Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

30 ӨЙРӘНҮ МӘКАЛӘСЕ

Мәхәббәттә үсә барыгыз

Мәхәббәттә үсә барыгыз

«Без... ярату күрсәтергә тиеш, шулай итеп... бар яктан җитлеккән була алачакбыз» (ЭФЕС. 4:15).

2 ҖЫР Синең исемең Йәһвә

БУ МӘКАЛӘДӘ a

1. Изге Язмаларны өйрәнә башлагач, сез нәрсә турында белдегез?

 СЕЗ Изге Язмаларны өйрәнә башлаган чагыгызны хәтерлисезме? Аллаһының исеме барлыгын белгәч, сез гаҗәпләнгәнсездер. Аллаһының кешеләрне утлы тәмугъта җәфаламаганын аңлагач, сез җиңел сулап куйгансыздыр. Ә якын туганнарыгызны яңадан күрә алачагыгызны һәм алар белән җирдәге оҗмахта яши алачагыгызны белгәч, шатлыгыгызның иге-чиге булмагандыр.

2. Рухи үсешегезне сурәтләп бирегез (Эфеслеләргә 5:1, 2).

2 Изге Язмаларны күбрәк өйрәнгән саен, сезнең Йәһвәгә карата яратуыгыз үсә барды. Бу ярату сезне алган белемнәрегезне кулланырга дәртләндерде. Изге Язмалардагы принциплар ярдәмендә сез акыллырак карарлар кабул итә башладыгыз. Аллаһының хуплавын алырга теләгәнгә, сез фикер йөртүегезне һәм тәртибегезне үзгәрттегез. Балалар үз ата-аналарыннан үрнәк алган кебек, сез дә күктәге Атагызның үрнәгенә иярә башладыгыз. (Эфеслеләргә 5:1, 2 укы.)

3. Без үзебезгә нинди сораулар бирә алабыз?

3 Без үзебезгә мондый сораулар бирә алабыз: «Суга чумдырылганнан бирле минем Йәһвәгә карата яратуым ныгыдымы? Фикер йөртү һәм эш итү рәвешем күбрәк Йәһвәнекенә охшый башладымы? Мәсәлән, мин кардәшләремне күбрәк ярата башладыммы?» «Беренче мәхәббәтегезнең» суынып киткәнен абайлап алсагыз, көенмәгез. Беренче гасырдагы мәсихчеләр охшаш хәлгә эләккән, әмма Гайсә аларны кире какмаган. Ул сезне дә кире какмаячак (Ачыл. 2:4, 7). Ул сезнең беренче мәхәббәтегезне ялкынландырып җибәрә алуыгызны белә.

4. Бу мәкаләдә нәрсә каралачак?

4 Бу мәкаләдә без Йәһвәгә һәм кардәшләребезгә карата яратуыбызны ничек ныгытып булганын белербез. Аннары яратуыбыз үсә барса, бу үзебезгә һәм кардәшләребезгә нинди фатихалар китерәчәген карап китәрбез.

ЙӘҺВӘГӘ КАРАТА МӘХӘББӘТЕГЕЗ ҮСӘ БАРСЫН

5, 6. Паул нинди авырлыклар кичергән, әмма алга таба да Йәһвәгә хезмәт итәргә аны нәрсә дәртләндергән?

5 Рәсүл Паул Йәһвәгә хезмәт итүдән зур шатлык тапкан, әмма авырлыкларсыз да булмаган. Паул озын аралар үткән, ә ул вакытларда сәяхәтләр җиңел булмаган. Кайвакыт аңа «елгаларда, юлбасарлардан... хәвеф-хәтәр янаган». Шулай ук дошманнары да Паулны кыйнаган (2 Көр. 11:23—27). Өстәвенә, кайчак имандашлары аның ярдәмен кабул итәргә әллә ни теләмәгән (2 Көр. 10:10; Флп. 4:15).

6 Паулга үз хезмәтен дәвам итәргә нәрсә булышкан? Ул Изге Язмалардан һәм үз тәҗрибәсеннән Йәһвәнең нинди икәнен белгән. Паул Йәһвәнең яратуына инанган (Рим. 8:38, 39; Эфес. 2:4, 5). Ул үзе дә Йәһвәне бик нык яраткан. Ярату аны «изгеләргә хезмәт итәргә һәм шул хезмәтне дәвам итәргә» дәртләндергән (Евр. 6:10).

7. Йәһвәгә карата мәхәббәтне ныгытыр өчен, нәрсә эшләп була?

7 Изге Язмаларны тирәнтен өйрәнеп, без Йәһвәгә карата мәхәббәтебезне ныгыта алабыз. Аллаһы Сүзен укыганда, һәр өзекнең Йәһвә турында нәрсә ачыклаганын күрергә тырышыгыз. Үзегезгә мондый сораулар бирегез: «Укыганнарым Йәһвәнең мине яратканын ничек күрсәтә? Бу өзек мине Йәһвәне яратырга ничек дәртләндерә?»

8. Дога безгә Йәһвәгә карата яратуыбызны үстерергә ничек булыша?

8 Йәһвәгә регуляр рәвештә күңел түрендәгесен сөйләү дә аңа карата мәхәббәтебезне ныгыта (Зәб. 25:4, 5). Йәһвә, үз чиратында, догаларыбызга җавап бирәчәк (1 Яхъя 3:21, 22). Азиядә яшәүче Кхан b исемле апа-кардәш болай ди: «Башта Йәһвәне яратуым белемнәргә нигезләнгән иде, әмма, догаларыма җаваплар алган саен, аңа карата мәхәббәтем үсә барды. Бу мине ул хуплаган нәрсәләрне эшләргә дәртләндерде».

КАРДӘШЛӘРГӘ КАРАТА ЯРАТУЫГЫЗ ҮСӘ БАРСЫН

9. Тимутинең кардәшләрне нык яратуы нәрсәдән күренә?

9 Миссионер сәяхәтләренең берсендә Паул Тимути исемле бер яшь егет белән танышкан. Тимути Йәһвәне дә, кешеләрне дә яраткан. Берничә ел үткәч, Паул филипиялеләргә: «Аңа [Тимутигә] хас карашлы һәм сезнең хакта аның кебек ихлас күңелдән кайгыртырдай башка беркемем дә юк»,— дип язган (Флп. 2:20). Паул Тимутине яхшы оештыручы я нотыкчы булганы өчен түгел, ә имандашларын эчкерсез яратканы өчен мактаган. Һичшиксез, җыелыштагы кардәшләр Тимутинең килеп китүләрен зарыгып көткән (1 Көр. 4:17).

10. Анна һәм аның ире үз имандашларына яратуларын ничек күрсәткән?

10 Без дә кардәшләребезгә ярдәм итәр өчен мөмкинлекләр эзлибез (Евр. 13:16). Үткән мәкаләдә искә алынган Анна исемле апа-кардәшнең очрагына игътибар итик. Көчле давылдан соң алар ире белән бер мәсихче гаиләгә килеп киткән һәм йортларының түбәсе җимерелгән булуын күргән. Нәтиҗәдә, шул гаиләнең чиста киемнәре калмаган. Анна болай ди: «Без аларның киемнәрен үзебез белән алып киттек, юдык, үтүкләдек һәм, төреп, кире илтеп бирдек. Бу безнең өчен әллә ни авыр түгел иде, әмма моның ярдәмендә без дуслашып киттек һәм бүгенге көнгә кадәр дуслыгыбыздан шатлык табабыз». Мәхәббәт Аннаны һәм аның ирен үз имандашларына гамәли ярдәм күрсәтергә дәртләндергән (1 Яхъя 3:17, 18).

11. a) Игелекле эшләребез башкаларга ничек тәэсир итәргә мөмкин? ә) Гыйбрәтле сүзләр 19:17 дән күренгәнчә, Йәһвә игелекле эшләребезгә ничек карый?

11 Без кардәшләргә ярату һәм игелек күрсәткәндә, алар еш кына безнең Йәһвәдән үрнәк алырга тырышканыбызга игътибар итә. Әмма без игелекле эшләребез кардәшләребезгә никадәр нык тәэсир иткәнен белмәскә дә мөмкин. Өстәрәк искә алынган Кхан үзенә ярдәм иткән кардәшләр турында болай дип исенә төшерә: «Мин үземне хезмәткә алган апа-кардәшләргә бик рәхмәтле. Алар мине өйдән килеп ала иде, бергәләп капкалап алырга чакыра иде һәм өемә илтеп куя иде. Хәзер мин моның күпме тырышлыклар таләп иткәнен бик яхшы аңлыйм. Шулай итеп алар ярату күрсәтте». Әлбәттә, һәркем дә безнең игелекле эшләребезне тиешенчә бәяләмәс. Кхан теге апа-кардәшләр турында болай дип өсти: «Мин аларга игелекләре өчен игелек белән кайтарырга телим. Ләкин хәзер аларның кайда яшәгәннәрен белмим, әмма Йәһвә белә, һәм мин аңардан ул аларга игелекле эшләре өчен әҗерләрен кайтарсын дип догада сорыйм». Кхан хаклы, Йәһвә безнең кылган хәтта кечкенә игелекле эшләребезне күрә. Ул моны кыйммәтле корбан дип һәм үзен әҗерен кайтарырга бурычлы дип саный. (Гыйбрәтле сүзләр 19:17 укы.)

Рухи яктан үскән кеше башкаларга ярдәм итәр өчен мөмкинлекләр эзли (12 нче абзацны кара.)

12. Абый-кардәшләр җыелыштагыларга үз яратуларын ничек күрсәтә ала? (Шулай ук иллюстрацияләрне кара.)

12 Сез абый-кардәш булсагыз, башкаларга ярату һәм ярдәм ничек күрсәтә аласыз? Джо́рдан исемле бер яшь абый-кардәш, өлкән янына килеп, җыелышка ничек күбрәк ярдәм итә алганы турында сораган. Өлкән аны уңышлары өчен мактаган һәм кайбер гамәли киңәшләр биргән. Мәсәлән, ул Джорданны, Патшалык Залына иртәрәк килеп, кардәшләрне каршы алырга, очрашуларда комментарийлар бирергә, хезмәт төркеме белән регуляр рәвештә вәгазьләргә һәм башкаларга ничек ярдәм итеп булганы турында уйланырга дәртләндергән. Джордан бу киңәшне тоткан һәм, яңа күнекмәләргә өйрәнүдән тыш, кардәшләрне дә күбрәк яратырга өйрәнгән. Джордан мондый нәтиҗәгә килгән: хезмәттәш ярдәмче итеп билгеләнгәч, син кардәшләргә ярдәм итә башламыйсың, ә дәвам итәсең (1 Тим. 3:8—10, 13).

13. Мәхәббәт Кристиан исемле абый-кардәшкә кабат өлкән булып китәргә ничек булышкан?

13 Ә әгәр дә сез хезмәттәш ярдәмче я өлкән булып хезмәт итү вазифасын югалтсагыз, нәрсә эшләргә? Йәһвә сезнең үткәндә кылган игелекле эшләрегезне һәм алар нигезендә яткан мәхәббәтегезне хәтерли (1 Көр. 15:58). Ул шулай ук сезнең мәхәббәт күрсәтүне дәвам итүегезне дә игътибарсыз калдырмый. Кри́стиан исемле абый-кардәш, өлкән булу хөрмәтен югалткач, бик күңелсезләнгән. Шулай да ул болай ди: «Вазифаларым бармы, юкмы, мин Йәһвәгә яратудан чыгып хезмәт итәргә карар иттем». Вакыт узу белән ул кабат өлкән итеп билгеләнгән. Кристиан болай дип сөйли: «Мин башта кабат өлкән булып хезмәт итә алырмынмы дип бераз борчылдым. Әмма Йәһвә, шәфкать күрсәтеп, мине кабат билгеләгән икән, димәк, мин хезмәт итә алам. Мин бит моны Йәһвәне һәм кардәшләремне яратканга эшлим».

14. Грузиядән булган бер апа-кардәшнең мисалыннан нәрсәгә өйрәнеп була?

14 Йәһвәнең хезмәтчеләре үз якыннарына да мәхәббәт күрсәтә (Мат. 22:37—39). Мәсәлән, Грузиядә яшәүче Елена исемле апа-кардәш болай ди: «Башта мин вәгазь эшендә Йәһвәне яратканга гына катнаштым. Әмма күктәге Атамны күбрәк яраткан саен, кешеләргә карата да яратуым үсте. Мин аларның нинди авырлыкларга дучар булганнары һәм нинди тема аларга кызыклы булганы турында уйландым. Бу аларга ярдәм итү теләгемне үстерде» (Рим. 10:13—15).

БАШКАЛАРГА МӘХӘББӘТ КҮРСӘТҮ ФАТИХАЛАНА

Бер игелекле эш күпләр өчен чын фатихага әйләнергә мөмкин (15, 16 нчы абзацны кара.)

15, 16. Иллюстрациядән күренгәнчә, башкаларга мәхәббәт күрсәтү ничек фатихалана?

15 Кардәшләргә мәхәббәт күрсәткәндә, без генә түгел, башкалар да файда күрә. Пандемия башлангач, Пао́ло исемле абый-кардәш хатыны белән күп кенә олы яшьтәге апа-кардәшләрне хезмәттә электрон җайланмаларын кулланырга өйрәткән. Бер апа-кардәшкә башта бу бик авыр бирелгән, әмма ул барысына да өйрәнгән. Электрон җайланмасын кулланып, ул туганнарын Кичәгә чакырган. Аның 60 туганы Кичәгә видеоконференция аша тоташкан! Паоло һәм аның хатынының тырышлыклары шул апа-кардәшкә һәм бөтен аның туганнарына зур файда китергән. Соңрак теге апа-кардәш Паолога болай дип язган: «Безне, олы яшьтәгеләрне, өйрәткәнегез өчен зур рәхмәт сезгә. Мин Йәһвәнең кайгыртуын һәм сезнең зур тырышлыкларыгызны беркайчан да онытмаячакмын».

16 Бу һәм башка шундый очраклардан Паоло мөһим нәрсәгә өйрәнгән: мәхәббәт, белем белән сәләткә караганда, күпкә мөһимрәк. Ул болай ди: «Элек мин район күзәтчесе булып хезмәт иткән идем. Кардәшләр минем нотыкларымны инде онытып бетергән, ә менә игелекле эшләремне әле дә хәтерли».

17. Мәхәббәт күрсәтүдән тагын кем файда күрә?

17 Башкаларга ярату күрсәткәндә, без һич көтмәгән фатихалар алабыз. Яңа Зеландиядә яшәүче Джо́натан исемле абый-кардәш моны үзе татыган. Бер эссе шимбә көнне, төштән соң, ул юл буенда вәгазьләүче бер пионерны күреп алган. Джонатан һәр шимбә аның белән вәгазьләргә карар кылган. Бу игелекле эше аның үзенә күпме файда китерәчәген ул күз алдына да китермәгән. Ул болай дип сөйли: «Ул чакларда мин вәгазь эшен әллә ни яратмый идем, әмма, шул пионерның ничек өйрәткәнен һәм хезмәте нинди җимешләр китергәнен күреп, мин дә вәгазь эшен ярата башладым. Мин шулай ук миңа рухи яктан үсәргә, хезмәтне яратырга һәм Йәһвәгә якынлашырга булышкан якын дуска ия булдым».

18. Йәһвә безнең нәрсә эшләвебезне тели?

18 Йәһвә безнең үзенә һәм кардәшләргә карата яратуыбызда үсүебезне тели. Күргәнебезчә, Изге Язмаларны уку, укыганнарыбыз турында уйлану һәм регуляр рәвештә дога кылу безгә Йәһвәгә карата яратуыбызны үстерергә булыша. Ә кардәшләргә гамәли ярдәм күрсәтү аларга яратуыбызны ныгыта. Мәхәббәтебез безне Йәһвәгә һәм рухи гаиләбезгә якынлаштыра, ә андый дуслык мәңге сүрелмәячәк.

109 ҖЫР Бер-берегезне эчкерсез яратыгыз

a Без хакыйкатькә яңа гына килдекме яисә Йәһвәгә күп еллар хезмәт итәбезме, безгә барыбызга да рухи яктан үсә барырга кирәк. Бу мәкаләдә без моны ничек эшләп булганын карап китәрбез. Без Йәһвәгә һәм якыннарыбызга карата мәхәббәтебезне ничек үстереп булганын белербез. Бу мәкаләне өйрәнгәндә, үзегезнең инде нәрсәгә ирешкәнегезне һәм кайсы яктан яхшырып булганын күрергә тырышыгыз.

b Кайбер исемнәр үзгәртелгән.