Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Укучыларның сораулары

Укучыларның сораулары

Рәсүл Паул: «Канунны үтәү аша канун өчен үлдем»,— дип әйткәндә, нәрсәне күздә тоткан? (Гәл. 2:19)

Рәсүл Паул: «Мин, Аллаһы хакына тере булыр өчен, канунны үтәү аша канун өчен үлдем»,— дип язган булган (Гәл. 2:19).

Гәләтиялеләргә 2:19 да язылган сүзләрнең контексты мондый. Гәләтия җыелышындагы кардәшләрнең фикер йөртүенә ялган укытучылар тәэсир иткән. Алар, котылу алыр өчен, Муса канунын үтәргә һәм балаларны сөннәткә утыртырга кирәк дип өйрәткән. Паул Муса канунын үтәргә бүтән таләп ителмәгәнен белгән. Ул моны Гәләтиядәге кардәшләргә аңлатырга, ялган тәгълиматларның дөрес булмаганын күрсәтергә һәм гәләтиялеләрнең йолымга иманнарын ныгытырга тырышкан (Гәл. 2:4; 5:2).

Изге Язмаларда үлгән кеше бернәрсә дә белми һәм аңа инде бернәрсә дә тәэсир итми дип әйтелә (Вәг. 9:5). Паул «канун өчен үлдем» дип әйткәндә, нәкъ шуны әйтергә теләгән дә: хәзер инде аңа Муса кануны тәэсир итмәгән, ул аны үтәргә тиеш булмаган. Шул ук вакыт, Гайсәнең йолым корбанына иман иткәнгә, Паул «Аллаһы хакына тере» булып киткән.

Ә нинди мәгънәдә Паул «канунны үтәү аша» канун өчен үлгән? Бу сүзләрне әйтер алдыннан, Паул: «Кеше канун эшләре аша түгел, ә Гайсә Мәсихкә иман итүе аша гына тәкъва дип игълан ителә»,— дигән (Гәл. 2:16). Канунның мөһим максаты булган. Паул гәләтиялеләргә болай дип әйткән: «Ул җинаятьләрне ачыклар өчен өстәлгән булган һәм вәгъдә алган токым килгәнгә кадәр гамәлдә калган» (Гәл. 3:19). Әйе, Муса кануны шуны күрсәткән: камилсез, гөнаһлы кешеләр Канун таләпләрен камил рәвештә үти алмый һәм алар камил корбанга мохтаҗ. Бу мәгънәдә Канун кешеләрне вәгъдә ителгән токымга, ягъни Гайсә Мәсихкә, алып барган. Гайсә Мәсихкә иман иткән кеше Аллаһы күзендә тәкъва дип игълан ителә (Гәл. 3:24). Паул нәкъ Муса кануны аңа Гайсә Мәсихне кабул итәргә һәм аңа иман итәргә булышкан дип әйтә. Шулай итеп, Паул «Аллаһы өчен тере» булган. Әйе, Паул Канун таләпләрен үтәргә тиеш булмаган, чөнки ул «канун өчен үлгән», әмма Аллаһының законнарына ул буйсынып яшәгән.

Охшаш фикерне рәсүл Паул римлыларга да язган. Ул болай дигән: «Сез дә, кардәшләрем... хәзер Мәсих тәне аша Канун өчен үле. [...] ...Без Кануннан азат ителдек, чөнки без элек үзебезне тыеп торган канун өчен үле булып киттек» (Рим. 7:4, 6). Бу шигырьләрдә дә, Гәләтиялеләргә 2:19 да да Паул Муса канунын үтәмәгәнгә җәзага тартылу турында әйтми. Киресенчә, ул азатлык алу турында әйтә. Хәзер инде ул Канунга буйсынып яшәми. Мәсих йолымына иманы нигезендә ул Кануннан азат ителгән.