Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

ТӘРҖЕМӘИ ХӘЛ

Без тормышыбызда Йәһвәне һәрвакыт беренче урынга куйдык

Без тормышыбызда Йәһвәне һәрвакыт беренче урынга куйдык

1984 ел иде. Без ул вакытта Венесуэладагы Каракас дигән шәһәрнең бай районында яши идек. Бер матур кояшлы көнне, эшкә юл тотканда, мин «Күзәтү манарасы»нда укыган бер мәкалә турында уйланып бардым. Ул мәкаләдә күршеләребез безнең турында нинди фикердә — моның турында уйланырга киңәш ителгән иде. Тирә яктагы йортларга карап, мин уйландым: ә мине күршеләрем кем итеп күрә — банкта эшләүче уңышлы кеше итепме я гаиләсен тәэмин итәр өчен эшләүче Аллаһы хезмәтчесе итепме? Җавап билгеле иде, һәм бу җавап миңа бер дә ошамый иде. Шуңа күрә мин тормышымда үзгәрешләр ясарга кирәк дигән нәтиҗәгә килдем.

Мин 1940 елның 19 маенда Ливанда, Амьюн шәһәрендә, тудым. Берничә елдан соң безнең гаиләбез Триполи шәһәренә күченде. Безнең гаиләбездә җылы, якын мөнәсәбәтләр хөкем сөрде. Без бәхетле идек һәм барыбыз да Йәһвәне ярата идек. Минем өч апам һәм абыем бар иде, ә мин төпчек малай идем. Әти-әнием өчен эш иң мөһиме түгел иде. Без бөтен гаиләбез белән Изге Язмалар укуны, җыелыш очрашуларына йөрүне һәм кешеләргә яхшы хәбәрне вәгазьләү мөмкинлеген кадерли идек.

Безнең җыелышыбызда берничә майланган мәсихче бар иде. Аларның берсе китап өйрәнүен үткәргән Мишель Абуд исемле абый-кардәш иде. Ул хакыйкатьне Нью-Йоркта белгән һәм 1920 нче елларда Ливанда хакыйкатьне тарата башлаган. Соңрак җыелышыбызга Гилад мәктәбен тәмамлаган Энн һәм Гуэн Бивер исемле апа-кардәшләр билгеләнде. Ул аларга хөрмәт белән карады һәм аларны кайгыртты. Мишельның җылы мөнәсәбәте һаман да исемдә. Безнең гаиләбез бу апа-кардәшләр белән бик дуслашып китте. Күп еллар үткәч, мин Кушма Штатларда Энн белән яңадан күрешергә бик шат идем. Ә күпмедер вакыт үткәч, мин Гуэн белән дә күрештем. Ул, Уилфред Гуч исемле абый-кардәшкә кияүгә чыгып, Лондон Бәйтелендә хезмәт итә иде.

ЛИВАНДА ВӘГАЗЬЛИБЕЗ

Бала чагымда Ливанда Йәһвә Шаһитләре әллә ни күп түгел иде. Безгә руханилар каршылык күрсәтсә дә, без ашкынып вәгазьләдек. Берничә очрак сөйләп китәсе килә.

Бер көнне без Сана исемле апам белән күпфатирлы йортта вәгазьләдек. Кинәт без вәгазьләгән катка рухани менеп җитте. Күрәсең, кемдер аңа безнең монда вәгазьләп йөрүебез турында әйткән булган. Ул апамны орыша башлады һәм шулкадәр ярсыды, хәтта аны баскычтан этеп төшерде. Апам нык җәрәхәтләнде. Кемдер полицияне чакырткан булган, һәм полиция хезмәткәрләре апама ярдәм күрсәтелсен дип кайгыртты. Ә руханины алар кулга алдылар һәм участокка алып киттеләр. Участокта аның үзе белән пистолет булганы ачыкланды. Полиция участогының начальнигы руханидан: «Кем соң син? Син руханимы я бандитмы?» — дип сорады.

Тагын бер очрак хәтеремә уелып калды. Җыелышыбыз, автобусны арендага алып, бер кечкенә шәһәрчеккә вәгазьләргә барды. Башта барысы да әйбәт иде. Әмма соңрак җирле рухани халык төркемен безгә каршы котыртты. Алар безгә ташлар ата башлады, һәм бер таш әтиемнең башына эләкте. Әтиемнең канлы йөзе әле дә күз алдымда. Әнием әтиемә автобуска кадәр барып җитәргә булышты, ә калган кардәшләр артыбыздан барды. Мин әниемнең әйткән сүзләрен беркайчан да онытмыйм. Әтиемнең яраларын бәйләгәндә, ул: «Йәһвә, кичер аларны. Алар нәрсә эшләгәннәрен белми»,— дип әйтте.

Тагын бер очрак без бабайга кунакка баргач булды. Без килгән көнне аның йортына епископ килгән иде. Ул минем әти-әниемнең Йәһвә Шаһите булганнарын белә иде. Миңа ни бары алты яшь булса да, ул, мине оялтырга теләп, болай дип сорады: «Ни өчен син әле суга чумдырылмаган?» Мин аңа: «Мин әле бәләкәй, һәм, суга чумдырылыр өчен, миңа Изге Язмаларны күбрәк белергә һәм нык иман үстерергә кирәк»,— дип җавап бирдем. Аңа минем җавабым ошамады, һәм ул бабама: «Оныгың минем белән үзен хөрмәтсез тотты»,— дип әйтте.

Шулай да андый очраклар бик аз иде. Тулаем алганда, Ливан халкы ачык йөзле һәм бик кунакчыл. Шуңа күрә безнең күп яхшы сөйләшүләр булды, һәм без күп кенә өйрәнүләр башладык.

БҮТӘН ИЛГӘ КҮЧЕНӘБЕЗ

Мин әле мәктәптә укыганда, Ливанга Венесуэладан бер яшь абый-кардәш килде. Ул безнең җыелышка йөрде. Анда ул минем апам Вафа белән танышты. Күпмедер вакыт үткәч, алар өйләнеште һәм Венесуэлага күченде. Вафа безне бик юксынды һәм, хатлар язышканда, гаиләбезне Венесуэлага күченергә чакыра иде.

1953 елда без Венесуэлага күчендек һәм Каракас шәһәрендә урнаштык. Без президент сарае янында яши идек. Яшүсмер чагында мин, президентның картежы үткәндә, һәрвакыт аңа авыз ачып карап тора идем. Әмма әти-әниемә яңа илгә ияләшү җиңел булмады. Яңа тел, культура, башка ризык һәм климат — барысы да башкача иде. Аларның ияләшеп китүе генә булды, йортыбызга кайгы килде.

Сул яктан уң якка: Әтием. Әнием. Мин (Венесуэлага күченгән 1953 ел)

ЙОРТЫБЫЗГА КАЙГЫ КИЛӘ

Бер дә көтмәгәндә, әтиебез үзен начар хис итә башлады. Күпме хәтерлим, әтинең чирләгәне юк иде. Табибларга баргач, алар аңа ашказаны асты бизе рагы дигән диагноз куйды. Аңа операция ясадылар, әмма, кызганычка каршы, бер атнадан соң ул үлеп китте.

Кичергән хисләремне сүзләр белән әйтеп бетереп булмый. Миңа нибары 13 яшь иде. Тормышыбыз асты-өскә килде. Әнием бу югалтуны бик авыр кичерде. Әмма без алга атларга кирәклеген аңлый идек. Йәһвәнең ярдәме белән без бу кайгыны җиңдек. 16 яшемдә мин мәктәпне тәмамладым һәм гаиләмә матди яктан ярдәм итәргә тели идем.

Минем рухи үсешемә зур өлеш керткән апам Сана ире Рубен белән

Сана исемле апам Рубен Араухо исемле абый-кардәшкә кияүгә чыкты. Рубен, Гилад мәктәбен тәмамлап, Венесуэлада хезмәт итә иде. Аннары алар бергәләп Нью-Йоркка күченде. Минем гаиләм миңа университетка керергә кирәк дигән карарга килгәч, мин дә Нью-Йоркка күчендем. Анда мин Рубен белән Санада яшәдем. Алар минем рухи үсешемә зур өлеш кертте. Мин йөргән «Бруклин испан җыелышы»нда күп җитлеккән абый-кардәшләр бар иде. Мәсәлән, мин Бруклин Бәйтелендә хезмәт иткән Милтон Хеншель һәм Фредерик Френц белән таныштым.

Суга чумылам (1957 ел)

Беренче курсны тәмамлаганда, мин университетка кереп дөрес сайлау ясадыммы дип шикләнә башладым. «Күзәтү манарасы»нда рухи максатлар куйган кардәшләр турында күп языла иде, мин шул мәкаләләр нигезендә уйландым. Шулай ук мин җыелыштагы пионерларның һәм бәйтелчеләрнең бәхетле булуларын күрдем һәм алар кебек булырга теләдем. Мин багышлануның һәм суга чумдырылуның мөһимлеген аңлый башладым. Мин 1957 елның 30 мартында суга чумдырылдым.

МӨҺИМ КАРАРЛАР

Суга чумдырылгач, мин башка максат турында — тулы вакытлы хезмәт турында уйлана башладым. Мин бу теләк белән янып киттем, әмма пионер булу һәм шул ук вакытта университетта уку мөмкин булмаганына төшендем. Шуңа күрә мин укуымны ташларга һәм, Венесуэлага кайтып, пионер булып хезмәт итәргә карар иттем. Мин үз карарым турында гаиләмә хәбәр иттем. Без, фикер алыша-алыша, күп языштык.

1957 елның июнь аенда мин Каракаска кайттым. Гаиләмнең матди хәле җиңелләрдән түгел иде. Алар ярдәмгә мохтаҗ иде. Миңа банкта тулы вакытлы эш тәкъдим иттеләр. Әмма мин бит пионер булып хезмәт итәргә тели идем. Мин бит нәкъ моның өчен Венесуэлага кайттым! Шуңа күрә, банкта эшләргә ризалашсам да, мин пионер хезмәтен дә башладым. Берничә ел шулай эшләдем. Графигым бик тыгыз булса да, пионер хезмәте миңа зур бәхет китерә иде!

Сильвия исемле апа-кардәшне очраткач, минем тормышым тагы да бәхетлерәк булып китте. Сильвия Йәһвәне бик ярата иде. Алар әти-әниләре белән Венесуэлага Германиядән күченгән булган. Без Сильвия белән өйләнештек. Безнең ике балабыз туды: улыбыз Мишель (без аны Мик дип атыйбыз) һәм кызыбыз Самира. Без шулай ук, әниебезне кайгыртыр өчен, аны үзебезгә алдык. Миңа пионер хезмәтен калдырырга туры килсә дә, күңелемдә мин һәрвакыт пионер идем. Без Сильвия белән, мөмкинлек туганда, мәсәлән отпуск вакытында, ярдәмче пионер булып хезмәт итәргә тырыштык.

БАШКА МӨҺИМ АДЫМ

Сүземне башлаган очрак балаларым мәктәптә укыган чакта булды. Шуны да әйтергә кирәк: ул вакытта без бик иркен яши идек. Мине банк эшләүчеләре хөрмәт итә иде. Мин кешеләрнең үземне Аллаһы хезмәтчесе итеп күрүләрен тели идем. Бу уйлар миңа тынгы бирми иде, һәм без хатыным белән, утырып, бюджетыбызны карап чыгарга булдык. Бурычларыбыз юк иде, һәм, эштән китсәм, миңа шактый акча түләргә тиеш иделәр. Тормышыбызны гадиләштерсәк, бу акчалар безгә озакка җитәр иде.

Тормышымны гадиләштерергә бераз курка идем, әмма хатыным һәм әнием минем яклы иде. Мин яңадан пионерлар сафларына басуымны зур түземсезлек белән көтә идем. Ләкин тормыш безгә башка бүләк әзерләде.

КӨТМӘГӘН ФАТИХА

Өченче балабыз Габриель көтмәгән бүләк булды

Без Сильвиянең балага узуын белдек. Бу икебез өчен дә көтмәгән хәбәр иде, әмма без аны шатлык белән кабул иттек. Балабызның тууына әзерләнә башласак та, мин барыбер пионер булу максатым турында уйлана идем. Мин пионер булып китә алырмынмы соң?

Өйдәгеләр белән киңәшләшкәч, мин барыбер максатымны тормышка ашырырга булдым. 1985 елның апрелендә улыбыз Габриель дөньяга килде. Мин банктан киттем һәм 1985 елның июнендә пионер хезмәтен башладым. Вакыт узу белән мине филиал комитеты әгъзасы итеп билгеләделәр. Филиал Каракасның үзендә түгел, ә якынча 80 км ераклыкта урнашкан иде. Мин атнасына ике-өч тапкыр анда йөри идем.

ЯҢАДАН КҮЧЕНӘБЕЗ

Филиал Ла-Виктория шәһәрендә урнашкан иде, һәм, филиалга якынрак булыр өчен, без шул шәһәргә күченергә булдык. Һәрберебезгә ниндидер корбаннар китерергә туры килде. Мине гаиләмнең фидакарьлеге әле дә сокландыра. Баха апам әниемне кайгыртырга ризалашты. Улым Мик инде өйләнгән иде. Әмма Самира белән Габриель әле дә безнең белән яши иде. Шуңа күрә, яңа шәһәргә күченеп, аларга үз дусларын калдырырга туры килде. Ә кадерле Сильвиямә кечкенәрәк шәһәргә ияләшергә туры килде. Йортыбыз да гадирәк иде. Нәрсә әйтим инде, күченү барыбызга да зур үзгәрешләр китерде.

Вакыт узу белән кабат барысы да үзгәрде. Габриель өйләнде, Самира аерым яши башлады, ә безне Сильвия белән 2007 елда Бәйтелгә чакырдылар. Без бүген дә анда хезмәт итәбез. Улым Мик җыелышта өлкән булып хезмәт итә, һәм алар хатыны Моника белән бергәләп пионер булып хезмәт итәләр. Улым Габриель дә өлкән, алар хатыны Амбра белән Италиядә яшиләр. Самира пионер булып хезмәт итә. Моннан тыш, ул Бәйтелгә ярдәм итә.

Сул яктан уң якка: Сильвия белән Венесуэла филиалында. Өлкән улыбыз Мик хатыны Моника белән. Кызыбыз Самира. Улыбыз Габриель хатыны Амбра белән

МИН БЕРНӘРСӘГӘ ДӘ ҮКЕНМИМ

Әйе, тормышымда күп кискен борылышлар булды. Әмма мин бер карарыма да үкенмим. Мин Йәһвә биргән йөкләмәләрне һәм аның фатихаларын бик кадерлим. Еллар дәвамында мин Йәһвә белән дус булу никадәр мөһим икәнлеген аңладым. Нинди генә карарлар кабул итсәк тә, мөһим карарлармы я кечкенә карарлармы, Йәһвә «һәркайсы акылдан өстенрәк тынычлык» бирә ала (Флп. 4:6, 7). Безгә Сильвия белән Бәйтел хезмәте бик ошый. Үткәндәгеләргә карап, без Йәһвә аның ихтыяры буенча кабул иткән бар карарларыбызны фатихалаганын күрәбез.