28 ӨЙРӘНҮ МӘКАЛӘСЕ
Аллаһыга карата курку-хөрмәт сезне яклап торсын
«Йәһвәгә карата курку-хөрмәт — тормыш чишмәсе» (ГЫЙБ. СҮЗ. 14:27).
122 ҖЫР Нык, какшамас булыгыз!
БУ МӘКАЛӘДӘ a
1, 2. Безнең ситуациябез Лутныкына кайсы яктан охшаш?
БҮГЕНГЕ көндә дөнья әхлакый яктан түбән тәгәри, шуңа күрә без Лутныкына охшаш хисләр кичерәбез. Ул «явыз кешеләрнең азгынлыкларыннан интегеп яшәгән», чөнки күктәге Атасының андый эшләрне нәфрәт иткәнен белгән (2 Пет. 2:7, 8). Аллаһыга карата курку-хөрмәт һәм аны ярату Лутны тирә яктагы кешеләрнең җирәнгеч эшләрен кире кагарга дәртләндергән. Без дә Йәһвәнең нормаларын санга сукмаган кешеләр арасында яшибез. Әмма моңа карамастан, без саф тормыш алып бара алабыз. Моның өчен безгә Аллаһыны яратырга һәм аңа карата курку-хөрмәт үстерергә кирәк (Гыйб. сүз. 14:27).
2 Йәһвә безне Гыйбрәтле сүзләр китабы ярдәмендә шулай эшләргә дәртләндерә дә. Бар мәсихчеләр — ир-атлар, хатын-кызлар, яшьләр һәм олы яшьтәгеләр — бу китаптагы киңәшләрдән файда ала ала.
АЛЛАҺЫГА КАРАТА КУРКУ-ХӨРМӘТ БЕЗНЕ ЯКЛЫЙ
3. Гыйбрәтле сүзләр 17:3 тән күренгәнчә, ни өчен безгә йөрәгебезне сакларга кирәк? (Шулай ук иллюстрацияне кара.)
3 Йөрәгебезне саклар өчен төп сәбәпләрнең берсе — Йәһвә йөрәгебезне тикшерә. Башкалардан аермалы буларак ул безнең асылыбызны күрә. (Гыйбрәтле сүзләр 17:3 укы.) Акылыбызны тормыш бирүче зирәклек белән тутырсак, без аның күңеленә хуш килербез (Яхъя 4:14). Без Шайтан һәм аның дөньясыннан килгән әхлакый һәм рухи агудан үзебезне саклыйбыз (1 Яхъя 5:18, 19). Йәһвәгә якынлашсак, безнең аңа карата ярату һәм хөрмәт хисе үсәр. Атабызны рәнҗетергә теләмәгәнгә, хәтта гөнаһ кылу турындагы уй да безнең өчен җирәнгеч булыр. Ниндидер начарлык кылырга вәсвәсә туганда, үзебезгә мондый сорау бирик: «Ничек инде мин үземә шулкадәр ярату күрсәткән Атамны рәнҗетә алыйм ди?» (1 Яхъя 4:9, 10)
4. Йәһвәгә карата курку-хөрмәт бер апа-кардәшкә гөнаһ кылу вәсвәсәсенә каршы торырга ничек булышкан?
4 Хорватиядә яшәүче Марта b исемле апа-кардәшнең гөнаһ кылу вәсвәсәсе туган. Ул болай дип язган: «Шул вакытта миңа аек фикер йөртү авыр иде. Гөнаһ шундый татлы булып күренә иде. Әмма Йәһвәне тирән хөрмәт итү мине яклады». Аллаһыга карата курку катыш ихтирам ничек яклый ала? Марта бу эшнең ачы нәтиҗәләре турында уйланган. Охшаш хәлгә эләксәк, әйдәгез, бу апа-кардәштән үрнәк алыйк. Гөнаһ кылуның иң куркыныч нәтиҗәсе: без Йәһвәнең йөрәген көендерербез һәм аңа мәңге хезмәт итү мөмкинлеген югалтырбыз (Ярат. 6:5, 6).
5. Лео кардәшнең очрагыннан нәрсәгә өйрәнеп була?
5 Без Йәһвәгә курку-хөрмәт күрсәтсәк, начар тәртипне аклап тормабыз. Конгода яшәүче Лео исемле абый-кардәш моны ачы тәҗрибәсеннән аңлаган. Суга чумдырылганнан соң дүрт ел үткәч, ул начар кешеләр белән аралаша башлаган. Лео үзе начар эшләр кылмаса, Йәһвәгә каршы гөнаһ кылмый дип уйлаган. Тиздән начар аралашу аркасында ул күп эчә башлаган һәм әхлаксызлык ятьмәсенә эләккән. Ул вакытларда Лео мәсихче әти-әнисенең үзен нәрсәгә өйрәткәннәре һәм элек ул никадәр бәхетле булганы турында уйланган. Моның нәтиҗәсе нинди булган? Ул акылына килгән. Өлкәннәрнең ярдәме белән ул Йәһвәгә кире кайткан. Бүген Лео бәхетле тормыш алып бара, ул өлкән һәм махсус пионер булып хезмәт итә.
6. Без хәзер нинди символик ике хатын турында фикер алышырбыз?
6 Гыйбрәтле сүзләр китабының 9 нчы бүлегендә без зирәклек һәм акылсызлык итеп сурәтләнгән ике хатын турында укыйбыз. (Римлыларга 5:14; Гәләтиялеләргә 4:24 белән чагыштыр.) Бүген Шайтан дөньясы кешеләрне җенси әхлаксызлык һәм порнография сазлыгына батырырга тырыша (Эфес. 4:19). Шуңа күрә безгә Йәһвәгә карата курку-хөрмәт үстерү һәм явыз эшләрдән читләшү үтә мөһим (Гыйб. сүз. 16:6). Бу бүлектә язылган сүзләр безгә барыбызга да — ир-атларга да, хатын-кызларга да — күп файда китерә ала. Бу хатыннарның икесе дә акылсызларга мөрәҗәгать итеп, асылда, «йортыма керегез», «ашап алырсыз» дип әйтә (Гыйб. сүз. 9:1, 5, 6, 13, 16, 17). Бу чакырулар бертөрле яңгыраса да, капма-каршы нәтиҗәләргә китерә.
АКЫЛСЫЗЛЫК ЮЛЫННАН БАРМАГЫЗ
7. Гыйбрәтле сүзләр 9:13—18 дән күренгәнчә, акылсыз хатынның чакыруын кабул иткән кешеләрне нәрсә көтә? (Шулай ук иллюстрацияне кара.)
7 Әйдәгез, «акылсыз хатынның» чакыруына игътибар итик. (Гыйбрәтле сүзләр 9:13—18 укы.) Бу хатын, бер дә оялмыйча, акылсыз кешеләрне үзенең йортына керергә һәм ашап алырга чакыра. Андый чакыру нәрсәгә китерә? Бу өзектә «ул хатынның өе гүр ияләре йорты» дип әйтелә. Бәлки, сез Гыйбрәтле сүзләр китабында охшаш образлар китерелгән башка өзекләрне дә исегезгә төшергәнсездер. Анда «азгын... бозык хатынның» «йорты үлемгә алып бара» дип әйтелә (Гыйб. сүз. 2:11—19). Ә Гыйбрәтле сүзләр 5:3—10 да «азгын хатынның» «аяклары үлемгә алып төшә» дип әйтелгән.
8. Без нинди сайлау алдында торырга мөмкин?
8 «Акылсыз хатынның» тавышын ишеткән кешеләр аның тәкъдимен кабул итәргәме, юкмы дигән сайлау алдында тора. Без дә охшаш хәлгә эләгергә мөмкин. Берәрсе безне җенси әхлаксызлык кылырга тартса я без порнографик материалга юлыксак, нәрсә эшләрбез?
9, 10. Ни өчен без җенси әхлаксызлыктан качабыз?
9 Без җенси әхлаксызлыктан уттан качкандай качабыз. «Акылсыз хатын»: «Урлап эчкән сулар татлы»,— дип әйтә. Нинди мәгънәдә андый «сулар татлы»? Изге Язмаларда ир белән хатын арасындагы җенси мөнәсәбәтләр чишмә сулары белән чагыштырыла (Гыйб. сүз. 5:15—18). Законлы никахтагы ир белән хатынга саф җенси мөнәсәбәтләре шатлык китерә. Бу «урлап эчкән сулар» белән чагыштырылган законсыз, әхлаксыз җенси мөнәсәбәтләрдән бик нык аерылып тора. Андый азгынлык кылган кешеләр, караклар кебек, моны еш кына яшертен эшли. Андый мөнәсәбәтләрен беркем күрми дип уйлаган кешеләргә «урлап эчкән сулары» татлы булып тоела. Нинди зур ялгышлык! Аллаһы алдында барысы да ап-ачык бит. Йәһвә белән мөнәсәбәтләрне югалту әллә татлы була аламы? Әлбәттә юк. Моннан да ачырак нәрсә юк! (1 Көр. 6:9, 10) Әмма андый эшләрнең башка ачы җимешләре дә бар.
10 Җенси әхлаксызлык оят хисенә, үзеңне кирәксез хис итүгә, никахтан тыш балага узуга һәм никахларның таркалуына китерә. Чыннан да, акылсыз хатынның «йортыннан» һәм ризыкларыннан читтә тору акыллы булыр иде. Рухи үлемнән тыш, күп кенә кешеләр йогышлы чирләр аркасында үлеп китә (Гыйб. сүз. 7:23, 26). Тугызынчы бүлекнең 18 нче шигырендә юкка гына аның «кунаклары кабер тирәнлекләрендә» дип әйтелмәгән. Ни өчен соң алайса күпләр акылсыз хатынның тәкъдимен кабул итә? (Гыйб. сүз. 9:13—18)
11. Ни өчен порнография карау бик зарарлы?
11 Күп кеше бүген порнография тозагына эләгә. Кайберәүләр порнография карауның бер зыяны да юк дип саный. Әмма чынлыкта порнография караган кешеләр аңа бик нык ияләшә һәм үз-үзләренә дә, башкаларга карата да хөрмәт хисен югалта. Әхлаксыз рәсемнәр хәтердә бик озакка уелып кала һәм алардан арыну җиңел түгел. Шулай ук порнография начар теләкләрне сүрелдерми, ә киресенчә, ялкынландырып кына җибәрә (Көл. 3:5; Ягък. 1:14, 15). Әйе, порнография караган күп кенә кешеләр аннары әхлаксызлык ятьмәсенә эләгә.
12. Без үзебезне әхлаксыз уйлар тудыра алган рәсемнәрдән ничек саклыйбыз?
12 Электрон җайланмабызда порнографик рәсем пәйда булса, без мәсихчеләр буларак нәрсә эшләргә тиеш? Безгә шунда ук күзебезне читкә борырга кирәк. Йәһвә белән мөнәсәбәтләребезнең иң мөһиме икәнен истә тоту безгә шулай эшләргә ярдәм итә. Хәтта порнография дип саналмаган рәсемнәр дә әхлаксыз теләкләр уята ала. Без алардан да качабыз. Чөнки әхлаксыз уйларның тууын теләмибез (Мат. 5:28, 29). Таиландта хезмәт итүче Дэвид исемле абый-кардәш болай ди: «Мин үз-үземә мондый сорау бирәм: „Хәтта порнография булмаган рәсемгә карап торсам, бу Йәһвәгә ошармы?“ Шулай фикер йөртү миңа зирәк эш итәргә булыша».
13. Безгә зирәк эш итәргә нәрсә булышыр?
13 Зирәк эш итәр өчен, безгә Йәһвәгә карата тирән хөрмәт үстерергә кирәк. «Йәһвәгә карата курку-хөрмәт — зирәклекнең башлангычы» (Гыйб. сүз. 9:10). Бу сүзләрнең хаклыгы Гыйбрәтле сүзләр китабының тугызынчы бүлегенең башында яхшы күренә. Анда «чын зирәклек» башка хатын итеп сурәтләнгән.
«ЧЫН ЗИРӘКЛЕКНЕҢ» ЧАКЫРУЫН КАБУЛ ИТЕГЕЗ
14. Гыйбрәтле сүзләр 9:1—6 да тагын нинди чакыру турында әйтелә?
14 Гыйбрәтле сүзләр 9:1—6 укы. Асылда, без бу өзектә Йәһвәнең чакыруы турында укыйбыз. Ул Барлыкка Китерүче һәм бар зирәклекнең Чыганагы (Гыйб. сүз. 2:6; Рим. 16:27). Монда җиде баганалы зур йорт сурәтләнә. Бу Йәһвәнең юмарт булганын һәм аның зирәклеген тормышында кулланырга теләгән бар кешеләрне җылы каршы алганын күрсәтә.
15. Аллаһы безне нәрсә эшләргә чакыра?
15 Гыйбрәтле сүзләр китабының тугызынчы бүлегендә «чын зирәклек» итеп сурәтләнгән хатынның c мисалыннан күренгәнчә, Йәһвә — юмарт һәм кайгыртучан. Шул хатын иттән ризык пешергән, шәрабын тәмләткән һәм табын әзерләгән (Гыйб. сүз. 9:2). Аннары дүртенче һәм бишенче шигырьләрдә болай диелә: «Акылсызга ул болай ди: „Кил, икмәгем белән туклан“». Ни өчен зирәклек йортына керергә һәм андагы ризыкларны ашарга кирәк? Йәһвә үз балаларының зирәк һәм исән-имин булуын тели. Аллаһы үз хезмәтчеләренең тәҗрибәне абынып-сөртенеп җыюын теләми. «Ул зирәклекне намуслылар өчен саклый» (Гыйб. сүз. 2:7). Йәһвәне тирән хөрмәт иткәнгә, без аның хуплавын алырга телибез. Без Йәһвәнең зирәк киңәшләрен тыңлыйбыз һәм аларны тоту безгә шатлык китерә (Ягък. 1:25).
16. Аллаһыга карата курку-хөрмәт күрсәтү Алан исемле кардәшкә ничек акыллы карар кабул итәргә булышкан һәм бу нинди яхшы нәтиҗәләргә китергән?
16 Әйдәгез, Аллаһыны тирән хөрмәт итү А́лан исемле өлкәнгә ничек акыллы карар кабул итәргә булышканын белик. Алан укытучы булып эшли. Ул болай ди: «Эштәге күп кенә хезмәттәшләрем порнографик фильмнарны җенси тәрбия итеп күрә». Әмма Алан андый караш белән бер дә риза булмаган. Ул болай дип дәвам итә: «Аллаһыны яратканга һәм хөрмәт иткәнгә, мин андый фильмнарны караудан баш тарттым. Шулай ук хезмәттәшләремә дә үз карашымны аңлаттым». Кардәшебез «чын зирәклекнең» «аңлау сәләте сине алга алып барсын» дигән киңәшен тоткан (Гыйб. сүз. 9:6). Аланның тәвәккәл эш итүе уңай нәтиҗәләргә китергән. Аның кайбер хезмәттәшләре Изге Язмаларны өйрәнә башлаган һәм хәзер җыелыш очрашуларына йөри.
17, 18. Чын зирәклекне кабул итүче кешеләр нинди фатихалар татый һәм аларны киләчәктә нәрсә көтә? (Шулай ук иллюстрацияне кара.)
17 Ике символик хатынның образын кулланып, Йәһвә безгә бәхетле булыр өчен нәрсә эшләргә кирәклеген күрсәтә. «Акылсыз хатынның» чакыруын кабул итүчеләр яшерен «татлы» тормыштан ләззәт табып яши. Бу кешеләр бүгенге көн белән генә яши, аларның киләчәкләре юк. Алда аларны «кабер тирәнлекләре» генә көтә (Гыйб. сүз. 9:13, 17, 18).
18 «Чын зирәклекнең» чакыруы әлеге чакырудан бик нык аерылып тора. Аның кунаклары яхшы әзерләнгән, файдалы ризыклардан инде хәзер шатлык таба (Ишаг. 65:13). Йәһвә Ишагыя пәйгамбәр аша болай дигән: «Мине игътибар белән тыңлагыз һәм яхшы ризык ашагыз, шунда җаныгыз чыннан да туклыклы ризык белән ләззәтләнер» (Ишаг. 55:1, 2). Без Йәһвә яратканны яратырга, ә нәфрәт иткәнне нәфрәт итәргә өйрәнәбез (Зәб. 97:10). Башка кешеләрне «чын зирәклектән» өйрәнергә чакыру безгә шатлык китерә. Без, әйтерсең лә, «шәһәр калкулыкларыннан»: «Кем тәҗрибәсез, монда килсен»,— дип чакырабыз. Бу үзебезгә дә, чакыруны кабул итүчеләргә дә хәзер һәм киләчәктә күп файда китерәчәк. «Аңлау сәләте» безне алга алып барса, без мәңге фатихалар алырбыз (Гыйб. сүз. 9:3, 4, 6).
19. Вәгазьче 12:13, 14 буенча, без нәрсә эшләргә тәвәккәл? (Шулай ук «Аллаһыга карата курку-хөрмәт нинди файда китерә?» дигән рамканы кара.)
19 Вәгазьче 12:13, 14 укы. Аллаһыга карата курку-хөрмәт бу явыз соңгы көннәрдә безнең йөрәгебезне сакласын һәм әхлакый, рухи яктан саф булып калырга булышсын. Шулай ук, әйдәгез, мөмкин кадәр күбрәк кешене «чын зирәклекне» эзләргә һәм аннан файда алырга чакырыйк.
127 ҖЫР Йәһвә теләгәнчә яшәү
a Мәсихчеләр буларак, без Аллаһыга карата курку-хөрмәт үстерергә тырышабыз. Андый курку безнең символик йөрәгебезне саклый һәм әхлаксызлык белән порнографиядән яклый. Шушы мәкаләдә без Гыйбрәтле сүзләр китабының 9 нчы бүлеген карап китәрбез. Анда зирәклек белән акылсызлык ике символик хатын итеп сурәтләнгән. Бу бүлекне өйрәнү безгә бүген һәм киләчәктә бик нык ярдәм итәчәк.
b Кайбер исемнәр үзгәртелгән.
c Еврей телендә «зирәклек» дигән сүз женский родта тора һәм ул хатын итеп сурәтләнә.