Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

«Аллаһыбыз Йәһвә — бердәнбер Йәһвә»

«Аллаһыбыз Йәһвә — бердәнбер Йәһвә»

«Тыңла, и Исраил: безнең Аллаһыбыз Йәһвә — бердәнбер Йәһвә» (КАН. 6:4).

ҖЫРЛАР: 138, 2

1, 2. а) Ни өчен Канун 6:4 тә язылган сүзләр күпләргә билгеле? ә) Ни өчен Муса бу сүзләрне әйткән?

ГАСЫРЛАР буе Канун 6:4 тәге алты еврей сүзе яһүд динен тоткан кешеләрнең телләреннән төшмичә килә. Алар бу сүзләрне һәр көн иртә-кич укылган догаларында куллана. Бу дога шул шигырьнең беренче еврей сүзе буенча «Шма» дип атала. Шушы доганы укып, диндар яһүдләр Аллаһыга җан-тән белән бирелгән булуларын күрсәтә.

2 Канун 6:4 тәге сүзләрне Муса б. э. к. 1 473 елда Моаб тигезлегендә җыелган Исраил халкына мөрәҗәгать итеп сөйләгәндә әйткән. Ул вакытта Исраил халкы Үрдүн елгасын кичеп, Вәгъдә ителгән җирне яулап алырга җыенган (Кан. 6:1). Соңгы 40 ел буе халыкны җитәкләгән Муса исраиллеләрне алда көткән авырлыкларга әзерләр өчен, аларның күңелләренә кыюлык салырга теләгән. Алар Йәһвәгә таянырга һәм аңа тугрылык сакларга тиеш булган. Мусаның сүзләре, һичшиксез, халыкка бик нык тәэсир иткән. Йәһвәнең үз халкына биргән Ун әмерен һәм башка күрсәтмәләрен искә төшергәннән соң Муса Канун 6:4, 5 тә (укы) язылган тирән мәгънәле сүзләр әйтә.

3. Бу мәкаләдә нинди сораулар каралачак?

3 Муса алдында җыелган исраиллеләр Йәһвәнең «бердәнбер Йәһвә» икәнен белгән түгелме соң? Әйе, белгән. Тугры исраиллеләр бер генә Аллаһыга — үзләренең ата-бабалары Ибраһим, Исхак һәм Ягъкуб Аллаһысына гыйбадәт кылган. Алай булгач, ни өчен соң Муса Йәһвәнең «бердәнбер Йәһвә» булганын ассызыклап әйткән? Мусаның шушы сүзләре 5 нче шигырьдәге Йәһвәне бөтен йөрәгең, бөтен җаның һәм бөтен кодрәтең белән яратырга кирәк дигән сүзләргә ничек бәйле? Һәм Канун 6:4, 5 тә язылган сүзләр бүген безнең өчен нәрсәне аңлата?

АЛЛАҺЫБЫЗ ЙӘҺВӘ — БЕРДӘНБЕР

4, 5. а) «Бердәнбер Йәһвә» дигән сүзләрнең бер мәгънәсе нинди? ә) Йәһвә башка халыкларның илаһларыннан нәрсә белән аерылып торган?

4 Тиңе булмаган Аллаһы. «Бердәнбер» дип тәрҗемә ителгән еврей сүзе борынгы еврей телендә һәм күп кенә башка телләрдә санны гына аңлатмый. Бу сүз билгеле бер затның я нәрсәнең уникаль, тиңдәшсез я бер генә булуын аңлатырга мөмкин. Муса сүзләренең максаты өч алладан торган алла турындагы дини тәгълиматның дөрес түгеллеген исбатлау булмаган. Йәһвә — күк белән җирне Барлыкка Китерүче, Галәмнең Хакиме. Аннан башка чын һәм хак Аллаһы юк; аңа охшаш берәү дә юк (2 Иш. 7:22). Шулай итеп, Мусаның исраиллеләргә аларның Йәһвәгә генә гыйбадәт кылырга тиеш булуларын исләренә төшерәсе килгән. Алар төрле илаһлар белән алиһәләргә табынган тирә-яктагы халыкларга иярергә тиеш булмаган. Кешеләр шушы ялган илаһларның кайберәүләре билгеле бер табигать көчләре белән идарә итә дип ышанган. Бүтәннәрен исә аерым бер илаһның гәүдәләнешләре дип санаганнар.

5 Мәсәлән, мисырлылар кояш илаһы Ра, күкләр алиһәсе Нут, җир илаһы Геб, Нил илаһы Ха́пи һәм бик күп изге хайваннарга табынган. Йәһвә Мисырга ун җәза җибәреп, бу илаһларның күбесе өстеннән үзенең тиңсез өстенлеген күрсәткән. Кәнганлыларның күренекле Багал илаһы — уңдырышлылык илаһы, шулай ук күк, яңгыр һәм давыл илаһы да булган. Күп кенә җирләрдә Багал җирле яклаучы илаһ дип тә исәпләнгән (Сан. 25:3). Исраиллеләр үзләренең Аллаһылары, «хак Аллаһы» — «бердәнбер Йәһвә» икәнен исләрендә тотарга тиеш булган (Кан. 4:35, 39).

6, 7. «Бердәнбер» дигән сүзнең бүтән мәгънәсе нинди, һәм Йәһвә үзенең «бердәнбер» булуын ничек исбатлаган?

6 Ышанычлы һәм тугрылыклы Аллаһы. «Бердәнбер» дигән сүз шулай ук бердәм булуны һәм максат белән эшнең бер-берсенә туры килүен белдерә. Йәһвә Аллаһы үз-үзенә каршылыклы һәм эзлексез эш итүчән түгел. Киресенчә, ул һәрвакыт тугры, ышанычлы һәм хак. Мәсәлән, Йәһвә Ибраһимга аның токымнары Вәгъдә ителгән җирне мирас итеп алачак дип вәгъдә иткән булган. Үз вәгъдәсен үтәр өчен, Аллаһы куәтле эшләр башкарган. Шуннан бирле 430 ел үтсә дә, Йәһвә үз ниятен үзгәртмәгән (Ярат. 12:1, 2, 7; Чыг. 12:40, 41).

7 Гасырлар узгач, исраиллеләрне үзенең шаһитләре дип атап, Йәһвә болай дигән: «Минем шул ук Аллаһы икәнемне аңласын өчен мин сезне сайлап алдым. Миңа кадәр Аллаһы булмаган һәм миннән соң да булмады». Ә үз ниятенең үзгәрмәс булуын ассызыклап, Йәһвә: «Мин һәрвакыт шул ук Аллаһы»,— дип өстәгән (Ишаг. 43:10, 13; 44:6; 48:12). Исраиллеләргә зур хөрмәт — Йәһвәнең, ышанычлы һәм һәрвакыт тугрылыклы Аллаһының хезмәтчесе булу хөрмәте күрсәтелгән! Без дә бүген шундый хөрмәткә ия! (Мал. 3:6; Ягък. 1:17)

8, 9. а) Йәһвә үз хезмәтчеләреннән нәрсә таләп итә? ә) Гайсә Муса сүзләренең мөһимлеген ничек ассызыклаган?

8 Әйе, Муса халыкка Йәһвәнең үзгәрмәгәнен, аларны һаман да яратканын һәм алар хакында кайгыртканын исләренә төшергән. Халык исә Аллаһыга җан-тән белән бирелгән булырга һәм аны бөтен йөрәк, бөтен җан һәм бөтен көч белән ихлас яратырга тиеш булган. Яшьләр дә Йәһвәгә тулысынча тугры булсын өчен, ата-аналар һәр мөмкинлектән файдаланып, үз балаларын өйрәтергә бурычлы булган (Кан. 6:6—9).

9 Йәһвәнең ихтыяры һәм нияте үзгәрмәгәнгә, аның үз хезмәтчеләренә карата төп таләпләре дә бүген шундый ук кала бирә. Гыйбадәтебез аның күңеленә хуш килсен өчен, без дә, аңа җан-тән белән бирелеп, аны бөтен йөрәгебез, бөтен акылыбыз һәм бөтен көчебез белән яратырга тиеш. Гайсә Мәсих бер кешенең соравына нәкъ шуны әйткән дә. (Марк 12:28—31 укы.) Шуңа күрә, әйдәгез, «безнең Аллаһыбыз Йәһвә — бердәнбер Йәһвә» дигән сүзләрнең мәгънәсен чыннан да аңлаганыбызны үз эшләребез белән ничек күрсәтеп булганын карап чыгыйк.

ЙӘҺВӘГӘ ҖАН-ТӘН БЕЛӘН БИРЕЛГӘН БУЛЫГЫЗ

10, 11. а) Йәһвәгә генә гыйбадәт кылуыбыз нәрсәне аңлата? ә) Дүрт еврей егете Бабылда Йәһвәгә җан-тән белән бирелгән булуларын ничек күрсәткән?

10 Йәһвә безнең бердәнбер Аллаһыбыз булсын өчен, без аңа җан-тән белән бирелгән булырга тиеш. Гыйбадәтебез икегә бүленгән булырга тиеш түгел. Бер үк вакытта Аллаһыга да бүтән илаһларга да хезмәт итү дөрес түгел. Шулай ук Йәһвәгә гыйбадәт кылуыбыз ялган ышанулар я йолалар белән катыштырылган булырга тиеш түгел. Без Йәһвәнең күп илаһлар арасындагы илаһларның берсе я алар арасында иң югарысы һәм иң зур көч-куәткә ия булганын түгел, ә Аның гына гыйбадәткә лаек булган бердәнбер Аллаһы икәнен исебездә тотарга тиеш. (Ачылыш 4:11 укы.)

11 Даниял китабында дүрт еврей егете — Даниял, Хәнания, Мисаил һәм Азария турында әйтелә. Аларның Йәһвәгә җан-тән белән бирелгән булулары нәҗес итеп саналган ризыктан тыелганнарыннан гына түгел, ә Нәбукаднизар патша ясаган алтын сынга табынудан баш тартканнарыннан да күренә. Нәрсә сайларга икәнен алар ап-ачык белгән. Алар үз дини карашларына тугры булган (Дан. 1:1—3:30).

12. Йәһвәгә җан-тән белән бирелгән булырга теләсәк, безгә нәрсәдән сак булырга кирәк?

12 Йәһвә тормышыбызда иң мөһиме булырга тиеш. Әгәр дә без Йәһвәгә җан-тән белән бирелгән булырга теләсәк, Йәһвәгә гыйбадәт кылуны бернәрсә белән дә алмаштырмаячакбыз. Нәрсә турында сүз бара? Муса канунында язылган ун әмернең берсендә ап-ачык әйтелгәнчә, Йәһвәгә гыйбадәт кылучыларның аңардан башка һичнинди илаһы булмаска һәм алар потка табынуның һәр төреннән качарга тиеш (Кан. 5:6—10). Бүген потка табынуның төрле төрләре бар, һәм кайберләрен кайчак билгеләү дә авыр. Әмма Йәһвәнең күрсәтмәләре үзгәрмәгән, ул һаман да «бердәнбер Йәһвә». Әйдәгез, моның безнең өчен нәрсә аңлатканын карап чыгыйк.

13. Нәрсә аркасында Йәһвәгә карата яратуыбыз кимергә мөмкин?

13 Көләсәйлеләргә 3:5 тә (укы) Йәһвә белән гаҗәеп мөнәсәбәтләрне боза алуга кагылышлы җитди киңәш бирелә. Игътибар итегез: комсызлык потка табыну белән бәйле. Ничек итеп? Кешенең нәфесе, мәсәлән, байлык я купшылык нәфесе үсеп, аның тормышын шулкадәр биләп алырга мөмкин ки, ул хәтта аның өчен куәтле илаһ булып китәргә мөмкин. Әмма шигырьне тулысынча карасак, анда әйтеп кителгән башка гөнаһлы эшләр дә тегеләйме-болаймы комсызлык белән һәм шулай итеп потка табыну белән бәйле. Андый нәфеснең булуы күңелебездән җиңел генә Аллаһыга карата яратуыбызны кысрыклап чыгарырга мөмкин. Мондый хәлнең булуына юл куйсак, Йәһвә безнең өчен инде «бердәнбер Йәһвә» булмаячак, ә без моны һич теләмибез.

14. Рәсүл Яхъя нәрсә турында кисәткән?

14 Рәсүл Яхъя дөньядагы нәрсәләрне ярату турында кисәткәндә моңа охшаш фикер әйткән. Дөньядагы нәрсәләргә «тән теләкләре, күзләр нәфесе, байлык белән мактану» керә. Димәк, берәрсе дөньядагы нәрсәләрне яратса, «күктәге Атаны яратмый» булып чыга (1 Яхъя 2:15, 16). Шуңа күрә без һәрвакыт үз йөрәгебезне тикшереп торырга тиеш. Бу безгә дөньядагы күңел ачулар, кием стильләре, киенү рәвеше һәм бу дөнья кешеләре белән аралашу күңелебезне ымсындыра башламаганмы икәнен күрергә булыша ала. Дөньяны ярату «бөек нәрсәләр» эзләүдән, мәсәлән, югары белем алуга омтылудан күренергә мөмкин (Ирм. 45:4, 5). Без вәгъдә ителгән яңа дөнья бусагасында басып торабыз. Шуңа күрә Мусаның сүзләрен истә тоту бик тә мөһим! Әгәр дә без «Аллаһыбыз Йәһвә — бердәнбер Йәһвә» икәнен ачык аңласак һәм моңа нык ышансак, шулчакта без аңа мәгъкуль рәвештә хезмәт итеп, җан-тән белән бирелгән булачакбыз (Евр. 12:28, 29).

МӘСИХЧЕ БЕРДӘМЛЕКНЕ САКЛАГЫЗ

15. Ни өчен Паул мәсихчеләрнең бер генә Аллаһының барлыгын исләренә төшергән?

15 «Аллаһыбыз Йәһвә — бердәнбер Йәһвә» булганга, ул үз хезмәтчеләренең бердәм һәм бердәм максат белән берләшкән булуын тели. Беренче гасырдагы мәсихче җыелышта яһүдләр, греклар, римлылар һәм башка халык кешеләре булган. Алар үзләренең дини чыгышлары һәм табигатьләре буенча төрле булган, культуралары белән дә бер-берсеннән аерылып торган. Шул сәбәптән аларның кайберәүләренә элекке йолаларыннан баш тартып, Аллаһыга яңача гыйбадәт кыла башларга җиңел булмаган. Шуңа күрә рәсүл Паул шул мәсихчеләрнең бер генә Аллаһының — Йәһвәнең барлыгын исләренә төшергән. (1 Көринтлеләргә 8:5, 6 укы.)

16, 17. а) Безнең көннәрдә нинди пәйгамбәрлек үтәлә һәм нинди нәтиҗә белән? ә) Бердәмлегебезне нәрсә бозарга мөмкин?

16 Ә безнең көннәрдәге мәсихче җыелыш турында нәрсә әйтеп була? Ишагыя пәйгамбәр «соңгы көннәрдә» төрле халык кешеләре Йәһвә тавына агылачак дип әйткән булган. Алар: «[Йәһвә] безне үз юлларына өйрәтер. Без аның сукмакларыннан йөрербез»,— дип әйтәчәк (Ишаг. 2:2, 3). Бу пәйгамбәрлекнең үтәлүен үз күзләребез белән күрү нинди гаҗәеп! Шуңа күрә күп кенә җыелышларыбызда Йәһвәне мактаучы төрле раса, культура һәм төрле телләрдә сөйләшүче кешеләр бар. Әмма шундый күптөрлелек аркасында кайчак авырлыклар туарга мөмкин.

Мәсихче җыелышта бердәмлекнең булуына сез үз өлешегезне кертәсезме? (16—19 нчы абзацларны кара.)

17 Мәсәлән, сездән үз культуралары белән нык аерылып торган имандашларыгызга сез ничек карыйсыз? Аларның туган теле, киенү рәвеше, тотышы һәм ашамлыклары сезнең өчен сәеррәк булып күренергә мөмкин. Сез алардан читләшеп, күбрәк үзегезгә якын булган кешеләр белән генә аралашасызмы? Әгәр дә сезнең җыелышыгызда, районыгыздагы җыелышларда яки филиалыгызда җаваплы кардәшләр сездән яшьрәк булса яки культура я раса белән сездән аерылып торса, сез моңа ничек карарсыз? Сез андый аермалыкларга үзегезгә тәэсир итәргә һәм Йәһвә халкы арасында хөкем сөрергә тиеш булган бердәмлекне бозарга юл куярсызмы?

18, 19. а) Эфеслеләргә 4:1—3 тә нинди киңәш бар? ә) Җыелыштагы бердәмлекне ничек саклап була?

18 Шушы тозакларга ничек эләкмәскә? Гөрләп чәчәк аткан һәм төрле-төрле кешеләр белән тулы Эфес шәһәрендәге мәсихчеләргә Паул берничә гамәли киңәш биргән. (Эфеслеләргә 4:1—3 укы.) Игътибар итегез: Паул башта басынкылык, юашлык, түземлелек һәм ярату сыйфатларын әйтеп киткән. Алар йортны тотып торган баганаларга охшаш. Әмма баганаларның нык булуы гына җитәрлек түгел. Йорт яраксыз хәлгә килмәсен өчен, аны карарга һәм һәрвакыт ремонтлап торырга кирәк. Шуңа күрә Паул Эфестәге мәсихчеләрне бар көчләрен куеп бердәмлекне сакларга өндәгән.

19 Җыелышта бердәмлек саклау өчен һәрберебез шәхси җаваплы. Моны ничек эшләп була? Башта безгә Паул әйтеп киткән сыйфатларны — басынкылык, юашлык, түземлелек һәм яратуны үстереп, аларны күрсәтергә өйрәнергә кирәк. Аннары бердәмлекне саклар өчен бар көчебезне куеп эш итү мөһим. Туган аңлашылмаучанлыклар ярыкларга охшаш, һәм без аларны, образлы итеп әйткәндә, ямарга тырышырга тиеш. Шулай эшләп, без арабыздагы гаҗәеп тынычлыкны һәм бердәмлекне саклап кала алырбыз.

20. «Безнең Аллаһыбыз Йәһвә — бердәнбер Йәһвә» дигән сүзләрне аңлаганыбызны ничек күрсәтеп була?

20 «Безнең Аллаһыбыз Йәһвә — бердәнбер Йәһвә». Нинди тирән мәгънәле сүзләр! Алар исраиллеләргә, Вәгъдә ителгән җиргә аяк басып аны яулый башлаганда, очраган авырлыкларга бирешмәскә көч биргән. Без дә бу сүзләрне күңелебезгә салсак, алар безгә якынлашып килгән бөек афәт вакытында нык булып калырга көч өстәячәк, шулай ук җирдәге оҗмахта хөкем сөрәчәк тынычлык белән бердәмлекне сакларга булышачак. Әйдәгез, Йәһвәне яратып, аңа чын күңелдән хезмәт итеп һәм мәсихче кардәшлек арасындагы бердәмлекне ихластан сакларга тырышып, алга таба да аңа җан-тән белән тугрылык саклыйк. Шулай эшләвебезне дәвам итсәк, Гайсә безне киләчәктә үз сарыклары итеп кабул итәчәк һәм безне уң ягына бастырып, болай диячәк: «Атамнан фатиха алганнар, килегез һәм дөнья яратылганнан бирле сезнең өчен әзерләп куелган Патшалыкны мирас итеп алыгыз» (Мат. 25:34).