Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Хәтерлисеңме?

Хәтерлисеңме?

Соңгы айларда алган брошюралар сиңа ошадымы? Китерелгән сорауларга җавап бирә аласыңмы?

Ни өчен Йәһвә борынгы Исраил халкы алып барган сугышларны хуплаган?

Йәһвә — мәхәббәт ул. Шулай да кайчак ул үз халкына, явызлыктан һәм янаган җәбердән якланыр өчен, сугышлар алып барырга рөхсәт иткән. Сугышта кем катнашачагын һәм сугышның кайчан булачагын Аллаһы үзе билгеләгән (bp164, 4—5 б.).

Ата-аналарга яшүсмер балалары Йәһвәгә хезмәт итсен өчен, нәрсә эшләү мөһим?

Ата-аналар үзләренең яшүсмер балаларын яратырга һәм үз үрнәкләре белән аларны басынкылыкка өйрәтергә тиеш. Ата-аналарга шулай ук үтә күрүчән булу һәм аңлап эш итү мөһим (bw564, 9—11 б.).

Ни өчен Рим папасы Петернең алмашчысы түгел?

Маттай 16:17, 18 дә рәсүл Петер мәсихче җыелышның башы булачак дип әйтелмәгән. Изге Язмалардан күренгәнчә, җыелышның «почмак ташы» Петер түгел, ә Гайсә булырга тиеш булган (1 Пет. 2:4—8) (bp165, 12—14 б.).

Берәр нәрсә турында сүз башлар алдыннан нәрсәне исәпкә алу мөһим?

Телебезне башкалар файдасына кулланыр өчен, өч якка игътибар итәргә кирәк: 1) кайчан сөйләргә (Вәг. 3:7), 2) нәрсә әйтергә (Гыйб. сүз. 12:18) һәм 3) ничек итеп әйтергә (Гыйб. сүз. 25:15) (bw565, 19—22 б.).

Мәсихчеләр нинди намуссыз эшләрдән саклана?

Мәсихчеләр ялган сөйләми һәм яла якмый. Алар башкаларның абруен төшерерлек, хисләрен рәнҗетерлек сүзләр таратмый, урламый һәм алдалау белән шөгыльләнми (bp166, 5 б.).

Изге Язмаларда искә алынган «баш руханилар» кемнәр алар?

«Баш руханилар» дигән сүзтезмә, күрәсең, бик җаваплы руханиларга, шул исәптән элеккеге баш руханиларга карый (bp166, 10 б.).

Искә алу кичәсендә символлардан авыз итүчеләргә без ничек карарга тиеш?

Мәсихчеләр символлардан авыз итүчеләрне югарыламый. Изге рух белән чыннан да майланган мәсихчеләр үзләренә карата андый мөнәсәбәт күрсәтелүен теләми. Алар үзләренең Аллаһы белән махсус мөнәсәбәтләргә ия булулары турында әйтеп йөрми (Мат. 23:8—12) (bw566, 23—24 б.).

Ибраһимның Аллаһы дусты булып киткәненнән нәрсәгә өйрәнеп була?

Ибраһим Аллаһы турында, күрәсең, Шемнан белгән. Ибраһим Аллаһының үзе һәм гаиләсе белән ничек мөгамәлә иткәнен күреп, Йәһвәгә иманын ныгыткан тәҗрибә туплаган. Без дә аннан бу яктан үрнәк ала алабыз (bw567, 9—10 б.).

Изге Язмалар бүлекләр белән шигырьләргә ничек бүленгән булган?

XIII гасырда инглиз рухание Стефан Ленгтон Изге Язмаларны бүлекләргә бүлгән. Беренчеләрдән булып яһүд күчереп язучылары Еврей Язмаларын шигырьләргә бүлгән, ә XVI гасырда белгеч Робер Этьенн шуны ук Мәсихче Грек Язмалары белән эшләгән (bp168, 14—15 б.).

Гайсәне вәсвәсәләгәндә Шайтан аны чыннан да гыйбадәтханә стенасының өстенә бастырганмы?

Төгәл әйтеп булмый. Маттай 4:5 һәм Лүк 4:9 да язылган сүзләрне Гайсә күренештә гыйбадәтханәгә алып кителгән булган дип я ул чыннан да гыйбадәтханәнең ниндидер иң биек урынында басып торган дип тә аңларга мөмкин (bw568, 31—32 б.).

Кайсы яктан хезмәтебез чыкка охшаш?

Чык әкренләп барлыкка килә. Ул сафландыра һәм үсемлекләрне җанландырып җибәрә. Чыннан да, чык — Аллаһыдан бирелгән фатиха (Кан. 33:13). Аллаһының бөтен хезмәтчеләренең хезмәттәге күмәкләшеп куйган тырышлыклары чыкка охшаш (bw569, 4 б.).