Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

25 ӨЙРӘНҮ МӘКАЛӘCЕ

«Кечеләрнең» берсен дә рәнҗетмәгез

«Кечеләрнең» берсен дә рәнҗетмәгез

«Шул кечеләрнең берсенә дә түбәнсетеп карамагыз» (МАТ. 18:10).

113 ҖЫР Тыныч-тату яшибез

БУ МӘКАЛӘДӘ *

1. Йәһвә һәрберебез өчен нәрсә эшләгән?

ЙӘҺВӘ һәрберебезне үзенә җәлеп иткән (Яхъя 6:44). Моның ни аңлатканын уйлап кына карагыз. Миллиардлаган кешеләр арасында ул сезне күреп алган, сезнең йөрәгегездә аңа карата ярату үсә алганына игътибар иткән (1 Елъ. 28:9). Йәһвә сезне белә, сезне аңлый һәм сезне бик ярата. Бу фикер чыннан да рухландыра!

2. Йәһвә һәрбер сарыгын кадерләгәнен күрсәтер өчен, Гайсә нинди мисал китергән?

2 Безнең турында назлы кайгырткан кебек, Йәһвә кардәшләребез турында да кайгырта. Бу фикерне аңлатыр өчен, Гайсә Йәһвәне көтүче белән чагыштырган. 100 сарыкның берсе адашып калса көтүче нәрсә эшләр? «Ул, 99 сарыгын тауларда калдырып, адашканын эзләп китмәсме?» Әлбәттә, ул аны эзләргә чыгар, ә тапкач, җәза бирмәс, киресенчә, ул аны тапканына шатланыр. Бу мисал күрсәткәнчә, һәрбер сарык Йәһвә өчен кадерле. Күктәге Атабыз «бу кечеләрнең берсенең дә һәлак булуын теләми» (Мат. 18:12—14).

3. Бу мәкаләдә нинди сораулар каралачак?

3 Әлбәттә, без кардәшләребезне күңелсезләндерергә я алар өчен абыну ташы булырга теләмибез. Башкаларны рәнҗетмәс өчен, безгә нәрсәне истә тотарга кирәк? Ә башкалар безне рәнҗетсә, без үзебезне ничек тотарга тиеш? Бу сораулар шушы мәкаләдә каралачак. Әмма башта, әйдәгез, Маттай китабының 18 нче бүлегендә искә алынган «кечеләрнең» кем икәнен карап чыгыйк.

«КЕЧЕЛӘР» КЕМНӘР АЛАР?

4. «Кечеләр» кемнәр алар?

4 «Кечеләр» дигәндә, Гайсә төрле яшьтәге шәкертләрен күздә тоткан. Аларга ничәмә яшь кенә булмасын, алар чыннан да «балалар кебек», чөнки Гайсәнең өйрәтүләрен зур теләк белән кабул итә (Мат. 18:3). Аларның чыгышлары, культуралары һәм холыклары төрле булса да, алар Гайсәгә иман итә. Гайсә, үз чиратында, аларны бик ярата (Мат. 18:6; Яхъя 1:12).

5. Берәрсе Аллаһының хезмәтчеләрен рәнҗеткәндә, бу аңарда нинди хисләр уята?

5 «Кечеләрнең» һәрберсе Йәһвә өчен бик кадерле. Моны аңлар өчен, менә нәрсә турында уйлап карагыз. Сез балаларга ничек карыйсыз? Без барыбыз да балаларны яратабыз. Без аларны якларга телибез. Алар бит көчсез, тәҗрибәсез, һәм аларга зирәклек җитеп бетми. Билгеле, берәр кешенең начар мөгамәләгә очраганын күргәндә, без бик күңелсезләнәбез, әмма баланың начар мөгамәләгә дучар булуын күрсәк, безнең аеруча ачуыбыз чыга. Нәкъ шулай ук Йәһвә дә безне якларга тели. Берәрсе аның хезмәтчеләрен кимсеткәндә, бу аны күңелсезләндерә, хәтта ярсыта! (Ишаг. 63:9; Марк 9:42)

6. 1 Көринтлеләргә 1:26—29 буенча, бу дөнья Гайсәнең шәкертләренә ничек карый?

6 Тагын нинди мәгънәдә Гайсәнең шәкертләрен «кечеләр» дип атап була? Уйланыйк: кем бу дөньяда бөек дип санала? Бай, атказанган, хакимлеккә ия булган кешеләр. Мәсихнең шәкертләре турында алай дип әйтеп булмый. Дөнья карашыннан алар «кече» һәм әһәмиятсез. (1 Көринтлеләргә 1:26—29 укы.) Йәһвә исә үз хезмәтчеләренә гел башкача карый.

7. Йәһвә кардәшләр белән ничек мөгамәлә итүебезне тели?

7 Йәһвә инде күп еллар хакыйкатьтә булган хезмәтчеләрен дә, яңа хезмәтчеләрен дә бик ярата. Алар Йәһвә өчен кадерле икән, безнең өчен дә кадерле булырга тиеш түгелме соң? Без кайбер кардәшләрне түгел, ә «бөтен кардәшлекне яратырга» телибез (1 Пет. 2:17). Шуңа күрә аларны яклар өчен һәм кайгыртыр өчен кулыбыздан килгәннең барысын эшлик. Берәр кардәшне рәнҗеткәнебезне абайласак, үзебезне бернәрсә булмагандай тотмыйк һәм кардәш үзе үпкәләүчән дип уйламыйк. Ни сәбәпле кардәш үпкәләргә мөмкин? Бәлки, алган тәрбиясе аркасында, ул үзен түбән бәялидер, ә бәлки, ул, хакыйкать белән күптән түгел генә танышканга, кардәшләрнең кимчелекләренә дөрес карарга өйрәнмәгән әле. Сәбәбе нинди генә булмасын, без мөнәсәбәтләребезне җайга салырга тиеш. Шул ук вакыт үпкәләгән кардәш тә үпкәләүчән булу начар сыйфат икәнлеген танырга һәм үзгәрергә тырышырга тиеш. Бу аңа җан тынычлыгы һәм башкалар белән яхшы мөнәсәбәтләр сакларга булышыр.

БАШКАЛАРНЫ ҮЗЕГЕЗДӘН ӨСТЕН КҮРЕГЕЗ

8. Гайсәнең шәкертләренә нинди караш тәэсир иткән?

8 Нинди контекстта Гайсә «кечеләрне» искә алган? Аның шәкертләре аңа мондый сорау биргән булган: «Күкләр Патшалыгында кем иң бөеге?» (Мат. 18:1) Ул вакытларда күп кенә яһүдләр югары дәрәҗәгә ия булырга омтылган. Бер галим болай дип аңлата: «Кешеләр хөрмәт, абруй, дан, башкаларның хуплавы өчен яшәгән һәм үлгән».

9. Гайсәнең шәкертләренә нинди сыйфат үстерергә кирәк булган?

9 Ана сөте белән сеңгән ярышу рухыннан арыныр өчен, шәкертләргә күп тырышлыклар куярга кирәк булачагын Гайсә бик яхшы белгән. Ул аларга болай дигән: «Арагызда иң бөеге — кече кебек, җитәкче хезмәтче кебек булсын» (Лүк 22:26). Башкаларны үзебездән өстен күрергә тырышканда, без үзебезне «кечеләр» кебек тотабыз дип әйтеп була (Флп. 2:3). Басынкылык сыйфатын үстерсәк, без, мөгаен, башкаларны азрак үпкәләтербез.

10. Безгә Паулның нинди киңәшен истә тотарга кирәк?

10 Бар кардәшләр дә теге я бу ягы белән бездән яхшырак. Аларның яхшы сыйфатларына игътибарыбызны тупларга тырышсак, моны күрү авыр булмас. Безгә рәсүл Паулның көринтлеләргә биргән мондый киңәшенә колак салырга кирәк: «Сине башка кешедән кем өстен куя? Син алмаган берәр нәрсә бармы? Ә инде алгансың икән, ни өчен алмагандай мактанасың?» (1 Көр. 4:7) Безгә үзебезгә артык игътибар җәлеп итүдән яисә үзебезне башкалардан яхшырак дип санаудан качарга кирәк. Берәр абый-кардәш дәртләндергеч нотыклар сөйләсә яисә берәр апа-кардәш күп өйрәнүләр башласа, алар бөтен данны Йәһвәгә бирергә тиеш.

ИХЛАС КҮҢЕЛДӘН КИЧЕРЕГЕЗ

11. Патша һәм кол турындагы мисалның асылы нәрсәдә?

11 Башкалар өчен абыну ташы булудан кисәткәч, Гайсә патша һәм кол турындагы мисалны сөйләгән. Патша үз колына түләп бетерә алмаслык бурычын бәхилләгән. Соңрак шул кол үз иптәшенең кечкенәрәк бурычын бәхилләргә теләмәгән. Ахыр чиктә патша шул мәрхәмәтсез колны төрмәгә ташлаган. Моннан нинди сабак алып була? Гайсә болай дип аңлаткан: «Кардәшегезне ихлас күңелдән кичермәсәгез, күктәге Атам да сезнең белән шулай эшләячәк» (Мат. 18:21—35).

12. Кардәшебезне кичерергә теләмәсәк, бу башкаларга нинди зыян китерер?

12 Бу колның ничек эш итүе үзенә генә түгел, ә башкаларга да зыян китергән. Беренчедән, ул үз дустын «төрмәгә утырткан», «бурычын түләп бетергәнче, шунда тотарга кушкан». Икенчедән, «башка хезмәтчеләр, моны күреп, бик нык боекканнар». Безнең дә тәртибебез башкаларга тәэсир итми калмый. Берәрсе безне рәнҗетсә, ә без кичерергә теләмәсәк, бу нәрсәгә китерер? Беренчедән, кешене кичерүдән, игътибардан һәм яратудан мәхрүм итеп, без аңа эмоциональ зыян китерербез. Икенчедән, җыелыштагылар да безнең теге кардәш белән тыныч мөнәсәбәтләр булмавын күреп күңелсезләнер.

Сез үпкә тотарсызмы яисә ихлас күңелдән кичерерсезме? (13, 14 нче абзацларны кара.) *

13. Бер пионер апа-кардәшнең мисалы безне нәрсәгә өйрәтә?

13 Без кардәшләребезне кичергәндә, бу үзебезгә дә, аларга да файда китерә. Бер пионер апа-кардәшнең мисалы моны раслый. Аны Кри́стал дип атыйк. Аны җыелыштагы бер апа-кардәш рәнҗеткән. Кристал болай дип сөйли: «Ул апа-кардәшнең тупас сүзләре йөрәгемне пычактай телгәли иде. Мин хәтта аның белән бер төркемдә вәгазьләргә теләми идем. Хезмәттәге ашкынуым да, шатлыгым да сүрелде». Кристал аның үпкәләр өчен сәбәбе бар дип уйлаган, шулай да ул бу хисләргә бирелеп үзен жәлләп утырмаган. Аңа «Күзәтү манарасы» 1999 ел, 15 октябрь чыгарылышындагы «Прости от сердца» дигән мәкалә бик булышкан. Кристал бу мәкаләдәге киңәшләрне кулланырга һәм кардәшен кичерергә булган. Ул болай дип сөйли: «Без барыбыз да яңа шәхес булып киенер өчен күп тырышлык куябыз. Йәһвә барыбызны да көн саен ихлас күңелдән кичерә. Мин дә кичергәч, өстемнән тау төшкән кебек булды һәм шатлыгым кайтты».

14. Маттай 18:21, 22 буенча, Петергә, күрәсең, нәрсә эшләргә авыр булган һәм без Гайсәнең җавабыннан нәрсәгә өйрәнәбез?

14 Без кичерергә кирәклеген беләбез, әйе, алай эш итү дөрес. Әмма кичерү кайвакыт җиңел түгел. Рәсүл Петергә дә бу хисләр таныш булгандыр. (Маттай 18:21, 22 укы.) Кичерергә безгә нәрсә булышыр? Беренчедән, Йәһвәнең үзебезне ничәмә тапкыр кичергәне турында уйланыгыз (Мат. 18:32, 33). Без кичерүгә лаек түгел, әмма Аллаһы безне ихластан кичерә (Зәб. 103:8—10). Без исә «бер-беребезне яратырга бурычлы», шуңа күрә кичерергәме, юкмы икәнлеген без сайламыйбыз. Без кардәшләрне кичерергә тиеш (1 Яхъя 4:11). Икенчедән, кичерү нинди файда китергәне турында уйланыгыз. Кичерсәк, без үзебезне рәнҗеткән кешегә ярдәм итәрбез, җыелышның бердәмлегенә өлеш кертербез, Йәһвә белән дуслыгыбызны ныгытырбыз һәм күңелебездәге авыр йөктән арынырбыз (2 Көр. 2:7; Көл. 3:14). Өченчедән, безне кичерергә өйрәткән Аллаһыга дога кылыгыз. Шайтанга кардәшләрегез белән тыныч мөнәсәбәтләрегезне җимерергә юл бирмәгез (Эфес. 4:26, 27). Шайтанның тозагына эләкмәс өчен, безгә Йәһвәнең ярдәме кирәк.

ҮПКӘ ХИСЕ КҮҢЕЛЕГЕЗДӘ ОЯЛАМАСЫН

15. Көләсәйлеләргә 3:13 буенча, кардәшне берничек тә кичерә алмасак, нинди адымнар ясап була?

15 Әгәр дә сезгә кардәшне кичерү авыр булса һәм сез аның үзегезне үпкәләткәнен берничек тә оныта алмасагыз, нәрсә эшләп була? Тынычлык булдырыр өчен, бар көчегезне куегыз. Йәһвәгә кайнар дога кылыгыз, ул сезне рәнҗеткән кешене фатихаласын дип сорагыз һәм сезгә шул кардәшнең яхшы сыйфатларын күрергә булышсын дип үтенегез. Йәһвә бит шул кардәшне бу сыйфатлары өчен кадерли дә (Лүк 6:28). Кардәшне болай гына кичерә алмасагыз, аның белән ничек сөйләшеп булганы турында уйланыгыз. Кардәш сезне юри үпкәләтте дип уйламагыз (Мат. 5:23, 24; 1 Көр. 13:7). Ә әгәр кардәш татулашырга теләмәсә? Аңа карата сабыр булыгыз һәм бирешмәгез. (Көләсәйлеләргә 3:13 укы.) Иң мөһиме, йөрәгегездә ачу хисенә тамыр җәергә юл бирмәгез, югыйсә бу Йәһвә белән мөнәсәбәтләрегезгә зыян китерер. Шулай эшләсәгез, Йәһвәне яратуыгыз ап-ачык булыр (Зәб. 119:165). Бернәрсә дә сезнең өчен абыну ташы булмасын.

16. Барыбызның да нинди җаваплылыгы бар?

16 «Бер көтү» буларак, «бер көтүченең» җитәкчелеге буенча Аллаһыга хезмәт итәргә без бик шат! (Яхъя 10:16) «Йәһвә ихтыярын үтәр өчен оештырылган халык» дигән китапның 165 нче битендә болай дип әйтелә: «Хәзер син дә, кардәшләр белән хезмәттәшлек итеп, бердәмлекне сакларга бурычлысың. [...] Кардәшләребезгә кеше күзлегеннән түгел, ә Йәһвә карашы белән карарга өйрәнсәк, без алга таба да алар белән тыныч-тату яшәрбез». Йәһвә өчен без барыбыз да кадерле кечкенә балалар. Ә сез кардәшләрегезгә шулай карыйсызмы? Кардәшләргә ярдәм итәр өчен һәм аларны кайгыртыр өчен эшләгән һәр эшегезне дә Йәһвә күрә һәм кадерли (Мат. 10:42).

17. Без нәрсә эшләргә тәвәккәл?

17 Без кардәшләребезне яратабыз. Шуңа күрә «кардәшебез юлына абыну ташы яки киртә куймаска тәвәккәл» (Рим. 14:13). Без кардәшләрне үзебездән өстен күрәбез һәм аларны ихлас күңелдән кичерәбез. «Тынычлыкка һәм бер-беребезне ныгытуга өлеш кертүче нәрсәләргә омтылыйк» (Рим. 14:19). Бернәрсә дә безнең өчен абыну ташы булмасын!

130 ҖЫР Кичерүчән булыгыз

^ 5 абз. Камилсезлек аркасында, без кайвакыт, башкаларны рәнҗетеп, нәрсәдер әйтеп куябыз я эшләп ташлыйбыз. Андый очракта без ничек эш итәбез? Без кардәшебез белән мөнәсәбәтләрне кайтарырга тырышабызмы? Без беренче булып гафу үтенәбезме? Яисә без, кеше үпкәләсә, бу аның проблемасы дип уйлыйбызмы? Ә бәлки, киресенчә, без үзебез еш үпкәлибездер? Алай булса, без, үзебезне аклап: «Нәрсә эшлисең инде? Мин шундый кеше»,— дип әйтәбезме? Яисә без үпкәләүчәнлек — ул кимчелек һәм аның белән көрәшергә кирәк дип саныйбызмы?

^ 53 абз. ИЛЛЮСТРАЦИЯГӘ АҢЛАТМА: апа-кардәш икенчесенә үпкәләгән. Алар, күзгә-күз сөйләшеп, аңлашылмаучанлыкны чишә һәм шатлык белән хезмәт итә.