Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Йәһвә «сезнең хакта кайгырта»

Йәһвә «сезнең хакта кайгырта»

НИ ӨЧЕН Йәһвәнең безнең хакта кайгыртканына һич шикләнмәскә була? Сәбәпләрнең берсе — моның турында Изге Язмаларда ачык итеп язылуы. 1 Петер 5:7 дә: «Бар мәшәкатьләрегезне аңа йөкләгез, чөнки ул сезнең хакта кайгырта»,— дип әйтелә. Йәһвә Аллаһының безнең белән кызыксынганына нинди дәлилләр бар?

АЛЛАҺЫ КЕШЕЛӘРНЕ БАР КИРӘКЛЕСЕ БЕЛӘН ТӘЭМИН ИТӘ

Йәһвәнең үрнәгенә ияреп игелекле һәм юмарт булыйк

Аллаһының сез, мөгаен, үзегезнең иң яхшы дусларыгызда күрергә теләгән сыйфатлары бар. Бер-берсенә карата игелек һәм киң күңеллелек күрсәткән кешеләр, гадәттә, якын дуслар булып китә. Адәм балалары Йәһвәнең игелеген һәм юмартлыгын һәр көн күрә ала. Менә бер мисал: «Ул кояшын явызлар өчен дә, яхшылар өчен дә чыгара һәм яңгырын тәкъваларга да, тәкъва булмаганнарга да яудыра» (Мат. 5:45). Кояш яктылыгы белән яңгыр ярдәмендә нәрсә мөмкин? Мәсәлән, алар ярдәмендә Аллаһы безне ризык белән туендыра һәм йөрәкләребезне шатлык белән тутыра (Рәс. 14:17). Әйе, Йәһвә җирдә ризыкның мул булуын кайгырта, һәм тәмле-татлы ризыклар безгә әйтеп бетергесез ләззәт китерә.

Әмма ни өчен соң, алайса, күпләр ачлыктан интегә? Чөнки бу дөньядагы идарәчеләр еш кына үз игътибарларын халыкның тормышын яхшыртуга түгел, ә сәяси хакимлеккә омтылуга һәм финанс табыш алуга юнәлтә. Тиздән Йәһвә хәзерге сәяси системаны үзенең Улы идарәсендәге күктәге Патшалыкка алмаштырып, комсызлык проблемасын бетерәчәк. Ул вакытта инде берәү дә ачлыктан интекмәячәк. Ә шул вакыт җиткәнче, Аллаһы үзенең тугры хезмәтчеләрен иң кирәклесе белән тәэмин итеп торачак (Зәб. 37:25). Әллә бу аның кайгыртучан булуын күрсәтмиме?!

ЙӘҺВӘ БЕЗГӘ ҮЗ ВАКЫТЫН ЖӘЛЛӘМИ

Йәһвәнең үрнәгенә ияреп үз вакытыбызны жәлләмик

Гадәттә, якын дуслар бергә вакыт үткәрергә ярата. Яхшы дус белән кызык булган нәрсәләр турында сәгатьләр буе сөйләшеп утырырга була. Үз проблемаларыгызны һәм борчуларыгызны уртаклашканда дустыгыз сезне игътибар белән тыңлый. Ә Йәһвә турында шуны ук әйтеп буламы? Әлбәттә! Ул догаларыбызны игътибар белән тыңлый. Шуңа күрә Изге Язмалар безне: «Өзлексез дога кылыгыз»,— дип өнди (Рим. 12:12; 1 Тис. 5:17).

Догаларыбызны тыңлар өчен, Йәһвә күпме вакытын сарыф итәргә әзер? Җавапны Изге Язмалардагы бер мисалдан табып була. Рәсүлләрен сайлар алдыннан Гайсә «төне буе Аллаһыга дога кыл[ган]» (Лүк 6:12). Шул догасында Гайсә, мөгаен, күп кенә шәкертләренең исемнәрен телгә алган һәм аларның сыйфатлары, көчсез яклары турында уйланып, Атасыннан үзенә рәсүлләр сайларга булышсын дип ярдәм сораган. Таң атарга торганда Гайсә үзенең рәсүлләре булып хезмәт итүгә иң яраклы булганнарны сайлаганын инде белгән. «Догаларны Тыңлаучы» буларак, Йәһвәнең күңеленә эчкерсез догалар хуш килә (Зәб. 65:2). Кеше хәтта сәгатьләр буе догада тирән борчуларын уртаклашса да, Йәһвә вакытка карамый.

АЛЛАҺЫ КИЧЕРЕРГӘ ӘЗЕР

Йәһвәнең үрнәгенә ияреп кичерергә әзер булыйк

Хәтта якын дусларга кайчак бер-берсен кичерергә җиңел түгел. Кайвакыт дусны кичерергә авыр булу аркасында күпьеллык дуслык җепләре өзелә. Әмма Йәһвә очрагында алай түгел. Изге Язмалар бөтен эчкерсез кешеләрне Аллаһының кичерүен эзләргә чакыра, чөнки ул аларны «ихластан кичерер» (Ишаг. 55:6, 7). Аллаһыны ихластан кичерергә нәрсә этәрә?

Сәбәбе — Аллаһының тирән яратуы. Дөньяны бик нык яратканга, Ул, кешеләрне гөнаһтан һәм аның зыянлы нәтиҗәләреннән коткарыр өчен, үзенең бердәнбер Улын Гайсәне биргән (Яхъя 3:16). Чынлыкта йолым бик күпне аңлата. Мәсихнең йолым корбаны нигезендә Аллаһы үзе яратканнарны ихлас күңелдән кичерә. Рәсүл Яхъя болай дип язган: «Ә гөнаһларыбызны таныйбыз икән, Аллаһы безне кичерәчәк... чөнки ул тугры һәм гадел» (1 Яхъя 1:9). Йәһвә кичерүчән булганга, кешеләр аның белән дуслыкка ия була ала. Әллә моны белү безнең күңелләребезне җылытмыймы?

УЛ ЯРДӘМ КУЛЫН СУЗАРГА ӘЗЕР

Йәһвәнең үрнәгенә ияреп ярдәм кулын сузыйк

Чын дус кыен вакытта ярдәм кулын сузарга әзер. Йәһвә турында шуны ук әйтеп буламы? Аның Сүзендә болай диелә: «Ул [Аллаһының хезмәтчесе], егылса да, йөзтүбән егылмас, чөнки Йәһвә аны кулыннан тотып тора» (Зәб. 37:24). Йәһвә үз хезмәтчеләренә төрлечә ярдәм итә. Кариб диңгезендәге Санта-Крус утравында булган бер очракка игътибар итик.

Бер кыз дини сәбәпләр аркасында байракка честь бирмәгәне өчен, классташларының басымына дучар булган. Йәһвәгә ярдәм сорап дога кылганнан соң, ул эш итәргә булган. Ул класс алдында байракка честь бирү турында доклад белән чыккан. Изге Язмалардагы хикәяләр китабын кулланып, ул Сидрах, Мисах һәм Әбдинах турындагы хикәя үзенең карарына ничек тәэсир иткәнен сөйләгән. Ул болай дигән: «Сынга табынмаганнары өчен Йәһвә бу өч еврей егетен яклаган». Аннары ул сыйныфташларына шул китапны тәкъдим иткән һәм аларның унбере аны алган. Бу кыз Йәһвәдән үзенә бирелгән көч һәм зирәклек ярдәмендә барысы алдында шундый теманы ачыклап шаһитлек бирә алганына бик шат булган.

Әгәр дә сез кайчан да булса Йәһвәнең үзегез хакында кайгыртканына шикләнә башласагыз, Зәбур 34:17—19; 55:22 һәм 145:18, 19 да язылган сүзләр турында уйланыгыз. Хакыйкатьтә инде күп еллар булган кардәшләрдән Йәһвәнең үзләре хакында ничек кайгыртканы турында сорагыз. Аллаһының ярдәменә мохтаҗ булганда, аңа дога кылыгыз. Һәм тиздән Йәһвәнең «сезнең хакта» ничек кайгыртачагын күрерсез.