Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Йәһвә — Бөек Чүлмәкчебез!

Йәһвә — Бөек Чүлмәкчебез!

«И Йәһвә... син безнең Чүлмәкчебез. Безнең барыбызны синең кулың ясады» (ИШАГ. 64:8).

ҖЫРЛАР: 11, 26

1. Ни өчен Йәһвәне Бөек Чүлмәкче дип атап була?

2010 елның ноябрендә Лондондагы аукционда XVIII гасырда эшләнгән кытай керамик вазасы якынча 70 миллион долларга сатылган. Моннан күренгәнчә, чүлмәкче кызыл балчык кебек гади генә очсыз нәрсәне гаҗәеп матур һәм кыйммәтле җәүһәргә әйләндерә ала. Әмма Бөек Чүлмәкчегә тиң берәү дә юк. Алтынчы иҗади көннең азагында Аллаһы «җир туфрагыннан» камил кешене барлыкка китереп, аны Үзендәге сыйфатларны чагылдырырга сәләтле иткән (Ярат. 2:7). Җир туфрагыннан яратылган камил кеше Адәм тиешенчә «Аллаһының улы» дип аталган (Лүк 3:38).

2, 3. Тәүбә иткән исраиллеләрдән нинди үрнәк алып була?

2 Әмма Барлыкка Китерүчесенә каршы баш күтәреп, Адәм Аллаһының улы дип аталу мөмкинлеген югалткан. Шулай да Адәм токымнарының «болыт кебек зур төркеме» Йәһвәне үз Хакимнәре итеп сайлаган (Евр. 12:1). Аллаһыга басынкылык белән буйсынып, алар үзләренең Атасы һәм Чүлмәкчесе итеп Шайтанны түгел, ә Барлыкка Китерүчеләрен күрергә теләгәнен күрсәткән (Яхъя 8:44). Аларның Аллаһыга тугры булулары тәүбә иткән исраиллеләрнең мондый сүзләрен исебезгә төшерә: «Син, и Йәһвә, безнең Атабыз. Без балчык, ә син безнең Чүлмәкчебез. Безнең барыбызны синең кулың ясады» (Ишаг. 64:8).

3 Бүген Йәһвәгә рух һәм хакыйкать буенча гыйбадәт кылучылар тормышларында шундый ук басынкылыкны һәм тыңлаучанлыкны чагылдырырга тырыша. Алар Йәһвәне үз Аталары дип атый һәм аңа Бөек Чүлмәкчегә буларак буйсына. Моны алар зур хөрмәт итеп саный. Аллаһы сезне яхшыракка үзгәртеп күңеленә хуш килгән савыт булдырсын өчен, сез аның кулында йомшак балчык булырга әзерме? Сез Аллаһының һәр рухи кардәшебез өстеннән үзгәртү эшен һаман да алып барганын күрәсезме? Бу яктан безгә ярдәм итәр өчен, әйдәгез, Йәһвәнең, Бөек Чүлмәкче буларак, башкарган эше белән бәйле өч сорауны карап чыгыйк: әвәләп ясарга, ягъни үзгәртергә булган кешеләрне ул ничек сайлый, ни өчен ул аларны үзгәртә һәм ул моны ничек эшли?

ЙӘҺВӘ ҮЗГӘРТЕРГӘ ТЕЛӘГӘН КЕШЕЛӘРНЕ САЙЛЫЙ

4. Йәһвә үзенә кемнәрне җәлеп итәргә икәнен ничек сайлый? Мисаллар китер.

4 Йәһвә, күктән кешеләргә күз салганда, аларның тышкы кыяфәтенә түгел, ә аларның йөрәкләренә игътибар итә. (1 Ишмуил 16:7ә укы.) Аллаһы мәсихче җыелышны барлыкка китергәч, бу ап-ачык күренгән. Ул кеше күзлегеннән лаексыз булып күренә алган күп кенә кешеләрне үзенә һәм үзенең Улына җәлеп иткән (Яхъя 6:44). Андыйларның берсе — «элек көфер сүз әйтүче, эзәрлекләүче һәм дорфа» кеше булган Шаул исемле фарисей (1 Тим. 1:13). Әмма йөрәкләрне тикшерүче Йәһвә Шаулны бернигә дә яраксыз балчык дип санамаган (Гыйб. сүз. 17:3). Аллаһы аңардан кыйммәтле корал, ягъни күңелгә хуш килгән савыт әвәләп ясап булганын күргән. Аллаһы аны «башка халыкларга, шулай ук патшаларга һәм Исраил халкына» шаһитлек бирер өчен үз коралы итеп сайларга булган (Рәс. 9:15). «Хөрмәтле кулланыш өчен» ясалган савытлар арасында шулай ук элекке эчкечеләр, караклар һәм фәхешләр булган (Рим. 9:21; 1 Көр. 6:9—11). Аллаһы Сүзеннән төгәл белемнәр алып һәм иманнарын ныгытып, алар Йәһвәгә үзләрен үзгәртергә юл куйган.

5, 6. Йәһвәнең Бөек Чүлмәкчебез булуына ышану а) безнең тирә-ягыбызда яшәгән кешеләргә... ә) кардәшләребезгә карата мөнәсәбәтебезгә ничек тәэсир итәргә тиеш?

5 Югарыда әйтелгәннәрдән нәрсәгә өйрәнеп була? Йәһвәнең кеше йөрәген күргәненә һәм үзе сайлаганнарны үзенә җәлеп итә алганына ышану безне якын-тирәбездә яшәгән кешеләрне һәм җыелышыбыздагы кардәшләрне хөкем итүдән тыеп калырга тиеш. Майкл исемле ир кешенең мисалына игътибар итик. Ул болай дип исенә төшерә: «Йәһвә Шаһитләре ишеккә шалтыратканда, мин ишекне ача идем дә, күрмәмешкә салышып, өемә кереп китә идем. Мин үземне бик тупас тота идем. Соңрак мин бер гаилә белән таныштым һәм аларның яхшы тәртибе мине гаҗәпләндерде. Аларның Йәһвә Шаһитләре булганын белгәч, мин шаккаттым! Аларның тәртибе мине аларга карата тискәре карашымны тикшереп чыгарга этәрде. Тиздән мин аларга карата мөнәсәбәтем наданлыгыма, имеш-мимешкә һәм ялганга нигезләнгәнен аңладым». Чынбарлыкта ничек икәнен белер өчен, Майкл Изге Язмалар өйрәнүенә ризалашкан. Вакыт узу белән ул суга чумдырылу үткән һәм пионер хезмәтен башлаган.

6 Йәһвәне Чүлмәкчебез итеп тану кардәшләребезгә карата мөнәсәбәтебезгә тәэсир итәчәк. Без кардәшләребезгә Аллаһы кебек карыйбызмы? Ул аларга ясалып беткән нәрсәгә кебек түгел, ә кулыннан эшкәртелеп килгән нәрсәгә кебек карый. Аллаһы кешенең асылын һәм үзенең оста кулында нинди шәхес булып китә алганын да күрә ала. Йәһвә кешеләрнең яхшы якларына игътибар итә һәм үз игътибарын аларның вакытлыча булган кимчелекләренә тупламый (Зәб. 130:3). Кардәшләребездә яхшыны күрә белгәндә, без аңардан үрнәк алабыз. Имандашларыбызга рухи яктан үсәргә ярдәм иткәндә, без чынлыкта Бөек Чүлмәкчебез белән хезмәттәшлек итәбез (1 Тис. 5:14, 15). «Бүләк итеп» бирелгән кешеләр, ягъни өлкәннәр бу яктан үрнәк күрсәтергә бурычлы (Эфес. 4:8, 11—13).

НИ ӨЧЕН ЙӘҺВӘ БЕЗНЕ ҮЗГӘРТӘ?

7. Ни өчен без Йәһвәнең тәрбиясен һәм төзәтүен кадерлибез?

7 Сезнең, бәлки, берәрсенең: «Үз балаларым тугач кына мин әти-әнием тәрбиясенең кадерен ныграк аңладым»,— дип әйткәнен ишеткәнегез бардыр. Тормыш тәҗрибәсен туплый барганда, без тәрбиягә һәм төзәтүгә яңа күз белән карап, Йәһвә карашын үзләштерә башлыйбыз. Ә ул моңа үз яратуын күрсәтү чарасы итеп карый. (Еврейләргә 12:5, 6, 11 укы.) Әйе, әтиләрчә яратуыннан чыгып, Йәһвә сабырлык белән безне үзгәртә. Ул безнең акыллы һәм бәхетле булуыбызны, шулай ук үзенең яратуына ярату белән җавап кайтаруыбызны тели (Гыйб. сүз. 23:15). Йәһвә безнең акылсыз эш итүебез аркасында газаплануыбызны һәм, Адәм кебек, «Аллаһы ярсуын татырга тиешле балалар» буларак үлүебезне теләми (Эфес. 2:2, 3).

8, 9. Йәһвә бүген безне ничек өйрәтә, һәм киләчәктә андый өйрәтү эше ничек дәвам ителәчәк?

8 «Аллаһы ярсуын татырга тиешле балалар» булганда, бездә Аллаһы хуп күрмәгән күп кенә начар сыйфатларыбыз бар иде. Бәлки, без үзебезне хәтта кыргый хайваннар кебек тотканбыздыр! Әмма Йәһвәнең оста куллары ярдәмендә без үзгәрдек һәм күбрәк сарык бәтиләренә охшаш булып киттек (Ишаг. 11:6—8; Көл. 3:9, 10). Бүген без Йәһвә булдыра барган рухи оҗмахта яшибез. Андый махсус шартларда ул безне яхшы якка үзгәртүен дәвам итә. Явыз дөньяда яшәсәк тә, без үзебезне тыныч-имин хис итәбез. Начар гаиләдә яратуны күрми үскән кешеләр хәзер чын яратуның нәрсә икәнен белә (Яхъя 13:35). Без шулай ук башкаларга да яратуны күрсәтергә өйрәндек. Әмма, иң мөһиме, без Йәһвәне белдек һәм хәзер аның әтиләрчә яратуын тоеп яшибез (Ягък. 4:8).

9 Яңа дөньяда без рухи оҗмахның фатихаларын тулысы белән татыячакбыз. Рухи оҗмахка өстәлеп, җир йөзе Аллаһы Патшалыгы идарәсе астында оҗмахка әйләнәчәк. Җир торгызылу вакыты дәвамында Йәһвә җирдә яшәүчеләрне яңа шәхес итеп формалаштыруын дәвам итәчәк. Анда безгә нинди белем биреләчәген күз алдыгызга гына китереп карагыз! (Ишаг. 11:9) Өстәвенә, Аллаһы безнең акылыбызны һәм тәнебезне камил итәчәк. Без аның өйрәтүен үзләштерергә сәләтле булачакбыз һәм тулысынча аның ихтыярын үтәячәкбез. Шуңа күрә, әйдәгез, Йәһвәгә буйсынып яшәргә тәвәккәл булыйк һәм аның безне үзгәртер өчен куйган тырышлыкларына безгә карата күрсәтелгән яратуга кебек карыйк (Гыйб. сүз. 3:11, 12).

ЙӘҺВӘ БЕЗНЕ НИЧЕК ҮЗГӘРТӘ?

10. Гайсә Бөек Чүлмәкченең үрнәгенә ияреп, ничек сабырлык һәм осталык күрсәткән?

10 Оста чүлмәкче кебек, Йәһвә үзенең алдындагы «балчыкның» төрен һәм сыйфатын күреп тора һәм шуңа карап, аны әвәли. (Зәбур 103:10—14 укы.) Әйе, ул йомшак якларыбызны, мөмкинлекләребезнең чикле булуын һәм рухи җитлеккәнлекнең дәрәҗәсен исәпкә алып, һәрберебезгә үз җаен таба. Аллаһының камил булмаган кешеләргә карата мөнәсәбәте Улының үз рәсүлләре белән тотышыннан күренгән. Гайсәнең үз рәсүлләренең кимчелекләренә, аеруча араларында кем иң бөеге дип бәхәсләшкәннәренә ничек караганын исебезгә төшерик. Әгәр дә сез рәсүлләрнең каты бәхәсләшкәненә шаһит булган булсагыз, аларны юаш һәм юл куючан кешеләр дип атар идегезме? Әмма Гайсә алар турында тискәре фикер йөртмәгән. Ул үзенең басынкылык үрнәге, шулай ук дусларча һәм сабырлык белән бирелгән киңәшләре тугры рәсүлләрен үзгәрергә дәртләндерә алганын аңлаган (Марк 9:33—37; 10:37, 41—45; Лүк 22:24—27). Гайсә үледән терелтелгәннән соң һәм шәкертләргә изге рух иңгәннән соң, рәсүлләр үз игътибарын күренекле урын алуга түгел, ә үзләренә ышанып тапшырылган эшкә туплаган (Рәс. 5:42).

11. Давыт йомшак балчыкка охшаш булганын ничек күрсәткән, һәм без аның үрнәгенә ничек иярә алабыз?

11 Бүген Йәһвә үз хезмәтчеләренә башлыча үзенең Сүзе, изге рухы һәм мәсихче җыелыш аша үзгәрергә ярдәм итә. Изге Язмаларны тирәнтен уйланып укыганда, укыганнарыбыз турында уйланганда һәм Йәһвәдән укып белгәннәрне тормышта кулланырга ярдәм итүе турында сораганда, аның Сүзе безгә тәэсир итә. Давыт патша болай дип язган: «Ятагымда сине исемә төшерәм, төннәрен синең турында уйланып ятам» (Зәб. 63:6). Ул шулай ук болай дигән: «Миңа киңәш биргән Йәһвәне мактармын мин. Төнлә дә яшерен уйларым мине төзәтә» (Зәб. 16:7). Әйе, Давыт Аллаһы киңәшенә күңеленең иң тирән җирләренә үтеп керергә, яшерен уйларына һәм хис-тойгыларына тәэсир итәргә юл куйган. Киңәшне кабул итү авыр чакта да ул шулай эшләгән (2 Иш. 12:1—13). Басынкы һәм тыңлаучан булуда Давыт безнең өчен гаҗәеп үрнәк булып тора! Сез Аллаһы Сүзендә язылганнар турында уйланып, аңа күңелегезнең түренә үк үтеп керергә юл куясызмы? Бу яктан яхшырыр өчен, тагын нәрсә эшләп була? (Зәб. 1:2, 3)

12, 13. Йәһвә безне үзенең изге рухы һәм мәсихче җыелыш аша ничек үзгәртә?

12 Изге рух безне төрле юллар белән яхшыракка үзгәртергә мөмкин. Мәсәлән, ул безгә Мәсих чагылдырган сыйфатларны, шул исәптән Аллаһы рухы җимешенә кергән сыйфатларны үстерергә булыша ала (Гәл. 5:22, 23). Аларның берсе — мәхәббәт. Аллаһыны яратканга аның әмерләрен үтәү безнең өчен авыр түгел, шуңа күрә без аңа тыңлаучан һәм аның тарафыннан үзгәртелгән булырга телибез. Изге рух шулай ук безгә бу бозык дөньяның тәэсиренә һәм аның яман рухына каршы торырга көч бирә ала (Эфес. 2:2). Яшь чагында рәсүл Паул горур һәм тәкәббер яһүди дин җитәкчеләренең көчле йогынтысы астында булган. Әмма соңрак Паул: «Мин үземә кодрәт бирүче ярдәмендә барысын булдыра алам»,— дип язган (Флп. 4:13). Шуңа күрә, әйдәгез, Паулдан үрнәк алып, Аллаһыдан изге рух сорыйк. Һәм Йәһвә юашларның ихластан үтенгәннәрен ишетми калмас (Зәб. 10:17).

Өлкәннәр аша Йәһвә безне тәрбияли, ләкин бездән дә тырышлыклар таләп ителә (12, 13 нче абзацларны кара.)

13 Йәһвә шулай ук мәсихче җыелыш һәм өлкәннәр ярдәмендә дә һәрберебезне шәхес буларак формалаштыра. Мәсәлән, өлкәннәр бездә рухи проблемаларның булуын сизгәндә, безгә ярдәм итәргә тырыша (Гәл. 6:1). Әмма алар кеше зирәклегенә таянып эш итми. Киресенчә, алар басынкылык белән Аллаһыдан ярдәм эзләп, төшенүчәнлек һәм зирәклек сорый. Аннары үз догалары буенча эш итеп, алар безнең хәлебез турында уйлана һәм Аллаһы Сүзен һәм басмаларыбызны тикшерә. Шулай итеп алар безгә вакытында тиешле ярдәм күрсәтә ала. Әгәр алар сезнең яныгызга килеп, сезгә дусларча һәм ярату белән, мәсәлән, кием-килбәтегезгә кагылышлы киңәш бирсә, сез аны Аллаһының үзегезгә карата күрсәтелгән яратуы кебек кабул итәрсезме? Киңәшне кабул итүегез сезнең Йәһвә кулында йомшак балчыкка охшаш булып, яхшыракка үзгәрергә әзер булганыгызны күрсәтәчәк.

14. Бөек Чүлмәкче буларак Йәһвәнең «балчык» өстеннән хакимлеге булса да, ул безнең ихтыяр ирегебезне ничек хөрмәт итә?

14 Аллаһының безне ничек үзгәрткәнен аңлау безгә имандашларыбыз белән яхшы мөнәсәбәтләрдә булырга һәм территориябездә яшәгән кешеләргә, шул исәптән Изге Язмаларны өйрәнүчеләребезгә дөрес караш белән карарга булыша ала. Изге Язмалар язылган чорда чүлмәкче җир астыннан бераз кызыл балчык казып чыгарып, аны шунда ук әвәләргә тотынмаган. Башта ул кызыл балчыкны әзерләгән, аны ташлардан һәм башка нәрсәләрдән арындырган һәм шуннан соң гына үз эшенә керешкән. Рухи мәгънәдә дә шулайрак. Үзгәрергә теләгән кешеләрне Аллаһы башта әзерли, ә аннары аларны «әвәләргә» тотына. Әмма ул кешенең ихтыяр иреген хөрмәт итә. Аллаһы моңа беркемне дә мәҗбүр итми, ә киресенчә, кешеләргә үзенең гадел нормаларын ача. Шулай итеп алар үз ихтыяры белән тормышларын тәртипкә китереп, тиешле үзгәрешләр ясый ала.

15, 16. Изге Язмаларны өйрәнүчеләр Йәһвә тарафыннан үзгәрергә теләгәннәрен ничек күрсәтә ала? Мисал китер.

15 Австралиядән булган Тесси исемле апа-кардәш мисалына игътибар итик. Аның белән элек Изге Язмалар өйрәнүен үткәргән апа-кардәш болай ди: «Тессига Изге Язмалардагы хакыйкатьләрне кабул итү авыр булмады. Әмма ул рухи яктан әллә ни үсмәде һәм җыелыш очрашуларына да йөрмәде. Шуңа күрә күп тапкырлар дога кылып уйланганнан соң мин аның белән өйрәнүне туктатырга булдым. Һәм шунда гаҗәеп бер хәл булды. Соңгы тапкыр дип уйлаган өйрәнүдә Тесси миңа үз күңелен ачты. Комарлы уеннар уйнарга яратканга, ул үзен икейөзле кеше кебек хис иткәне һәм хәзер шушы гадәтен ташларга карар иткәне турында әйтте».

16 Күп тә үтмәстән Тесси, элекке иптәшләренең мыскыллап көлүләренә карамастан, җыелыш очрашуларына йөри һәм мәсихчеләргә хас сыйфатларны күрсәтә башлаган. Теге апа-кардәш болай дип өсти: «Вакыт узу белән Тесси суга чумдырылу үтте һәм соңрак, балалары әле кечкенә булса да, пионер хезмәтен башлады». Әйе, Изге Язмаларны өйрәнүчеләр Аллаһының күңелен табарга теләп тормышларында үзгәрешләр ясаганда, алар аңа якынлаша, һәм ул алардан күңелгә хуш килгән савытлар әвәләп ясый башлый.

17. а) Йәһвәнең сезнең Чүлмәкчегез булуыгызга сез ничек карыйсыз? ә) Киләсе мәкаләдә нәрсә каралачак?

17 Кайбер балчык әйберләрне бүгенге көндә дә чүлмәкчеләр үз куллары белән балчыктан әвәләп ясый. Шул рәвешчә Бөек Чүлмәкчебез безнең белән тыгыз эш итеп, сабырлык күрсәтеп безне әвәли. Ул безгә киңәш биреп, ничек эш итәчәгебезне күзәтә. (Зәбур 32:8 укы.) Сез Йәһвәнең сезнең белән шәхси кызыксынганын сизәсезме? Аның оста һәм йомшак куллары сезне ничек әвәләгәнен күрәсезме? Шулай икән, нинди өстәмә сыйфатлар сезгә Йәһвә кулында йомшак балчык булып калырга булышачак? Коры я каты балчык булмас өчен, холкыгыздагы нинди кимчелекләрдән арынырга кирәк? Һәм ата-аналар үз балаларын тәрбияләп, Йәһвә белән ничек хезмәттәшлек итә ала? Бу сораулар киләсе мәкаләдә каралачак.