Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Асылташтан да кыйммәтлерәк сыйфат

Асылташтан да кыйммәтлерәк сыйфат

Асылташның бер төре — бриллиант — элек-электән кыйммәтле таш итеп саналган. Шул ташларның кайберләре хәтта миллионлаган доллар тора. Әмма Аллаһы өчен бриллианттан я бүтән төрле асылташтан да күпкә кыйммәтлерәк нәрсә бар. Нәрсә ул?

Әрмәнстанда яшәүче Айкану́ш исемле суга чумдырылмаган вәгазьче хатын бер көнне өе янында паспорт тапкан. Паспорт эчендә берничә банк картасы һәм зур сумма акча булган. Табылдык турында ул иренә әйткән. Ире дә аның кебек үк суга чумдырылмаган вәгазьче булган.

Бу ирле-хатынлының акча ягыннан җитди авырлыклары һәм бурычлары булган. Шулай да алар акчаны паспортта күрсәтелгән адрес буенча кайтарырга булган. Табылдыкның хуҗасы һәм аның гаиләсе моңа шаккаткан. Айкануш һәм аның ире Изге Язмаларны өйрәнү аларны намуслы булырга өйрәткәне турында әйткән. Уңай мөмкинлектән файдаланып, алар шул гаиләгә Йәһвә Шаһитләре турында сөйләгән һәм берничә басма калдырган.

Теге гаилә Айканушка намуслылыгы өчен берникадәр акча тәкъдим иткән, әмма ул алмаган. Киләсе көнне теге кешенең хатыны Айканушның өенә килеп, рәхмәт йөзеннән аны бриллиантлы балдак алырга кыстаган.

Бүген дә күпләр, теге гаилә кебек, Айкануш белән иренең намуслылыгына гаҗәпләнер иде. Әмма бу хәл Йәһвәне гаҗәпләндергәнме? Ул аларның намуслылыгына ничек караган? Аларның тырышлыклары юкка гына булганмы?

АЛТЫН-КӨМЕШТӘН ДӘ КЫЙММӘТЛЕРӘК СЫЙФАТЛАР

Бу сорауларга җавап бирү авыр түгел. Ни өчен? Чөнки Аллаһының хезмәтчеләре Йәһвәгә хуш килгән сыйфатларны чагылдыру аның күзендә асылташ, алтын-көмеш һәм башка затлы әйберләрдән дә күпкә кыйммәтлерәк икәнен белә. Әйе, Йәһвә күзлегеннән кыйммәтле булган нәрсәләргә күпчелек кеше гел башка карашта (Ишаг. 55:8, 9). Аллаһы хезмәтчеләренә килгәндә исә, алар Йәһвәгә хуш килгән сыйфатларны камилрәк дәрәҗәдә чагылдыруны зур казаныш дип саный.

Моның шулай икәнлеге Изге Язмаларда зирәклек һәм үткен акыл турында язылган сүзләрдән күренә. Гыйбрәтле сүзләр 3:13—15 тә болай дип әйтелә: «Зирәклек тапкан кеше һәм үткен акыл казанган адәм бәхетле. Зирәклеккә ия булу көмешкә ия булудан яхшырак, ул алтыннан файдалырак. Ул мәрҗәннәрдән дә кыйммәтрәк, син теләгән бернәрсә дә аңа тиң булмас». Һичшиксез, Йәһвә өчен андый сыйфатлар һәртөрле байлыктан күпкә кыйммәтлерәк.

Ә намуслылык турында нәрсә әйтеп була?

Йәһвә — гадел һәм «ялганлый алмый» торган Аллаһы (Тит. 1:2). Шуңа күрә ул рәсүл Паулны беренче гасырдагы еврей мәсихчеләренә болай дип язарга рухландырган: «Безнең турында өзлексез дога кылыгыз, чөнки без вөҗданыбызның саф булуына бер дә шикләнмибез һәм үзебезне һәр яктан намуслы тотарга телибез» (Евр. 13:18).

Гайсә Мәсих намуслы булуда яхшы үрнәк булып тора. Мәсәлән, баш рухани Каяфәснең Гайсәдән: «Тере Аллаһы белән ант ит һәм әйт безгә: Аллаһы Улы Мәсих — синме?» — дип сораганын исебезгә төшерик. Гайсә намуслы булып, үзенең Мәсих булганлыгын белгерткән. Тугры сүзе өчен Югары киңәшмә аңа, көфер сөйләүче дип гаепләп, үлем карары чыгара алган булса да, ул ялганламаган (Мат. 26:63—67).

Ә безнең турында нәрсә әйтеп була? Берәр нәрсәне әйтмичә калудан я фактларны бозып күрсәтүдән матди файда килә алган ситуацияләрдә без намуслы булырбызмы?

НАМУСЛЫ БУЛУ ҖИҢЕЛ НӘРСӘ ТҮГЕЛ

Ризалашырсыз, шушы соңгы көннәрдә күпләр «үзләрен генә сөючән, акча яратучан» булганга, намуслы булу бер дә җиңел түгел (2 Тим. 3:2). Финанс кризис я эшсезлек намуслылыкка тискәре яктан тәэсир итә. Күпләр үз-үзләрен аклап, урлый, алдый һәм бүтән төрле намуссыз эшләр кыла. Шулай эш итү рәвеше бик киң таралган һәм матди файда алу күздә тотылганда, күпләр намуслылыкны санга алмый. Хәтта кайбер мәсихчеләр «намуссыз табышка хирыс» булып, акылсыз эш иткән һәм нәтиҗәдә җыелышта үз исемнәренә тап төшергән (1 Тим. 3:8; Тит. 1:7).

Шулай да мәсихчеләрнең күпчелеге Гайсәдән үрнәк ала. Алар Аллаһы хуш күргән сыйфатлар һәртөрле байлыктан күпкә мөһимрәк икәнен аңлый. Шуңа күрә яшь мәсихчеләр мәктәптә яхшы билгеләр алыр өчен күчерми (Гыйб. сүз. 20:23). Дөресен генә әйткәндә, намуслылык Айкануш очрагындагы кебек бик сирәк югары бәяләнә. Шулай да Аллаһы намуслылыкны югары бәяли. Бу исә безгә чын мәгънәдә кыйммәтле булган бүләкне — вөҗданыбызны саф килеш сакларга булыша.

Моны Гаги́к мисалыннан күреп була. Ул болай ди: «Мәсихче булып киткәнче, мин бер зур компаниядә эшләдем. Хуҗа компаниянең табыш күләмен шактый киметеп, салым түләүдән качарга тырыша иде. Башкаручы директор буларак, мин салым аудиторы янына барырга һәм ул компаниядәге төрле махинацияләргә күз йомсын өчен ришвәт биреп, аның белән „сөйләшеп килешергә“ тиеш идем. Нәтиҗәдә, мин намуссыз кеше буларак билгеле булып киттем. Яхшы акча алсам да, хакыйкатьне белгәч, мин моның белән шөгыльләнүдән баш тарттым. Аннары мин үз эшемне ачарга булдым. Беренче көнне үк мин барысын закон буенча теркәдем һәм бар салымнарымны түләдем» (2 Көр. 8:21).

Гагик болай дип сөйли: «Минем керемнәрем ике тапкырга диярлек кимеде, шуңа күрә гаиләмне кайгырту җиңел булмады. Әмма мин үземне хәзер күпкә бәхетлерәк хис итәм. Мин Йәһвә алдында саф вөҗданга ия. Мин ике улыма яхшы үрнәк күрсәтергә тырышам, һәм миңа җыелышта хөрмәтле вазифалар ышанып тапшырдылар. Салым аудиторлары һәм бизнес партнерлар арасында мин намуслы кеше буларак билгеле булып киттем».

ЙӘҺВӘ — ЯРДӘМ ЧЫГАНАГЫ

Аллаһының гаҗәеп сыйфатларын, шул исәптән намуслылыкны чагылдырып, аның тәгълиматын бизәүче кешеләр Йәһвәнең күңеленә хуш килә (Тит. 2:10). Ул Давыт патшаны болай дип язарга рухландырган: «Мин яшь идем һәм менә картайдым, ләкин Аллаһының бер тәкъва кешене калдырганын да, аның балаларының икмәк соранып йөргәнен дә күрмәдем» (Зәб. 37:25).

Тугрылыклы Рут мисалы моны ачык итеп раслый. Ул олы яшьтәге каенанасы Нагомияне ташлап китмәгән. Исраилдә җирләшеп, Рут хак Аллаһыга гыйбадәт кылган (Рут 1:16, 17). Муса канунында язылганча башак җыеп, ул үзенең намуслы һәм тырыш булганын күрсәткән. Йәһвә Рутны һәм Нагомияне мохтаҗлыкта калдырмаган (Рут 2:2—18). Соңрак Давыт та шундый кайгырту турында язган булган. Шунысы игътибарга лаек, Йәһвә Рутны матди яктан гына тәэмин итеп калмаган. Ул аны Давыт патшаның борынгы әбисе итеп сайлаган. Рут хәтта Мәсихнең шәҗәрәсенә кергән! (Рут 4:13—17; Мат. 1:5, 16)

Йәһвәнең кайбер хезмәтчеләренең кайчак иң кирәклесенә дә акчалары булмаска мөмкин. Җиңел, әмма намуссыз юл белән акча табар урынына, алар тырышып эшләргә омтыла. Шулай эшләп, алар Аллаһы хуш күргән гаҗәеп сыйфатлар, шул исәптән намуслылык, һәртөрле матди нәрсәдән дә күпкә кадерлерәк икәнен күрсәтә (Гыйб. сүз. 12:24; Эфес. 4:28).

Бөтен дөньядагы мәсихчеләр, Рут кебек, Йәһвәнең үзләренә ярдәм итү көченә ия булганына ышана. Алар Изге Язмаларда мондый вәгъдәне язарга рухландырган Шәхескә тулысынча таяна: «Мин сине беркайчан да калдырмам һәм беркайчан да ташламам» (Евр. 13:5). Йәһвә намуслылык күрсәтеп яшәгән кешеләргә ярдәм итә алганын күп тапкырлар күрсәткән. Ул үз сүзенә тугры һәм үз хезмәтчеләрен иң кирәклесе белән тәэмин итә (Мат. 6:33).

Әйе, кешеләр асылташларны һәм башка кыйммәтле нәрсәләрне югары бәяли. Ләкин күктәге Атабыз безнең намуслылыгыбызны һәм башка сыйфатларны һәртөрле асылташтан да югары бәяләгәненә һич шикләнмәскә була!

Намуслы булып, без вөҗданыбызны саф килеш саклыйбыз, һәм хезмәттә безнең сөйләү иреге бар