Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Сез Бөек Чүлмәкчегә үзегезне үзгәртергә юл куясызмы?

Сез Бөек Чүлмәкчегә үзегезне үзгәртергә юл куясызмы?

«Сез минем кулымда чүлмәкче кулындагы балчык сыман» (ИРМ. 18:6).

ҖЫРЛАР: 23, 22

1, 2. Ни өчен Аллаһы Даниялны «кадерле кеше» дип атаган, һәм күндәм булуда Даниял безнең өчен нинди үрнәк булып тора?

ӘСИР ителгән яһүдләр Бабылга күчерелгәч, алар шәһәрнең потлар белән тулы, ә халыкның җеннәр хакимлегендә булганын күргән. Шулай да Даниял һәм аның өч иптәше кебек тугры яһүдләр анда хөкем сөргән рухка үзләренә тәэсир итәргә юл куймаган (Дан. 1:6, 8, 12; 3:16—18). Даниял һәм аның иптәшләре үзләренең Бөек Чүлмәкчеләре Йәһвәгә җан-тән белән тугрылык сакларга дигән ныклы карарга килгән. Һәм алар уңышлы булган! Даниял гомере буе диярлек Бабылда яшәгән, шулай да Аллаһының фәрештәсе аны «кадерле кеше» дип атаган (Дан. 10:11, 19).

2 Изге Язмалар язылган чорда чүлмәкче кайчак балчыкны үзе теләгән формага китерер өчен, аны калыпка батырган. Бүген мәсихчеләр Йәһвәнең халыклар белән милләтләрне формалаштыра алган бердәнбер шәхес булганын — Галәмнең Хакиме итеп таный. (Ирмия 18:6 укы.) Аллаһының шулай ук һәрберебезне әвәләп, тиешле формага китерергә хакы бар. Әмма ул безнең ихтыяр ирегебезне хөрмәт итә һәм үзенә чын күңелдән күндәм булуыбызны тели. Аллаһы кулында йомшак балчык булып калыр өчен, әйдәгез, хәзер өч сорауны карап чыгыйк: 1) нинди кимчелекләр аркасында күңелебез Аллаһының киңәшенә карата балчыктай катыланырга мөмкин һәм андый хәлдән ничек сакланырга? 2) Нинди сыйфатлар Аллаһы кулында йомшак балчык булып калырга һәм аңа күндәм булырга ярдәм итәчәк? 3) Мәсихче ата-аналар балаларын тәрбияләгәндә Аллаһыга ничек күндәм була ала?

КҮҢЕЛНЕ КАТЫЛАНДЫРА АЛГАН КИМЧЕЛЕКЛӘРДӘН САКЛАНЫГЫЗ

3. Нинди кимчелекләр аркасында күңелебез катыланырга мөмкин? Мисал китер.

3 Гыйбрәтле сүзләр 4:23 тә: «Барыннан да бигрәк йөрәгеңне сакла, йөрәк — тормыш чыганагы бит»,— дип язылган. Без йөрәгебезне нинди кимчелекләрдән сакларга тиеш? Күңелебезне нәрсә катыландыра ала? Мәсәлән, урынсыз горурлык, гөнаһ кылу гадәте һәм иманга зәгыйфь булу. Моның барысы фетнәчелек рухының үсүенә китерергә мөмкин (Дан. 5:1, 20; Евр. 3:13, 18, 19). Яһүд патшасы Узия мисалына игътибар итик. (2 Елъязма 26:3—5, 16—21 укы.) Башта Узия «Йәһвә күзендә дөрес булганны кылып» яшәгән һәм Аллаһыны эзләгән. Әмма «зур куәткә ирешкәч, ул үз башына горур йөрәкле булып» киткән. Ә бит аңа куәт Аллаһыдан бирелгән булган! Ул хәтта гыйбадәтханәдә фимиам яндырырга тырышкан, ә моны эшләргә Һарун токымы руханиларының гына хакы булган. Руханилар Узияне туктатырга тырышканда, аның аларга ачуы кабарган! Моның нәтиҗәсе нинди булган? Йәһвә горур патшаны җәзалаган, һәм Узия үлеменә кадәр махаулы булып калган (Гыйб. сүз. 16:18).

4, 5. Горурлыкны тыймасак, нәрсә булырга мөмкин? Мисал китер.

4 Әгәр без горурлыкны тыеп тормасак, без дә үзебез хакында кирәгеннән артык уйлый башларга һәм, бәлки, хәтта Изге Язмаларга нигезләнгән киңәшне кире кагарга мөмкин (Рим. 12:3; Гыйб. сүз. 29:1). Джим исемле мәсихче өлкәннең мисалына игътибар итик. Өлкәннәр белән үткән очрашуда җыелышка кагылышлы бер сорауны хәл иткәндә, ул башка өлкәннәрнең фикере белән ризалашмаган. Джим исенә төшереп болай ди: «Мин кардәшләргә аларның ярату белән эш итмәгәннәре турында әйттем дә, очрашуның беткәнен көтмичә, китеп бардым». Якынча алты айдан соң ул күрше җыелышка күчкән, әмма анда аны өлкән итеп билгеләмәгәннәр. Джим болай ди: «Мин үземне изелгән итеп хис иттем. Үз күземдә тәкъва булу миннән өстенлек алды, һәм мин хакыйкатькә суындым». Джим ун ел буе рухи яктан актив булмаган. Ул болай ди: «Бу хәл минем горурлыгыма китереп сукты, һәм килеп чыккан хәлдә мин Йәһвәне гаепли башладым. Еллар дәвамында кардәшләр өемә килеп, минем белән сөйләшергә тырышты, әмма мин аларның ярдәмен кире кактым».

5 Джим мисалыннан күренгәнчә, горурлык аркасында без үз гамәлләребезне акларга һәм каты балчыктай булып китәргә мөмкин (Ирм. 17:9). «Минем уйларым һәрвакыт диярлек башкаларның, үземә тоелганча, хаклы булмаулары тирәсендә чуала иде»,— дип аңлата Джим. Берәр имандашыгыз аркасында я ниндидер хөрмәтле вазифаны югалту сәбәпле, сезнең үзегезне рәнҗетелгән итеп хис иткәнегез булдымы? Булса, сез ничек эш иттегез? Горурлыкка үз-үзегездән өстен чыгарга ирек бирдегезме? Яки кардәшегез белән тынычлык урнаштыру һәм Йәһвәгә тугры булып калу сезнең өчен иң мөһиме булганын күрсәттегезме? (Зәбур 119:165; Көләсәйлеләргә 3:13 укы.)

6. Гөнаһ кылу гадәте булса, нәрсә булырга мөмкин?

6 Гөнаһ кылу гадәте һәм яшерен гөнаһлар кылу шулай ук Аллаһы киңәшләренә карата күңелебезне катыландырырга мөмкин. Нәтиҗәдә, кеше өчен гөнаһ кылу инде берни дә түгел. Бер абый-кардәшнең сүзләре буенча, тора-бара үзенең бозык тәртибе аны инде бөтенләй борчымаган (Вәг. 8:11). Порнография карау гадәте булган икенче бер абый-кардәш соңрак болай дигән: «Мин өлкәннәргә тәнкыйтьчел караш белән карый башлаганымны аңладым». Аның начар гадәте рухилыгына зыян китергән. Ахыр чиктә, аның эш-гамәле ачыкланган һәм аңа кирәкле ярдәм күрсәтелгән. Әлбәттә, беребез дә камил түгел. Әмма без Аллаһының кичерүен һәм ярдәмен эзләр урынына тәнкыйтьчел караш үстерә я бозык тәртибебезне аклый башлаганбыз икән, бу күңелебезнең катылана баруының билгесе булырга мөмкин.

7, 8. а) Иманга зәгыйфь булганнары аркасында исраиллеләрнең күңелләре ничек катыланган? ә) Моннан нәрсәгә өйрәнеп була?

7 Иманга зәгыйфь, ягъни аз иманлы булу аркасында да безнең күңелебез катыланырга мөмкин. Борынгы исраиллеләр очрагында нәкъ шулай булган да. Йәһвә аларны үзенең кодрәтле кулы белән Мисырдан азат иткән. Шул халык үз күзләре белән Аллаһының үзләре хакына күп могҗизалар кылганын, курку-хөрмәт уятырлык эшләр башкарганын күргән! Әмма халык Вәгъдә ителгән җир алдында торганда, алар үзләренең иманга зәгыйфь булганнарын күрсәткән. Йәһвәгә таяныр урынына алар куркуга бирелгән һәм Мусадан зарлана башлаган. Аларның хәтта үзләре элек коллар булып яшәгән Мисырга кире кайтасы килгән! Бу Йәһвәнең күңелен бик нык әрнеткән. «Кайчанга хәтле бу халык миңа хөрмәт күрсәтмәс?» — дип әйткән Аллаһы (Сан. 14:1—4, 11; Зәб. 78:40, 41). Таш йөрәкле һәм иманга зәгыйфь булулары аркасында бу буын чүлдә үлеп беткән.

8 Бүген без яңа дөньяның бусагасында басып торганда безнең иманыбыз сынала. Шуңа күрә иманыбызның сыйфатын билгеләү бик тә мөһим. Мәсәлән, Маттай 6:33 тә язылган Гайсәнең сүзләре турында уйланып була. Үз-үзегезгә мондый сораулар бирегез: «Тормыштагы максатларымнан һәм карарларымнан минем Гайсәнең сүзләренә чыннан да ышанганым күренәме? Күбрәк акча эшләп алырга мөмкинлек туса, мин җыелыш очрашуларын калдырырмынмы я вәгазьдә әзрәк катнашырмынмы? Эшем тагы да күбрәк вакытымны һәм көчемне ала башласа, мин нәрсә эшләрмен? Мин бу дөньяга мине үзенчә „әвәләргә“ һәм, бәлки, хәтта хакыйкатьтән алып китәргә юл куярмынмы?»

9. Ни өчен без һәрвакыт иманыбызны тикшерергә тиеш, һәм моны ничек эшләп була?

9 Бүтән бер мисал турында уйланып алыйк. Аллаһының хезмәтчесе, әйтик, аралашу, күңел ачу я җыелыштан чыгаруга кагылышлы Изге Язмалардагы киңәшләрне теләр-теләмәс кенә үти. Сезнең очракта да шулай була башласа, сез нәрсә эшләрсез? Әгәр без үзебездә катылана барган шундый карашның барлыкка килгәнен сизсәк, ашыгыч рәвештә иманыбызны тикшерергә кирәк! Изге Язмаларда: «Иман юлыннан йөримме дип үз-үзегезне тикшереп... белер өчен үзегезне сынап торыгыз»,— дигән киңәш бирелә (2 Көр. 13:5). Аллаһы Сүзе ярдәмендә без үз-үзебезне һәрвакыт намус белән тикшереп торырга тиеш.

ЙОМШАК БАЛЧЫК БУЛЫП КАЛЫГЫЗ

10. Безгә Йәһвә кулында йомшак балчык булып калырга нәрсә булышачак?

10 Аллаһы кулында йомшак балчык булып калырга булышкан нәрсәләргә аның Сүзе, мәсихче җыелыш һәм вәгазь хезмәте керә. Су балчыкны йомшарткан кебек Изге Язмаларны һәр көн уку һәм уйлану безгә Йәһвәнең кулында йомшак булып калырга булыша ала. Йәһвә борынгы Исраил патшаларыннан Аллаһы Канунының күчермәсен язып алып, аны һәр көн укуларын таләп иткән (Кан. 17:18, 19). Рәсүлләр Язмаларны уку һәм укыганнары турында уйлану үз хезмәтләрендә уңышлы булу өчен үтә мөһим икәнлеген аңлаган. Алар үз хатларында йөзләгән тапкыр Еврей Язмаларыннан өземтәләр китергән я аларны дәлил итеп китергән һәм үзләре вәгазьләгән кешеләрне Язмаларны укырга һәм укыганнары турында уйланырга дәртләндергән (Рәс. 17:11). Бүген дә без Изге Язмаларны һәр көн укуның һәм дога кылып уйлануның мөһимлеген күрәбез (1 Тим. 4:15). Шулай эшләү безгә Йәһвә алдында басынкы һәм аның кулында йомшак балчык булып калырга булыша.

Йомшак балчык булып калыр өчен, Аллаһының бар чараларыннан файдаланыгыз (10—13 нче абзацларны кара.)

11, 12. Йәһвә һәрберебезнең ихтыяҗларын һәм үзенчәлекләрен исәпкә алып, безне мәсихче җыелыш аша ничек тиешле формага китерә? Мисал китер.

11 Мәсихче җыелыш аша Бөек Чүлмәкчебез Йәһвә һәрберебезнең ихтыяҗларын һәм үзенчәлекләрен исәпкә алып, безне тиешле формага китерергә сәләтле. Алдарак искә алынган Джимга бер өлкән игътибар күрсәтә башлагач, аның карашы йомшара башлаган. «Ул миңа гаеп итеп бер сүз дә әйтмәде, аңардан бер тәнкыйть сүзен дә ишетмәдем,— дип сөйли Джим.— Ул миңа карата игелекле иде һәм миңа эчкерсез ярдәм итәргә теләгәне турында әйтте». Якынча өч айдан соң теге өлкән Джимны җыелыш очрашуына чакырган. «Җыелышта мине ачык йөз белән каршы алдылар,— дип әйтә Джим.— Һәм аларның яратуы мине җыелышка кире кайтырга этәрде. Мин үземнең хис-тойгыларымнан күпкә мөһимрәк нәрсәнең барлыгын аңладым. Абый-кардәшләрнең һәм рухи яктан нык булып калган кадерле хатынымның ярдәме белән мин рухи яктан әкрен-әкрен янә нык булып киттем. „Күзәтү манарасы“ның (рус) 1992 елның 15 ноябрь санындагы „Йәһвә гаепле түгел“ һәм „Йәһвәгә тугрылык белән хезмәт ит“ дигән мәкаләләр дә мине дәртләндереп җибәрде».

12 Вакыт узу белән Джимны кабат өлкән итеп билгеләгәннәр. Шуннан бирле ул охшаш проблемалар кичергән башка абый-кардәшләргә булышып, аларның иманнарын ныгыткан. Джим болай ди: «Мин Йәһвә белән мөнәсәбәтләрем нык дип уйлаган идем, әмма чынлыкта алай түгел иде! Горурлыкка үземне сукырайтырга юл куеп, игътибарны башкаларның хаталарына туплаганыма һәм шулай итеп мөһимрәк нәрсәне күздән ычкындырганыма мин бик үкенәм» (1 Көр. 10:12).

13. Вәгазь хезмәте безгә нинди сыйфатлар үстерергә булыша, һәм бу нинди файда китерә?

13 Ә вәгазь хезмәте безгә яхшыракка үзгәрергә ничек булыша ала? Башкалар белән яхшы хәбәрне уртаклашканда без басынкылык һәм изге рух җимешенең төрле сыйфатларын үстерәбез дип әйтеп була (Гәл. 5:22, 23). Хезмәттә нинди сыйфатларны үстереп я камилләштереп була икәнлеге турында уйлагыз. Өстәвенә, Мәсихкә хас сыйфатлар күрсәткәндә, хәбәребез матур төс ала, бу исә, үз чиратында, кайбер кешеләрнең безгә карата карашын үзгәртергә мөмкин. Мәсәлән, Австралиядә ике Йәһвә Шаһите өйдән-өйгә йөреп вәгазьләгәндә бер хуҗа хатын алар белән үзен бик тупас тоткан. Шулай да кардәшләребез аңа карата ихтирамлы булган. Соңрак бу хатынга үзен шулай тотканы өчен оят булган, һәм ул филиалга хат язган. Анда болай диелгән иде: «Өемә килеп киткән ике сабыр һәм басынкы кеше алдында үземне бик әдәпсез һәм һавалы тотканым өчен минем гафу үтенәсем килә. Аллаһы Сүзендәге хәбәрне уртаклашырга килгән кешеләр алдында мин үземне акылсыз тотып, аларга менә шундый тупас мөгамәлә күрсәттем». Әгәр кардәшләребезнең йөзендә тамчы кадәр дә ачуы чагылган булса, хуҗа хатын мондый сүзләр язар идеме? Ай-һай. Әйе, безнең хезмәтебез үзебезгә дә, башкаларга да күпме файда китерә!

БАЛАЛАРЫГЫЗНЫ ТӘРБИЯЛӘГӘНДӘ АЛЛАҺЫГА КҮНДӘМ БУЛЫГЫЗ

14. Ата-аналарның балаларны тәрбияләүдә уңышлы буласы килсә, алар нәрсә эшләргә тиеш?

14 Балаларның күбесе белем ташын кимерергә ярата, һәм аларга басынкылык хас (Мат. 18:1—4). Шуңа күрә зирәк ата-аналар балаларында рухи белем һәм шул белемгә яратуны тәрбияләп, моны аларның аңнарына һәм күңелләренә сеңдерергә тырыша (2 Тим. 3:14, 15). Әлбәттә, уңышка ирешер өчен, рухи хакыйкатьләр башта ата-аналарның йөрәкләрендә булырга тиеш һәм хакыйкать буенча яшәгәннәре аларның тормышларыннан күренергә тиеш. Ата-аналар шулай эшләгәндә, аларның балалары хакыйкатьне ишетеп кенә калмый, ә аның «тәмен» үз тормышларында да татый. Өстәвенә, балалар тәрбияне үз ата-анасының һәм Йәһвәнең ярату чагылышының билгесе итеп күрергә өйрәнә.

15, 16. Ата-аналар, балалары җыелыштан чыгарылгач, Аллаһыга таянганнарын ничек күрсәтә ала?

15 Әмма мәсихче гаиләдә тәрбияләнгәннәренә карамастан кайбер балалар соңрак хакыйкатьне калдыра яки җыелыштан чыгарыла. Бу аларның гаиләдәгеләренә бик күп күңел газабы китерә. «Абыем җыелыштан чыгарылгач, ул үлмәсә дә, минем өчен үлгән шикелле иде,— дип әйтә Көньяк Африка Республикасыннан булган бер апа-кардәш.— Мин җан әрнеткеч хәлдә идем!» Ул һәм аның ата-анасы ничек эш иткән? Алар Аллаһы Сүзендәге күрсәтмә буенча эш итәргә булган. (1 Көринтлеләргә 5:11, 13 укы.) «Без Изге Язмалар буенча эш итәргә дигән ныклы карарга килдек,— дип әйтә әти-әнисе.— Без Аллаһы җитәкчелеге буенча эш итү иң яхшы нәтиҗәләргә китерә икәнлеген аңлый идек. Җыелыштан чыгарылуга без Йәһвәнең яратудан чыгып бирелгән төзәтү чарасына кебек карадык һәм бу чараның нәкъ кирәк кадәр булганын белдек. Шуңа күрә без улыбыз белән бик сирәк очракта, җитди гаилә мәсьәләләре туганда гына элемтәгә кердек».

16 Аларның уллары нинди хисләр кичергән? Соңрак ул болай дигән: «Гаиләм мине нәфрәт итмәгәнен мин белә идем, әмма алар Йәһвәгә һәм аның оешмасына тыңлаучанлык күрсәтте». Ул болай дип өсти: «Йәһвәгә ярдәм һәм кичерү сорап ялварганда, аның сиңа никадәр кирәк икәнлеген аңлыйсың». Бу егет җыелышка кире кайткач, гаиләнең нинди шатлык кичергәнен күз алдыгызга гына китерегез! Әйе, бар юлларыбызда Аллаһыга таянганда, без иң яхшы нәтиҗәләр кичерәбез (Гыйб. сүз. 3:5, 6; 28:26).

17. Ни өчен без Аллаһыга буйсынырга тиеш, һәм бу безгә нинди файда китерәчәк?

17 Ишагыя пәйгамбәр яһүдләрнең әсирлектә булу вакытының тәмамлануы һәм тәүбә итеп болай дип ялварулары турында язган: «Син, и Йәһвә, безнең Атабыз. Без балчык, ә син безнең Чүлмәкчебез. Безнең барыбызны синең кулың ясады. И Йәһвә... гөнаһларыбызны мәңге истә тотма. Безгә карачы, без бит барыбыз синең халкың» (Ишаг. 64:8, 9). Без дә Йәһвәгә басынкы гына буйсынганда һәм моны тормыш юлыбызда күрсәткәндә, без аның өчен, Даниял пәйгамбәр кебек, кадерле кеше булып китәбез. Өстәвенә, Йәһвә безне алга таба да үзенең Сүзе, изге рухы һәм оешмасы аша яхшыракка үзгәртүен дәвам итәчәк. Килер бер көн, һәм без Йәһвә хозурында Аллаһының камил балалары буларак басып торачакбыз (Рим. 8:21).