Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

23 ӨЙРӘНҮ МӘКАЛӘСЕ

Йәһвә белән син ялгыз түгел

Йәһвә белән син ялгыз түгел

«Йәһвә үзен чакыручыларның барысына якын» (ЗӘБ. 145:18).

28 ҖЫР Кем Йәһвәнең дусты була ала?

БУ МӘКАЛӘДӘ *

1. Ни өчен Йәһвәнең хезмәтчеләре кайвакыт үзләрен ялгыз хис итә?

ЯЛГЫЗЛЫК хисе барыбызга да таныш. Кайберәүләрнең күңелләрендә ул кыска вакытка туа. Ә кемдер бу хис белән еллар буе көрәшә. Кайвакыт кеше үзен хәтта кешеләр арасында да ялгыз хис итә. Кемгәдер, мәсәлән, яңа җыелышта дуслар табу авыр. Ә тату гаиләдә үскән кайбер кардәшләр, башка урынга күченгәч, туганнарын бик сагына. Башкалар якын кешеләрен югалтканга ялгызлык хисе кичерә, ә кайберәүләр, аеруча хакыйкатькә яңа гына килгәннәр, үзләрен ялгыз хис итә, чөнки туганнары һәм дуслары аларның карашларын уртаклашмый я хәтта каршы килә.

2. Без бу мәкаләдә нинди сораулар карап китәрбез?

2 Йәһвә безне бик яхшы аңлый һәм безнең турында барысын белә. Ул безнең ялгыз булуыбызны күрә һәм безгә ярдәм итә. Йәһвә моны ничек эшли? Без үзебез ялгызлык белән ничек көрәшә алабыз? Җыелыштагы кардәшләргә без ничек булыша алабыз? Әйдәгез, белик.

ЙӘҺВӘ ХИСЛӘРЕБЕЗГӘ ИГЪТИБАРЛЫ

Йәһвә, Ильясны ялгыз булмаганында ышандырыр өчен, фәрештәсен җибәргән (3 нче абзацны кара.)

3. Йәһвә Ильясны ничек кайгырткан?

3 Йәһвә үз хезмәтчеләренең иминлеге хакында кайгырта. Ул безнең барыбызга да бик якын. Берәрсе боекса, Йәһвә шунда ук моңа игътибар итә (Зәб. 145:18, 19). Әйдәгез, Йәһвәнең Ильяс пәйгамбәргә ничек ярдәм иткәнен исебезгә төшерик. Ильяс Исраил халкының караңгы чорында хезмәт иткән. Хакимлеккә ия кешеләр Йәһвәдән читкә борылган һәм аның хезмәтчеләрен каты эзәрлекләгән, аеруча алар Ильяс пәйгамбәрне үтерергә теләгән (1 Пат. 19:1, 2). Ильяс бөтен пәйгамбәрләр арасында берүзе генә исән калган дип уйлаган, һәм бу фикер аңа тынгы бирмәгән (1 Пат. 19:10). Йәһвә Ильясның борчылуларын шунда ук күреп алган һәм, аны ныгытыр өчен, үзенең фәрештәсен җибәргән. Шул фәрештә Ильяска, аңардан башка, әле күп тугры хезмәтчеләр бар дип әйткән (1 Пат. 19:5, 18). Димәк, Ильяс ялгыз булмаган!

4. Туганнары һәм дуслары калдырып киткән хезмәтчеләре турында Йәһвә ничек кайгырта? Марк 10:29, 30 дагы сүзләр моны ничек күрсәтә?

4 Йәһвә кайберәүләргә, үзенең хезмәтчесе булып китәр өчен, күп нәрсәне югалтырга кирәк булачагын аңлый. Мәсәлән, кайберәүләрдән туганнары һәм дуслары баш тарткан. Бер очракта рәсүл Петер Гайсәдән: «Менә, без, бөтен нәрсәбезне калдырып, сиңа ияреп киттек. Безгә моның өчен нәрсә булачак?» — дип сораган (Мат. 19:27). Күрәсең, аның тавышында борчылу хисе чагылгандыр. Петернең соравына җавап итеп Гайсә аның шәкертләре зур рухи гаиләгә ия булачак дип вәгъдә иткән. (Марк 10:29, 30 укы.) Йәһвә үзенә хезмәт итәргә теләгән кешеләрне ярдәмсез калдырмаячагында ышандыра (Зәб. 9:10). Әйдәгез, ялгызлык хисе белән көрәшкәндә, Йәһвәдән нинди ярдәм алып булганын карап китик.

ЯЛГЫЗЛЫК ХИСЕН КИЧЕРСӘГЕЗ, НӘРСӘ ЭШЛӘП БУЛА?

5. Йәһвәнең безне ничек кайгыртканы турында уйлану безгә ничек ярдәм итә?

5 Йәһвәнең үзегезгә ничек ярдәм иткәненә игътибар итегез (Зәб. 55:22). Бу сезгә үз ситуациягезгә киңрәк карарга булышыр. Туганнары Йәһвәгә хезмәт итмәгән Кэрол * исемле кияүдә булмаган апа-кардәш болай ди: «Йәһвәнең миңа элек ничек ярдәм иткәнен исемә төшергәндә, ялгызлык хисе калдыра. Бу Йәһвә мине киләчәктә дә калдырмаячагына ышандыра».

6. 1 Петер 5:9, 10 да язылган сүзләр безгә ялгызлык белән көрәшергә ничек ярдәм итә ала?

6 Йәһвә башка кардәшләргә ничек ярдәм иткәне турында уйланыгыз. (1 Петер 5:9, 10 укы.) Хироси исемле абый-кардәшнең туганнары хакыйкатьтә булмаса да, ул еллар буе Йәһвәгә тугры хезмәт итә. Ул болай ди: «Болай карасаң, җыелышта һәркемнең ниндидер авырлыклары бар, әмма алар бирешми. Моны аңлау хакыйкатьтә үзләре генә булган кардәшләргә бирешмәскә көч бирә».

7. Дога сезгә ничек ярдәм итә?

7 Регуляр рәвештә дога кылыгыз, Изге Язмаларны укыгыз һәм җыелыш очрашуларын калдырмагыз. Йәһвәгә дога кылганда, үз хисләрегезне бушатыгыз (1 Пет. 5:7). Масиель исемле яшь хатын-кыз Йәһвә Шаһите булып киткәч, гаиләсе аңардан баш тарткан. Ул болай дип сөйли: «Ялгызлык хисен җиңәргә миңа дога булышты. Йәһвә минем өчен чын Ата булды. Көненә берничә тапкыр дога кыла идем һәм күңелемдә булганның барысын да сөйли идем».

Күп кенә кардәшләребез, сайтыбыздан аудиоязмаларны тыңлаганда, үзләрен яхшырак хис итә (8 нче абзацны кара.) *

8. Изге Язмаларны уку һәм аның нигезендә уйлану сезгә ничек ярдәм итә?

8 Изге Язмаларны регуляр рәвештә укыгыз һәм Йәһвәнең шәхсән сезне яратуында ышандыручы шигырьләргә игътибар итәргә тырышыгыз. Бьянка исемле апа-кардәшебезне еш кына гаиләдәгеләре әрли. Ул болай ди: «Минем авырлыкларыма охшаш авырлыкларга очраган Йәһвәнең борынгы һәм бүгенге хезмәтчеләре турында уйлану миңа бик ярдәм итә. Бу мине бик ныгыта». Кайбер мәсихчеләр үзләрен ныгыткан шигырьләрне ятлый, мәсәлән Зәбур 27:10 ны я Ишагыя 41:10 ны. Башка кардәшләр, җыелышка әзерләнгәндә я шәхси өйрәнү үткәргәндә, басмаларның аудиосын тыңлый.

9. Җыелыш очрашулары сезгә нинди файда китерә?

9 Бер очрашуны да калдырмаска тырышыгыз. Сезне җыелыштагы программа һәм кардәшләр белән аралашу дәртләндерәчәк (Евр. 10:24, 25). Өстәрәк искә алынган Масиель болай ди: «Мин бик оялчан булсам да, җыелыш очрашуларын калдырмаска һәм комментарийлар бирергә тәвәккәл. Бу миңа үземне җыелышның өлеше итеп хис итәргә булыша».

10. Ни өчен кардәшләр белән дуслашу мөһим?

10 Җыелышта дуслар табыгыз. Һичшиксез, сез башкалардан күп нәрсәгә өйрәнә аласыз. Шуңа күрә кардәшләр белән танышырга тырышыгыз. Төрле яшьтә я төрле культурадан булуыгыз киртә булмасын. Изге Язмаларда әйтелгәнчә, өлкән яшьтәгеләр зур тормыш тәҗрибәсенә ия (Әюп 12:12). Шул ук вакыт олы яшьтәгеләр яшьләрдән күп нәрсәгә өйрәнә ала. Давыт белән Йонафан арасында зур яшь аермасы булган, әмма бу аларга якын дуслар булып китәргә комачауламаган (1 Иш. 18:1). Авыр чакларда алар бер-берсенә терәк булган, һәм бу аларга Йәһвәгә тугры булып калырга булышкан (1 Иш. 23:16—18). Гаиләсендә берүзе генә Йәһвәгә хезмәт иткән Ирина болай ди: «Җыелыштагы кардәшләр безнең өчен әти-әниләребез я туганнарыбыз кебек якын булып китә ала. Шулай итеп Йәһвә безнең эмоциональ ихтыяҗларыбызны канәгатьләндерә».

11. Якын дуслык нәрсәгә нигезләнә?

11 Яңа дуслар табу авыр булырга мөмкин, аеруча оялчан кеше булсагыз. Ратна исемле апа-кардәшебез бу сүзләр белән тулысынча риза. Табигате буенча оялчан бу апа-кардәш болай ди: «Мин җыелыштагы кардәшләремнең ярдәменә мохтаҗ икәнлегемне таныдым. Үз хисләреңне бушату авыр булырга мөмкин, әмма ачык аралашу — якын дуслыкның нигезе». Сезнең дусларыгыз сезгә ярдәм итәргә тели. Әмма, сез аларга үз хисләрегезне сөйләп бирмәсәгез, алар сезгә ничек ярдәм итә алсын?

12. Җыелышта дуслар табарга безгә нәрсә булышыр?

12 Кеше белән вәгазьгә чыгу — аның белән дуслашыр өчен яхшы мөмкинлек. Өстәрәк искә алынган Кэрол болай ди: «Мин бергә вәгазьләгән я теократик эшләрдә катнашкан күп кенә апа-кардәшләр белән дуслаштым. Инде күп еллар Йәһвә мине бу иптәш кызларым аша ныгытып тора». Әйе, җыелыштагы кардәшләр белән җылы мөнәсәбәтләр үстерү үтә мөһим. Дусларыбыз аша Йәһвә безгә ялгызлык хисен җиңәргә булыша (Гыйб. сүз. 17:17).

БАШКАЛАРГА ҮЗЛӘРЕН ГАИЛӘДӘ КЕБЕК ХИС ИТӘРГӘ БУЛЫШЫГЫЗ

13. Һәрберебездә нинди җаваплылык бар?

13 Һәрберебез җыелышта җылылык һәм тынычлык хөкем сөрсен өчен үз өлешен кертә ала (Яхъя 13:35). Безнең җылы сүзебез я игелекле эшебез башкаларны канатландыра ала! Бер апа-кардәш болай дип әйтә: «Мин Изге Язмаларны өйрәнгәндә, җыелыштагылар минем өчен гаилә булып китте. Алар миңа ярдәм итмәсә, мин Йәһвә Шаһите булмас идем». Ә сез гаиләсендә берүзе генә Йәһвә Шаһите булган кардәшкә ничек ярдәм итә аласыз?

14. Җыелышның яңа әгъзалары белән ничек дуслашып була?

14 Кеше белән дуслашыр өчен, үзегез беренче адым ясагыз. Өйрәнүчеләр, яңа гына суга чумдырылганнар һәм башка җыелыштан күчкән кардәшләр үзләрен иркен хис итсен өчен, җылы атмосфера булдырырга тырышыгыз (Рим. 15:7). Әмма кардәшне җылы сәламләү генә җитми. Безнең максатыбыз — аның белән дуслашу. Бу максатка ирешер өчен, эчкерсез кызыксыну күрсәтегез. Кешенең эшенә тыкшынмыйча, аның нинди авырлыкларга очраганын белергә тырышыгыз. Шуны да исәпкә алыгыз: кайберәүләргә үз хисләрен сөйләү авыр. Шуңа күрә, аеруча сораулар биргәндә, ихтирамлы һәм әдәпле булыгыз. Кешенең хәлләре белән кызыксыныгыз һәм сабырлык күрсәтеп тыңлагыз. Әйтик, кардәшнең хакыйкатькә ничек килгәне турында сорап була.

15. Рухи яктан җитлеккән кардәшләр җыелыштагыларга нинди ярдәм күрсәтә ала?

15 Җыелыштагы кардәшләр бер-берсе турында эчкерсез кызыксынганда, аларның иманнары ныгый. Башкалар турында беренче чиратта рухи яктан җитлеккән кардәшләр, аеруча өлкәннәр, кайгыртырга тиеш. Мелиссаны хакыйкатьтә әнисе генә тәрбияләгән. Мелисса болай дип исенә төшерә: «Еллар дәвамында җыелыштагы абый-кардәшләр минем турында аталарча кайгыртты һәм миңа үз вакытларын жәлләмәде. Мин үз рәхмәтләремне сүзләр белән дә әйтеп бетерә алмыйм. Хисләремне бушатырга кирәк булганда, алар тыңларга һәрвакыт әзер иде». Маурисио исемле кардәш белән өйрәнгән абый-кардәш җыелыштан читләшкәч, Маурисио үзен ялгыз хис иткән. Ул болай дип сөйли: «Миңа өлкәннәр бик нык булышты. Алар минем белән күп вакыт үткәрде: минем белән еш аралашты, хезмәткә алды һәм шәхси өйрәнүдә тапкан кызыклы фикерләре белән бүлеште. Без хәтта бергәләп спорт белән шөгыльләндек». Хәзер Мелисса һәм Маурисио Бәйтелдә хезмәт итәләр.

Сезнең җыелышыгызда юатуга мохтаҗ кардәшләр бармы? (16—19 нчы абзацларны кара.) *

16, 17. Безнең башкаларга ярдәм итәр өчен тагын нинди мөмкинлекләр бар?

16 Гамәли ярдәм күрсәтегез (Гәл. 6:10). Үз туган җирләреннән еракта хезмәт иткән Лео исемле миссионер болай дип сөйли: «Авыр хәлгә эләксәң, хәтта гади игелекле эш зур ярдәм булып тоела. Бер очрак искә төшә. Мин авариягә эләктем. Өйгә мин бик арыган хәлдә кайтып җиттем, һәм шул вакыт бер мәсихче ирле-хатынлы пар мине үзләренә ашап алырга чакырды. Мин нәрсә ашаганыбызны хәтерләмим, әмма аларны мине зур игътибар белән тыңлаулары әле дә хәтеремдә. Бу миңа бик нык ярдәм итте!»

17 Без барыбыз да конгрессларга йөрергә яратабыз. Конгрессларда без кардәшләребез белән күрешәбез һәм программа турында фикер алыша алабыз. Әмма Кэрол исемле апа-кардәш өчен конгресслар — чын сынау. Ул болай дип сөйли: «Конгресска килгәч, йөзләгән һәм хәтта меңләгән кардәшне күрәсең, һәм аларның шактый өлеше — ирле-хатынлы парлар. Ә мин ялгыз. Андый чакларда ялгызлык хисе аеруча нык сиздерә». Шулай ук тол булып калган апа я абый-кардәшләргә дә беренче мәртәбә берүзләренә конгресска килү авыр булырга мөмкин. Сез конгресска килү авыр булган берәр кардәшне беләсезме? Ник аңа гаиләгез белән бергә конгресска барырга тәкъдим итеп карамаска?

18. 2 Көринтлеләргә 6:11—13 тә язылган сүзләрне дуслык очрашуларын планлаштырганда ничек кулланып була?

18 Бергәләп вакыт үткәрегез. Кунакка һәм дуслык очрашуларына төрле кардәшләрне, аеруча үзләрен ялгыз хис иткән кардәшләрне, чакырыгыз. Образлы әйткәндә, «йөрәгегезне киң итеп ачыгыз». (2 Көринтлеләргә 6:11—13 укы.) Мелисса болай дип исенә төшерә: «Кардәшләр безне әниебез белән кунакка чакырганда я бергәләп отпускыга барырга тәкъдим иткәндә, бу күңелебезне бик җылыта иде». Ә сез җыелышыгызда берәр кардәшкә игътибар бирә аласызмы?

19. Җыелышта кем һәм кайчан аеруча ярдәмгә мохтаҗ булырга мөмкин?

19 Кайбер көннәрне кардәшләр үзләрен аеруча ялгыз хис итәргә мөмкин. Мәсәлән, аларга бәйрәмнәр вакытында хакыйкатьтә булмаган туганнары арасында булу бик авыр. Башкалары билгеле бер көннәр якынлашканда, мәсәлән якын кешенең үлгән көне килеп җиткәндә, аеруча нык кайгырырга мөмкин. Андый кардәшләргә бергә вакыт үткәрергә тәкъдим итсәк, алар безнең кайгыртуыбызны сизәр (Флп. 2:20).

20. Гайсәнең Маттай 12:48—50 дә әйткән сүзләре үзләрен ялгыз хис иткән кардәшләрне ничек ныгыта ала?

20 Аллаһы хезмәтчеләре төрле сәбәпләр аркасында үзләрен ялгыз хис итәргә мөмкин. Әмма шуны онытмыйк: Йәһвә безнең йөрәгебездә ни булганын яхшы белә. Ул безне һәрвакыт юата һәм еш кына — кардәшләр аша. (Маттай 12:48—50 укы.) Без дә ярдәмгә мохтаҗ булган кардәшләргә ярдәм итсәк, Йәһвәгә аның кайгыртуы өчен рәхмәтле булуыбызны күрсәтербез. Нинди генә хисләр безне биләп алмасын, без беркайчан да берүзебез калмабыз. Йәһвә Аллаһы безнең яныбызда!

46 ҖЫР Рәхмәт сиңа, Йәһвә

^ 5 абз. Сез үзегезне ялгыз хис итәсезме? Ул чакта шуны онытмагыз: Йәһвә сезнең хисләрегезне аңлый һәм сезгә ярдәм итәргә тели. Бу мәкаләдә без ялгызлык хисен ничек җиңеп булганын карап китәрбез һәм андый хисләр белән көрәшкән кардәшләргә ничек булышып булганын белербез.

^ 5 абз. Кайбер исемнәр үзгәртелгән.

^ 60 абз. ИЛЛЮСТРАЦИЯЛӘРГӘ АҢЛАТМА: хатынын югалткан абый-кардәш, үзен ялгыз хис иткәндә, сайтыбыздан Изге Язмаларны һәм басмаларны тыңлый.

^ 62 абз. ИЛЛЮСТРАЦИЯЛӘРГӘ АҢЛАТМА: әти кеше үз кызы белән өлкән яшьтәге абый-кардәшкә күчтәнәч алып килгән.