ничек акыллы эш итә ала? (Шулай ук иллюстрацияләрне кара.)

16 Өлкәннәр юл куючан булуда башкалар өчен яхшы үрнәк булырга тиеш (1 Тим. 3:2, 3). Мәсәлән, өлкән, мин башка өлкәннәрдән өлкәнрәк, шуңа күрә барысы да мин әйткәнчә булыр, дип уйларга тиеш түгел. Ул акыллы карар кабул ителсен өчен, Йәһвә рухының өлкәннәр советындагы башка өлкәннәргә дә тәэсир итә алганын истә тотарга тиеш. Изге Язмалардагы принциплар бозылмаса, юл бирүчән өлкән күпчелек өлкәннәрнең карары белән ризалаша, хәтта алар башка тәкъдимнәр ясаган булса да.

АКЫЛЛЫ ЭШ ИТҮ ФАТИХАЛАНА

17. Юл бирүчән мәсихчеләр нинди фатихаларга ия?

17 Акыллы эш итү күп фатихаларга китерә. Без кардәшләребез белән яхшы мөнәсәбәтләргә ия, һәм җыелышыбызда тынычлык хөкем сөрә. Безнең холкыбыз һәм культураларыбыз төрле булса да, Йәһвә безне үзенең зур гаиләсенә җыйган. Бу безне шатлыклы итә. Ә иң мөһиме, без юл бирүчән Аллаһыбыз Йәһвәдән үрнәк алабыз һәм моны белү безне бәхетле итә.

90 ҖЫР Бер-берегезне дәртләндерегез

a Йәһвә белән Гайсә акыллы эш итә. Алар безнең дә шулай эш итүебезне тели. Акыллы булсак, без үзгәрешләргә, мәсәлән сәламәтлек я матди хәлебез белән бәйле үзгәрешләргә, тизрәк җайлашырбыз. Акыллы булсак, без шулай ук юл бирүчән булырбыз, ә бу, үз чиратында, җыелыштагы тынычлыкны һәм бердәмлекне саклар.

b «Уяныгыз» журналының 2016 елның 4 нче чыгарылышында «Үзгәрешләрне ничек кичереп була?» дигән мәкаләне карагыз.

c Видеоны карар өчен, jw.org сайтына керегез һәм эзләү юлында «Дмитрий Михайлов белән интервью» дип җыегыз.

d Кием һәм тышкы кыяфәткә кагылышлы өстәмә мәгълүматны «Мәңге шатланып яшәгез!» дигән китапның 52 нче дәресендә табып була.