Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

29 ӨЙРӘНҮ МӘКАЛӘСЕ

121 ҖЫР Без тотнаклы булырга тиеш

Вәсвәсәләргә каршы торыгыз!

Вәсвәсәләргә каршы торыгыз!

«Вәсвәсәгә бирелмәс өчен, уяу торыгыз һәм өзлексез дога кылыгыз» (МАТ. 26:41).

БУ МӘКАЛӘДӘ

Безгә, вәсвәсәгә бирелмәс өчен, тырышлыклар куярга һәм гөнаһка илтүче адымнардан сакланырга кирәк.

1, 2. а) Гайсә үз шәкертләрен нәрсә дип кисәткән? ә) Ни өчен шәкертләр Гайсәне калдырган? (Шулай ук иллюстрацияне кара.)

 «РУХ көчле, ә тән хәлсез» a (Мат. 26:41ә). Әйе, гөнаһлы кеше җиңел генә вәсвәсәгә бирелергә мөмкин. Шуңа күрә безгә беркайчан да вәсвәсәгә бирелмәбез дип уйларга кирәкми. Гайсә моны бик яхшы аңлаган, шуңа күрә шәкертләрен: «Вәсвәсәгә бирелмәс өчен, уяу торыгыз һәм өзлексез дога кылыгыз»,— дип кисәткән (Мат. 26:41а). Гайсәнең рәсүлләре исә моны оныткан, күрәсең. Элегрәк алар Гайсәне беркайчан да калдырмаячак дип әйткән булган. Әмма никадәр тиз вәсвәсәгә биреләчәкләрен алар күз алдына да китерә алмаган (Мат. 26:35).

2 Кызганычка каршы, шәкертләр тәки уяу кала алмаган. Гайсә кулга алынганда, алар, аны беркайчан да калдырмаячак дип әйтсәләр дә, үз Хуҗаларын ташлап киткән (Мат. 26:56).

Гайсә рәсүлләрен уяу булырга һәм вәсвәсәләргә каршы торырга дәртләндерсә дә, алар аны калдырып китә (1, 2 нче абзацны кара.)


3. а) Үз-үзеңә чиктән тыш ышану Йәһвәгә тугры булып калырга ничек комачауларга мөмкин? ә) Бу мәкаләдә нәрсә каралачак?

3 Безгә үз-үзебезгә чиктән тыш ышанудан сакланырга кирәк. Йәһвәне күңелсезләндерергә теләмәсәк тә, без камилсез һәм безнең вәсвәсәләргә каршы иммунитетыбыз юк (Рим. 5:12; 7:21—23). Үзебез дә абайламыйча, дөрес булмаганны кылу теләге туарга мөмкин. Йәһвәгә һәм аның Улына тугры булып калыр өчен, безгә, Гайсәнең киңәше буенча эш итеп, уяу булып калырга кирәк. Шушы мәкалә бу яктан безгә ярдәм итәр. Башта без нинди өлкәләрдә аеруча уяу булырга кирәклеген карап китәрбез. Аннары вәсвәсәләргә ничек каршы торып булганын белербез. Ә ахырда ни өчен алга таба да уяу калырга кирәклеген күрербез.

ЙОМШАК ЯКЛАРЫГЫЗГА АЕРУЧА ИГЪТИБАРЛЫ БУЛЫГЫЗ

4, 5. Ни өчен кечкенә гөнаһлардан да сакланырга кирәк?

4 Хәтта кечкенә гөнаһлар да Йәһвә белән дуслыгыбызны бозарга һәм җитдирәк гөнаһларга китерергә мөмкин.

5 Безнең барыбыз да вәсвәсәләргә очрый. Әмма һәрберебезнең үз йомшак яклары бар. Берәрсенә җенси әхлаксызлык кылу теләге белән көрәшергә туры килә. Кемдер порнография карау я мастурбация гадәте белән көрәшә. Башкалар кешедән куркудан, горурлыктан я кызу канлы булудан арынырга тели. Шәкерт Ягъкуб әйткәнчә, «һәркемне үз теләге кызыктырып юлдан яздыра, һәм шулай итеп кеше сынала» (Ягък. 1:14).

6. Ни өчен безгә үз-үзебез белән намуслы булырга кирәк?

6 Ә сез үзегезнең йомшак якларыгызны беләсезме? Кимчелекле якларыбызның булуын кире кагу һәм, мин рухи яктан нык, вәсвәсәгә бирелмәм, дип уйлау акылсыз (1 Яхъя 1:8). Рәсүл Паул «рухи яктан җитлеккән» мәсихчеләр дә, уяу булмасалар, вәсвәсәгә бирелергә мөмкин дип кисәткән (Гәл. 6:1). Шуңа күрә безгә, үз-үзебез белән намуслы булып, кимчелекле якларыбызны таный белергә кирәк (2 Көр. 13:5).

7. Ни өчен кимчелекле якларыбызны ныгытырга кирәк? Мисал китерегез.

7 Кимчелекле якларыбызны билгеләгәч, безгә аларга аеруча игътибарлы булырга кирәк. Бер мисал карап чыгыйк. Борынгы заманнарда, стеналарны җимерүгә караганда, капка аша бәреп керү күпкә җиңелрәк булган. Шуңа күрә кешеләр аеруча капкаларны ныгытырга тырышкан. Шуның шикелле, безгә дә, йомшак якларыбызны ныгытып, вәсвәсәләргә әзерләнергә кирәк (1 Көр. 9:27).

ВӘСВӘСӘЛӘРГӘ НИЧЕК БИРЕЛМӘСКӘ

8, 9. Гыйбрәтле сүзләрнең 7 нче бүлегендә сурәтләнгән егет, җитди гөнаһ кылмас өчен, нәрсә эшләмәскә тиеш булган? (Гыйб. сүз. 7:8, 9, 13, 14, 21)

8 Вәсвәсәгә бирелмәс өчен, нәрсә эшләргә кирәк? Әйдәгез, Гыйбрәтле сүзләр 7 нче бүлектә телгә алынган егет турында уйланыйк. Ул бер уйнаш хатын белән әхлаксызлык кылган. 22 нче шигырьдә ул «шунда ук аңа иярде» дип әйтелә. Шулай да, моңа кадәрге шигырьләрдән күренгәнчә, җитди гөнаһ кылганчы, ул берничә акылсыз адым ясаган.

9 Бу нинди адымнар? Башта ул кичен шул әхлаксыз «хатын яшәгән урам яныннан» барган. Аннары аның йортына таба киткән. (Гыйбрәтле сүзләр 7:8, 9 укы.) Шул хатынны очраткач, борылып китәр урынына, ул үзен үбәргә рөхсәт иткән. Тегесе татулык корбаннары китергәне турында әйтеп, имеш, үзенең начар хатын булмаганын күрсәтергә тырышкан, ә егет аның сүзләрен тыңлап торган. (Гыйбрәтле сүзләр 7:13, 14, 21 укы.) Шушы адымнарны ясамаса, бу егет, вәсвәсәгә бирелеп, гөнаһ кылмас иде.

10. Бүген берәрсе Гыйбрәтле сүзләрдә искә алынган егетнең хатасын ничек кабатларга мөмкин?

10 Бу егет белән булган хәл Аллаһының теләсә кайсы хезмәтчесе белән булырга мөмкин. Мәсихче, җитди гөнаһ кылганнан соң, мин моның ничек булганын үзем дә абайламый калдым, дип әйтергә мөмкин. Әмма, булган хәлләр турында бераз уйланса, гөнаһка кайбер акылсыз адымнары китергәнен аңлар. Бәлки, ул Аллаһының хезмәтчеләре булмаган кешеләр белән дуслашып киткәндер, күңел ачуларын җентекләп сайламагандыр я мәсихчеләргә туры килмәгән урыннарга я сайтларга кергәләгәндер. Шулай ук, бәлки, ул дога кылмый, Изге Язмаларны укымый, очрашуларга йөрми я хезмәттә катнашмый башлагандыр. Әйе, күргәнебезчә, гөнаһ кылу көтмәгәндә булмый ул.

11. Гөнаһ кылмас өчен, безгә нәрсәдән сакланырга кирәк?

11 Безнең өчен сабак нинди? Безгә гөнаһтан гына түгел, ә аңа илтүче адымнардан да сакланырга кирәк. Сөләйман моны егет һәм юлдан язган хатын турында сөйләгәннән соң ачык итеп күрсәткән. Ул болай дигән: «Аның сукмакларында адашып йөрмә», «Аңардан ерак тор, аның йортына якын барма» (Гыйб. сүз. 5:3, 8; 7:25). Әйе, безгә үзебезне вәсвәсәләндерә алган шөгыльләрдән һәм ситуацияләрдән качарга кирәк b. Бу гомумән алганда мәсихчеләр өчен тыелмаган, әмма шәхсән безне гөнаһка этәрүче нәрсәләр булырга мөмкин (Мат. 5:29, 30).

12. Әюп нәрсә эшләмәскә карар иткән һәм бу аны вәсвәсәләрдән ничек саклаган? (Әюп 31:1)

12 Бу яктан Әюп безнең өчен яхшы үрнәк булып тора. Хатын-кызга җенси теләк белән карамыйм дип, ул үз «күзләре белән килешү төзегән». (Әюп 31:1 укы.) Бу аны хатынына хыянәт итүдән саклаган. Безгә дә вәсвәсә уятучы нәрсәләргә якын да килмәскә кирәк.

13. Ни өчен уйларыбызны контрольдә тотарга кирәк? (Шулай ук иллюстрацияләрне кара.)

13 Шулай ук безгә уйларыбызны да контрольдә тотарга кирәк (Чыг. 20:17). Кайберәүләр начар нәрсәләр турында уйлау зыянсыз дип саный. «Мин бозыклык эшләмим бит»,— дип аклана алар. Чынлыкта исә алар дөрес булмаган теләкләрен ялкынландырып җибәрә генә. Шулай итеп алар үзләрен гөнаһка котырта дип әйтеп була. Вакыт-вакыт башыбызга начар уйлар керергә мөмкин, әлбәттә. Әмма безгә алардан мөмкин кадәр тизрәк арынырга һәм дөрес фикерләр белән алыштырырга кирәк. Нәтиҗәдә, начар теләкләр безнең күңелебездә тамыр җәймәс һәм безне гөнаһка тартмас (Флп. 4:8; Көл. 3:2; Ягък. 1:13—15).

Вәсвәсәгә китерә алган һәрнәрсәдән качыгыз (13 нче абзацны кара.)


14. Вәсвәсәләргә каршы торырга безгә тагын нәрсә ярдәм итә ала?

14 Йәһвәнең кануннары буенча яшәү һәрчак безгә файда гына китерә. Моңа инанган булу безгә вәсвәсәләр белән көрәшергә булыша. Әлбәттә, кайчак уйларыбыз белән теләкләребезне саф килеш саклау авыр булыр, әмма, бу яктан тырышлыклар куйсак, без чиксез шатлык һәм җан тынычлыгы кичерербез.

15. Дөрес булганны эшләү теләге вәсвәсәләргә каршы торырга ничек булыша ала?

15 Дөрес булганны эшләү теләген үстерү бик мөһим. Безгә «явызлыкны нәфрәт итәргә» һәм «яхшылыкны яратырга» кирәк (Амус 5:15). Шулчак без, гөнаһка илтүче эшләрдән ерак торып, Аллаһы хуплаган нәрсәләрне эшләргә тәвәккәл булырбыз. Яхшылыкны эшләргә теләк безгә көтелмәгән я качып булмаган вәсвәсәләргә бирелмәскә булышыр.

16. Рухи эшләр уяу булып калырга ничек булыша? (Шулай ук иллюстрацияне кара.)

16 Рухи нәрсәләр белән мәшгуль булганда, безнең дөрес булганны эшләү теләге ныгый. Мәсихче очрашуларда һәм хезмәттә булганда, вәсвәсәгә бирелмәү күпкә җиңелрәк. Рухи эшләр Йәһвәне сөендерү теләгебезне ныгыта (Мат. 28:19, 20; Евр. 10:24, 25). Аллаһы Сүзен укып һәм өйрәнеп, шулай ук укыганнарыбыз турында уйланып, без яхшылыкны яратырга, ә явызлыкны нәфрәт итәргә өйрәнәбез (Йош. 1:8; Зәб. 1:2, 3; 119:97, 101). Шуны да әйтергә кирәк, Гайсә үз шәкертләренә: «Вәсвәсәгә бирелмәс өчен... өзлексез дога кылыгыз»,— дип әйткән булган (Мат. 26:41). Дога кылып, күктәге Атабыз белән вакыт үткәргәндә, без аңа үзебезгә ярдәм итәргә мөмкинлек бирәбез һәм ул хуплаганны эшләргә тәвәккәллегебезне ныгытабыз (Ягък. 4:8).

Рухи эшләр белән кайнау вәсвәсәләргә каршы торырга булыша (16 нчы абзацны кара c.)


УЯУЛЫГЫГЫЗНЫ ЮГАЛТМАГЫЗ

17. Петернең нинди кимчелеге вакыт-вакыт үзен белгертеп торган?

17 Без кайбер кимчелекләребезне җиңә алганбыздыр. Әмма башкалары вакыт-вакыт калкып чыгарга мөмкин. Рәсүл Петернең мисалын карап чыгыйк. Кешеләрдән курыкканга, ул Гайсәдән өч тапкыр ваз кичкән булган (Мат. 26:69—75). Петер бу куркуын җиңгән кебек күренә алган. Мәсәлән, ул Югары киңәшмәгә кыюлык белән шаһитлек биргән (Рәс. 5:27—29). Әмма, еллар узгач, «сөннәтләнгән кешеләрдән куркып», ул башка халыклардан булган кардәшләр белән ашамый башлаган (Гәл. 2:11, 12). Петернең куркуы кабат үзен белгерткән, һәм алдагы елларда да аңа, күрәсең, бу йомшак ягы белән көрәшергә туры килгән.

18. Кайбер кимчелекләребез никадәр тирән тамырланган булырга мөмкин?

18 Петер очрагындагы кебек, безгә дә йомшак ягыбыз белән, бәлки, еллар дәвамында көрәшергә туры килер. Бер абый-кардәш мисалына игътибар итик. Ул болай ди: «Мин 10 ел дәвамында порнография карамадым һәм бу гадәтемне инде җиңдем дип уйлаган идем. Әмма ул, ерткыч хайван кебек, посып утырган икән һәм көтмәгәндә миңа һөҗүм итте». Бәхеткә каршы, кардәшебез бирешмәгән. Ул һәр көн, бәлки, хәтта Армагеддонга кадәр бу гадәте белән көрәшергә кирәк булачагын аңлаган. Хатыны һәм җыелыштагы өлкәннәр аның өчен бу көрәштә терәк булып тора.

19. Берәр кимчелегебез белән даими көрәштә ничек уңышлы булырга?

19 Сезгә кимчелекләрегезне контрольдә тотарга Гайсәнең «уяу торыгыз» дигән киңәшен тоту булышыр. Хәтта рухи яктан көчле чакларыгызда да абынуга китерә алган нәрсәләрдән качыгыз (1 Көр. 10:12). Сезгә начар гадәтегезне җиңәргә элек нәрсә ярдәм итсә, шуны эшләвегезне дәвам итегез. Гыйбрәтле сүзләр 28:14 тә: «Һәрвакыт сак булган кеше бәхетле»,— дип әйтелә (2 Пет. 3:14).

ВӘСВӘСӘЛӘР БЕЛӘН КӨРӘШ ФАТИХАЛАНА

20, 21. а) Вәсвәсәләргә каршы торсак, нинди фатихалар алырбыз? ә) Үз ягыбыздан тырышлыклар куйсак, Йәһвә безгә ничек булышыр? (2 Көринтлеләргә 4:7)

20 Вәсвәсәләргә каршы торсак, Йәһвә безне фатихалаячак. Әйе, гөнаһ «кыска вакытлы ләззәт» китерергә мөмкин, әмма Йәһвәнең нормалары буенча яшәү генә безгә чын бәхет китерә ала (Евр. 11:25; Зәб. 19:8). Чөнки без Аллаһы юлларыннан йөрер өчен яратылганбыз (Ярат. 1:27). Шулай эшләсәк, вөҗданыбыз саф булыр һәм без тормыш юлыннан барырбыз (1 Тим. 6:12; 2 Тим. 1:3; Яһүд 20, 21).

21 Әйе, «тән хәлсез», әмма без ярдәмсез түгел. Йәһвә безгә һәрчак ярдәм кулы суза. (2 Көринтлеләргә 4:7 укы.) Йәһвә безгә кеше көченнән өстенрәк кодрәт бирергә вәгъдә итә. Димәк, көчебез җитеп бетмәсә, Йәһвә безгә өстәмә көч бирәчәк (1 Көр. 10:13). Шул ук вакыт без, вәсвәсәләргә каршы көрәшер өчен, үзебез дә һәр көн тырышлыклар куярга тиеш. Әйе, Йәһвәнең ярдәме белән без вәсвәсәләргә каршы тора алырбыз.

47 ҖЫР Йәһвәгә һәр көн дога кыл

a АҢЛАТМА: Маттай 26:41 дә искә алынган «рух» — безнең мотивларыбызны, ә «тән» гөнаһлы булуыбызны аңлата. Без яхшылыкны эшләргә теләсәк тә, сак булмасак, Йәһвәнең нормаларын бозарга мөмкин.

b Җитди гөнаһ кылган кешегә киләсе материал булышыр: «Мәңге шатланып яшәгез!» китабы, 57 нче дәрес, 1—3 өстәмә исемнәр һәм «Күзәтү манарасы»ның 2020 ел, ноябрь чыгарылышындагы «Карашың алга төбәлгән булсын» дигән мәкаләдәге 12—17 нче абзацлар.

c ИЛЛЮСТРАЦИЯЛӘРГӘ АҢЛАТМА: Бер абый-кардәш иртән — көндәлек текстны, ә төшке аш вакытында Изге Язмаларны укый, кичен ул атна уртасындагы очрашуда программаны тыңлап утыра.