Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

31 ӨЙРӘНҮ МӘКАЛӘСЕ

«Нык, какшамас булыгыз»

«Нык, какшамас булыгыз»

«Кадерле кардәшләрем, нык, какшамас булыгыз» (1 КӨР. 15:58).

122 ҖЫР Нык, какшамас булыгыз!

БУ МӘКАЛӘДӘ a

1, 2. Ни өчен мәсихчене күп катлы йорт белән чагыштырып була? (1 Көринтлеләргә 15:58)

 1970 елларның ахырында Токиода (Япония) 60 катлы биек бина төзелгән булган. Аны күргән кешеләр ул еш кына була торган җир тетрәүләр вакытында җимерелеп төшмәс микән дип аптыраган. Ләкин инженерлар аны нык та, шул ук вакыт бөгелүчән итеп тә төзегән. Мәсихчеләр дә ниндидер мәгънәдә шундый бинага охшаш.

2 Мәсихчегә нык һәм шул ук вакыт «бөгелүчән» булырга кирәк. Йәһвәнең кануннары һәм нормаларына килгәндә, ул нык булырга һәм компромисска бармаска тиеш. (1 Көринтлеләргә 15:58 укы.) Шулай да, бу мөмкин булганда, ул юл бирүчән һәм «буйсынырга әзер» булырга тиеш (Ягък. 3:17). Андый акыллы карашка ия булган мәсихчеләр теге я бу якка артык авышмый. Алар чиктән тыш катгый да, артык йомшак та түгел. Бу мәкаләдә без мондый өч сорауга җавап табарбыз: 1) Безгә ничек нык булырга? 2) Шайтан безнең Йәһвәгә тугрылыгыбызны нинди биш ысул ярдәмендә какшатырга тырыша? 3) Без Шайтанга ничек каршы тора алабыз?

БЕЗ НИНДИ ӨЛКӘЛӘРДӘ НЫК БУЛЫРГА ТИЕШ?

3. Рәсүлләр 15:28, 29 да бөек Канун Чыгаручыбызның нинди кануннары язылган?

3 Йәһвә, бөек Канун Чыгаручы буларак, үз халкына һәрвакыт ачык, аңлаешлы кануннар биргән (Ишаг. 33:22). Әйдәгез, беренче гасырдагы җитәкче совет аша бирелгән өч күрсәтмәгә игътибар итик: 1) потка табынуны кире кагарга һәм Йәһвәгә генә гыйбадәт кылырга, 2) канны изге дип санарга һәм 3) Изге Язмалардагы югары әхлакый нормалар буенча яшәргә. (Рәсүлләр 15:28, 29 укы.) Мәсихчеләргә бүген бу өч өлкәдә ничек нык булырга?

4. Без Йәһвәгә тугрылыгыбызны ничек күрсәтәбез? (Ачылыш 4:11)

4 Без потка табынуны кире кагабыз һәм Йәһвәгә генә гыйбадәт кылабыз. Йәһвә исраиллеләрдән үзенә генә гыйбадәт кылуларын таләп иткән (Кан. 5:6—10). Иблис Гайсәне вәсвәсәләгәндә, Гайсә җавап итеп аңа асылда: «Без Йәһвәгә генә гыйбадәт кылырга тиеш»,— дип әйткән (Мат. 4:8—10). Менә ни өчен без потларга табынмыйбыз. Без шулай ук дини җитәкчеләрне, сәясәтчеләрне, атаклы спортчыларны, актерларны я танылган җырчыларны илаһлар итеп күрмибез. Без «бар нәрсәне яраткан» Йәһвәгә генә гыйбадәт кылабыз. (Ачылыш 4:11 укы.)

5. Ни өчен без тормышның һәм канның изгелеге турындагы канунны тотабыз?

5 Без, Йәһвә канунын тотып, тормышны һәм канны изге дип саныйбыз. Ни өчен? Чөнки кан тормышны символлаштыра, ә тормыш бит — Йәһвәнең кыйммәтле бүләге (Лев. 17:14). Йәһвә, кешеләргә хайван итен ашарга рөхсәт иткәндә, аны каны белән ашамагыз дигән (Ярат. 9:4). Исраиллеләргә Муса канунын биргәндә, Йәһвә бу әмерне тагын бер тапкыр әйткән (Лев. 17:10). Йәһвә шулай ук беренче гасырдагы җитәкче советны бар мәсихчеләргә «каннан... тыелыгыз» дигән күрсәтмәне бирергә дәртләндергән (Рәс. 15:28, 29). Дәвалау ысуллары турында әйткәндә, без бу күрсәтмәне тәвәкәллек белән үтибез b.

6. Йәһвәнең югары нормалары буенча яшәр өчен, без нәрсә эшлибез?

6 Без Йәһвәнең югары әхлакый нормалары буенча яшибез (Евр. 13:4). Образлы телне кулланып, рәсүл Паул тән әгъзаларын «үтерергә», ягъни начар теләкләрдән арынырга, дәртләндергән. Без әхлаксызлыкка китерә алган нәрсәләрне караудан я шундый эшләрне эшләүдән качабыз (Көл. 3:5; Әюп 31:1). Берәр начарлык кылырга вәсвәсә туганда, без Йәһвә белән мөнәсәбәтләребезне җимерә алган уйларга һәм эшләргә каршы торабыз.

7. Без нәрсә эшләргә тиеш һәм ни өчен?

7 Йәһвә без аңа «чын күңелдән тыңлаучан» булырбыз дип көтә (Рим. 6:17). Без нинди кануннарны үтәргә, ә ниндиләрен үтәмәскә икәнен сайламыйбыз. Әмма безгә бар кануннарның да файдабызга булганын истә тотарга кирәк (Ишаг. 48:17, 18; 1 Көр. 6:9, 10). Без, Йәһвәнең күңелен табар өчен, кулыбыздан килгәннең барысын да эшлибез. Безгә шулай ук мәдхия җырлаучының карашын үстерергә кирәк: «Күрсәтмәләреңне һәрвакыт, соңгы көннәремә кадәр үтәүгә күңелемне беркеттем» (Зәб. 119:112). Шайтан, тәвәккәллегебезне киметер өчен, безгә аяк чала. Ничек итеп?

ШАЙТАН ТӘВӘККӘЛЛЕГЕБЕЗНЕ НИЧЕК КИМЕТЕРГӘ ТЫРЫША?

8. Шайтан, Йәһвә ягында тору тәвәккәллегебезне киметер өчен, эзәрлекләүләрне ничек куллана?

8 Эзәрлекләүләр. Иблис, безнең Йәһвә ягында тору тәвәккәллегебезне киметер өчен, безгә физик һәм эмоциональ яктан басым ясый. Ул безне «йотарга», ягъни Йәһвә белән мөнәсәбәтләребезне җимерергә, тели (1 Пет. 5:8). Йәһвә ягында нык торганнары аркасында беренче гасырдагы мәсихчеләргә янаганнар, аларны кыйнаганнар һәм хәтта үтергәннәр (Рәс. 5:27, 28, 40; 7:54—60). Шайтан бүген дә Аллаһы халкын эзәрлекли. Мәсәлән, Россиядә һәм башка кайбер илләрдә кардәшләрне бик нык эзәрлеклиләр. Гомумән алганда, бар кардәшләребез дә ниндидер мәгънәдә җәберләнә.

9. Ни өчен безгә яшерен һөҗүмнәргә әзер булырга кирәк? Мисал китерегез.

9 Яшерен басым. Туры һөҗүм итүдән тыш, Шайтан шулай ук «мәкерле» эш итә (Эфес. 6:11). Ро́берт исемле кардәшнең мисалын карап китик. Хастаханәдә ятканда, аңа операция ясарга тиеш булганнар. Ул табибларга, операция вакытында нәрсә генә булса да, кан салырга рөхсәт итмәгән. Хирург аның карарын хөрмәт белән кабул иткән. Әмма операция алдындагы кичне, туганнары инде өйләренә кайтып киткәч, аның янына анестезиолог кергән. Ул Робертка: «Мөгаен, кан салырга кирәк булмаячак, әмма шулай да без аны кул астында тотарбыз»,— дип әйткән. Күрәсең, шул табиб, Роберт янында туганнары булмагач, ул үз карашларын үзгәртер дип уйлагандыр. Әмма Роберт үз карарында нык торган: «Хәтта үлсәм дә, кан салырга рөхсәт итмәячәкмен»,— дип әйткән.

10. Ни өчен кеше зирәклеге безнең өчен тозак ул? (1 Көринтлеләргә 3:19, 20)

10 Кеше зирәклеге. Дөньядагы кешеләрнең фикер йөртүенә бирелсәк, без Йәһвәнең карашын һәм аның нормаларын кире кагарга мөмкин. (1 Көринтлеләргә 3:19, 20 укы.) «Бу дөнья зирәклеге» еш кына кешеләрне тән теләкләренә бирелеп яшәргә дәртләндерә. Пиргам һәм Фиатира җыелышларындагы кайбер мәсихчеләр потларга табынган һәм әхлаксыз тормыш алып барган кешеләрнең карашларын йоктырган. Гайсә бу ике җыелышка, җенси әхлаксызлыкка бармак аша караганнары өчен, катгый киңәш биргән булган (Ачыл. 2:14, 20). Бүген дөнья безгә үзенең дөрес булмаган карашларын тагарга тели. Гаиләбез һәм танышларыбыз, Йәһвәнең нормалары артык катгый, дип әйтеп, безне аларны бозарга дәртләндерә ала. Мәсәлән, әхлаксыз тормыш алып баруда бернинди дә начарлык юк һәм Изге Язмалардагы нормалар инде искергән дип безне ышандырырга мөмкин.

11. Без нәрсәдән качарга тиеш?

11 Кайвакыт Йәһвә безгә берәр сорау буенча ачык күрсәтмә бирми. Андый чакларда безнең «Язылганнар буенча гына эш итегез» дигән кагыйдәне бозарга вәсвәсә туа ала (1 Көр. 4:6). Гайсә көннәрендәге дин җитәкчеләре шундый гөнаһ кылган да. Алар Канунга үзләре уйлап чыгарган кагыйдәләр өстәгән һәм шулай итеп гади кешеләрнең тормышларын авырайткан (Мат. 23:4). Йәһвә безгә үз Сүзе һәм оешмасы аша ап-ачык күрсәтмәләр бирә, шуңа күрә аларга нәрсәдер өстәр өчен сәбәпләр юк (Гыйб. сүз. 3:5—7). Менә ни өчен без Изге Язмаларда язылганнар буенча эш итәбез һәм, шәхси сорауларга килгәндә, кагыйдәләр урнаштырмыйбыз.

12. Шайтан «буш алдауны» ничек куллана?

12 Ялган. Шайтан кешеләрне алдар өчен һәм алар бер үк нәрсәгә төрле карашта булсын өчен, «дөньяның төп карашларын» һәм «буш алдауны» куллана (Көл. 2:8). Беренче гасырда Шайтан кеше зирәклегенә нигезләнгән фәлсәфәләрне, яһүдләрнең Изге Язмаларга нигезләнмәгән өйрәтүләрен һәм мәсихчеләр Муса канунын тотарга тиеш дигән өйрәтүләрне кулланган. Бу чеп-чи ялган булган, чөнки боларның барысы кешеләрне зирәклек чыганагы Йәһвәдән читләштергән. Бүген Шайтан, массакүләм мәгълүмат чараларын һәм социаль челтәрләрне кулланып, сәясәтчеләр һәм хөкүмәтләр турында төрле ялган мәгълүмат тарата. Без моны COVID-19 пандемиясе вакытында ап-ачык күрдек c. Ышанычлы булмаган чыганакларга колак салган кешеләр күп борчылуларга дучар булды, ә оешмабыздан килгән җитәкчелекне тыңлаган Йәһвә Шаһитләре андый авырлыклардан азат булды (Мат. 24:45).

13. Ни өчен безгә игътибарыбызны читкә алып китә алган нәрсәләрдән качарга кирәк?

13 Игътибарыбызны читкә алып китә алган нәрсәләр. Без «нәрсә мөһимрәк» икәнен күздән ычкындырмаска тиеш (Флп. 1:9, 10). Игътибарыбызны читкә алып китә алган нәрсәләр булмаса, без файдалырак нәрсәләргә күбрәк вакытыбызны һәм көчебезне сарыф итә алыр идек. Хәтта табигый нәрсәләр дә, мәсәлән ашау, эчү, ял һәм эш, тормышыбызда беренче урында торса, игътибарыбызны мөһимрәк нәрсәләрдән урлаячак (Лүк 21:34, 35). Өстәвенә, безгә һәркөн протестлар һәм сәяси бәхәсләр турында яңалыклар агылып тора. Бу чын тозак булып китәргә мөмкин, чөнки без теге я бу якка авыша алабыз. Шайтан безнең дөрес булганны эшләргә тәвәккәллегебезне киметергә тырыша. Безгә аңа ничек каршы торырга һәм нык булып калырга? Әйдәгез, белик.

БЕЗГӘ НЫК КАЛЫРГА НӘРСӘ БУЛЫШЫР?

Нык булып калыр өчен, безгә багышлануыбыз һәм суга чумдырылуыбыз турында уйланырга, Изге Язмаларны өйрәнергә, укыганнарыбыз турында уйланырга, рухи йөрәгебезне ныгытырга һәм Йәһвәгә таянырга кирәк (14—18 нче абзацны кара.)

14. Йәһвә ягында нык торырга сезгә нәрсә булышыр?

14 Багышлануыгыз һәм суга чумдырылуыгыз турында уйланыгыз. Сез, Йәһвә ягында булырга теләгәнгә, адымнар ясадыгыз. Үткәннәрне исегезгә төшерегез: сез Йәһвә Шаһитләрендә хакыйкать булганын аңладыгыз, сез Йәһвә турында төгәл белем алдыгыз һәм күктәге Атагызны хөрмәт итә һәм ярата башладыгыз. Сез иман үстердегез һәм гөнаһларыгыздан тәүбә иттегез, йөрәгегез сезне начар эшләрне калдырырга һәм Аллаһы ихтыяры буенча яшәргә дәртләндерде. Йәһвәнең үзегезне кичергәнен аңлагач, сез күңелегездә тынычлык сиздегез (Зәб. 32:1, 2). Сез җыелыш очрашуларына йөри һәм белгәннәрегезне башкалар белән уртаклаша башладыгыз. Аннары, багышланып һәм суга чумдырылып, сез тормыш юлына бастыгыз. Бу юлдан сез тайпылмаска тәвәккәл (Мат. 7:13, 14).

15. Ни өчен өйрәнү һәм уйлану файдалы дип әйтеп була?

15 Изге Язмаларны өйрәнегез һәм укыганнарыгыз турында уйланыгыз. Агач тирән тамырлары ярдәмендә нык торган кебек, безнең иманыбыз да Аллаһы Сүзенә тамырланган булса, без нык булырбыз. Агач үскәндә, аның тамырлары тирәнәя. Без дә Изге Язмаларны өйрәнгәндә һәм укыганнарыбыз турында уйланганда, безнең иманыбыз ныгый. Нәтиҗәдә, без Йәһвәнең юлы иң яхшысы икәненә инанабыз (Көл. 2:6, 7). Йәһвәнең күрсәтмәләре, киңәшләре үткәндә яшәгән хезмәтчеләрен ничек яклаганы турында уйланыгыз. Мәсәлән, Йәзәкил бер фәрештәнең гыйбадәтханәнең стенасын ничек үлчәгәнен игътибар белән күзәткән. Бу күренеш Йәзәкилне бик ныгыткан булса кирәк. Без дә шушы күренеш ярдәмендә Йәһвәнең югары нормалары буенча ничек яшәргә икәненә өйрәнәбез d (Йәз. 40:1—4; 43:10—12). Без дә, Аллаһы Сүзендәге тирән хакыйкатьләрне өйрәнсәк һәм алар турында уйлансак, күп файда күрербез.

16. Нык йөрәк Робертны ничек яклаган? (Зәбур 112:7)

16 Йөрәгегезне ныгытыгыз. Давыт патша: «Минем йөрәгем нык, и Аллаһы»,— дип җырлаган. Бу сүзләре белән аның Йәһвәгә карата яратуын беркем һәм бернәрсә дә сүрелдерә алмаячагы турында әйтәсе килгән, күрәсең (Зәб. 57:7). Без дә, Йәһвәгә тулысынча таянсак, нык йөрәккә ия булырбыз. (Зәбур 112:7 укы.) Роберт кардәшнең мисалына кайтыйк. Анестезиолог операция вакытында канны кул астында тотачагы турында әйткәч, Роберт нык йөрәкле булуын ничек күрсәткән? Ул аңа кан салуның хәтта кечкенә генә ихтималлыгы булса да, хәзер үк хастаханәдән китәчәге турында әйткән. Соңрак Роберт болай дигән: «Мин шул вакытны бер дә шикләнмәдем, йөрәгем какшамады».

Рухи фундаментыбыз нык булса, без һәртөрле сынауларны кичереп чыга алырбыз (17 нче абзацны кара.)

17. Без Роберт кардәшнең мисалыннан нәрсәгә өйрәнә алабыз? (Шулай ук иллюстрацияне кара.)

17 Ни өчен Роберт нык йөрәкле булган? Ул, әле хастаханәгә эләккәнче, нык калырга тәвәккәл булган. Беренчедән, ул Йәһвәне сөендерергә теләгән. Икенчедән, ул Изге Язмаларда һәм басмаларыбызда тормышның һәм канның изгелеге турында нәрсә әйтелгәнен тирәнтен тикшергән. Өченчедән, ул Йәһвәнең күрсәтмәләре файдабызга барганына тамчы да шикләнмәгән. Без дә нык йөрәкле булсак, һәртөрле сынауларда тугры калырбыз.

Барак һәм аның сугышчылары кыюлык белән Сисарның гаскәрен куа бара (18 нче абзацны кара.)

18. Йәһвәгә таяну турында әйткәндә, без Барактан нәрсәгә өйрәнәбез? (Тышлыктагы рәсемне кара.)

18 Йәһвәгә таяныгыз. Әйдәгез, Йәһвәгә таяну Баракны ничек уңышлы иткәнен карап чыгыйк. Исраиллеләрнең сөңгеләре һәм калканнары булмаса да, Йәһвә аларга яхшы коралланган кәнганлы Сисарның гаскәренә каршы чыгарга кушкан (Хак. 5:8). Дибра пәйгамбәр Баракка, елга үзәненә төшеп, Сисарга һәм аның 900 хәрби арбасына каршы чыгарга кушкан. Елга үзәне хәрби арбалар өчен отышлырак урын булган. Барак моны белсә дә, бу күрсәтмәгә буйсынган. Сугышчылар Табур тавыннан төшкәндә, Йәһвә күктән яңгыр яудырган. Сисарның хәрби арбалары сазлыкка баткан һәм Йәһвәнең ярдәме белән Барак җиңгән (Хак. 4:1—7, 10, 13—16). Без дә, Йәһвәгә һәм ул оешмасы аша биргән җитәкчелеккә буйсынсак, җиңү яуларбыз (Кан. 31:6).

НЫК БУЛЫГЫЗ

19. Ни өчен сез Йәһвә ягында калырга тәвәккәл?

19 Бу дөнья төзелеше тәмамланганчы, безгә Йәһвә юлында калыр өчен, көрәш алып барырга кирәк булачак (1 Тим. 6:11, 12; 2 Пет. 3:17). Эзәрлекләүләргә, яшерен басымга, кеше зирәклегенә, ялганга һәм игътибарыбызны читкә алып китә алган нәрсәләргә үзебезне аяктан егарга юл бирмик (Эфес. 4:14). Нык булыйк, Йәһвәгә яратуыбызны үстерик һәм аның әмерләрен үтик. Нык булудан тыш, безгә акыллы, ягъни юл бирүчән, булырга кирәк. Киләсе мәкаләдә без Йәһвәнең һәм Гайсәнең бу сыйфатны ничек күрсәткәннәрен күрербез.

129 ҖЫР Без нык булып торырбыз

a Адәм белән Хаува көннәреннән бирле Шайтан кешеләр үзләре нәрсә яхшы, ә нәрсә начар икәнен хәл итәргә тиеш дигән фикер тарата. Ул безнең Йәһвәнең кануннарына һәм теократик җитәкчелеккә шундый ук карашта булуыбызны тели. Бу мәкалә безне Шайтан дөньясының бәйсезлек рухыннан сакланырга һәм Йәһвә ягында нык торырга дәртләндерер.

b Йәһвәнең канга ничек караганы турында күбрәк белер өчен, «Мәңге шатланып яшәгез!» дигән китапның 39 нчы дәресен карагыз.

c jw.org сайтында «Үзеңне ялган мәгълүматтан сакла» дигән мәкаләне карагыз.

d Күбрәк мәгълүматны «Саф гыйбадәт торгызылган!» дигән китапның 13 һәм 14 нче бүлегеннән табып була.