Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

26 ӨЙРӘНҮ МӘКАЛӘСЕ

Йәһвә көненә әзер булыгыз

Йәһвә көненә әзер булыгыз

«Йәһвә көне нәкъ карак төнлә килгәндәй киләчәк» (1 ТИС. 5:2).

143 ҖЫР Көт Йәһвәне һәм тугры кал

БУ МӘКАЛӘДӘ a

1. Йәһвә көнендә исән калыр өчен, без нәрсә эшләргә тиеш?

 ИЗГЕ ЯЗМАЛАРДА «Йәһвә көне» диелгәндә, Йәһвәнең үз дошманнарын юк итүе, ә хезмәтчеләрен коткаруы күздә тотыла. Үткәндә Йәһвә кайбер халыкларга инде җәза биргән булган (Ишаг. 13:1, 6; Йәз. 13:5; Саф. 1:8). Безнең көннәрдә «Йәһвә көне» Бөек Бабылга һөҗүм итү белән башланачак һәм Армагеддон сугышы белән тәмамланачак. Бу «көнне» исән калыр өчен, безгә инде хәзер әзерләнергә кирәк. Гайсә, «бөек афәткә» «әзер булыгыз» дип әйткәндә, даими процессны күздә тоткан (Мат. 24:21; Лүк 12:40).

2. Тисалуникәлеләргә беренче хаттан без нәрсәгә өйрәнә алабыз?

2 Рәсүл Паул Тисалуникәлеләргә язган беренче хатында мәсихчеләргә Йәһвәнең хөкем көненә әзерләнергә булыша алган берничә мисал китергән. Паул бу «көннең» тиздән килмәячәген белгән (2 Тис. 2:1—3). Әмма шулай да Паул кардәшләрне бу көнгә ул иртәгә килгәндәй әзерләнергә киңәш иткән. Безгә дә Паулның киңәшен тотарга кирәк. Әйдәгез, Паул әйткәннәрнең нигезендә 1) Йәһвә көненең ничек киләчәген, 2) кемнең исән калмаячагын һәм 3) исән калыр өчен, нәрсә эшләргә кирәклеген карап китик.

ЙӘҺВӘ КӨНЕ НИЧЕК КИЛӘЧӘК?

Рәсүл Паул тисалуникәлеләргә язган беренче хатындагы мисаллар безнең өчен дә кулланырлык (3 нче абзацны кара.)

3. Ни өчен «Йәһвә көнен» төнлә килгән карак белән чагыштырып була? (Шулай ук иллюстрацияне кара.)

3 «Карак төнлә килгәндәй» (1 Тис. 5:2). Бу — «Йәһвә көнен» сурәтләүче өч мисалның беренчесе. Караклар еш кына төнлә, беркем дә көтмәгәндә килә һәм тиз эш итә. Йәһвә көне дә күпчелек кеше көтмәгәндә киләчәк. Хәтта мәсихчеләр дә вакыйгаларның никадәр тиз үзгәрә барганына гаҗәпләнәчәк. Ул көнне явызлар юк ителәчәк, ә без исән калырбыз.

4. Йәһвә көненең тулгак тоту газаплары белән нинди охшаш яклары бар?

4 «Авырлы хатынның тулгак тоту газаплары... кебек» (1 Тис. 5:3). Авырлы хатын бала табачак сәгатьне төгәл белми, әмма ул бу вакытның киләчәгенә бер дә шикләнми. Гадәттә, бала табу көтмәгәндә башлана, авырту китерә һәм аны инде туктатып булмый. Без дә Йәһвә көненең төгәл вакытын белмибез. Әмма бу вакытның киләчәгенә бер дә шикләнмибез. Ул көнне Аллаһы явызларны алар һич көтмәгәндә хөкем итәчәк һәм алар котыла алмаячак.

5. Нинди мәгънәдә бөек афәт таң атуына охшаш?

5 Таң атуы кебек. Паул өченче мисалында кабат төнге каракларны искә ала. Әмма бу юлы ул, күрәсең, Йәһвә көнен таң атуы белән чагыштыра (1 Тис. 5:4). Кайвакыт караклар, мавыгып, вакыт турында онытырга мөмкин. Нәтиҗәдә, яңа көн һич уйламаганда килеп, аларның эшләрен фаш итә ала. Бөек афәт тә шигырьдә искә алынган каракларга охшаш: ул явызлык кылып яшәгән кешеләрне һич көтмәгәндә фаш итәчәк. Без исә, Йәһвә хупламаган эшләрдән баш тартып һәм «һәртөрле яхшылык, тәкъвалык һәм хакыйкатькә» омтылып, бу көнгә әзерләнәбез (Эфес. 5:8—12). Әйдәгез, хәзер Паулның киләсе ике мисалны кулланып, котыла алмаячак кешеләр турында нәрсә язганын карап китик.

ЙӘҺВӘ КӨНЕНДӘ КЕМ ҺӘЛАК БУЛАЧАК?

6. Күпчелек кеше нинди мәгънәдә йоклый? (1 Тисалуникәлеләргә 5:6, 7)

6 «Йоклаучылар». (1 Тисалуникәлеләргә 5:6, 7 укы.) Паул Йәһвә көнендә һәлак булачак кешеләрне «йоклаучылар» дип атаган. Букваль мәгънәдә йоклаган кешеләр тирә-якта ни булганын белми һәм вакыт агымын сизми. Шуңа күрә алар мөһим вакыйгаларны күрә һәм бәя биреп, тиешенчә эш итә алмый. Күпчелек кеше бүген рухи яктан йоклый (Рим. 11:8). Алар «соңгы көннәрнең» билгеләрен күрми һәм бөек афәтнең якынлашканын абайламый. Дөньякүләм вакыйгалар аларның кайберләрен рухи йокыдан уята һәм алар күпмедер дәрәҗәдә Патшалык хәбәре белән кызыксына башлый. Әмма күбесе кабат йокыга тала. Хәтта хөкем көненә ышанган кешеләр дә, аның тиздән килмәячәгенә инанган (2 Пет. 3:3, 4). Ләкин без уяу торырга кирәклеген көннән-көн ачыграк күрәбез.

7. Ни өчен Аллаһы юк итәчәк кешеләрне «эчеп исерүчеләр» белән чагыштырып була?

7 «Эчеп исерүчеләр». Рәсүл Паул Аллаһы юк итәчәк кешеләрне эчеп исерүчеләр белән чагыштырган. Андый кешеләр әкрен фикер йөртә, әкрен эш итә һәм акыллы карарлар кабул итә алмый. Явыз кешеләр турында да шуны ук әйтеп була. Алар Аллаһының кисәтүләрен ишетми. Андый караш һәлакәткә илтә, әмма Изге Язмалар мәсихчеләрне аек фикер йөртергә дәртләндерә (1 Тис. 5:6). Бер Изге Язмаларны тикшерүче аек фикер йөртү турында болай дигән: «Бу тыныч булып калуны, үлчәп эш итүне, паникага бирелмәүне үз эченә ала һәм кешегә акыллы карарлар кабул итәргә булыша». Йәһвә көне якынлашкан саен, безгә сәяси һәм социаль сорауларда басым артыр. Әмма безгә андый чакларда нәрсә әйтәчәгебез турында артык борчыласы юк. Йәһвә рухы безгә тыныч булып калырга, уйлап эш итәргә һәм акыллы карарлар кабул итәргә булышыр (Лүк 12:11, 12).

ЙӘҺВӘ КӨНЕНӘ ӘЗЕР ТОРЫР ӨЧЕН НӘРСӘ ЭШЛӘРГӘ КИРӘК?

Күп кенә кеше Йәһвәнең көнен көтми. Без исә, иман белән мәхәббәт күкрәкчәсен һәм котылуга өметне тимер башлык итеп киеп, бу көнгә әзер торабыз (8, 12 нче абзацны кара.)

8. 1 Тисалуникәлеләргә 5:8 дә безгә уяу булырга һәм аек фикер йөртергә булышучы сыйфатлар нәрсә белән чагыштырыла? (Шулай ук иллюстрацияне кара.)

8 Күкрәкчәне һәм тимер башлыкны киик. Паул безне хәрби кием кигән, уяу торучы сугышчы белән чагыштырган. (1 Тисалуникәлеләргә 5:8 укы.) Гаскәри сугышка һәрвакыт әзер торырга тиеш булган. Безнең турында да шуны ук әйтеп була. Без иман белән мәхәббәт күкрәкчәсен һәм котылуга өметне тимер башлык итеп кисәк, Йәһвә көненә әзер торырбыз. Әйе, бу сыйфатлар безнең өчен үтә мөһим.

9. Иман безне ничек яклый?

9 Күкрәкчә сугышчының йөрәген яклаган. Иман белән мәхәббәт тә безнең символик йөрәгебезне яклый. Бу сыйфатларга ия булсак, без Йәһвәгә хезмәт итә алырбыз һәм Гайсәнең эзләреннән барырбыз. Иманыбыз булса, без Йәһвәнең үзен ихластан эзләүчеләргә әҗерләрен бирәчәгенә шикләнмәбез (Евр. 11:6). Иман ярдәмендә, без хәтта сынаулар кичерсәк тә, Хуҗабыз Гайсәгә тугры булып кала алырбыз. Эзәрлекләүләргә һәм матди авырлыкларга карамастан, сафлыкларын саклап калган мәсихчеләрнең үрнәкләре безгә иманны үстерергә булыша ала. Бу сыйфат безгә шулай ук материализм тозагына эләкмәскә ярдәм итәр. Бу яктан безгә, Патшалыкны беренче урынга куеп, тормышларын гадиләштергән кардәшләрнең мисаллары булышыр b.

10. Аллаһыны һәм якыннарыбызны ярату безгә чыдамлылык белән вәгазьләргә ничек булыша?

10 Уяу һәм аек фикерле булып калыр өчен, безгә мәхәббәт күрсәтергә кирәк (Мат. 22:37—39). Мәхәббәт, төрле авырлыкларга карамастан, вәгазь эшендә катнашырга булыша (2 Тим. 1:7, 8). Без Йәһвәгә хезмәт итмәгән кешеләрне яратабыз. Шуңа күрә без өйдән өйгә йөрибез, хатлар һәм телефон аша вәгазьлибез һәм кешеләрнең йөрәкләре хакыйкатькә ачылыр дип өметләнәбез (Йәз. 18:27, 28).

11. Кардәшләрне ярату безгә ничек ярдәм итә? (1 Тисалуникәлеләргә 5:11)

11 Кардәшләребез дә безнең якыннарыбыз булып тора. Без Паулның: «Бер-берегезне дәртләндереп һәм ныгытып торыгыз»,— дигән киңәшен тотабыз. Шулай эшләп, кардәшләребезгә яратуыбызны күрсәтәбез. (1 Тисалуникәлеләргә 5:11 укы.) Сугышчылар, иңгә-иң сугышканда, бер-берсенә терәк булган. Без дә имандашларыбызны дәртләндерә һәм ныгыта алабыз. Әлбәттә, сугыш вакытында сугышчылар бер-берсен җәрәхәтли алган, әмма алар беркайчан да моны юри эшләмәс иде. Без дә кардәшләребезне юри рәнҗетмибез һәм яманлыкка яманлык белән кайтармыйбыз (1 Тис. 5:13, 15). Үз өсләренә җитәкчелек алган кардәшләрне хөрмәт итеп тә без аларга карата ярату күрсәтәбез (1 Тис. 5:12). Паул Тисалуникәлеләргә хатын язганда, андагы җыелышның оештырылуына әле бер ел да үтмәгән. Андагы өлкәннәр, күрәсең, тәҗрибәсез булган һәм хаталар кылган. Әмма моңа карамастан, алар хөрмәткә лаек булган. Бөек афәт якынлаша барганда, безгә, күрәсең, өлкәннәребез аша күбрәк җитәкчелек бирелер. Ул вакытта төп идарә һәм филиал белән элемтәнең өзелүе ихтимал. Шуңа күрә безгә өлкәннәрне инде бүген хөрмәт итәргә һәм яратырга өйрәнергә кирәк! Нәрсә генә булмасын, әйдәгез, аек карашлы булып, өлкәннәрнең кимчелекләренә түгел, ә Йәһвәнең Гайсә аша аларны җитәкләгәненә игътибар итик.

12. Өметебез безнең фикер йөртүебезне ничек яклый?

12 Тимер башлык сугышчының башын саклаган кебек, котылуга өметебез дә фикер йөртүебезне саклый. Өметебез нык булса, бу дөнья тәкъдим иткән нәрсәләр безнең өчен буш нәрсә булыр (Флп. 3:8). Нык өмет безгә тыныч һәм нык булып калырга булышыр. Африкада хезмәт итүче Уо́ллис белән Лори́нда мисалы моны раслый. Өч атна эчендә Уоллис әтисен, ә Лоринда әнисен югалткан. Пандемия аркасында алар өйләренә кайта алмаган. Уоллис болай дип язган: «Терелтелүгә өметем ярдәмендә мин аларның бу дөньяда үткәргән соңгы көннәре турында түгел, ә яңа дөньядагы беренче көннәре турында уйланам. Ә йөрәгемне моңсу хисләр белән сагыш биләп алганда, өметем мине юата».

13. Аллаһының изге рухын алыр өчен нәрсә эшләргә?

13 «Аллаһы рухының ялкынын сүндермәгез» (1 Тис. 5:19, иск.). Паул бездә булган изге рухны ялкын белән чагыштырган. Изге рух безгә тәэсир итсә, без дөрес булганны ашкынып эшләрбез һәм хезмәттә катнашырга көч-дәртебез булыр (Рим. 12:11). Ә изге рухка ничек ия булырга? Безгә аны догада сорарга, Аллаһы рухландырган Изге Язмаларны өйрәнергә һәм изге рух җитәкчелек иткән оешма белән хезмәттәшлек итәргә кирәк. Боларның барысы ярдәмендә без «рух җимешен» үстерербез (Гәл. 5:22, 23).

Үзегезгә мондый сорау бирегез: «Минем эшләремнән алга таба да Йәһвәнең рухын алырга теләгәнем күренәме?» (14 нче абзацны кара.)

14. Алга таба да изге рух алыр өчен, безгә нәрсәдән качарга кирәк? (Шулай ук иллюстрацияне кара.)

14 Изге рухны алгач, безгә «Аллаһы рухының ялкынын сүндермәскә» кирәк. Аллаһы үзенең рухын фикер йөртү рәвеше һәм тәртипләре саф булган кешеләргә генә бирә. Ул безгә алга таба да үз рухын бирсен өчен, безгә чиста булмаган фикер йөртү рәвешеннән һәм эш итү рәвешеннән качарга кирәк (1 Тис. 4:7, 8). Изге рухны алыр өчен, безгә шулай ук «пәйгамбәрлекләргә кимсетеп карамагыз» дигән караш белән эш итү мөһим (1 Тис. 5:20). «Пәйгамбәрлекләр» диелгәндә, Аллаһы рухы ярдәмендә җиткерелгән хәбәр күздә тотыла. Аларга, мәсәлән, Йәһвә көне турында һәм без яшәгән көннәр турында пәйгамбәрлекләр керә. Без «Армагеддон мин яшәгән вакытта килмәячәк» дип бу көнне кичектермибез. Без, аны истә тотып, дөрес булганны эшләргә тырышабыз һәм «Аллаһыга бирелгәнлекне күрсәтүче эшләр башкарабыз», һәм, шулай итеп, бу көнне тизләтәбез (2 Пет. 3:11, 12).

«ҺӘР НӘРСӘНЕҢ ДӨРЕС БУЛУЫН ТИКШЕРЕГЕЗ»

15. Ялганга һәм җеннәр пропагандасына алданмас өчен нәрсә эшләргә? (1 Тисалуникәлеләргә 5:21)

15 Якын киләчәктә Аллаһының дошманнары: «Без тынычлык һәм иминлеккә ирештек»,— дип игълан итәчәк (1 Тис. 5:3). Җеннәр пропагандасы бөтен җиргә таралачак һәм күпчелек кеше аңа ышаначак (Ачыл. 16:13, 14). Без исә Паулның «һәр нәрсәнең дөрес булуын тикшерегез» дигән киңәшен тотсак алданмабыз. (1 Тисалуникәлеләргә 5:21 укы.) «Тикшерегез» дип тәрҗемә ителгән грек сүзе кыйммәтле металларның чын булуын тикшерүне сурәтләр өчен кулланылган. Паулның киңәшен ничек кулланып була? Безгә ишеткән һәм укыган нәрсәләрнең дөреслеген тикшерергә кирәк. Бу Тисалуникәдә яшәгән мәсихчеләр өчен мөһим булса, безнең өчен, бөек афәт бусагасында басып торганнар өчен, бигрәк тә мөһим. Безгә, акыл сәләтен кулланып, укыган һәм ишеткән нәрсәләрне Изге Язмаларда язылганнар һәм Йәһвә оешмасыннан ишеткәннәр белән чагыштырырга кирәк. Шулай эшләсәк, без җеннәр пропагандасына алданмабыз (Гыйб. сүз. 14:15; 1 Тим. 4:1).

16. Без нәрсәгә өметләнәбез һәм бу безне нәрсә эшләргә дәртләндерә?

16 Аллаһының хезмәтчеләре төркем буларак бөек афәтне кичереп чыгачак. Һәрберебез турында әйткәндә, без хәтта иртәгә нәрсә буласын да белмибез (Ягък. 4:14). Без бөек афәткә кадәр үләрбезме я аны кичереп чыгарбызмы, шуны онытмыйк: тугры калсак, без мәңгелек тормышны алырбыз. Майланганнар күктә Мәсих белән булачак, ә башка сарыклар җирдәге оҗмахны мирас итеп алачак. Әйдәгез, бар игътибарыбызны гаҗәеп өметебезгә туплыйк һәм Йәһвә көненә әзер торыйк!

150 ҖЫР Котылыр өчен, Йәһвәне эзлә

a 1 Тисалуникәлеләргә 5 нче бүлектә Йәһвә көненә кагылышлы төрле мисаллар һәм чагыштырулар китерелә. Нинди «көн» соң бу һәм ул кайчан киләчәк? Ул көнне кем исән калачак, ә кем һәлак булачак? Бу көнгә ничек әзерләнеп була? Әйдәгез, Рәсүл Паулның сүзләренә игътибар итик һәм бу сорауларга җавап табыйк.

b «Алар хезмәтләрен шатланып киңәйткән» дигән интернет мәкаләләрне карагыз.