Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

27 ӨЙРӘНҮ МӘКАЛӘСЕ

73 ҖЫР Безгә кыюлык бир

Садыйк кебек, кыю булыгыз

Садыйк кебек, кыю булыгыз

«Садыйк исемле гайрәтле кыю бер егет тә бар иде» (1 ЕЛЪ. 12:28).

БУ МӘКАЛӘДӘ

Садыйкның мисалы безне кыю булырга өйрәтә.

1, 2. Садыйк кем булган? (1 Елъязма 12:22, 26—28)

 КҮЗ алдыгызга китерегез: 340 000 нән артык кеше, Давытны бөтен Исраил өстеннән патша итеп куяр өчен, бергә җыелган. Алар өч көн аралаша, җырлар җырлый һәм шатланып көлә. Бу зур халык төркеменең тавышы Хебрун янындагы калкулыкларда яхшы ишетелә (1 Елъ. 12:39). Бу кешеләр арасында Садыйк исемле егет тә бар. Ул әллә ни күренекле кеше түгел, ләкин Йәһвәнең илтифатына ия, һәм бүген без бу кеше турында Изге Язмалардан белә алабыз. (1 Елъязма 12:22, 26—28 укы.) Кем соң ул Садыйк?

2 Садыйк рухани булган һәм баш рухани Әбьятәр белән тыгыз хезмәттәшлек иткән. Садыйк шулай ук әүлия дә булган, ягъни Йәһвә аңа зирәклек һәм үз ихтыярын аңлау сәләтен биргән (2 Иш. 15:27). Халык Садыйкка киңәш сорап мөрәҗәгать итә торган булган. Әмма Садыйк үз зирәклеге белән генә түгел, ә кыюлыгы белән дә аерылып торган.

3. а) Ни өчен Йәһвәнең хезмәтчеләренә кыюлык кирәк? ә) Бу мәкаләдә нәрсә каралачак?

3 Тиздән Йәһвә Шайтанны һәм бу явыз дөньяны юк итәчәк. Бу вакытны көткән арада безгә кыюлык кирәк, чөнки Шайтан Аллаһы халкына көчле басым ясый (Зәб. 31:24; 1 Пет. 5:8). Әйдәгез, бу мәкаләдә Садыйкның мисалына игътибар итик. Без өч өлкәгә кагылып китәрбез һәм, Садыйк кебек, кыюлык күрсәтергә өйрәнербез.

АЛЛАҺЫ ПАТШАЛЫГЫ ЯКЛЫ БУЛЫГЫЗ

4. Ни өчен бу соңгы көннәрдә Аллаһы хезмәтчеләренә кыюлык кирәк? (Шулай ук иллюстрацияне кара.)

4 Йәһвәнең хезмәтчеләре буларак, без Аллаһы Патшалыгы ягында торабыз (Мат. 6:33). Әмма бу явыз дөньяда, Йәһвәнең нормалары буенча яшәр өчен һәм яхшы хәбәрне вәгазьләр өчен, безгә кыюлык кирәк (1 Тис. 2:2). Сәяси яктан нейтраль булып калыр өчен дә, кыюлык таләп ителә (Яхъя 18:36). Күп кенә кардәшләребез сәяси эшләрдә катнашмаганга һәм хәрби хезмәттән баш тартканга материаль яктан кыенлыклар кичерә, аларны кыйныйлар я хәтта төрмәгә ташлыйлар. Алар чын батырлык күрсәтә.

Башкалар сәяси сорауларда теге я бу якка басса, сез үзегезне ничек тотарсыз? (4 нче абзацны кара.)


5. Ни өчен, Давытка булышлык күрсәтер өчен, Садыйкка кыюлык кирәк булган?

5 Патша буларак, Давыт, Исраилне дошманнардан яклап, сугышлар алып барган, һәм Садыйк бу сугышларда катнашырга тәвәккәл булган. Яшь булганга, Садыйкның сугыш тәҗрибәсе әз булгандыр, шулай да ул бик кыю егет булган. Ул хәтта Хебрунга коралланган килеш килгән (1 Елъ. 12:38).

6. Давыт Садыйк өчен кайсы яктан яхшы үрнәк булган? (Зәбур 138:3)

6 Садыйк кыю булырга кемнән өйрәнгән? Ул күп кенә көчле һәм кыю кешеләрне күзәткән. Аларның берсе — Давыт. Кыюлык күрсәтеп, ул «Исраилне хәрби походларга алып барган» һәм шулай итеп бөтен Исраилнең хөрмәтен һәм ышанычын яулаган (1 Елъ. 11:1, 2). Үз дошманнары белән көрәшкәндә, Давыт һәрвакыт Йәһвәгә таянган. (Зәб. 28:7; Зәбур 138:3 укы.) Башка кыю кешеләр дә Садыйк өчен яхшы үрнәк булган, мәсәлән Йодай, аның улы Бинай һәм Давыт ягына баскан башка 22 югары дәрәҗәле кеше (1 Елъ. 11:22—25; 12:26—28). Бар бу ир-атлар Давыт ягында торган һәм аның хакимлеген якларга әзер булган.

7. а) Без бүген кемнәрдән кыюлыкка өйрәнә алабыз? ә) Видеороликта күрсәтелгән Нси́лу кардәшнең мисалыннан сез нәрсәгә өйрәнәсез?

7 Без дә Йәһвәгә һәм аның Патшалыгына тугры булган кыю хезмәтчеләрнең үрнәкләре турында уйлана алабыз. Патшабыз Гайсә Мәсихне мисал итеп алыйк. Шайтан аңа патшалыклар өстеннән хакимлек тәкъдим иткәндә дә, кешеләр аны патша итеп куярга теләгәндә дә, Гайсә һич икеләнмичә моннан баш тарткан (Мат. 4:8—11; Яхъя 6:14, 15). Шулай ук Гайсә үз көченә беркайчан да таянмаган, ә Йәһвәдән ярдәм сораган. Бүген төрле илләрдә кардәшләребез сәяси эшләрдә катнашмый һәм кулга корал алудан баш тарта. Аларның очраклары турында jw.org сайтында укып була a. Кыю хезмәтчеләрнең үрнәкләре турында уйланыгыз. Бу сезгә дә кыю, какшамас булырга булышыр.

КАРДӘШЛӘРЕГЕЗГӘ ЯРДӘМ ИТЕГЕЗ

8. Нинди очракларда, имандашларына ярдәм итәр өчен, өлкәннәргә аеруча кыюлык кирәк?

8 Йәһвәнең хезмәтчеләре бер-берсенә ярдәмләшергә ярата (2 Көр. 8:4). Әмма кайвакыт, моны эшләр өчен, кыюлык кирәк. Мәсәлән, сугыш барган җирләрдә өлкәннәр, кардәшләренә рухи, эмоциональ һәм физик яктан ярдәм итәр өчен, тормышларын куркыныч астына куярга мәҗбүр. Шулай эшләргә аларны ярату дәртләндерә (Яхъя 15:12, 13). Һичшиксез, бу кыю кардәшләр Садыйк кебек эш итә.

9. 2 Ишмуил 15:27—29 буенча, Давыт Садыйкка нәрсә эшләргә кушкан? (Шулай ук иллюстрацияне кара.)

9 Бервакыт Давытның тормышы кыл өстендә торган: улы Әбессәлам аңа каршы фетнә күтәргән (2 Иш. 15:12, 13). Давыт үз хезмәтчеләренә: «Торыгыз, качарга кирәк, юкса беребез дә Әбессәламнән котыла алмас!» — дип әйткән (2 Иш. 15:14). Давыт, Әбессәламнең ниятләрен белер өчен, Иерусалимда үз кешеләрен калдырырга кирәк дип санаган. Шуңа күрә ул Садыйк белән башка руханиларны шәһәргә кире кайтырга сораган. (2 Ишмуил 15:27—29 укы.) Алар патшага Әбессәламнең нәрсә әйткәнен, нәрсә эшләгәнен җиткерергә тиеш булган. Бу йөкләмә, һичшиксез, бик куркыныч булган. Әбессәлам бит үз-үзен яратучы, үч алучан, мәкерле кеше булган. Ул, Садыйк белән руханиларның нәрсә эшләгәнен белеп алган булса, аларны, һичшиксез, һәлак итәр иде.

Давыт Садыйкка кыюлык таләп иткән йөкләмә биргән (9 нчы абзацны кара.)


10. Садыйк һәм башкалар Давытка ничек ярдәм иткән?

10 Садыйкка Давытның башка бер дусты — Хушай белән хезмәттәшлек итәргә кирәк булган (2 Иш. 15:32—37). Давытның кушуы буенча, Хушай Әбессәламнең дусты булып кыланган. Ул шулай ук Әбессәламгә атасына ашыгып һөҗүм итмәскә киңәш иткән. Моның ярдәмендә Давытның, һөҗүмгә әзерләнер өчен, күбрәк вакыты булган. Хушай Әбессәламнең сүзләрен Садыйк белән Әбьятәргә тапшырган (2 Иш. 17:8—16). Бу кешеләр, үз чиратында, хәбәрчеләр аша барысын да Давытка җиткергән (2 Иш. 17:17). Шулай итеп Йәһвәнең ярдәме белән Садыйк һәм башка руханилар Давытның тормышын яклауга зур өлеш керткән (2 Иш. 17:21, 22).

11. Кардәшләребезгә ярдәм иткәндә, нәрсәне истә тоту мөһим?

11 Сез, куркыныч вакытларда кардәшләргә ярдәм итәр өчен, Садыйк кебек, ничек кыю була аласыз? 1) Җитәкчелек буенча эш итегез. Андый очракларда бердәм булу бик мөһим, шуңа күрә җирле филиал биргән күрсәтмәләр буенча эш итегез (Евр. 13:17). Өлкәннәр, үз җыелышыгыздагы кардәшләргә табигать афәтләре һәм башка бәлаләр вакытына әзер булырга булышыр өчен, нинди чаралар күрелә? Бу чараларны һәм оешманың җитәкчелеген вакыт-вакыт яңадан карап чыгыгыз (1 Көр. 14:33, 40). 2) Кыю һәм шул ук вакыт сак булыгыз (Гыйб. сүз. 22:3). Акыллы эш итегез. Тормышыгызны юкка гына куркыныч астына куймагыз. 3) Йәһвәгә таяныгыз. Йәһвә сезгә имандашларыгыз турында кайгыртырга булышыр. Аның өчен аларның иминлеге дә, сезнең иминлегегез дә бик мөһим.

12, 13. Виктор белән Виталий очрагыннан сез нәрсәгә өйрәнәсез? (Шулай ук иллюстрацияне кара.)

12 Украинада яшәүче Виктор һәм Виталий очрагына игътибар итик. Бу өлкәннәр сугыш барган җирдә яшәүче кардәшләренә ризык һәм су җиткергән. Виктор болай дип сөйли: «Ризык табу җиңел эш түгел иде. Еш кына атыш-шартлау тавышлары ишетелә иде. Бер абый-кардәш имандашларга иганә итеп күп кенә ризык тапшырды. Бу ярдәм үз вакытында булды. Шушы ризыкны йөк машинасына төягәндә, бездән якынча 20 метр ераклыкта бомба төште. Бәхеткә каршы, ул шартламады. Ул көнне мин өзлексез дога кылдым һәм Йәһвәдән, кардәшләргә алга таба да ярдәм итәр өчен, кыю булырга булышсын дип сорадым».

13 Ә Виталий болай дип сөйли: «Бу эш күп кыюлык таләп итте. Кардәшләргә ярдәм итәр өчен, беренче тапкыр барып кайтуым 12 сәгатькә сузылды. Юл буе мин Йәһвәгә дога кылдым». Виталий кыю һәм шул ук вакыт сак булган. Ул болай дип дәвам итә: «Мин Йәһвәдән зирәк, тыйнак булырга булышсын дип сорадым һәм хөкүмәт хуплаган юллардан гына йөрдем. Без үтә алсын өчен, кардәшләр юлларны чистартты, гуманитар ярдәм, җыеп, йөк машинасына төяде һәм безне дә кунак итте. Моның барысын күреп, иманым бик ныгыды».

Кардәшләргә ярдәм иткәндә, кыю һәм шул ук вакыт сак булыгыз (12, 13 нче абзацны кара.)


ЙӘҺВӘГӘ ТУГРЫ КАЛЫГЫЗ

14. Якыныбызның Йәһвәне калдыруын күрү безгә ничек тәэсир итә?

14 Туганыбызның я дустыбызның Йәһвәне калдыруын күрү зур авырту китерә (Зәб. 78:40; Гыйб. сүз. 24:10). Аеруча бу кеше белән мөнәсәбәтләребез якын булган булса, йөрәгебез ярыла. Әгәр сезнең тормышыгызда да андый сынау булган булса, Садыйкның мисалы сезне ныгыта ала. Ул да бит, охшаш хәлгә очраганда, тугрылык күрсәткән.

15. Нинди ситуация Садыйкның тугрылыгын һәм кыюлыгын сынаган? (1 Патшалар 1:5—8)

15 Давытның идарә итүенең ахырында, ул үлем түшәгендә ятканда, улы Адания, Йәһвәнең патша итеп Сөләйманны сайлаганын белсә дә, патша тәхетенә кулын сузган (1 Елъ. 22:9, 10). Садыйкның хезмәттәше Әбьятәр Адания ягына баскан. (1 Патшалар 1:5—8 укы.) Шулай итеп ул Давытка да, Йәһвәгә дә хыянәт иткән. Моны күрү Садыйкка никадәр зур авырту китергәнен күз алдына китерә аласызмы?! Алар бит 40 тан артык ел бергә руханилар буларак тыгыз хезмәттәшлек иткән (2 Иш. 8:17). Бергә алар «Аллаһының килешүе сандыгы» турында кайгырткан (2 Иш. 15:29). Шулай ук алар Давытның патша булып китүенә өлеш керткән булган һәм башка күп кенә эшләрдә катнашкан (2 Иш. 19:11—14).

16. Садыйкка тугры булып калырга нәрсә ярдәм иткән?

16 Әбьятәрнең хыянәтенә карамастан, Садыйк — Давыт патшага, ә иң мөһиме, Йәһвәгә тугры булып калган. Аданиянең тәхеткә омтылганы турында белеп алгач, Давыт шунда ук Садыйкка, Натанга һәм Бинайга Сөләйман улын патша итеп майларга кушкан (1 Пат. 1:32—34). Йәһвәнең бу һәм башка тугры хезмәтчеләре белән хезмәттәшлек итү Садыйкны бик ныгыткан булса кирәк (1 Пат. 1:38, 39). Соңрак Сөләйман «Әбьятәр урынына [баш] рухани итеп Садыйкны билгеләгән» (1 Пат. 2:35).

17. Берәр якының Йәһвәне калдырса, син Садыйктан ничек үрнәк ала аласың?

17 Син Садыйктан ничек үрнәк ала аласың? Якын кешең Йәһвәне калдырса, Аллаһыга тугры булып калырга тәвәккәл бул (Йош. 24:15). Йәһвә сиңа, тугры булып калыр өчен, көч тә, кыюлык та бирәчәк. Аңардан ярдәм алыр өчен, аңа һәрвакыт дога кыл һәм кардәшләреңнән ераклашма. Исеңдә тот: Йәһвә тугрылыгыңны бик кадерли һәм ул сине бүләкләячәк (2 Иш. 22:26).

18. Марко белән Сидсе очрагыннан без нәрсәгә өйрәнәбез?

18 Ма́рко һәм аның хатыны Си́дсе мисалына игътибар итик. Аларның инде үсеп җиткән ике кызы хакыйкатьне калдырган. Марко болай ди: «Әлбәттә, һәрбер ата-ана үз баласын ярата һәм аны якларга тели. Шуңа күрә, балалары Йәһвәне калдырганда, йөрәкләренә кан сава». Марко болай дип өсти: «Йәһвә һәрвакыт безгә ярдәм итеп торды. Шуңа күрә, мин көчсез булганда, хатыным нык булды, һәм, киресенчә, ул хәлсезләнгәндә, мин көчле идем. Сидсе апа-кардәш болай ди: «Йәһвә ярдәм итмәсә, без бу хәлне кичереп чыга алмас идек. Мин гаеп хисеннән интектем. Шуңа күрә догада Йәһвәгә йөрәгемне бушаттым. Берничә көннән соң Патшалык Залында күп еллар күрешмәгән бер апа-кардәш белән очраштык. Ул җилкәмә кулын салды да: „Сидсе, бу синең гаебең түгел“,— дип ышандырды. Йәһвә ярдәмендә мин хезмәттә шатлыгымны саклап кала алдым».

19. Авыр хәлгә эләксәгез, сез нәрсә эшләрсез?

19 Йәһвә үзенең хезмәтчеләренең, Садыйк кебек, кыю булуларын тели (2 Тим. 1:7). Әмма без үзебезгә таянырга тиеш түгел. Йәһвә безне үзенә таянырга чакыра. Шуңа күрә кыюлык таләп итә торган хәлгә эләксәгез, Йәһвәдән ярдәм сорагыз. Ул сезгә, Садыйк кебек, кыю булырга ярдәм итәчәк (1 Пет. 5:10).

126 ҖЫР Уяу бул, нык тор, батыр бул