Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

30 ӨЙРӘНҮ МӘКАЛӘСЕ

36 ҖЫР Йөрәгебезне саклыйбыз

Исраил патшаларыннан гыйбрәт алыгыз

Исраил патшаларыннан гыйбрәт алыгыз

«Сез тәкъва һәм явыз кеше арасындагы аерманы, Аллаһыга хезмәт итүче һәм аңа хезмәт итмәүче кеше арасындагы аерманы кабат күрерсез» (МАЛ. 3:18).

БУ МӘКАЛӘДӘ

Без Йәһвәнең ни өчен кайбер Исраил патшаларын — яхшы, ә кайберләрен начар дип санаганын белербез. Бу безгә Йәһвәне сөендереп яшәргә булышыр.

1, 2. Изге Язмаларда Исраилнең кайбер патшалары турында нәрсә әйтелә?

 ИЗГЕ ЯЗМАЛАРДА борынгы Исраилдә 40 тан артык патша a идарә иткән дип әйтелә. Кайберләре яхшы булган. Мәсәлән, Давыт патша турында Йәһвә болай дигән: «Хезмәтчем Давыт... минем күземдә дөрес булганны гына эшләп, бөтен йөрәге белән миңа иярде» (1 Пат. 14:8). Әмма кайберләре начар булган, һәм хәтта яхшы патшалар да җитди хаталар кылган. Шул ук Давыт башка кешенең хатыны белән зина кылган һәм шул кешене сугышта үтерткән (2 Иш. 11:4, 14, 15).

2 Икенче яктан, кайбер начар патшалар да яхшы эшләр кылган. Рихәбәмне мисал итеп алыйк. Ул Йәһвә күзендә «яман булганны кылган» (2 Елъ. 12:14). Шулай да, Йәһвә Рихәбәмнән 10 кабиләне тартып алгач, ул моны басынкылык белән кабул иткән һәм, Йәһвәне тыңлап, аларга каршы сугыш белән чыгу ниятеннән кире кайткан. Рихәбәм шулай ук Яһүдтәге шәһәрләрне ныгыткан. Бу, һичшиксез, яхшы эш булган (1 Пат. 12:21—24; 2 Елъ. 11:5—12).

3. Нинди мөһим сорау туа һәм бу мәкаләдә без нәрсәгә игътибар итәрбез?

3 Әмма мөһим сорау туа: әгәр бар патшалар да яхшы эшләр һәм начар эшләр кылган икән, ни өчен Йәһвә кайберләрен тугры дип санаган, ә кайберләрен — юк? Йәһвә патшаларның йөрәк торышына, тәүбә итүенә һәм хак гыйбадәт яклы булу-булмавына игътибар иткән, күрәсең. Әйдәгез, бу мәкаләдә шушы өч нәрсә турында күбрәк белик. Бу безгә дә Йәһвәнең хуплавын алып яшәргә булышыр.

АЛАР БӨТЕН ЙӨРӘК БЕЛӘН ХЕЗМӘТ ИТКӘН

4. Йөрәк торышы турында әйткәндә, яхшы патшалар начарларыннан нәрсә белән аерылып торган?

4 Йәһвәнең хуплавын алган патшалар аңа бөтен йөрәктән b хезмәт иткән. Мәсәлән, Йәһшәфәт патша «Йәһвәне бөтен йөрәге белән эзләгән» (2 Елъ. 22:9). Ә Йошия патша турында Изге Язмаларда болай дип әйтелә: «Бөтен йөрәге, бөтен җаны һәм бөтен көче белән Йәһвәгә таба борылган Йошия кебек бүтән патша аңа кадәр дә, аңардан соң да һич булмады» (2 Пат. 23:25). Тормышының азагында дөрес юлдан тайпылган Сөләйманның йөрәге исә «Аллаһысы Йәһвәгә инде тулысынча тугры» булмаган (1 Пат. 11:4). Абьям патшаның йөрәге дә «Аллаһысы Йәһвәгә тулысынча тугры» булмаган (1 Пат. 15:3).

5. Йәһвәгә бөтен йөрәктән хезмәт итү нәрсәне аңлата?

5 Бөтен йөрәктән Йәһвәгә хезмәт иткән кеше аңа гадәт буенча гына гыйбадәт кылмый, ә күңелен биреп хезмәт итә. Ул үз тугрылыгын һәм яратуын гомере буе саклый.

6. Без йөрәгебезне ничек яклый алабыз? (Гыйб. сүз. 4:23; Мат. 5:29, 30)

6 Яхшы патшалар кебек, Йәһвәгә бөтен йөрәктән хезмәт итәр өчен, безгә йөрәгебезне якларга кирәк. Моның өчен күңел ачуларны һәм дусларны акыллы сайларга кирәк. Югыйсә бу йөрәгебезне бозар. Шулай ук материаль нәрсәләргә омтылу да Йәһвәгә карата яратуыбызны сүрелдерә ала. Әгәр берәр нәрсәнең Йәһвә белән дуслыгыбызны җимергәнен абайлап алсак, тоткарланмыйча чаралар күрик. (Гыйбрәтле сүзләр 4:23; Маттай 5:29, 30 укы.)

7. Ни өчен йөрәгебезне яклау мөһим?

7 Йөрәгебез бүленгән булып китмәсен өчен, үз-үзебезне алдамыйк. Кемдер, мин рухи эшләрдә актив катнашам бит, бу мине начар йогынтыдан яклый, дип уйлый. Ләкин андый фикер йөртү хаталы. Мондый мисал турында уйланыгыз. Әйтик, сез салкын көнне бик өшедегез, ди. Өегезгә кайткач, сез җылыткыч кабызып куясыз. Әмма, ишек ачык калса, җылыткычның файдасы булырмы соң? Юк, әлбәттә. Нәкъ шулай ук, рухи эшләрдә катнашу һәм рухи ризык белән туклану файдалы булса да, Йәһвә белән дуслыгыбызны саклар өчен, безгә үзебезне начар йогынтыдан да якларга кирәк. Югыйсә бу дөньяның салкын җиле, ягъни аның рухы, Йәһвәгә карата яратуыбызны суытачак (Эфес. 2:2).

АЛАР ГӨНАҺЛАРЫННАН ТӘҮБӘ ИТКӘН

8, 9. Пәйгамбәрләр Давыт патшаны һәм Һизәкыя патшаны шелтәләгәч, алар үзләрен ничек тоткан? (Шулай ук иллюстрацияне кара.)

8 Инде әйтелгәнчә, Давыт патша җитди хаталар кылган. Ләкин ул эчкерсез тәүбә иткән. Натан пәйгамбәр аны шелтәләргә дип килгәч, Давыт аның сүзләрен басынкылык белән кабул иткән (2 Иш. 12:13). Ул моны җәзадан качар өчен я Натанны алдар өчен эшләмәгән — Давытның тәүбә итүе эчкерсез булган. Бу 51 нче мәдхиядән дә ачык күренә (Зәб. 51:3, 4, 17, башлангыч сүз).

9 Һизәкыя патша да җитди гөнаһ кылган. Изге Язмаларда болай дип әйтелә: «Һизәкыя, йөрәге горурланып киткәнгә... ...Аллаһының аңа да, Яһүд белән Иерусалимга да ачуы чыкты» (2 Елъ. 32:25). Бәлки, бай булганы я ассириялеләрне җиңгәне аркасында ул горурланып киткәндер. Ә бәлки, Йәһвә аны савыктырганга масаеп киткәндер. Ничек кенә булмасын, күрәсең, нәкъ горурлык аны бабыллылар алдында үз байлыгы белән мактанырга дәртләндергәндер. Нәтиҗәдә, Ишагыя пәйгамбәргә Һизәкыяне шелтәләргә туры килгән (2 Пат. 20:12—18). Ләкин, Давыт кебек, Һизәкыя дә басынкылык белән үгетләүне кабул иткән (2 Елъ. 32:26). Ахыр чиктә Һизәкыя «Йәһвә күзендә дөрес булганны кылып яшәүче» патша дип танылган (2 Пат. 18:3)

Аллаһы пәйгамбәрләре Давыт патшаны һәм Һизәкыя патшаны фаш иткәч, алар басынкылык белән тәүбә иткән (8, 9 нчы абзацны кара.)


10. Амазия патша төзәтүне ничек кабул иткән?

10 Давыттан һәм Һизәкыядән аермалы буларак, Яһүд патшасы Амазия Йәһвәгә «бербөтен йөрәк белән хезмәт итмәгән» (2 Елъ. 25:2). Йәһвә Амазиягә эдомлыларны җиңәргә ярдәм итсә дә, ул аларның илаһларына хезмәт итә башлаган c. Йәһвәнең пәйгамбәре Амазияне фаш итәргә дип килгәч, ул аны тыңларга теләмичә куып чыгарган (2 Елъ. 25:14—16).

11. 2 Көринтлеләргә 7:9, 11 буенча, Йәһвә безне кичерсен өчен, нәрсә эшләргә кирәк? (Шулай ук иллюстрацияне кара.)

11 Без бу мисаллардан нәрсәгә өйрәнәбез? Әгәр без гөнаһ кылсак, безгә тәүбә итәргә һәм, бу гөнаһны кабатламас өчен, тырышлыклар куярга кирәк. Әгәр өлкәннәр безгә киңәшләр бирсә, алар безне яратмый яисә Йәһвә безне яратмый дип уйламыйк. Онытмыйк: Йәһвә хәтта яхшы патшаларны да төзәткән һәм фаш иткән (Евр. 12:6). Өлкәннәр хәтта кечкенә булып күренгән сораулар буенча киңәшләр бирсә, 1) басынкылык белән тыңларга, 2) тиешле үзгәрешләр ясарга һәм 3) алга таба да Йәһвәгә бербөтен йөрәк белән хезмәт итәргә кирәк. Йәһвә тәүбә итүче кешеләрне кичерергә әзер. (2 Көринтлеләргә 7:9, 11 укы.)

Өлкәннәр киңәшләр биргәндә, 1) басынкылык белән тыңлагыз, 2) тиешле үзгәрешләр ясагыз һәм 3) алга таба да Йәһвәгә бербөтен йөрәк белән хезмәт итегез (11 нче абзацны кара.) f


АЛАР ХАК ГЫЙБАДӘТ ЯКЛЫ БУЛГАН

12. Тугры патшалар тугры булмаганнарыннан нәрсә белән аерылып торган?

12 Йәһвә хуплаган патшалар хак гыйбадәт яклы булган. Алар халыкны да Йәһвәгә гыйбадәт кылырга дәртләндергән. Без инде күргәнчә, алар кимчелексез булмаган. Шулай да алар Йәһвәне хак Аллаһы дип санаган һәм Исраил җирен потларга табынудан чистартырга тырышкан d.

13. Ни өчен Йәһвә Ахаб патшаны тугрылыксыз дип санаган?

13 Ә Йәһвә күзлегеннән начар булган патшалар турында нәрсә әйтеп була? Алар, кайвакыт яхшы эшләр кылса да, Йәһвәгә тугры булмаган. Мәсәлән, явыз Ахаб патша, Набутәйнең үлемендә гаепле булуын аңлагач, моңа үкенгән һәм ниндидер мәгънәдә үзен басынкыландырган (1 Пат. 21:27—29). Ул шулай ук шәһәрләр төзегән һәм Исраилнең дошманнары белән сугышларда җиңүләр яулаган (1 Пат. 20:21, 29; 22:39). Ләкин Ахаб, үз хатынының тәэсиренә бирелеп, ялган дин тараткан. Менә бу эшеннән ул беркайчан да тәүбә итмәгән (1 Пат. 21:25, 26).

14. а) Ни өчен Рихәбәм патша Йәһвә күзендә начар патша булган? ә) Тугрылыксыз патшаларга нәрсә хас?

14 Тагын бер тискәре мисалга игътибар итик. Инде әйткәнебезчә, Рихәбәм патша күп яхшы эшләр кылган. Ләкин, хакимлеге нык урнаштырылгач, ул Йәһвә кануныннан тайпылган (2 Елъ. 12:1). Ул Йәһвәгә дә, ялган илаһларга да хезмәт итәргә тырышкан (1 Пат. 14:21—24). Рихәбәм һәм Ахаб патшадан тыш, башка патшалар да хак гыйбадәт юлыннан тайпылган. Исраилнең тугрылыксыз патшаларының күбесе ялган динне хуплаган. Моннан нинди нәтиҗә ясап була? Хак гыйбадәт яклы патшалар гына Йәһвә күзендә яхшы булган, ә мөртәтләрне ул берничек тә хуплый алмаган.

15. Ни өчен кешенең хак гыйбадәт яклы булуы Йәһвә өчен шулкадәр мөһим?

15 Ни өчен исраил патшаларының хак гыйбадәт яклы булулары Йәһвә өчен мөһим булган? Беренчедән, патшалар хак гыйбадәт кылуда үрнәк булырга тиеш булган. Икенчедән, ялган илаһларга табыну башка, җитдирәк гөнаһларга һәм җинаятьләргә китерә (Һош. 4:1, 2). Өченчедән, исраиллеләр, шул исәптән аларның патшалары, Йәһвәгә багышланган халык булган. Шуңа күрә Изге Язмаларда аларның ялган илаһларга табынулары зина белән чагыштырыла (Ирм. 3:8, 9). Зина кылган кеше үз тормыш иптәшенә каршы гөнаһ кыла һәм аңа әйтеп бетергесез авырту китерә. Нәкъ шулай ук ялган илаһларга табына башлаган кеше дә Йәһвәгә каршы гөнаһ кыла һәм аны бик рәнҗетә e (Кан. 4:23, 24).

16. Йәһвәнең карашыннан, тәкъва кешеләр явыз кешеләрдән нәрсә белән аерылып тора?

16 Әйе, без барыбыз да ялган диннән читтә торырга тиеш. Ләкин безгә шулай ук хак гыйбадәт яклы булырга һәм хезмәттә актив калырга кирәк. Малахи пәйгамбәр болай дип язган: «Сез тәкъва һәм явыз кеше арасындагы аерманы, Аллаһыга хезмәт итүче һәм аңа хезмәт итмәүче кеше арасындагы аерманы кабат күрерсез» (Мал. 3:18). Бу шигырьдә тәкъва дип Аллаһыга хезмәт итүчеләр атала. Шуңа күрә бернәрсә дә, хәтта кимчелекләребез аркасында боегу хисе дә, безне Аллаһыга хезмәт итүдән туктатмасын! Хезмәтне калдыру үзеннән-үзе гөнаһ булыр иде бит.

17. Тормыш иптәшен акыллы сайламасак, бу Йәһвә белән мөнәсәбәтләребезгә ничек тәэсир итәргә мөмкин?

17 Никахка керү турында уйланган мәсихчеләр Малахиның сүзләре турында уйлана ала. Сез ошаткан кешедә яхшы сыйфатлар бардыр, мөгаен. Әмма ул Йәһвәгә хезмәт итәме? Әгәр юк икән, аны Йәһвә күзендә тәкъва дип атап буламы? (2 Көр. 6:14) Ул сезне рухи нәрсәләргә дәртләндереп торырмы? Сөләйман патшаның мәҗүси хатыннарының да яхшы сыйфатлары булгандыр, ләкин, Йәһвәгә хезмәт итмәгәнгә, алар Сөләйманны ялган дингә тарткан (1 Пат. 11:1, 4).

18. Ата-аналар үз балаларын нәрсәгә өйрәтергә тиеш?

18 Ата-аналар, Исраил патшалары мисалында балаларыгызны Йәһвәгә хезмәт итүдә ашкынучан булырга өйрәтегез. Алар шуны аңласын: Йәһвә хак гыйбадәт яклы булган патшаларны гына хуплаган. Сүзләрегез һәм эшләрегез белән балаларыгызны рухи эшләрне, мәсәлән шәхси өйрәнүне, җыелыш очрашуларына йөрүне һәм вәгазьдә катнашуны, тормышта беренче урынга куярга өйрәтегез (Мат. 6:33). Югыйсә балаларыгыз Йәһвә Шаһитләренең гаиләсендә туып үсү җитәрлек һәм бүтән бернәрсә дә таләп ителми дигән нәтиҗәгә килергә мөмкин. Нәтиҗәдә, рухи эшләр аларның тормышларында икенче урынга күчәр.

19. Йәһвәгә хезмәт итүдән туктаган кешеләр өчен нинди өмет бар? ( «Син Йәһвәгә кайта аласың!» дигән рамканы да кара.)

19 Йәһвәгә хезмәт итүдән туктаган кешеләрнең хәле өметсез дип әйтеп буламы? Юк, әлбәттә. Чөнки алар, тәүбә итеп, яңадан Йәһвәгә хезмәт итә башлый ала. Моның өчен аларга горурлыкларын басарга һәм җыелыш өлкәннәренең ярдәмен кабул итәргә кирәк булыр (Ягък. 5:14). Бу җиңел булмаска мөмкин, ләкин Йәһвә бу тырышлыкларга лаек!

20. Яхшы патшалардан үрнәк алсак, нәтиҗәсе нинди булыр?

20 Без дә, яхшы патшалар кебек, Йәһвәнең хуплавына ия була алабыз. Моның өчен безгә йөрәгебезне якларга, Йәһвәгә бөтен йөрәктән хезмәт итәргә, гөнаһ кылсак, тәүбә итәргә һәм төзәтүне кабул итәргә кирәк. Шуны да беркайчан онытмыйк: хак гыйбадәт яклы булуыбыз Йәһвә өчен бик мөһим. Әгәр сез бөтен йөрәгегез белән Йәһвәгә ябышсагыз, ул сезне дә тәкъва кеше дип санар.

45 ҖЫР Күңелемдәге уйларым

a Бу мәкаләдә «Исраил патшалары» дигән төшенчә ике кабиләле Яһүд патшалыгы белән, 10 кабиләле Исраил патшалыгы я бөтен Исраил белән идарә иткән патшаларны аңлата.

b АҢЛАТМА: Изге Язмаларда «йөрәк» дигән сүз еш кына кешенең эчке асылын сурәтли. Моңа кешенең уйлары, теләкләре, карашлары, сәләтләре, мотивлары һәм максатлары керә.

c Күрәсең, мәҗүси патшалар арасында яулап алган халыкларның илаһларына табыну гадәте булгандыр.

d Аса патша да җитди гөнаһлар кылган (2 Елъ. 16:7, 10). Ләкин ул Изге Язмаларда яхшы патша буларак искә алына. Ул, Аллаһы пәйгамбәренең төзәтүен башта кире какса да, соңрак, күрәсең, тәүбә иткән. Аның хаталары белән чагыштырганда, яхшы сыйфатлары күбрәк булган. Аса патша Йәһвәгә генә хезмәт иткән һәм үз җирендә потка табынуны юк итәргә тырышкан (1 Пат. 15:11—13; 2 Елъ. 14:2—5).

e Муса аша Йәһвә үз халкына 10 әмер биргән. Беренче ике әмер, Йәһвәдән тыш, бүтән беркемгә дә һәм бернәрсәгә дә табынырга рөхсәт итмәгән (Чыг. 20:1—6). Әйе, Йәһвә өчен тугрылыгыбыз бик мөһим.

f ИЛЛЮСТРАЦИЯЛӘРГӘ АҢЛАТМА : Яшь өлкән башка бер абый-кардәшнең алкоголь белән проблемасына игътибар итә. Бу абый-кардәш киңәшне кабул итә, үзгәрешләр ясый һәм Йәһвәгә шатлык белән хезмәт итүен дәвам итә.