Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Бүтәннәрнең хаталары сезнең өчен абыну ташы булмасын

Бүтәннәрнең хаталары сезнең өчен абыну ташы булмасын

«Бер-берегезне ихлас күңелдән кичереп яшәгез» (КӨЛ. 3:13).

ҖЫРЛАР: 53, 28

1, 2. Йәһвә халкының үсүе турында Изге Язмаларда нәрсә әйтелгән булган?

ЙӘҺВӘНЕҢ җир йөзендәге тугры хезмәтчеләре — аның Шаһитләре — үзенә күрә бер оешмага җыелган. Бу оешма камилсез һәм хата кылучы кешеләрдән тора. Шулай да Аллаһының изге рухы ярдәмендә аның бөтендөнья җыелышы үсә һәм гөрләп чәчәк ата. Әйдәгез, Йәһвәнең үзенең камил булмаган, әмма ихтыярын үтәргә әзер булган хезмәтчеләрен кулланып башкарган берничә гаҗәеп эшенә күз салыйк.

2 1914 елда бу дөнья төзелешенең соңгы көннәре башлангач, җирдә Аллаһының хезмәтчеләре әллә ни күп булмаган. Ләкин Йәһвә алар башкарган вәгазь эшен фатихалаган. Алдагы дистәләгән еллар дәвамында миллионлаган кеше Изге Язмалардагы хакыйкатьләрне белеп, Йәһвә Шаһитләре булып киткән. Чынлыкта мондый искиткеч үсеш турында Аллаһы үзе алдан әйткән булган: «Кечкенәдән мең чыгар, әһәмиятсездән көчле халык барлыкка килер. Мин, Йәһвә, моны үз вакытында тизләтермен» (Ишаг. 60:22). Һичшиксез, бу пәйгамбәрлек безнең көннәрдә үтәлә. Шунысы кызык: бүгенге көндә Аллаһы халкының саны җирдәге күп кенә илләрдәге халык саныннан да күбрәк.

3. Аллаһы хезмәтчеләренең мәсихче яратуны күрсәткәннәре нәрсәдән күренә?

3 Безнең көннәрдә дә Йәһвә шулай ук үз халкында өстенлек иткән мәхәббәтне — Аллаһының төп сыйфатын тагы да ныграк үстерергә булыша (1 Яхъя 4:8). Аллаһыдан үрнәк алып, мәхәббәтне күрсәткән Гайсә үз шәкертләренә болай дигән: «Сезгә яңа әмер бирәм: бер-берегезне яратыгыз... Бер-берегезне яратуыгыздан барысы да сезнең минем шәкертләрем булуыгызны белерләр» (Яхъя 13:34, 35). Соңгы дистәләгән елларда күп халыклар канкойгыч сугышларда катнашканга, бу сүзләр зур әһәмияткә ия. Мәсәлән, Икенче бөтендөнья сугышында гына якынча 55 миллион кеше һәлак булган. Әмма Йәһвә Шаһитләре шул канкойгыч сугышта катнашмаган. (Микай 4:1, 3 укы.) Шулай итеп, алар «бер кешенең дә канында гаепле» булмаган (Рәс. 20:26).

4. Ни өчен Йәһвә халкының үсүе игътибарга лаек?

4 Изге Язмалар буенча, Шайтан — «бу дөнья төзелешенең илаһы». Аллаһы халкы аның нәфрәтле дөньясында яшәсә дә, гөрләп үсүен дәвам итә (2 Көр. 4:4). Сәяси структуралар, шулай ук массакүләм мәгълүмат чаралары Шайтанның хакимлеге астында. Шулай да ул яхшы хәбәрне вәгазьләү эшен туктата алмый. Шайтан, вакыты аз калганын белеп, кешеләрне хак гыйбадәттән алып китәргә тырыша һәм моның өчен төрле чараларын куллана (Ачыл. 12:12).

ТУГРЫЛЫГЫБЫЗ СЫНАЛГАНДА

5. Ни өчен башкалар кайчак безне рәнҗетергә мөмкин? (Мәкалә башындагы рәсемне кара.)

5 Мәсихче җыелышта Аллаһыга һәм якыннарыбызга карата яратуның мөһимлегенә зур әһәмият бирелә. Гайсә кешеләрне өйрәткәндә, моңа тиешле игътибар биргән. Канундагы әмерләрнең кайсысы иң мөһиме дигән сорауга Гайсә болай дигән: «„Аллаһың Йәһвәне бөтен йөрәгең, бөтен җаның һәм бөтен акылың белән ярат“. Бу — иң мөһим һәм беренче әмер. Икенчесе беренчесенә охшаш: „Якыныңны үзеңне яраткандай ярат“» (Мат. 22:35—39). Әмма Изге Язмаларда әйтелгәнчә, Адәм гөнаһы аркасында без барыбыз да камилсез булып туабыз. (Римлыларга 5:12, 19 укы.) Кайчак җыелышта берәрсе безне сүзе я эше белән рәнҗетергә мөмкин. Бу безнең Йәһвәгә һәм аның халкына карата яратуыбызны сынарга мөмкин. Андый очракларда без нәрсә эшләрбез? Хәтта үткәндә яшәгән Аллаһының тугры хезмәтчеләре башкаларның хисләрен рәнҗетерлек сүзләр әйткән я эшләр кылган. Изге Язмалардан моның турында укып белү безгә күп кенә файдалы сабаклар табарга булышачак.

Әгәр дә сез Илий һәм аның уллары вакытында Исраилдә яшәгән булсагыз, сез ничек эш итәр идегез? (6 нчы абзацны кара.)

6. Ни өчен Илий үз улларын төзәтмәгән дигән нәтиҗәгә килеп була?

6 Мәсәлән, баш рухани Илийнең ике улы булган. Алар Йәһвәнең кануннарын бозган. Изге Язмаларда: «Илийнең уллары исә явыз кеше иделәр. Алар Йәһвәне санга сукмадылар»,— дип әйтелә (1 Иш. 2:12). Аталары хак гыйбадәт кылуда мөһим роль уйнаса да, алар яман каты гөнаһ кылган. Илийгә аларның тәртибе билгеле булган. Улларын төзәтер урынына, ул аларның гөнаһларына күз йомган. Нәтиҗәдә, Аллаһы Илий йортына җитди хөкем чыгарган (1 Иш. 3:10—14). Вакыт узу белән аның токымнары бүтән инде баш рухани булып хезмәт итмәгән. Сез Илий көннәрендә яшәгән булсагыз, Илийнең аңлы рәвештә улларының кылган гөнаһларына түземле булуына ничек карар идегез? Сез бу хәлнең Аллаһыга хезмәт итүегезне туктата алган абыну ташы булып китүенә юл куяр идегезме?

7. Давыт нинди җитди гөнаһлар кылган, һәм Аллаһы нәрсә эшләгән?

7 Йәһвә Давытны, «үз күңеленә хуш килгән» кеше булганга, бик нык яраткан (1 Иш. 13:13, 14; Рәс. 13:22). Әмма соңрак Давыт Битсәбия белән зина кылган, һәм тегесе балага узган. Ул вакытта аның ире Ури сугышта булган. Ури сугыштан бераз вакытка кайткач, Давыт аның, үз өенә кайтып, хатыны белән якынлык кылуын теләгән. Шулай булган булса, Битсәбия Уридан балага узган дип уйларлар иде. Әмма Давыт теләгәнчә килеп чыкмаган, һәм ул Урины сугышта үтерүне оештырырга булган. Давытның җинаяте аңа бик кыйбатка төшкән: аның һәм йорттагыларның башына бәла килгән (2 Иш. 12:9—12). Әмма Йәһвә үзе алдында күбесенчә «саф йөрәк» белән йөргән Давытка мәрхәмәт күрсәткән (1 Пат. 9:4). Сез ул вакытта Аллаһы халкы арасында яшәгән булсагыз, бу хәлгә ничек карар идегез? Давытның яман гамәлләре сезнең өчен абыну ташы булыр идеме?

8. а) Рәсүл Петернең үз сүзендә тормаганы нәрсәдән гыйбарәт? ә) Петер хата кылса да, ни өчен Йәһвә аны куллануын дәвам иткән?

8 Изге Язмалардагы бүтән бер мисал — рәсүл Петер мисалы. Гайсә аны үз рәсүлләренең берсе итеп сайлаган. Шулай да Петер кайчак соңрак үкенерлек сүзләр әйткән я эшләр кылган. Мәсәлән, иң киеренке вакытта рәсүлләр Гайсәне ташлап киткән. Элегрәк Петер Гайсәгә: «Сине барысы ташлап китсә дә, мин ташлап китмәячәкмен»,— дигән булган (Марк 14:27—31, 50). Шулай да Гайсә кулга алынгач, бөтен рәсүлләр, шул исәптән Петер дә аны ташлап киткән. Петер хәтта Гайсәдән, аны белмим дип, берничә тапкыр ваз кичкән (Марк 14:53, 54, 66—72). Әмма Петер тәүбәгә килгән, һәм Йәһвә аны үз ихтыярын үтәүдә куллануын дәвам иткән. Сез ул вакытта Гайсә шәкертләренең берсе булсагыз, Петернең эшләре сезнең Йәһвәгә карата тугрылыгыгызны какшатыр идеме?

9. Ни өчен сез Аллаһының һәрвакыт гадел эш иткәненә ышанасыз?

9 Без башкаларның хисләрен рәнҗетерлек эшләр кылган кешеләрнең берничә мисалын гына карап чыктык. Борынгыдагы һәм бүгенге күп кенә бүтән очракларда да Йәһвәнең хезмәтчеләре дөрес эш итмичә башкаларның хисләрен рәнҗетерлек эшләр кылган. Безгә килгәндә, без моңа ничек карарбыз? Без башкаларның хаталарына үзебез өчен абыну ташы булырга юл куярбызмы? Моның аркасында Йәһвәне һәм аның халкын, шул исәптән җирле җыелыштагы кардәшләрне калдырырбызмы? Яисә без Йәһвәнең гаеп эш кылганнарга тәүбә итәр өчен вакыт бирә алганын һәм ахыр чиктә булган хәлне төзәтеп, гадел эш итәчәген аңлыйбызмы? Әмма кайчакларда җитди гөнаһ кылучылар Йәһвәнең мәрхәмәтен кире кага һәм тәүбә итми. Шундый очракларда сез Йәһвәнең үз вакытында андый гөнаһ кылучыларны хөкем итәчәгенә һәм, бәлки, җыелышны алардан чистартачагына ышанасызмы?

АЛЛАҺЫГА ТУГРЫЛЫК САКЛАГЫЗ

10. Яһүд Искариот белән Петернең хаталарына килгәндә, Гайсә нәрсә аңлаган?

10 Изге Язмаларда үзләре тирәсендәге кешеләрнең җитди хаталарына карамастан Йәһвәгә һәм аның халкына тугры булып калган Аллаһының күп кенә хезмәтчеләре турында әйтелә. Мәсәлән, 12 рәсүлен сайлар алдыннан, Гайсә төне буе үз Атасына дога кылган. Аларның берсе соңрак хыянәтче булып киткән Яһүд Искариот булган. Гайсә аның тугрылыксызлыгына үз Атасы белән якын мөнәсәбәтен бозуына юл куймаган. Петернең ваз кичүе дә аны Аллаһыдан читләштермәгән (Лүк 6:12—16; 22:2—6, 31, 32). Гайсә булган хәлләрдә Йәһвәне һәм аның хезмәтчеләрен гаепләмәгән. Кайбер шәкертләреннән өметен өзсә дә, Гайсә үзенә ышанып тапшырылган гаҗәеп эшен дәвам иткән. Нәтиҗәдә, Йәһвә Гайсәне үледән терелтеп аны бүләкләгән, һәм соңрак күктәге Патшалыкта аны Патша итеп куйган (Мат. 28:7, 18—20).

11. Бүгенге Йәһвә хезмәтчеләре турында Изге Язмаларда нәрсә әйтелгән булган?

11 Гайсәнең Йәһвәгә һәм аның хезмәтчеләренә карата ышанычы нигезле булган һәм бүген дә шулай кала бирә. Шундый ук ышаныч бездә дә бар. Йәһвәнең шушы соңгы көннәрдә үз хезмәтчеләрен кулланып башкарган эшләрен күрү шундый гаҗәеп! Бүген бездән башка бүтән беркем дә бөтендөнья буенча хакыйкатьне вәгазьләп йөрми, чөнки бердәм җыелышта хезмәт итеп, безнең белән Йәһвә җитәкчелек итә. Ишагыя 65:14 тә Аллаһы халкының рухи халәте болай итеп сурәтләнә: «Менә, минем хезмәтчеләрем йөрәкләре шатлык белән тулганга кычкырыр».

12. Без башкаларның хаталарына ничек карарга тиеш?

12 Йәһвәнең хезмәтчеләре аның җитәкчелеге астында һәм аның ярдәме белән күп кенә яхшы эшләр башкара алганына шатлана. Ә Шайтан тәэсире астындагы кешелек дөньясы начарланганнан начарлана барып, кайгы кичерә. Аллаһының берничә хезмәтчесе кылган хатасы аркасында Йәһвәне я аның җыелышын гаепләү бер дә акыллы булмас иде. Безгә Йәһвәгә тугрылыгыбызны сакларга һәм башкаларның хаталарына дөрес карарга өйрәнергә кирәк.

ХАТАЛАРГА НИЧЕК КАРАРГА?

13, 14. а) Ни өчен без бер-беребезгә карата сабыр булырга тиеш? ә) Без нинди вәгъдәне исебездә тотарга телибез?

13 Ә Аллаһының берәр хезмәтчесе сүзе я эше белән безне рәнҗетсә, нәрсә эшләргә? Изге Язмаларда яхшы бер принцип бар: «Рәнҗергә ашыкма, чөнки үпкә тоту акылсызлар күңеленә оялый» (Вәг. 7:9). Шуны да әйтеп үтәргә кирәк: Гадән бакчасында беренче кешеләрнең камиллекләрен югалтканына инде якынча 6 000 ел. Камилсез кешеләр хата кылмыйча яши алмый. Шуңа күрә кардәшләребездән артык күпне көтү һәм кылган хаталарына Аллаһы халкы арасында булу сәбәпле кичергән шатлыгыбыздан мәхрүм итәргә юл кую бер дә акыллы булмас иде. Ә башкаларның хаталары аркасында Йәһвәнең оешмасын калдырып китү тагы да зуррак хата кылу булыр иде. Безнең белән андый хәл булса, без Аллаһы ихтыярын үтәү мөмкинлеген генә түгел, ә Аллаһының яңа дөньясында яшәү өметебезне дә югалтыр идек.

14 Шатлыгыбыз чын һәм өметебез ныклы булып калсын өчен, без Йәһвәнең мондый юанычлы вәгъдәсен исебездә тотарга тиеш: «Менә, мин яңа күкләр һәм яңа җир барлыкка китерәм, элекке нәрсәләр инде искә төшмәс һәм күңелгә дә килмәс» (Ишаг. 65:17; 2 Пет. 3:13). Әйдәгез, башкаларның хаталарына безне шушы гаҗәеп фатихалардан мәхрүм итәргә юл куймыйк.

15. Гайсәнең сүзләре буенча, без башкаларның хаталарына ничек карарга тиеш?

15 Әмма яңа дөнья әле килмәгәнгә, без, башкалар безнең хисләребезне рәнҗетерлек сүзләр әйткәндә я эшләр кылганда, Аллаһының фикер йөртү рәвеше буенча эш итәргә тиеш. Мәсәлән, Гайсә сүзләрендәге бер принципка күз салыйк: «Кешеләрнең ялгышлыкларын кичерсәгез, күктәге Атагыз да сезнекен кичерәчәк, ә инде кешеләрнең ялгышлыкларын кичермәсәгез, күктәге Атагыз да сезнең ялгышлыкларыгызны кичермәячәк». Шулай ук Петернең Гайсәдән: «Мин аны [кардәшемне] ничә тапкыр кичерергә тиешмен? Җиде тапкырмы?» — дип сораганын да исебезгә төшерик. Гайсә аңа: «Сиңа шуны әйтәм: җиде тапкыр түгел, ә 77 тапкыр»,— дип җаваплаган. Гайсәнең сүзләреннән ачык күренгәнчә, без башкаларны кичерергә әзер булырга тиеш. Безнең күңелебездә кичерергә әзер булу омтылышы булырга тиеш (Мат. 6:14, 15; 18:21, 22).

16. Йосыф безнең өчен нинди яхшы үрнәк булып тора?

16 Йосыфның мисалы безнең өчен бу яктан яхшы үрнәк булып тора. Ул Рәхилә Ягъкубка тудырган ике угылның олысы булган. Йосыфның ун абыйсы аңардан көнләшкән, чөнки аталары аны башкаларына караганда күбрәк яраткан. Нәтиҗәдә, алар Йосыфны коллыкка сатып җибәргән. Еллар узгач, Йосыф Мисырда үзенең яхшы эшләре белән абруй казанган һәм илнең икенче кешесе булып киткән. Шул җирләрдә ачлык башлангач, Йосыфның абыйлары ризык сатып алыр өчен Мисырга килгән, әмма алар аны танымаган. Йосыф үз хакимлеген кулланып, абыйларыннан үзе белән бик начар мөгамәләмә иткәннәре өчен үч ала алыр иде. Әмма Йосыф алай эшләмәгән. Ул абыйлары үзгәргәнме, юкмы икәнен белергә теләп, аларны сынарга булган. Абыйларының чыннан да үзгәргәнен аңлагач, Йосыф аларга үзен ачкан. Соңрак ул: «Курыкмагыз. Мин сезгә дә, балаларыгызга да ризык биреп торырмын»,— дигән. Шулай диеп, ул аларны юаткан һәм тынычландырган (Ярат. 50:21).

17. Башкалар хата кылганда без ничек эш итәргә телибез?

17 Шуны да истә тотарга кирәк: барыбыз да хата кылганга, без башкаларны рәнҗетергә мөмкин. Әгәр дә без берәрсен рәнҗеткәнебезне аңласак, безгә Изге Язмалардагы киңәш буенча эш итеп, ул кеше янына барып аның белән татулашырга кирәк. (Маттай 5:23, 24 укы.) Башкалар безгә үпкә тотмаганда, без аларга чын күңелдән рәхмәтле. Шуңа күрә без дә аларга карата шул рәвешчә эш итәргә телибез. Көләсәйлеләргә 3:13 тә безнең өчен мондый өндәү сүзләре язылган: «Бер-берегезгә карата сабыр булып һәм бер-берегезне ихлас күңелдән кичереп яшәгез. Хәтта сезне берәрсе рәнҗетсә дә, шулай эшләгез. Йәһвә сезне ихлас күңелдән кичергән кебек, сез дә шулай кичерергә тиеш». 1 Көринтлеләргә 13:5 тә язылганча, мәхәббәт «яман эшләрне санап бармый». Әгәр дә без башкаларны кичерәбез икән, Йәһвә дә безне кичерәчәк. Башкалар хата кылганда, әйдәгез, мәсихчеләрчә эш итеп, безгә карата мәрхәмәтле булган Атабыздан үрнәк алырга тырышыйк. (Зәбур 103:12—14 укы.)