Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

29 ӨЙРӘНҮ МӘКАЛӘСЕ

Сез бөек афәткә әзерме?

Сез бөек афәткә әзерме?

«Әзер булыгыз» (МАТ. 24:44).

150 ҖЫР Котылыр өчен, Йәһвәне эзлә

БУ МӘКАЛӘДӘ a

1. Ни өчен афәткә әзерләнү акыллы?

 ӘЗЕРЛӘНҮ тормышны коткара ала. Мәсәлән, афәт купканда, аңа әзерләнгән кешеләрнең исән калу һәм башкаларга ярдәм итә алу ихтималлыгы зуррак. Европадагы бер гуманитар оешманың вәкиле болай дигән: «Яхшы әзерләнгән — котыла алган».

2. Ни өчен бөек афәткә әзер булу мөһим? (Маттай 24:44)

2 «Бөек афәт» һич көтмәгәндә киләчәк (Мат. 24:21). Башка афәтләрдән аермалы буларак, без аның киләчәген белеп торабыз. Якынча 2000 ел элек Гайсә үз шәкертләрен бу көнгә әзер булырга өндәгән. (Маттай 24:44 укы.) Гайсәнең сүзләренә колак салсак, безгә дә бу авыр вакытларны кичереп чыгарга һәм башкаларга ярдәм итәргә җиңелрәк булыр (Лүк 21:36).

3. Бөек афәткә әзер булыр өчен, ни өчен безгә чыдамлылык, кызгану һәм мәхәббәт кирәк?

3 Киләчәктә безгә хөкем хәбәрен игълан итәргә һәм кешеләрнең каршы килүләренә очрарга туры килер, мөгаен (Ачыл. 16:21). Йәһвәнең үзебезне яклаячагына ышанып, шул хәбәрне игълан итәр өчен, безгә чыдамлылык кирәк булачак. Ә кардәшләребез мал-мөлкәтләрен югалтса, без ничек эш итәрбез? (Хаб. 3:17, 18) Аларга ярдәм кулы сузар өчен, безгә кызгану кирәк булыр. Халыклар берләшмәсенең һөҗүме аркасында кардәшләр белән күпмедер вакыт кечкенә бүлмәдә яшәргә туры килсә, без үзебезне ничек тотарбыз? (Йәз. 38:10—12) Шул авыр вакытта безгә көчле мәхәббәт кирәк булыр. Әйе, бу сыйфатлар бөек афәттә безгә бик булышыр.

4. Изге Язмалар безне чыдамлылык, кызгану һәм ярату үстерергә ничек дәртләндерә?

4 Лүк 21:19 да: «Җаныгызны чыдамлыгыгыз белән коткарырсыз»,— дип әйтелә. Көләсәйлеләргә 3:12 дә: «Кызгануны... киемне кигәндәй киегез»,— дип язылган. Ә 1 Тисалуникәлеләргә 4:9, 10 да мондый киңәш бирелә: «Аллаһы сезне бер-берегезне яратырга өйрәтеп тора. [...] Шулай да, кардәшләр, без сезне моны киләчәктә дә тагын да зуррак тырышлыклар куеп эшләргә дәртләндерәбез». Бу сүзләр чыдамлылык, кызгану һәм мәхәббәтне инде күрсәткән шәкертләргә юнәлгән булган. Шулай да аларга бу сыйфатларны алга таба да үстерергә кирәк булган. Безгә дә шуны ук эшләргә кирәк. Бу яктан безгә нәрсә ярдәм итәр? Әйдәгез, беренче мәсихчеләрнең бу сыйфатларны ничек күрсәткәнен карап чыгыйк һәм алардан ничек үрнәк алып булганы турында уйланыйк. Бу безгә бөек афәткә әзер булырга булышыр.

ЧЫДАМЛЫЛЫК ҮСТЕРЕГЕЗ

5. Нәрсә ярдәмендә беренче мәсихчеләр сынауларын кичереп чыккан?

5 Беренче мәсихчеләргә чыдамлылык кирәк булган (Евр. 10:36). Алар бар кешеләр кичергән авырлыкларны гына түгел, ә өстәмә сынаулар да кичергән. Күбесен, дин җитәкчеләре һәм Рим хакимиятләреннән тыш, гаилә әгъзалары да эзәрлекләгән (Мат. 10:21). Җыелышта да аларга мөртәтләрнең тәэсире һәм бүленешләргә китерүче тәгълиматлары белән көрәшергә туры килгән (Рәс. 20:29, 30). Шулай да алар чыдам булып калган (Ачыл. 2:3). Аларга нәрсә ярдәм иткән? Алар чыдам булып калган Аллаһының хезмәтчеләре, мәсәлән Әюп, турында уйланган (Ягък. 5:10, 11). Алар көч сорап дога кылган (Рәс. 4:29—31). Өстәвенә, бу тугры мәсихчеләр, чыдам булып калса, нинди фатихалар алачакларын истә тоткан (Рәс. 5:41).

6. Сынауларын уңышлы кичереп чыккан Меритадан нәрсәгә өйрәнеп була?

6 Аллаһы Сүзеннән һәм басмаларыбыздан чыдамлылык күрсәткән кешеләр турында уку һәм мисаллары турында уйлану безгә дә чыдам булып калырга булышыр. Албаниядә яшәүче Мерита исемле апа-кардәш шулай эшләгән дә, һәм бу аңа гаиләдәгеләренең каршы килүен кичереп чыгарга булышкан. Ул болай ди: «Әюп очрагы миңа нык тәэсир итте. Ул күп газаплар кичергән. Сынауларының сәбәпчесе кем булганын белмәсә дә, Әюп: „Үлгәнче үз сафлыгымнан баш тартмам!“ — дип әйткән (Әюп 27:5). Минем сынауларым, Әюпнеке белән чагыштырганда, сынау мени?! Мин әле үз авырлыкларымның сәбәпчесен дә беләм».

7. Әлегә көчле сынауларга очрамасак та, безгә нәрсәгә өйрәнергә кирәк?

7 Шулай ук үзебезне борчыган нәрсәләрне Йәһвәгә эчкерсез сөйләгәндә дә, без чыдамлыгыбызны үстерәбез (Флп. 4:6; 1 Тис. 5:17). Бәлки, сезнең хәзер каты сынауларыгыз юктыр да, шулай да күңелсезләнгәндә, боекканда я ни эшләргә белмәгәндә, сез Йәһвәдән җитәкчелек сорыйсызмы? Авырлыкларны хәл иткәндә, Йәһвәгә хәзер мөрәҗәгать итсәгез, киләчәктә дә, көчлерәк авырлыкларга очраганда, сез, һичшиксез, шулай эшләрсез һәм Йәһвәнең үзегезгә ярдәм итәчәгенә бер дә шикләнмәссез. Ә ул моны кайчан һәм ничек эшләргә икәнен бик яхшы белә (Зәб. 27:1, 3).

ЧЫДАМЛЫЛЫК

Һәр сынау безне киләсесенә әзерли (8 нче абзацны кара.)

8. Сынауларда чыдам булып калу турында әйткәндә, Мирадан нәрсәгә өйрәнә алабыз? (Ягъкуб 1:2—4) (Шулай ук иллюстрацияне кара.)

8 Бүгенге сынаулар вакытында чыдам булсак, безгә бөек афәтне кичереп чыгу җиңелрәк булыр (Рим. 5:3). Күп кенә кардәш әйткәнчә, уңышлы кичереп чыккан һәр сынау безне киләсесенә әзерли. Шундый сынауларда кардәшләребез Йәһвәнең булышырга теләгәненә инанган, ә андый инанганлык, үз чиратында, аларга киләсе сынауда да нык калырга булышкан. (Ягъкуб 1:2—4 укы.) Албаниядә яшәүче Мира исемле пионер апа-кардәш үткәндә чыдам булуы аңа алга таба нык булып калырга булышканын аңлаган. Кайчак ул болай дип уйлаган: «Әллә бөтен бәлаләр минем башыма гына төшәме?» Әмма аннары ул Йәһвәнең үзенә соңгы 20 ел дәвамында ничек ярдәм иткәнен исенә төшергән һәм үзенә болай дигән: «Йәһвә сиңа ничәмә еллар дәвамында ярдәм итеп торды, бирешмә, алга атла!» Сез дә Йәһвәнең үзегезгә чыдам булып калырга ярдәм иткәнен исегезгә төшерегез. Бер дә шикләнмәгез: ул сезне сынаулар кичергән вакытта күреп тора һәм сезне бүләкләячәк (Мат. 5:10—12). Шулай итеп, бөек афәт башлангач, сез чыдамлылыкка өйрәнгән һәм нык калырга тәвәккәл булырсыз.

КЫЗГАНУ КҮРСӘТЕГЕЗ

9. Суриядәге Антиохта яшәүче мәсихчеләр ничек кызгану күрсәткән?

9 Беренче гасырда Яһүдиядәге мәсихчеләр каты ачлык кичергән. Суриядәге Антиохта яшәүче мәсихчеләр, бу ачлык турында ишеткәч, һичшиксез, имандашларын бик кызганган. Әмма алар кызганып кына калмаган, ә эш тә иткән. Алар, «һәрберсенең хәленнән килгәнчә, Яһүдиядә яшәүче кардәшләргә ярдәм җибәрергә булган» (Рәс. 11:27—30). Ачлыктан интеккән кардәшләре еракта яшәсә дә, Антиохтагы мәсихчеләр аларга ярдәм итәргә тәвәккәл булган (1 Яхъя 3:17, 18).

КЫЗГАНУ

Табигать афәтләреннән соң без кызгануыбызны эшләребез белән күрсәтә алабыз (10 нчы абзацны кара.)

10. Без афәттән зыян күргән кардәшләргә кызгануыбызны гамәлдә ничек күрсәтә алабыз? (Шулай ук иллюстрацияне кара.)

10 Кардәшләребезнең берәр афәттән зыян күргәнен ишеткәч, без дә аларга кызгануыбызны гамәлдә күрсәтә алабыз. Моны ничек эшләп була? Мәсәлән, өлкәннәрдән ничек ярдәм итә алганыбызны сорап, бөтендөнья вәгазь эшенә ирекле иганәләр биреп я шул имандашларыбыз турында дога кылып b (Гыйб. сүз. 17:17). Мәсәлән, 2020 елда 950 дән артык ярдәм итү комитеты оештырылган булган. Алар COVID-19 пандемиясе аркасында зыян күргән кардәшләргә булышкан. Бу комитетларда хезмәт иткән кардәшләр мактауга лаек. Шәфкать йөзеннән алар кардәшләренә материаль һәм рухи ярдәм күрсәткән, ә кайбер очракларда Патшалык Залларын һәм имандашларының йортларын төзекләндергән. (2 Көринтлеләргә 8:1—4 белән чагыштыр.)

11. Кызганудан чыгып башкарылган эшләр күктәге Атабызга ничек дан китерә?

11 Афәттән соң шәфкатьле булуыбызны эшләребез белән күрсәткәндә, башкаларга бу нык тәэсир итә. Мәсәлән, 2019 елда «Дориан» давылы Багамадагы бер Патшалык Залын җимергән. Кардәшләребез, Залны төзекләндергәндә, Йәһвә Шаһите булмаган подрядчиктан үз эше өчен күпме алачагын сораган. Ул болай дигән: «Мин сезгә җиһазларны, эшчеләрне һәм материалларны бушлай бирәм. Минем сезнең оешмагызга булышасым килә. Мине бер-берегез турында кайгыртуыгыз сокландыра». Бүген күпләр Йәһвә турында берни дә белми, әмма алар Йәһвә Шаһитләрен күзәтә. Кызганудан чыгып башкарылган эшләребез башкаларга «шәфкатькә бай» Аллаһыга якынлашырга булышканын белү безне бик шатландыра! (Эфес. 2:4)

12. Хәзер шәфкатьле булырга өйрәнсәк, бу безгә бөек афәт вакытында ничек булышыр? (Ачылыш 13:16, 17)

12 Ни өчен безгә бөек афәт вакытында шәфкатьле булырга кирәк булыр? Изге Язмалардан күренгәнчә, сәяси системага тугрылык күрсәтмәгән кешеләр бүген дә, бөек афәт вакытында да авырлыкларга очраячак. (Ачылыш 13:16, 17 укы.) Кардәшләребезгә киләчәктә хәтта көндәлек ихтыяҗларын да кайгырту авыр булырга мөмкин. Патшабыз Гайсә Мәсих, хөкем итү өчен килгәндә, безнең шәфкатьле булуыбызны күрсен. Шулчак ул безгә: «Патшалыкны мирас итеп алыгыз»,— дип әйтә алыр (Мат. 25:34—40).

МӘХӘББӘТЕГЕЗНЕ НЫГЫТЫГЫЗ

13. Беренче мәсихчеләр Римлыларга 15:7 дәге киңәшне ничек кулланган?

13 Беренче мәсихчеләрне мәхәббәт аерып торган. Әмма аларга бер-берсен ярату җиңел бирелгәнме? Рим җыелышындагы төрлелеккә игътибар итик. Алар арасында Муса канунын тотып үскән яһүдләр дә, культуралары бөтенләй аерылып торган башка халык кешеләре дә булган. Алар арасында коллар, ирекле кешеләр һәм хәтта кол биләүчеләр булган. Шундый аермаларга карамастан, бу мәсихчеләр үзара мәхәббәтне ничек ныгыткан? Рәсүл Паул аларны: «Бер-берегезне... кабул итегез»,— дип өндәгән. (Римлыларга 15:7 укы.) Ул нәрсәне күздә тоткан? «Кабул итегез» дигән сүз берәр кемне ачык йөз белән үз өеңдә кабул итүне я дус итеп күрә башлауны аңлата. Мәсәлән, Паул Филимунны качкан кол Анисимусны «ихлас күңелдән... кабул итәргә» дәртләндергән (Фил. 17). Ә Прискиллә белән Әкил мәсихче дин турында бигүк яхшы белмәгән Аполлосны «үзләре белән алган», ягъни аны «кабул иткән» (Рәс. 18:26). Бу мәсихчеләр төрлелеккә үзара мөнәсәбәтләрен бозарга юл куймаган, ә бер-берсенә ярату күрсәткән.

МӘХӘББӘТ

Безгә бар кардәшләрнең дә яратуы кирәк (15 нче абзацны кара.)

14. Анна һәм аның ире ничек мәхәббәт күрсәткән?

14 Без дә, кардәшләребез белән дуслашып, аларга мәхәббәт күрсәтә алабыз. Алар да җавап итеп безгә яратуларын күрсәтеп торыр, мөгаен (2 Көр. 6:11—13). Анна һәм аның иренең мисалына игътибар итик. Алар, миссионерлар булып, Көнбатыш Африкага килгәч, күп тә үтмәстән, COVID-19 пандемиясе башланган. Шуңа күрә алар җирле кардәшләр белән йөзгә-йөз күрешә алмаган. Алар кардәшләренә мәхәббәтләрен ничек күрсәткән? Бу пар, видеоконференция аша кардәшләр белән шалтыратышып, алар белән яхшырак танышырга теләгәннәрен әйткән. Бу гаиләнең шундый игътибарлы булуы кардәшләрнең йөрәгенә үтеп кергән, һәм алар үзләре дә аларга шалтырата һәм хәбәрләр җибәрә башлаган. Ни өчен миссионерлар шулай эш иткән? Анна болай ди: «Элек кайбер кардәшләр шатлыкта да, кайгыда да миңа һәм гаиләмә ярату күрсәтте. Бу минем күңелемдә мәңгегә уелып калды. Мин алардан мәхәббәт күрсәтергә өйрәндем».

15. Бар кардәшләрне ярату турында әйткәндә, Ванессадан нәрсәгә өйрәнеп була? (Шулай ук иллюстрацияне кара.)

15 Сезнең җыелышта чыгышлары һәм холыклары төрле булган кардәшләр бардыр. Сезгә, аларның яхшы сыйфатларына игътибар итеп, кардәшләргә карата мәхәббәтегезне ныгытырга кирәк. Яңа Зеландиядә хезмәт итүче Ванесса исемле апа-кардәшкә җыелышындагы кайберәүләр белән уртак тел табу авыр булган. Әмма алардан читләшер урынына ул алар белән күбрәк вакыт үткәрергә булган. Шулай эшләп, ул Йәһвәнең аларны ни өчен яратканын күргән. Ул болай ди: «Ирем район күзәтчесе итеп билгеләнгәч, без төрле холыклы кардәшләр белән вакыт үткәрә башладык, һәм хәзер инде бу минем өчен авыр түгел. Мин кардәшләрнең бер-берсеннән аерылып торуын яратам. Йәһвәгә дә төрлелек ошый. Ул бит үзенә төрле-төрле кардәшләрне җәлеп иткән». Башкаларга Йәһвә күзлегеннән карасак, аларны яратканыбызны расларбыз (2 Көр. 8:24).

Кардәшләребез белән бердәмлек сакласак, Йәһвә безне коткарачак (16 нчы абзацны кара.)

16. Ни өчен бөек афәт вакытында мәхәббәт күрсәтү бик мөһим булачак? (Шулай ук иллюстрацияне кара.)

16 Бөек афәт вакытында мәхәббәт күрсәтү үтә мөһим булачак. Бөек афәт башлангач, без яклау кайда эзләрбез? Мидиялеләр белән фарсылар Бабылга һөҗүм иткәндә, исраиллеләргә Йәһвәнең мондый киңәше буенча эш итәргә кирәк булган: «Бар, халкым, эчке бүлмәләреңә кер һәм артыңнан ишекләреңне яп. Аллаһының ярсуы басылганчы, бер мизгелгә яшерен» (Ишаг. 26:20). Бу сүзләр, күрәсең, бөек афәт бусагасында торган мәсихчеләргә дә кагыла. «Эчке бүлмәләр», мөгаен, җыелышларны аңлата. Йәһвә безне, җыелыш белән бердәмлектә булсак, бөек афәт вакытында коткарырга вәгъдә итә. Шуңа күрә безгә кардәшләребезнең кимчелекләренә түзәргә генә түгел, ә инде хәзер аларны яратырга өйрәнергә кирәк. Безнең тормышыбыз моңа бәйле!

ИРТӘГӘГӘ КАЛДЫРМАГЫЗ

17. Бүгеннән әзерләнә башласак, без бөек афәт вакытында нәрсә эшли алырбыз?

17 «Йәһвәнең бөек көне» бар кешелек өчен бик авыр вакыт булачак (Саф. 1:14, 15). Аллаһы халкына да җиңел булмас. Әмма инде хәзер әзерләнә башласак, без ул вакытта тынычлык саклап калырбыз һәм хәтта башкаларга ярдәм итә алырбыз. Без авырлыкларда чыдам була алырбыз. Газап чиккән кардәшләребезне кызгану безне аларга хәлебездән килгәнчә ярдәм итәргә дәртләндерер. Кардәшләребезгә инде бүген ярату күрсәтергә өйрәнсәк, авыр вакытларда алардан читләшмәбез. Юмарт Аллаһыбыз безне моның өчен мул итеп фатихалаячак һәм безгә кайгы-хәсрәтләр булмаган яңа дөньяда мәңгелек тормыш бирәчәк (Ишаг. 65:17).

144 ҖЫР Омтыл гаҗәеп бүләккә!

a Тиздән бөек афәт башланачак. Аңа әзер булырга безгә чыдамлылык, кызганучанлык һәм мәхәббәт булышыр. Беренче мәсихчеләр ничек бу сыйфатларны күрсәтергә өйрәнгән? Без бүген бу сыйфатларны ничек үстерә алабыз? Бөек афәттә алар безгә ничек булышачак? Әйдәгез, бу сорауларны карап чыгыйк.

b Афәттән зыян күргән кардәшләргә ярдәм итәргә теләүче башта «Заявление на служение добровольцем в программе местного проектно-строительного отдела» (DC-50) я «Заявление на добровольное служение» (A-19) тутырырга, ә аннары чакыруны көтәргә тиеш.