Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Бу күренешнең бүгенге үтәлешендә биленә сәркатип тартмасы таккан кеше котылачак кешеләргә билге куючы Гайсә Мәсихне аңлата

Укучыларның сораулары

Укучыларның сораулары

Йәзәкил күренешендәге биленә сәркатип тартмасы таккан кеше һәм кулларында корал тоткан алты кеше кемне аңлата?

Алар Иерусалимны җимерүдә катнашкан һәм Армагеддонда бу дөнья төзелешен юк итүдә катнашачак күк гаскәрен аңлата. Ни өчен бу үзгәртелгән аңлату нигезле?

Б. э. к. 607 елда Иерусалимның җимерелүенә кадәр Йәзәкил үзенә бирелгән күренештә андагы халыкның мөртәтлеккә батып, җирәнгеч эшләр кылганын, шулай ук шәһәрнең җимерелүе алдыннан нәрсә буласын күргән. Аннары ул кулларында җимерер өчен коралы булган алты кешене, шулай ук «җитен кием» кигән, «биленә сәркатип тартмасы» таккан кешене күргән (Йәз. 8:6—12; 9:2, 3). Шул кешегә болай дип әйтелгән булган: «Шәһәрне... әйләнеп чык һәм анда башкарыла торган чирканыч бар эшләр аркасында көрсенгән һәм ыңгырашкан кешеләрнең маңгаена билге куй». Аннары теге алты кеше шәһәрдәге маңгаенда билгесе булмаган һәркемне үтерергә тиеш булган (Йәз. 9:4—7). Бу күренештән нәрсәгә өйрәнеп була һәм биленә сәркатип тартмасы таккан кеше кемне аңлата?

Бу пәйгамбәрлек күренеш Йәзәкилгә б. э. к. 612 елда бирелгән булган. Биш елдан соң Иерусалим бабыллылар тарафыннан җимерелгәч, ул беренче тапкыр үтәлгән. Мәҗүси бабыллыларга шәһәрне җимерергә ирек бирелгән булса да, алар Йәһвәнең җәза коралы булып хезмәт иткән (Ирм. 25:9, 15—18). Йәһвә бабыллыларны мөртәтлеккә төшкән халкын җәзалар өчен кулланган. Әмма җимерелү вакытында тәкъвалар явызлар белән бергә һәлак булмаган. Йәһвә шәһәрдәге җирәнгеч эшләрне куәтләмәгән яһүдләрне коткарган.

Йәзәкил кешеләрнең маңгаена билге куеп йөрмәгән, шәһәрне җимерүдә дә катнашмаган. Хөкем карарларын фәрештәләр гамәлгә ашырырга тиеш булган. Шулай итеп, бу пәйгамбәрлек безгә күкләрдәге рухи сфераның «сәхнәсе артында» нәрсә булганын күрергә мөмкинлек бирә. Йәһвә үз фәрештәләренә явызларны юкка чыгару хөкемен башкаруны гына түгел, ә шулай ук тәкъваларны коткару өчен аерып куюны да йөкләгән *.

Моңарчы без, бу күренешнең үтәлешен безнең көннәргә кулланганда, биленә сәркатип тартмасы таккан кеше майланган мәсихчеләрнең калдыгын сурәтли дип аңлата килдек. Без шулай ук кешеләр яхшы хәбәрне кабул иткәндә, котылу билгесен ала дип исәпли идек. Әмма соңгы вакытларда бу аңлатуга үзгәрешләр кертергә кирәклеге ачыкланды. Маттай 25:31—33 буенча, кешеләрне хөкем итү Гайсәгә ышанып тапшырылган. Бөек афәт вакытында Гайсә сарыклар белән чагыштырылган исән калачак кешеләрне кәҗә белән чагыштырылган юк ителәчәк кешеләрдән аерып, үзенең соңгы хөкем карарын чыгарачак.

Үзгәртелгән аңлатуны исәпкә алсак, Йәзәкил күренешеннән нинди сабаклар алып була? Шуларның бишесенә игътибар итик:

  1. Иерусалимның җимерелүенә кадәрге вакыт дәверендә Йәзәкил Ирмия белән бергә, элегрәк Ишагыя пәйгамбәр кебек, сакчылар буларак хезмәт иткәннәр. Бүген Йәһвә үз халкын рухи яктан туендырыр өчен һәм башкаларны бөек афәтнең башлануы турында кисәтер өчен, майланган хезмәтчеләренең кечкенә төркемен куллана. Аллаһының кисәтүләренә килгәндә, аларны Мәсихнең бөтен өйдәгеләре дә игълан итә (Мат. 24:45—47).

  2. Йәзәкил исән калачак кешеләрнең маңгаена билге куймаган. Бүген дә Аллаһының хезмәтчеләре моны эшләми. Алар бары тик фәрештәләрнең җитәкчелеге астында Йәһвәнең хәбәрен тарата (Ачыл. 14:6).

  3. Йәзәкил көннәрендә беркемнең дә маңгаена букваль билге куелмаган. Бүген дә куелмый. Символик мәгънәле билге куелсын өчен, ягъни бөек афәт вакытында котылыр өчен, кешеләр нәрсә эшләргә тиеш? Алар яхшы хәбәрне кабул итәргә, мәсихче сыйфатларга киенергә, үзләрен Йәһвәгә багышларга һәм Мәсихнең кардәшләренә булышлык күрсәтергә тиеш (Мат. 25:35—40). Шушы адымнарны ясаган кешеләргә бөек афәт вакытында билге куелачак, һәм алар исән калачак.

  4. Бу күренешнең бүгенге үтәлешендә биленә сәркатип тартмасы таккан кеше котылачак кешеләргә билге куючы Гайсә Мәсихне аңлата. Бихисап күп кеше үз билгеләрен, бөек афәт вакытында сарыклар итеп танылгач, алачак. Бу аларга җирдә мәңге яшәргә юл ачачак (Мат. 25:34, 46) *.

  5. Бу күренешнең бүгенге үтәлешендә кулларында корал тоткан алты кеше Гайсәнең күк гаскәрен аңлата. Күк гаскәрен Гайсә үзе җитәкли. Алар тиздән халыкларны һәм бар явызлыкны юк итәчәк (Йәз. 9:2, 6, 7; Ачыл. 19:11—21).

Шушы кыйммәтле сабакларны аңлау Йәһвә тәкъваларны явызлар белән бергә һәлак итмәячәгенә ышанычыбызны ныгыта (2 Пет. 2:9; 3:9). Ул шулай ук безнең көннәрдә алып барылган вәгазь эшенең мөһимлеген исебезгә төшерә. Ахыр килер алдыннан яңгыраган кисәтү һәркемнең колагына ирешергә тиеш! (Мат. 24:14)

^ 6 абз. Мәсәлән, Ирмиянең сәркатибе Барух, хәбәшстанлы Әбәдмәлик һәм рехаблыларның маңгайларында күзгә күренеп торган билге булмаса да, алар исән калган (Ирм. 35:1—19; 39:15—18; 45:1—5). Символик билгенең булуы аларга котылу китергән.

^ 12 абз. Исән калыр өчен тугры майланган мәсихчеләргә бу билге кирәк түгел. Алар я үз үлемнәре алдыннан, я бөек афәт башланыр алдыннан мәңгегә мөһерләнәчәк (Ачыл. 7:1, 3).