Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Сез беләсезме?

Сез беләсезме?

Гайсә көннәрендә кешеләр нинди салымнар түләргә тиеш булган?

БОРЫНГЫ вакыттан ук исраиллеләр хак гыйбадәт кылуга иганәләр биргән. Әмма Гайсәнең көннәрендә салым түләү бик катлаулы булып киткән һәм күпләр өчен йөк булган.

Һәр исраилле ир-ат изге чатырдагы, ә соңрак гыйбадәтханәдәге хезмәт өчен ел саен ярты шәкыл (ике драхма) салым түләгән. Беренче гасырда бу акча Һируд патша төзү эшләре алып барган гыйбадәтханәдә корбаннар китерү һәм шул гыйбадәтханәне кайгырту өчен кирәк булган. Бер очракта яһүдләр Петердән Гайсә бу салым турында нәрсә уйлый дип сораганнар. Гайсәнең җавабыннан аның бу салым түләүгә каршы булмаганы күренгән. Гайсә хәтта Петергә, бу салымны түләр өчен, кайдан акча табып булганын әйткән (Мат. 17:24—27).

Исраиллеләр гошерне, ягъни керемнең я җыйган өлешнең уннан бер өлешен, бирергә тиеш булганнар (Лев. 27:30—32; Сан. 18:26—28). Дини җитәкчеләр, төпченеп, халык хәтта «бөтнекнең, укропның һәм ак әниснең уннан бер өлешен бирергә» тиеш булган дип өйрәткән. Гайсә, канунчыларның һәм фарисейларның икейөзлелеген хөкем итсә дә, гошерне түләргә кирәк түгел дип өйрәтмәгән (Мат. 23:23).

Шул көннәрдә еврейләр Рим дәүләте салган төрле салымнарны да түләргә тиеш булган. Мәсәлән, җир хуҗалары салым түләгән. Ул салым 20—25 процент тәшкил иткән. Алар бу салымны акчалата я җыйган уңышлары белән түли алган. Һәр яһүд шулай ук бер динарлык салым түләгән. Фарисейлар, Гайсәдән салым турында сораганда, нәкъ бу салымны күздә тоткан. Гайсә аларга: «Кайсарныкын — кайсарга, ә Аллаһыныкын Аллаһыга бирегез»,— дип җавап биргән (Мат. 22:15—22).

Шулай ук билгеле бер регионнарга җибәрелгән я аннан кайтарылган әйберләр өчен дә салым түләнгән. Андый салымнарны портларда, күперләрдә, юл чатларында, шәһәр капкаларында һәм базарларда җыйганнар.

Римлылар таләп иткән салымнар чыннан да бик авыр йөк булган. Рим тарихчысы Тацит император Тиберий һәм Гайсә яшәгән көннәр турында болай дип язган: «Сурия һәм Яһүдия халкы зур салымнардан интеккән һәм аларны киметергә сораган».

Халыкны шулай ук салымны җыю рәвеше дә ярсыткан. Салым җыю хокукын аукционда сатып алганнар. Бу хокукны алган кешеләр салым җыючыларны яллаган. Тегеләре дә, болары да кешеләрдән артык күп акча җыйган. Күрәсең, Заккай исемле кешенең карамагында андый салым җыючылар булган (Лүк 19:1, 2). Моны исәпкә алып кешеләрнең зарлануына һәм салым җыючыларны нәфрәт итүләренә гаҗәпләнәсе юк.