Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Өйрәнүгә кагылышлы киңәшләр

Өйрәнүгә кагылышлы киңәшләр

Мөһимрәк нәрсәләрдән башлагыз

Безнең барыбызның да шәхси өйрәнү үткәрер өчен вакытыбыз кысан. Бу вакытны ничек акыллырак кулланырга? Беренчедән, ашыкмаска кирәк. Күп мәгълүматны ашык-пошык карап чыкканчы, азрак материалны тирәнтен тикшерү күпкә күбрәк файда китерер.

Икенчедән, нәрсә мөһимрәк икәнен билгеләгез (Эфес. 5:15, 16). Менә кайбер киңәшләр:

  • Изге Язмаларны һәркөн укыгыз (Зәб. 1:2). Мәсәлән, атна уртасындагы очрашуларда өйрәнелә торган Изге Язмалардагы бүлекләрдән башлап була.

  • Ял көннәрендәге һәм атна уртасындагы очрашуларга әзерләнегез. Комментарий әзерләгез (Зәб. 22:22).

  • Вакытыгыз булса, яңа чыккан материаллар белән танышыгыз. Таратыр өчен басмаларны һәм сайтыбызда чыккан мәкаләләрне укыгыз. Шулай ук видеоларны карагыз.

  • Әйтик, сез берәр авырлыкны ничек чишәргә икәнен белергә телисез, я сезне берәр сорау борчый, я Изге Язмалардагы берәр теманы яхшырак өйрәнергә телисез, ди. Үзегезгә кызыклы булган материалны өйрәнегез. Өстәвенә, сайтыбыздагы «Изге Язмалар нигезендә йөкләмә» дигән рубрикадагы мәкаләләрне карап була.