28 ӨЙРӘНҮ МӘКАЛӘСЕ
123 ҖЫР Теократик тәртипкә тугрылык белән буйсынабыз
Хакыйкатьне ялганнан аера белегез
«Билегезне хакыйкать билбавы белән буып... нык торыгыз» (ЭФЕС. 6:14, 15).
БУ МӘКАЛӘДӘ
Без Йәһвә өйрәткән хакыйкатьне Шайтан һәм башка дошманнарыбыз тараткан ялганнан аерырга өйрәнербез.
1. Ни өчен сез хакыйкатьне кадерлисез?
ЙӘҺВӘНЕҢ хезмәтчеләре буларак, без Изге Язмалардагы хакыйкатьне бик кадерлибез. Безнең иманыбыз аңа нигезләнгән (Рим. 10:17). Йәһвә безгә хакыйкатьне һәм үз ихтыярын аңларга ничек булыша? Мәсәлән, мәсихче җыелыш аша. Ул Изге Язмаларда «хакыйкатьнең терәге һәм нигезе» дип атала (1 Тим. 3:15). Шулай ук Йәһвә, үз Сүзен аңларга булышыр өчен, «җитәкчелекне үз өсләренә алган кешеләрне» дә куллана. Шуңа күрә алар безгә күрсәтмәләр биргәндә, без шатлык белән буйсынабыз (Евр. 13:17).
2. Ягъкуб 5:19 буенча, безгә нинди куркыныч яный?
2 Хакыйкатьне яратсак та һәм оешманың мөһим ролен танысак та, безнең хакыйкать юлыннан читкә тайпылуыбыз бар. (Ягъкуб 5:19 укы.) Шайтан моны бик тели, шуңа күрә ул Изге Язмаларга һәм Аллаһының оешмасына ышанычыбызны какшатырга тырыша (Эфес. 4:14).
3. Ни өчен хакыйкатькә нык тотынып торырга кирәк? (Эфеслеләргә 6:13, 14)
3 Эфеслеләргә 6:13, 14 укы. Тиздән Шайтан, пропагандасын кулланып, халыкларны Йәһвәгә каршы чыгарга дәртләндерер (Ачыл. 16:13, 14). Ул шулай ук, Аллаһының хезмәтчеләрен алдар өчен, тагы да күбрәк тырышлыклар куяр (Ачыл. 12:9). Шуңа күрә безгә хакыйкатьне ялганнан аера белергә һәм хакыйкатькә нык ябышырга кирәк (Рим. 6:17; 1 Пет. 1:22). Бөек афәт вакытында исән калырбызмы, юкмы икәнлеге моңа бәйле булачак.
4. Бу мәкаләдә нәрсә каралачак?
4 Бу мәкаләдә без ике сыйфатка игътибар итәрбез. Алар безгә хакыйкатьне ялганнан аерырга һәм Аллаһы оешмасы биргән җитәкчелеккә буйсынырга ярдәм итәр. Без шулай ук өч киңәшкә игътибар итәрбез. Алар безгә хакыйкатькә нык тотынып яшәргә булышыр.
АЛДАНМАСКА БУЛЫШУЧЫ ИКЕ СЫЙФАТ
5. Аллаһыга карата курку-хөрмәт хакыйкатьне ялганнан аерырга ничек булыша?
5 Йәһвәгә карата курку-хөрмәт. Әгәр без Йәһвәне яратсак һәм аңардан курыксак, аны рәнҗетмәскә тырышырбыз. Йәһвәнең хуплавына ия булырга теләсәк, без хакыйкатьне ялганнан һәм дөрес булганны дөрес булмаган нәрсәләрдән аерырга тырышырбыз (Гыйб. сүз. 2:3—6; Евр. 5:14). Кешеләрдән курку исә — тозак ул. Әгәр без Йәһвәгә караганда, күбрәк кешеләрдән курыксак, ахыр чиктә, дөрес юлдан тайпылырбыз.
6. Кешеләрдән куркуга бирелеп, исраилле шымчылар ничек хакыйкатьне бозган?
6 Кешеләрдән курыкканга, без ялганга ышана башларга мөмкин. Моны Кәнган җирен карап чыгарга җибәрелгән 12 исраилле шымчының мисалы раслый. Унысының кәнганлылардан куркулары Йәһвәгә карата яратуларыннан көчлерәк булган. Шуңа күрә алар Мусага һәм халыкка болай дигән: «Без ул халыкка каршы бара алмыйбыз, чөнки алар бездән көчлерәк» (Сан. 13:27—31). Чыннан да, кәнганлылар исраиллеләрдән көчлерәк булган. Ләкин «без ул халыкка каршы бара алмыйбыз» диеп, бу шымчылар Йәһвә турында гел онытканнарын күрсәткән. Аларга Йәһвәнең үзләренә карата ихтыяры турында уйланырга һәм аның күптән түгел генә үзләре өчен нәрсә башкарганын исләренә төшерергә кирәк булган. Шулчакта алар кәнганлыларның Чиксез Кодрәт Иясе Йәһвә белән чагыштырганда көчсез булуларын күрер иде. Бу имансыз кешеләрдән аермалы буларак, Йошуа белән Кәлеб бу хәлгә Йәһвәнең күзлегеннән караган. Алар халыкны: «Әгәр Йәһвә безне хуп күрсә, ул, һичшиксез, безне шул җиргә алып барыр һәм аны... безгә бирер»,— дип ышандырырга тырышкан (Сан. 14:6—9).
7. Без Йәһвәгә карата курку-хөрмәтебезне ничек үстерә алабыз? (Шулай ук иллюстрацияне кара.)
7 Без Йәһвәгә карата курку-хөрмәтебезне ничек үстерә алабыз? Карарлар кабул иткәндә, Аллаһының хисләре турында уйланып (Зәб. 16:8). Изге Язмаларны укыганда, мин бу кеше урынында булган булсам, ничек эш итәр идем дип уйланыгыз. Мәсәлән, күз алдына китерегез, сез ун исраилле шымчының тискәре хәбәрен ишетәсез, ди. Сез аларга ышаныр идегезме һәм кешеләрдән курка башлар идегезме? Яисә Аллаһыны яратканга һәм аны сөендерергә теләгәнгә, аңа таяныр идегезме? Йошуа белән Кәлеб дөресен сөйләгән, ләкин, кызганычка каршы, күпчелек исраилле аларга ышанмаган һәм алар Вәгъдә ителгән җиргә керү мөмкинлеген югалткан (Сан. 14:10, 22, 23).
8. Безгә алга таба да нинди сыйфатны үстерергә кирәк һәм ни өчен?
8 Басынкылык. Йәһвә хакыйкатьне басынкы кешеләргә генә ача (Мат. 11:25). Хакыйкать белән таныша башлагач ук, без аны аңлар өчен ярдәмгә мохтаҗ икәнебезне таный идек (Рәс. 8:30, 31). Хәзер дә безгә басынкы булып калырга кирәк. Ә йөрәгебездә горурлык тамырларын җибәрсә, без шәхси карашыбыз Изге Язмалардагы принциплардан һәм оешма биргән җитәкчелектән ким түгел дип саный башларга мөмкин.
9. Без ничек басынкы булып кала алабыз?
9 Басынкы булып калыр өчен, безгә Йәһвә белән чагыштырганда, үзебезнең бик кечкенә булуыбызны истә тотарга кирәк (Зәб. 8:3, 4). Без Йәһвәдән догада безгә басынкы, өйрәнергә әзер булып калырга булыш дип сорый алабыз. Йәһвә Изге Язмаларда язылган фикерләрен һәм оешма биргән җитәкчелекне үз карашыбыздан өстен куярга булышыр. Изге Язмаларны укыганда, Йәһвәнең басынкы кешеләр белән һәм тәкәббер, үзбелдекле кешеләр белән ничек мөгамәлә иткәненә игътибар итегез. Әгәр сезнең ниндидер хөрмәтле вазифаларыгыз булса, басынкылык күрсәтү аеруча мөһим.
ХАКЫЙКАТЬКӘ НЫК ТОТЫНЫП ТОРЫГЫЗ
10. Йәһвә, үз халкына җитәкчелек бирер өчен, кемне кулланган?
10 Теократик җитәкчелеккә буйсыныгыз. Борынгы вакытта Йәһвә үз халкына җитәкчелекне Муса, ә соңрак Йошуа аша биргән (Йош. 1:16, 17). Исраиллеләр бу җитәкчеләргә тыңлаучан булганда, Аллаһының фатихасын татып яшәгән. Беренче гасырда мәсихче җыелыш барлыкка килгәч, Йәһвә үз җитәкчелеген унике рәсүль аша бирә башлаган (Рәс. 8:14, 15). Соңрак аларга Иерусалимдагы башка өлкәннәр дә кушылган. Аларның җитәкчелеге буенча эш иткәнгә, «җыелышлар иманда ныгыган һәм иман итүчеләр саны көннән-көн арта барган» (Рәс. 16:4, 5). Бүген дә Йәһвә үз халкына җаваплы кардәшләр аша җитәкчелек биреп тора һәм без аларга тыңлаучан булырбыз дип көтә. Ә әгәр без буйсынырга теләмәсәк, ул нәрсә хис итәр? Исраиллеләр белән булган бер очрак бу сорауга җавап табарга булыша.
11. Йәһвә билгеләгән җитәкчегә каршы фетнә күтәргән исраиллеләр белән нәрсә булган? (Шулай ук иллюстрацияне кара.)
11 Исраиллеләр чүлдә йөргәндә, кайбер күренекле кешеләр Мусаның хакимлеген шик астына куйган. Аларның сүзләре буенча, Муса гына түгел, ә бөтен җәмгыять изге һәм Йәһвә алар арасында булган (Сан. 16:1—3). Дөрестән дә, Йәһвә күзлегеннән бөтен җәмгыять изге булган. Ләкин Йәһвә Мусага үз халкын алып барырга кушкан (Сан. 16:28). Мусаны тәнкыйтьләп, баш күтәрүчеләр, чынлыкта, Йәһвәне тәнкыйтьләгән. Йәһвәнең ихтыяры турында уйланыр урынына, алар үз теләкләре турында гына уйлаган һәм күбрәк хакимлек алырга омтылган. Йәһвә бу фетнәчеләрне һәм аларга кушылган меңләгән кешеләрне җәзага тарткан (Сан. 16:30—35, 41, 49). Бүген дә теократик тәртипкә буйсынмаучылар Йәһвәнең ачуын чыгара.
12. Без ничек Йәһвә оешмасына карата ышанычыбызны ныгыта алабыз?
12 Без Йәһвәнең оешмасына карата ышанычыбызны ныгытырга тиеш. Берәр тәгълиматны я оешмабыздагы тәртипне үзгәртергә кирәклеген аңлагач, Җитәкче совет шунда ук үзгәрешләр кертә (Гыйб. сүз. 4:18). Бу кардәшләр Йәһвәне сөендерергә теләгәнгә шулай эш итә. Алар бар карарларын Изге Язмаларга нигезләнеп кабул итәргә тырыша. Бу Аллаһының бөтен хезмәтчеләре өчен яхшы үрнәк булып тора.
13. Без нинди «файдалы сүзләрне үрнәк итеп тотабыз»?
13 «Файдалы сүзләрне... үрнәк итеп тотыгыз» (2 Тим. 1:13). «Файдалы сүзләр» дигәндә, Изге Язмаларда язылган мәсихче тәгълиматлар күздә тотыла (Яхъя 17:17). Ышануларыбыз бу тәгълиматларга нигезләнә. Аллаһы оешмасы безгә бу тәгълиматлар белән танышырга ярдәм итте. Алар буенча эш итү безгә күп файда китерә.
14. Кайбер мәсихчеләр ничек «файдалы сүзләрдән» тайпылган?
14 Берәрсе «файдалы сүзләрдән» тайпылса, бу нәрсәгә китерергә мөмкин? Беренче гасырда андый очрак булган да. Тисалуникәдәге кайбер кардәшләр Йәһвәнең көне инде килгән дип ышана башлаган һәм башкаларга моның турында сөйләгән. Ни өчен алар андый нәтиҗәгә килгән? Алар, имеш, Паулдан килгән ниндидер хатны укыган, күрәсең. Паулның Тисалуникәдә булганда нәрсәгә өйрәткәнен искә төшергән булса, алар беркайчан да бу ялганга ышанмас иде (2 Тис. 2:1—5). Паул, аларның хаталы карашларын үзгәртер өчен, Тисалуникәлеләргә язган икенче хатында кардәшләренә тиз ышанучан булмаска киңәш иткән. Ул шулай ук бу хат үзеннән булуын күрсәтер өчен азакта мондый сүзләр язган: «Бу сәламләү сүзләрен мин, Паул, үз кулым белән язам, һәм бу һәр хатның миннән булуын күрсәтә. Мин шулай язам» (2 Тис. 3:17).
15. Без үзебезне чын булып күренгән ялган мәгълүматтан ничек яклый алабыз? Мисал китерегез. (Шулай ук иллюстрацияне кара.)
15 Паулның сүзләрендә безнең өчен нинди сабак бар? Изге Язмаларга каршы килгән нәрсәләрне яисә гаҗәеп яңалыкларны ишеткәндә, безгә үтә күрүчән булырга кирәк. Советлар Союзында мондый хәл булган. Кардәшләребез, имеш, төп идарәдән булган хат алганнар. Чынлыкта исә, ул дошманнардан килгән. Анда кардәшләребезгә аерым оешма булдырырга киңәш ителгән. Бу хат чын булып күренсә дә, кардәшләребез алданмаган. Алар бу хатта язылганнарның белгәннәренә туры килмәгәнен абайлаган. Бүген дә хакыйкать дошманнары, безне алдар өчен һәм арабызга чөй кагар өчен, заманча технологияләр куллана. Андый очракларда «ашык-пошык фикер йөртмик» һәм бу хәбәрләр без белгәнгә туры киләме, юкмы дип уйланыйк (2 Тис. 2:2; 1 Яхъя 4:1).
16. Римлыларга 16:17, 18 буенча, берәрсе хакыйкатьтән тайпылса, без нәрсә эшләргә тиеш?
16 Йәһвәнең тугры хезмәтчеләре белән бердәм булыгыз. Аллаһы безнең бердәм булуыбызны тели. Хакыйкатькә нык тотынып торсак кына бу мөмкин. Хакыйкатьтән тайпылганнар исә җыелышта бүленешләр тудыра. Шуңа күрә Аллаһы «алардан читләшергә» куша. Югыйсә, үзебезнең дә хакыйкатьтән китүебез бар. (Римлыларга 16:17, 18 укы.)
17. Хакыйкатьне ялганнан аера белсәк һәм хакыйкатькә нык тотынып торсак, бу безгә нинди файда китерер?
17 Хакыйкатьне ялганнан аера белсәк һәм хакыйкатькә нык тотынып торсак, бу безнең өчен рухи яклау булыр (Эфес. 4:15, 16). Шайтанның ялган тәгълиматлары һәм пропагандасы безгә зыян китерә алмас. Хәтта бөек афәт вакытында да без Йәһвәнең канаты астында калырбыз. Хакыйкатькә нык тотынып торыгыз һәм «тынычлык Аллаһысы сезнең белән булыр» (Флп. 4:8, 9).
122 ҖЫР Нык, какшамас булыгыз!
a ИЛЛЮСТРАЦИЯЛӘРГӘ АҢЛАТМА: Дистәләгән еллар элек Советлар Союзындагы абый-кардәшләр, имеш, төп идарәдән булган хат алган. Әмма аны, чынлыкта, дошманнар җибәргән. Бүгенге көннәрдә дошманнарыбыз Йәһвәнең оешмасы турында ялган таратыр өчен интернетны куллана. (Сәхнәләштерелгән.)