Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

ТӘРҖЕМӘИ ХӘЛ

Мин шәхси кызыксыну күрсәтүнең мөһимлеген аңладым

Мин шәхси кызыксыну күрсәтүнең мөһимлеген аңладым

Әнием һәм сеңелем Пэт белән. 1948 ел

«ХАКЫЙКАТЬНЕ эзләгез, чөнки англикан чиркәве моңа өйрәтми». Англикан чиркәвенә йөргән әбием бу сүзләрне әйткәннән соң, әнием хак динне эзли башлады. Әмма ул Йәһвә Шаһитләре белән сөйләшергә теләмәде, һәм алар Торо́нтода (Канада) өебезгә килгән чакта әнием миңа гел качарга куша иде. Әмма, 1950 елда әнинең сеңелесе Йәһвә Шаһитләре белән өйрәнә башлагач, әнием дә аларга кушылды. Әнием сеңелесенең өендә өйрәнде, һәм соңрак икесе дә суга чумдырылды.

Әтием бер чиркәүнең пасторы иде. Шуңа күрә һәр якшәмбе, иртән, ул безне сеңелем белән чиркәү мәктәбенә озата иде, ә аннары 11:00 дә без аның белән бергәләп чиркәүдәге гыйбадәттә була идек. Ә төштән соң без әни белән Патшалык Залына бара идек, шуңа күрә без бу ике дин арасындагы аерманы бик ачык күрдек.

Хатчесоннар гаиләсе белән «Аллаһы ихтыяры» дигән халыкара конгресста. 1958 ел

Әнием яңа ышанулары турында якын дусларына, Боб һәм Мэ́рион Ха́тчесоннарга, сөйләде. Алар да хакыйкатьне кабул итте. 1958 елда Хатчесоннар гаиләсе өч улы белән бергә Нью-Йоркта үткән «Аллаһы ихтыяры» дигән сигез көнлек халыкара конгресска барырга булды һәм үзләре белән мине дә алдылар. Хәзер мин, шул вакыйганы искә төшергәндә, дүрт малайны кайгырту бер дә җиңел булмаган дип уйлап куям. Әмма ул конгресс тормышымдагы иң якты хатирәләремнең берсе булып калды.

БАШКАЛАРНЫҢ ЯРАТУЫ ҺӘМ ИГЪТИБАРЫ МИНЕМ КИЛӘЧӘГЕМӘ ТӘЭСИР ИТТЕ

Яшүсмер чагымда без фермада яшәдек. Миңа хайваннар турында кайгырту бик ошый иде. Мин ветеринар булу турында җитди уйлана башладым. Әнием бу хакта җыелышыбызның өлкәненә әйтте. Ул миңа ярату белән без «соңгы көннәрдә» яшәгәнебезне исемә төшерде һәм университетта берничә ел укуым Йәһвә белән мөнәсәбәтләремә ничек тәэсир итә алганы турында сорады (2 Тим. 3:1). Нәтиҗәдә, мин югары белем алмаска булдым.

Әмма, мәктәпне тәмамлаганнан соң, нәрсә белән шөгыльләнергә? Мин һәр атна хезмәттә катнашсам да, вәгазьләргә яратмый идем һәм пионер да буласым килми иде. Әтием һәм аның энесе (алар Йәһвә Шаһитләре түгел иде) мине Торонтодагы иминиятләштерү оешмасына эшкә керергә дәртләндерде. Әтиемнең энесе бу оешмада югары дәрәҗәгә ия булганга, мин ризалаштым.

Торонтода мәсихчеләр булмаган кешеләр белән эшләгәнгә һәм һәрвакыт эштән соң калырга туры килгәнгә, мин мәсихче очрашуларны калдыра башладым һәм инде регуляр рәвештә вәгазьдә катнашмадым. Башта мин мәсихче булмаган бабаем белән яшәдем, әмма, ул үлгәч, миңа яңа яшәү урыны эзләргә туры килде.

Мине 1958 елда конгресска алган Хатчесоннар гаиләсе миңа әти-әнием кебек якын иде. Алар мине үзләрендә яшәргә чакырды һәм Йәһвә белән дуслыгымны ныгытырга ярдәм итте. 1960 елда мин аларның уллары Джон белән бергә суга чумдырылдым. Джон пионер хезмәтен башлады, һәм, аңа карап, мин дә күбрәк хезмәт итә башладым. Җыелыштагы абый-кардәшләр, рухи үсешемне күреп, вакыт узу белән мине Теократик хезмәт мәктәбенең күзәтчесе итеп билгеләде a.

ИСКИТКЕЧ ХЕЗМӘТТӘШ ҺӘМ ПИОНЕР ХЕЗМӘТЕНЕҢ БАШЫ

Туй көнебез. 1966 ел

Мин 1966 елда Па́лмер Берг исемле ашкынучан пионер апа-кардәшкә өйләндем. Ул Йәһвә Шаһитләре әз булган җирдә хезмәт итәргә тели иде. Безнең район күзәтчебез безгә карата бик игътибарлы булды. Ул безне Ориллия (Онта́рио провинциясе) җыелышына күченергә дәртләндерде, чөнки анда ярдәм кирәк иде. Шулай итеп без чемоданнарыбызны җыйдык та, юлга чыктык.

Без Ориллиягә күченүгә үк, мин, Палмердан үрнәк алып, гомуми пионерлар рәтенә бастым. Аның ашкынучанлыгы миңа зур йогынты ясады. Пионер хезмәтенә мин бар күңелемне биреп керештем. Миңа кешеләргә Изге Язмалардагы шигырьләрне аңлату бик ошый иде. Хакыйкать аларның күңелләренә үтеп кергән чакта, мине чиксез шатлык биләп ала иде. Исемдә, без бер искиткеч ирле-хатынлы пар белән Изге Язмаларны өйрәндек. Аларга тормышларын үзгәртергә һәм Йәһвәнең хезмәтчеләре булып китәргә ярдәм итү шундый рәхәт иде!

ЯҢА ТЕЛНЕ ӨЙРӘНӘБЕЗ ҺӘМ ФИКЕР ЙӨРТҮ РӘВЕШЕБЕЗНЕ ҮЗГӘРТӘБЕЗ

Бервакыт, Торонтода булганда, мин Бәйтелдәге хезмәт өчен җаваплы абый-кардәшләрнең берсе — А́рнолд Макнама́ра белән таныштым. Ул бездән: «Сез махсус пионерлар булып хезмәт итәргә теләмисезме?» — дип сорады. Мин шунда ук: «Әлбәттә! Кая кушсагыз, шунда барырбыз. Квебе́к кына булмасын!» — дип җавап бирдем. Ул вакытта Квебектагы бер сәяси хәрәкәт, бу провинциянең Канададан аерылуын теләп, чыгышлар ясый иде. Бу социаль чуалышлар турында ишеткәнгә, Канаданың инглиз телендә сөйләшүче гражданнары канәгать түгел иде, һәм аларның тискәре карашлары миңа тәэсир итте.

Арнолд: «Хәзер филиал махсус пионерларны бер урынга гына җибәрә: бу Квебек»,— дип әйтте. Шунда мин берсүзсез ризалаштым. Палмерның анда хезмәт итәргә теләвен мин инде белә идем. Бу карарыбызны Йәһвә мул итеп фатихалады!

Биш атна без француз теле курсларында булдык. Соңрак без Палмер һәм тагын бер ирле-хатынлы пар белән Риму́ски шәһәренә күчендек. Ул Монреа́льдән төньяк-көнчыгышка таба якынча 540 километр ераклыкта урнашкан иде. Безнең француз телебез бер дә шәптән түгел иде. Мәсәлән, бервакыт, белдерү укыганда, мин: «Безгә конгресска Австриядән күп делегатлар киләчәк»,— дип әйтер урынына: «Тәвә кош делегатлары киләчәк»,— дип игълан иткәнмен.

Римуски шәһәрендәге «Ак йорт»

Римускида безгә кияүдә булмаган дүрт ашкынучан апа-кардәш һәм ике кызы белән Юбердо́ гаиләсе кушылды. Юбердо гаиләсе барыбыз өчен дә зур пионер йортын арендага алды. Без аны «Ак йорт» дип атадык, чөнки аның колонналары һәм стеналары ак иде. Анда без якынча 12—14 кеше яшәдек. Махсус пионерлар булып хезмәт иткәнгә, без Палмер белән иртән, төштән соң һәм кич белән вәгазьли идек. Безгә вәгазьгә барырга һәрвакыт хезмәттәш табылып торды, хәтта салкын кышкы кичләрендә дә. Моны без бик кадерли идек.

Без бу тугры пионерлар белән бик дуслаштык, бер гаилә булып киттек. Кайвакыт без барыбыз да учак янында җыела идек яисә варениклар көне оештыра идек. Барыбыз да, төрле эчлек салып, варениклар ясый иде. Бер абый-кардәшебез музыкант иде. Шуңа күрә шимбә кичләрен без еш кына җырлый һәм бии идек.

Римуски уңдырышлы территория булды! Биш ел эчендә берничә өйрәнүчебез суга чумдырылды, ә җыелыш якынча 35 вәгазьчегә үсте.

Квебекта без вәгазь эшендә бәяләп бетергесез тәҗрибә җыйдык. Йәһвәнең безгә хезмәттә ярдәм иткәнен һәм безнең материаль хәлебез турында кайгыртып торганын күрдек. Моннан тыш, без француз телендә сөйләшүче кешеләрне һәм аларның телләре белән культураларын яраттык. Ә бу, үз чиратында, безне башка культураларны да яратырга өйрәтте (2 Көр. 6:13).

Кинәт кенә филиал безне Нью-Бра́нсуик провинциясенең көнчыгышындагы Трака́ди шәһәренә күченергә сорады. Бу бер дә җиңел булмады. Без әле генә фатирны арендага алу турында килешү төзегән идек. Минем мәктәптә укытучы булып эшләргә контрактым бар иде, мин анда атнасына берничә сәгать дәресләр бирә идем. Моңа өстәп, безнең кайбер өйрәнүчеләребез әле генә вәгазьчеләр булып киткән иде. Әмма тагын шунысы да бар иде: Римускидагы Патшалык Залы төзелешенең иң кызган чагы иде.

Бөтен шимбә һәм якшәмбе без күченү турында дога кылдык һәм Тракади шәһәрен карап кайтырга булдык. Ул шәһәр Римускидан нык аерылып тора иде. Без мондый карарга килдек: «Йәһвә безне анда күрергә тели икән, димәк, без күченәбез!» Без Йәһвәне сынап карадык һәм шуны күрдек: ул безнең юлыбыздан бар киртәләрне алып куйды (Мал. 3:10). Палмерның рухи, фидакарь булуы һәм искиткеч юмор хисе күченүебезне җиңеләйтте.

Яңа җыелышта бердәнбер өлкән Ро́берт Росс иде. Ул һәм аның хатыны Линда Тракадида пионерлар булып хезмәт итә иде. Малайлары туса да, алар анда калырга булган. Сабыйлары туу белән аларның бик күп мәшәкатьләре булса да, алар барыбер кунакчыл һәм хезмәттә ашкынучан булып калды. Алар безнең өчен искиткеч үрнәк булды.

ЯРДӘМ КИРӘК БУЛГАН ҖИРДӘ ШАТЛЫК БЕЛӘН ХЕЗМӘТ ИТӘБЕЗ

Район хезмәтендә үткәргән беренче кыш

Без Тракадида ике ел хезмәт иттек, һәм безне киләсе сюрприз көтә иде. Безне күчеп йөрү хезмәтендә катнашырга сорадылар. Җиде ел без инглиз районнарында хезмәт иттек. Аннары безне Квебектагы француз районына билгеләделәр. Лео́нс Крепо́ b (ул Квебекның өлкә күзәтчесе иде) һәрвакыт мине нотыкларым өчен мактый иде, ә шуннан соң, гадәттәгечә, болай дип сорый иде: «Нотыкларың гамәли булсын өчен, аларны ничек яхшыртып була?» Аның шәхси кызыксынуы миңа нотыкларымны гади итеп сөйләргә һәм конкрет булырга ярдәм итте.

1978 елдагы «Җиңә торган иман» дигән халыкара конгресстагы йөкләмәмне мин беркайчан да онытмамын. Ул Монреальдә үтте. Мин делегатларны ашату эшен оештыруда катнаштым. Без 80 000 кеше булыр дип көттек. Абый-кардәшләр ашату бу юлы, үткән еллар белән чагыштырганда, башкачарак булачак дип әйтте. Җайланмалар, меню һәм ризыкны пешерү ысуллары — барысы да яңача иде. Безнең якынча 20 зур рефрижератор прицеплары бар иде. Әмма алар вакыт-вакыт ватылып торды. Конгресс алдыннан безгә, җайланмаларны урнаштырып, тоташтырырга кирәк иде. Әмма, ул көнне стадионда спорт ярышы үткәнгә күрә, без анда төнлә генә керә алдык. Ә иртәнге ашны әзерләп бетерер өчен, барысын да таң атканчы тоташтырып бетерергә кирәк иде. Без бик арыдык, әмма ирекле хезмәтчеләрнең тырыш хезмәтләре, җитлеккәнлекләре һәм юмор хисе мине сокландырды, һәм мин алардан күп нәрсәгә өйрәндем. Без чын дуслар булып киттек. Без әле дә дуслар. 40 нчы — 50 нче елларда Квебекта бик мәрхәмәтсез эзәрлекләүләр булганын исәпкә алсак, бу провинциядә шушы тарихи конгресста булу бик шатлыклы иде!

Палмер белән Монреальдәге конгресска әзерләнүдә катнашабыз. 1985 ел

Монреальдә үткән зур конгрессларда мин башка җаваплы абый-кардәшләрдән күп нәрсәгә өйрәндем. Бер елны Дейвид Сплейн, хәзер ул Җитәкче советта хезмәт итә, конгресс өчен җаваплы иде. Киләсе конгрессларның берсендә бу эш миңа тапшырылгач, Дейвид миңа бик ярдәм итте.

2011 елны, без Палмер белән район хезмәтендә 36 ел үткәргәннән соң, мине Җыелыш өлкәннәре өчен мәктәптә укытырга чакырдылар. Ике ел эчендә без 75 төрле урында тукталдык. Әмма бу корбаннар заяга булмады. Атна азагына өлкәннәрнең күңелләре һәрвакыт рәхмәт хисеннән ташый иде, чөнки алар Җитәкче советның үзләренең рухилыгы турында ничек кайгыртканнарын күрә иде.

Аннары мин Патшалык вәгазьчеләре мәктәбендә укыттым. Андагы укыту программасы бик җитди: абый һәм апа-кардәшләр көненә 7 сәгать диярлек дәрестә утыра, соңрак кичләрен өй эшләрен эшли һәм, моңа өстәп, атна саен дүртәр яисә бишәр уку йөкләмәләре белән чыгыш ясый. Без, ике укытучы, Йәһвә ярдәме белән алар барысын да булдыра алачак икәненә ышандырып тордык. Студентлар, үзләренең элек башкара алмас кебек тоелган эшләрне башкарып чыкканда, бик гаҗәпләнә иде. Әйе, Йәһвә белән барысы да мөмкин.

ШӘХСИ КЫЗЫКСЫНУ КҮРСӘТҮ ШУЛКАДӘР МӨҺИМ!

Әнием күрсәткән шәхси кызыксыну аның өйрәнүчеләренә рухи яктан үсәргә ярдәм итте, һәм әтиемнең дә хакыйкатькә карата карашы үзгәрде — аның йөрәге йомшарды. Әнием үлгәч, өч көннән соң ул Патшалык Залында үткән ачык нотыкка килеп, безне бик гаҗәпләндерде һәм киләсе 26 ел дәвамында җыелыш очрашуларын калдырмады. Әтием суга чумдырылмаса да, өлкәннәр миңа ул Патшалык Залына һәрвакыт иң беренчеләрдән булып килә иде дип әйтте.

Әнием миңа да, өч сеңелемә дә искиткеч үрнәк булды. Сеңелләрем ирләре белән Йәһвәгә тугры. Бер сеңелем — Португалия, ә икенчесе Гаити филиалында хезмәт итә.

Хәзер без Палмер белән, махсус пионерлар булып, Га́мильтонда (Онтарио провинциясе) хезмәт итәбез. Күчеп йөрү хезмәтендә без башкаларның кабат килүләренә һәм өйрәнүләренә йөрдек. Ә хәзер без үзебезнең өйрәнүчеләребезнең рухи яктан үскәннәрен күрәбез һәм моңа бик шат. Без яңа җыелышыбыздагы кардәшләр белән бик дуслаштык. Аларның тормышларында нинди генә авырлыклар булмасын, Йәһвәнең аларга ярдәм итеп торуын күрү безне бик рухландыра.

Бу еллар дәвамында безгә карата шәхси кызыксыну күрсәткән абый һәм апа-кардәшләрне искә төшереп, күңелебез рәхмәт хисе белән тула. Без дә, үз чиратында, башкалар турында «эчкерсез кайгыртырга» тырыштык һәм аларга рухи максатларга ирешергә ярдәм иттек (2 Көр. 7:6, 7). Мәсәлән, бер гаиләдә әнисе, кызы һәм улы тулы вакытлы хезмәттә катнаша иде. Мин әтиләреннән ул да пионер хезмәте турында уйланмыймы дип сорадым. Ул: «Мин өч пионер турында кайгыртам»,— диде. Шунда мин аңа болай дидем: «Син, Йәһвәгә караганда, алар турында яхшырак кайгырта алам дип уйлыйсыңмы?» Мин аңа ул пионер хезмәтен башласа, алар кебек үк шатлык кичерә алачак дип әйттем. Ярты елдан соң ул пионер хезмәтен башлады.

Безнең Палмер белән алга таба да «киләсе буын» кардәшләренә Йәһвәнең «гаҗәеп эшләре» турында сөйлисебез килә (Зәб. 71:17, 18). Алар да, безнең кебек үк, хезмәтне яратырлар дип өметләнәбез.

a Элек «Мәсихче тормышыбыз һәм хезмәтебез» очрашуының җитәкчесе шулай дип атала иде.

b Леонс Крепоның тәрҗемәи хәлен «Күзәтү манарасы»ның 2020 ел, февраль чыгарылышында, 26—30 нче битләрдә, укый аласыз.